Мәдәни җомга

ХЫЯЛЛАРНЫҢ КАНАТ ҖӘЙГӘН МӘЛЕ

"Театр яшьләре белән көчле, өлкәннәре белән зирәк" - дип әйтелгән гыйбарә яши сәнгать дөньясында. Яшьлекнең көчен, дәртен югалтмый, шуның өстенә өлкәннәр киңәшенә колак салып шактый гына сәхнә тәҗрибәсе тупларга өлгергән урта буын артистлар да эшли биредә. Алар театрның төп көчләре, "эш атлары" инде, ягъни мәсәлән. Язмам шуларның берсе Ләйсән Нургалиева...

"Театр яшьләре белән көчле, өлкәннәре белән зирәк" - дип әйтелгән гыйбарә яши сәнгать дөньясында. Яшьлекнең көчен, дәртен югалтмый, шуның өстенә өлкәннәр киңәшенә колак салып шактый гына сәхнә тәҗрибәсе тупларга өлгергән урта буын артистлар да эшли биредә. Алар театрның төп көчләре, "эш атлары" инде, ягъни мәсәлән. Язмам шуларның берсе Ләйсән Нургалиева турында булыр. Ләйсән үзенең гадилеге, эчкерсез һәм карусызлыгы, шат күңелле һәм шаянлыгы белән бик тиз арада хезмәттәшләренең ышанычын һәм мәхәббәтен казанды. Аннан соң, олыларны олылау, үзеннән өлкәннәргә хөрмәт белән карау дигән бик гүзәл сыйфатка ия ул. Мөгаен, анда бу сыйфатны Минзәлә районының Шикәрле Каен һәм Наратлы Кичү авылларында гомер иткән әби -бабалары тәрбияләгәндер. Чаллы шәһәрендә туып-үскән кызның җәйге ялы әти-әнисенең туган төбәге булган шушы авылларда уза бит.

Аның сәнгать юлына кереп китүе дә балачактан, мәктәп елларыннан ук күңеленә кереп оялаган хыялларына барып тоташа. Бәлки, аның күңелендә иҗат чаткысын Чаллы театрында эшләүче Гөлүсә һәм Символ Гайнетдиновлар кабызгандыр, чөнки нәкъ менә алар Ләйсән йөргән театр түгәрәген җитәкли; ә бәлки, бу юлга кереп китүенә әнисе сәбәпче булгандыр. Ләйсәннең әнисе дә балачагында артистка булу турында хыялланган бит. Урта мәктәпне тәмамлагач, Ләйсән театр училищесына укырга керә. Әмир Камалиев курсында укыган елларны бик сагынып искә ала ул.

Ләйсәннең Чаллы театрында тәүге эшләренең берсе - Н.Гогольнең "Өйләнү" комедиясендә Дуняша образы булды. Спектакль Мәскәүдә Югары режиссёрлар курсында укучы Илфат Камалиевның диплом эше иде. Бик күп данлыклы театрларда куелган бу классик әсәрдә актерга беркемне дә кабатламыйча, образның үзенә генә хас булган үзенчәлеген табарга кирәк. Ә театрга килеп әле яңа гына эшли башлаган яшь актер өчен бу аеруча катлаулы. Эпизодик роль булуына карамастан, Ләйсән сәхнәдә тамашачының хәтер төпкеленә уелып кала алырлык образ тудырды. Бераз дорфарак һәм тупасрак булган асрау Дуняша-Ләйсәннең чын күңелдән шаркылдап көлеп җибәрүе тамашачының да эчен кытыклап, аны елмаерга мәҗбүр итә иде.

Озак та үтми Ләйсән ул вакытта театрның баш режиссеры булып эшләүче Ренат Әюпов Гаяз Исхакыйның "Кәләпүшче кыз" повесте буенча куйган спектакльдә Камәр ролен уйный. "...Артисткабыз кәләпүшче кыз Камәрнең кылдан нечкә хисләрен "киеренкелек мунчасы"ның иң кызу ләүкәсенә күтәреп бетереп уйный. Яманлыктан гаҗиз калып сынып-сыгылып, башын җиргә бәргәләгәндә дә аның һәр очлыгының һәр күзәнәге хәрәкәттә... Күз алдыбызда җитлегә - камилләшә баручы актерларыбыз өчен сөенеп утырасың... Киләчәген ак җилкән итеп күрәсе килгән Камәр - Ләйсәннең язмышы өчен, ирексездән, үзеңне җаваплы хис итә башлыйсың..." - дип язды матбугатта Өлфәт Гыйлаев.

Бу - Ләйсәннең сәхнә сынавын уңышлы узып, чын профессиональ сәнгать дөньясына аяк басуы була.

Р.Батулланың "Яшь аралаш көлү" мелодрамасындагы Кадрия образы - Л.Нургалиеваның иң уңышлы, яраткан эшләреннән берсе. Үзе дә сизмәстән, Каракаш белән Саргөлнең мәхәббәт кыйссасына килеп кереп, мәхәббәт өчпочмагы ясаган яшь студент кыз Кадрия үзенең бәхете, мәхәббәте өчен көрәшә. Беренче карашка бик кыюсыз гына тоелса да, ул сөюе хакына тәвәккәл адымга бара - Каракаштан авырга уза, чөнки Каракашның бала турында хыяллануын да, талдан бишек үрүен дә белә. Ә яраткан кешесен бәхетле итеп күрер өчен Кадрия барысын да эшләргә әзер. Спектакльдә иң истә калган эпизод Саргөл белән Кадриянең Каракаштан башка гына аның кем белән калырга тиешлеген ачыклаулары, төгәлрәге, аны бүлешү күренешедер, мөгаен. Эчке ярсуларын тыярга тырышып, ике хатын-кыз үзләренең киләчәк тормышларын төзергә маташа. Хисләр киеренке, нерв җепләре кыл кебек тартылган, әмма икесе дә бик тыныч күренергә тырыша. Ләкин Кадриянең эчке халәте камыр җәйгән мизгелдә тамашачыга бик ачык күренә. Кулына тоткан уклауны күз иярмәслек тизлек белән тәгәрәткәндә дә, камыр җәймәсе өстенә кирәксә-кирәкмәсә кабаланып он сипкәндә дә, аның эчендә нинди вулкан кайнаганын аңлавы авыр түгел. Беренче карашка вак кына тоелган детальләр белән баетылган Кадрия образы спектакль дәвамында тамашачыны әсир итеп, үзәк фигурага әйләнә. Гәрчә күңеленә комедия жанры якын булса да, тәкъдим ителгән һәр рольгә бик теләп алына ул. Ф.Галиевнең "Корт" комедиясендә - Әнисә, Ж.Мольерның "Саран"ында - Симона, Н.Гаетбаевның "Кызлар, ишек ачыгыз!" комедиясендә - Хәкимә, Т.Миңнуллинның "Без бит авыл малае" спектаклендә - Илсөяр, Г.Камалның "Банкрот"ында - Хәмди, Р.Сабырның "Хәят" мелодрамасында - Рокыя, - барысы да тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән образлар.

Соңгы елларда театрыбызда япон язучысы Кобо Абэның "Комлыктагы хатын" исемле романы буенча Равил Сабыр язган "Ком ял итми" драмасы сәхнәләштерелде. Яшь режиссер Альберт Гаффаров куйган бу спектакль актерлар өчен дә, тамашачы өчен дә көтелмәгән яңалык булды. Ләйсән спектакльдә Хатын ролен башкара. ".... "Ком ял итми"дә Ләйсән бөтенләй яңа иҗади киңлеккә чыга. Аның героинясы аз сүзле, хисләрен күрсәтергә ашыкмый, төгәл билгеләнгән пластик сурәттән тыш хәрәкәтләр ясамый. Шуңа да карамастан, аның образының эчке тулылыгы әсәрдә булган һәм режиссер тарафыннан салынган күп төрле темаларны ача - булганнан канәгатьлек, сабырлык, тыныч горурлык, тормышны үзгәртеп булмаслыкка ышану", - дип язды театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.

Актерның яңача ачылуы үзе өчен дә, тамашачы өчен дә бик мөһим. Ә синең эшеңне күрәләр, иҗатыңны югары бәялиләр икән, язмышын актер профессиясе белән бәйләгән кеше өчен шушы иң зур бәхет түгелмени инде?!

Кайчандыр, ерак балачак илендә бу турыда хыялланган яшүсмер кызның татлы хыяллары канат җәйгән, тормышка ашкан мәл бит бу!

Миләүшә ИМАМОВА.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: