Мәдәни җомга

ИҢ ЗУР БӘХЕТ МЕНӘ ШУЛ...

Миләүшә Имамова дигән актрисаны мин үзем өчен Ирбатыр образы аша ачкан идем. Әйе, әйе, әлеге яшүсмер малай образында тормышчанлыгы, табигыйлеге, уен осталыгы белән күз уңына эләкте дә калды ул. Чаллы Татар дәүләт драма театры сәхнәләштергән «Без бит авыл малае» әсәрендә (Т.Миңнуллин) режиссер Рөстәм Галиев әлеге рольгә ни өчен нәкъ менә...

Миләүшә Имамова дигән актрисаны мин үзем өчен Ирбатыр образы аша ачкан идем. Әйе, әйе, әлеге яшүсмер малай образында тормышчанлыгы, табигыйлеге, уен осталыгы белән күз уңына эләкте дә калды ул. Чаллы Татар дәүләт драма театры сәхнәләштергән «Без бит авыл малае» әсәрендә (Т.Миңнуллин) режиссер Рөстәм Галиев әлеге рольгә ни өчен нәкъ менә Миләүшәне сайлагандыр - анысын белмим, әмма тамашачы да Ирбатыр урынында бүтән берәүне күз алдына китерә алмыйдыр, мөгаен... Һәр хәрәкәт, интонация, мимика шушы яшьтәге малайларның күчермәсе кебек, сәхнә түрен биләгән иде. Баксаң, сере әлләни катлаулы да түгел икән: «Олы улым Азат ул чакта, Ирбатыр кебек үк, 12 яшьләр тирәсендә иде. Аның йөрешләре, сөйләме әзер килеш шушы образга керде дә утырды», - дип елмая Миләүшә әлеге спектакль турындагы сүз йомгагын сүткән мәлдә. Шагыйрә Фирая Зыятдинованың:

Җаның-тәнең биреп эшләр эшең булса,
Эштән сине сагынып көтәр кешең булса,
Иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда, -

дигән шигырь юллары бар. Эш урыны итеп сәхнәне сайлаган кайберәүләр бәхет төшенчәсенә сагаебрак карый. Чөнки бу урын шактый кырыс, шактый усал һәм катгый - синнән үзенә тулысынча бирелүне таләп итә. Хәтта эштән сагынып көтәр кешеләреңне икенче планга куюыңны да сорарга мөмкин ул... Алтын урталыкны таба алганнар гына авыз тутырып бәхет турында сөйләшә ала. Миләүшә - әнә шундыйларның берсе. Сабыр гына, ипләп кенә иҗат ителгән, төрледән-төрле образлар галереясе һәм һәрчак терәк-таяныч булган ир-канаты янәшәсендә өйне бәхетле чыр-чуга күмеп үскән балалар - тормышының бербөтенгә әверелгән ике мәгънәсе.

Менә ул Гөлҗиһан ролендә (Г.Камал, «Банкрот»). Бер басасы урынга биш басып, ут янып торган; кайгыртучан да, тасма телле дә, хәйләкәр дә, усал да була алган байбичә. Бу рольне нинди генә театрларда кемнәр генә башкармагандыр. Әйтик, Казан тамашачысының Камал сәхнәсендә Нәҗибә Ихсановасы, бүгенге көндә Ләйсән Рәхимовасы булса, Чаллы халкының үз Гөлҗиһаннары - Миләүшә Имамова һәм Гөлфия Фәйзерахмановалары бар. Миләүшәнең Гөлҗиһаны җитезлеге, чәчрәп торуы белән игътибарны яулый. Бар осталыгын, хәйләкәрлеген эшкә җигеп, иренә яраклаша белгән, шул ук вакытта Сираҗетдинне үз кубызына теләсә нинди көйгә биетә алырдай чая хатын булып гәүдәләнә. Югыйсә, чынбарлыкта Миләүшәне биленә алъяпкыч япкан сабыр, тыныч хуҗабикә, ир хатыны рәвешендә күзаллау күпкә җиңелрәк кебек. Сыйныфташы, күрше авыл егете - Айраты белән гаилә корып яшәүләренә дә 19 ел үткән икән инде.

Т.Миңнуллинның «Саташу» драмасында Саташкан карчык, А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир»ендә - Тайфә әби, Н.Птушкинаның «Кызым кияүгә чыга» комедиясендә Сафия - соңгы елларда Миләүшә Имамова өлешенә тигән рольләр арасында үзләренең яшь уртаклыгы белән ниндидер бер йомгак барлыкка китергән образлар җыелмасы кебек. Авторлар да, куелган әсәрләрнең тематикасы, жанрлары да төрле, ә менә геройларның барысы да - инде шактый картайган әбиләр. Кечкенә генә, япь-яшь Миләүшәнең нәзек иңнәренә төшкән шактый саллы йөк, дисәм, актриса үзе бу сүзне кире кагар шикелле. Чөнки бирелгән рольдән зарлануны, аннан баш тартуны белми ул, теләсә кайсына җиң сызганып тотына. Саташкан әби - авторның төп идеясен чагылдыручы персонаж. Аның авызыннан дөреслекнең үзе булып яңгыраган сүзләр шактый катлаулы, вакыт-вакыт аңлаешсыз да тоела. Әйтик, ул эзләп йөргән кызыл эчле кәлүшләрнең асыл мәгънәсе әзерлекле тамашачы күңеленә генә барып җитә ала. Образыңның эчке дөньясын тамашачыга җиткерү өчен иң элек үзең шуңа төшенү кирәк бит әле - артист өчен иң җаваплысы һәм иң авыры әнә шулдыр, мөгаен. Ата, ана һәм бала арасында барган конфликтны чишүдә урамда арлы-бирле йөрүче Саташкан карчыкның ни ярдәме тисен, аның акылсыз тоелган сүзләрендә нинди сер яшеренеп ятсын - мондый уйларны кире кагар өчен күпме эзләнү һәм күпме көч соралганын артист үзе генә белә.

Тайфә әби образында Миләүшә йөгерек-җитез хәрәкәтләре белән аерылып тора. Яшәү рәвеше фәкыйрь булган, әмма рухи яктан бай һәм киң күңелле типик татар карчыгын кыска гына эпизодларда бөтен барлыгы белән чагылдыра. Аның яшьләрчә хәрәкәт белән ат арбасына үрмәләргә маташуын зал алкышлап каршылый. Тайфә әби - яулыгы да, күңеле дә ак татар карчыкларының җыелма образы буларак күз алдына килеп баса.

Тәрҗемә әсәре булгангамы, «Кызым кияүгә чыга» комедиясендәге Сафия карчыкның холык-фигыле алда телгә алган татар әбекәйләреннән бераз үзгәрәк. Дөрес, аның да яшәвенең төп мәгънәсе - кызының бәхете өчен кайгыруга кайтып кала. Үзе гүр иясе булганчы, ана кешенең инде сазап барган кызы Галияне кияүгә биреп, парлы итеп күрәсе килә. Комедия төрле интригаларга корылган: тирә-яктагылар үлем түшәгендә яткан Сафия карчыкны Галиянең бик бәхетле икәненә ышандырырга омтыла. Яраткан кешесе дә, алай гына түгел, буй җиткергән кызы да бар икән аның лабаса!.. Үзе үк искәрткәнчә, бу рольне эшләү Миләүшәгә җиңелдән бирелмәгәндер. Кабатланмас өчен шактый көч түгелгәне күренеп тора. Сәхнәдә спектакльнең башыннан азагына кадәр диярлек урында яткан килеш ролеңне - ә ул роль тамашачыны ышандырырга да, елмайтырга да, уйландырырга да тиеш! - уйнап чыгу артист осталыгы гына түгел, сабырлык һәм төкәнмәс энергия дә таләп итә.

1993 елда, Казан театр училищесын тәмамлап, Чаллы Татар дәүләт драма театрына эшкә килгән мәлләрендә Миләүшәнең иҗат биографиясе лирик пландагы яшь кызлар образлары белән башланып китә. Рәфидә дисеңме (Р.Батулла, «Күбәләк булып җаның кайтыр»), Зәйтүнә (Н.Кәримова, «Үп мине, Зәйтүнә»), Сара (Р.Хәмид, «Тигезәкләр»), Дилбәр (К.Тинчурин, «Американ»), Динә (Кол Гали, «Кыйссаи Йосыф»)... Бераз соңрак - Рәмзия (Н.Гаетбаев, «Кызлар, ишек ачыгыз!»), Надия (И.Бикбулатова, «Җилкәннәр»), Эля (Р.Сабыр, «Сигезле биюе»), Флера (Р.Сәгъди, Х.Ибраһим, «Кияү абый»). Балалар өчен куелган спектакльләрдә дә Миләүшә - төп көчләрнең берсе: Җилбикә (Ф.Яруллин, «Ак яфрак»), Сәрия (Р.Каюмов, «Бүреләр мәктәбе»), Чичимона (Ф.Галиев, «Ак тычкан»)... Үзен белә-белгәннән бирле укытучы булам дип йөргән Миләүшәнең үз хыялларын да, әтисе Әнәс абыйның, әнисе Фатыйма апаның, кызыбыз табиб булсын иде, дигән яшерен өметләрен дә челпәрәмә китереп, театр училищесына китеп баруына, эш урыны итеп сәхнәне сайлавына нәрсә этәргеч бирде икән? Шул чорда аклы-каралы телевизордан «Зөлфия» (К.Әмиров) дигән спектакль күрсәтелмәсә, 13-14 яшьлек кыз баланың күңеленә Раушания һәм Николай Юкачевларның уены шулкадәр тәэсир итмәсә, урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Миләүшә тотар иде дә педагогика институтына юл алыр иде... Тик күңелнең яшерен түренә әлегә беркем белән дә уртаклашырга ашыкмаган олы сер - мин бары тик артист булам дигән сер менеп кунаклаган шул!.. Студент еллары зыялы, кешелекле остазлар - төркем җитәкчесе булган Шамил Бариев, Ренат Әюпов, Рәүф Нуриев, Асия Хәйруллина, Мәсгут Имашев; сабакташлар - Чулпан Садыйкова, Алсу Хәбетдинова, Марат Касыймов, Илнар Илмәмәтов, Шамил Фәрхетдинов, Искәндәр Сираҗи, Ләйсән Мәхмүтова, Илфат Камалиев исемнәре белән кадерле. Еллар үткәч, күмелеп калгандай тоелган хыялын да тормышка ашыра әле Миләүшә - итәк тутырып балалар үстереп килгәндә, читтән торып КДУның филология бүлеген тәмамлый.

...Миләүшә чәчәкләрен күргәнегез бардыр. Тәрәзә төбендә тыйнак кына дөньяны ямьләп утыра алар. Әрсезләнмиләр, артык су сибүне дә, артык кояш нурын да дәгъваламыйлар. Ә үзләре кышын да, җәен дә күз явын алырлык чәчәккә күмелә һәм тирә-яктагыларга матурлык өләшә...

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.

Чаллы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: