Мәдәни җомга

ХИС БЕЛӘН ҖЫЛЫТЫЛГАН ХӘРӘКӘТ

Ул чакта Татарстан вәкилләрен Ленинград хореография училищесы милли бүлегенә укырга кабул итмиләр. Ә балет биючесе булырга теләүче йөзләгән Башкортстан, Кыргызстан, Төркмәнстан һәм Казахстанның малае һәм кызы өчен юллар ачыла. Җырчы Сара Садыйкова 1935 елда бу турыда Уфада ишетә. Шунда кызы Әлфиягә ун яшь тулганын искә төшерә. Сәнгать өлкәсендә эшләүче дусларына:...

Ул чакта Татарстан вәкилләрен Ленинград хореография училищесы милли бүлегенә укырга кабул итмиләр. Ә балет биючесе булырга теләүче йөзләгән Башкортстан, Кыргызстан, Төркмәнстан һәм Казахстанның малае һәм кызы өчен юллар ачыла. Җырчы Сара Садыйкова 1935 елда бу турыда Уфада ишетә. Шунда кызы Әлфиягә ун яшь тулганын искә төшерә. Сәнгать өлкәсендә эшләүче дусларына:

- Балакаемны укырга җибәрә алмассызмы икән? - дип мөрәҗәгать итә.

- Җибәрәбез, - диләр. - Әмма ул эшкә Башкорт опера һәм балет театрына кайтачак.

- Килештек.

Хәрәкәтчән, сыгылмалы Әлфия Садыйкова, шулай итеп, балетмейстер Фәйзи Гаскәров озаткан төркем белән Нева буендагы калага барып төшә. Махсус уку йортында төрле халык биюләрен өйрәнергә керешә. Гүзәлкәй моңарчы сокланып йөргән балерина тормышының тоташ чикләүләрдән торуын күреп-белеп шакката. Сәхнә өчен аерым бер авырлык кирәк икән. Артыгын ашарга ярамый. Хәтта авыз суларын китергән татлы пирожный белән сыйланудан да тыелырга туры килә. Эзләгәнне бер тапкыр табу өчен, күнегүне йөзәрләгән тапкыр кабатлау сорала. Аларда катнашу мәҗбүри. "Арыдым", - дип эскәмиягә барып утыру рөхсәт ителми. Җиңел һәм ирекле очышка ирешкәнче, җиде кат тирне сөртү өчен, кулдан сөлге төшми. Туфли-пуанта киеп, чиләнгән урын канга буялганны күрмәмешкә салышып, авыртуны онытып, аяк очындагы бармакларда йөгерәсең дә чабасың. Мондагы киеренке хезмәт бик хаклы рәвештә шахтер һәм йөк аты эшенә тиңләштерелә. Ә сәхнәдә күрсәтелгән тамаша буенча, балерина - канатлы шатлык иясе. Балет - хореография сәнгатенең иң югары биеклеге. Монда, тамашаның эчтәлеген аңлату өчен, әйтерсең лә, һәр хәрәкәт хис белән җылытыла.

Ә өйрәтү, сыналган тәҗрибәләр эзе буенча, билгеләнгән максатка алып бара. Сабыр һәм түземле, үҗәт һәм булдыклы Әлфия Садыйкова 1936 елда, унбер яшьтә, остазлары белән бергә, А.Ваганова исемендәге хореография училищесы һәм С.Киров исемендәге опера һәм балет академия театры сәхнәләрендә бөтерелә. Беренчесендә - Е.Снеткова-Вячеслованың "Пушкин әкиятләр"ендә, икенчесендә - Н.Римский-Корсаковның "Патша Солтан турындагы әкият"ендә, П.Чайковскийның "Йокыга талган гүзәл"ендә, "Щелкунчик"та, Л.Минкусның "Дон Кихот"ында, А.Аданның "Корсар"ында бии. 1941 елга кадәр сәләтен күрсәтеп, уку йортында унике исемдәге тамашада катнаша. Чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, Бөек Ватан сугышы башлангач Уфага - Башкорт опера һәм балет театрына артист булып кайта.

Казаннан кызы янына Сара Садыйкова да килеп җитә. Театр директоры һәм баш дирижеры белән Әлфияне Татарстан башкаласына кайтару турында сөйләшә. Әмма җитәкчелек алты ел буе көтеп алган яшь белгеч белән хушлашырга теләми. Җырчының үзенә дә эш тәкъдим ителә. Тик яшәү өчен торак кына табылмый. Шул сәбәпле, Ә. Садыйкова "сугыш тәмамланганга кадәр" туган ягына җибәрелә. Театрның балет труппасына кушыла. "Вакытлыча" дип кайтып, биредә пенсиягә чыкканчы - 1963 елга кадәр бии. Дөнья, рус, татар классикасы исемлегендәге 40 лап опера-балетта катнаша. СССР халыкларының 20 ләп биюен, шул исәптән халкыбызның "Әпипә"сен, "Колхоз яшьләрен", Фәрит Яруллинның - "Шүрәле", Нәҗип Җиһановның "Зөһрә" балетындагы, Салих Сәйдәшевнең "Наемщик" музыкаль драмасындагы, Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" музыкаль комедиясендәге өзекләрне концерт программасына кертә.

1945 елда Фәрит Яруллинның беренче татар классик балеты "Шүрәле"дә Кыз-кош булу үзе бер тарих. "Кызганыч, ул чактагы миллилек бүгенге көнгә килеп җитмәде, - ди балерина. - Искитәрлек балетмейстер Гай Таһиров сәхнәгә менгергән милли холык, татарга хас бизәкләр югалды. Хәзерге "Шүрәле", кием буенча зиннәтләнсә һәм баеса да, миллилеге ягыннан төссезләнде. Татар биюләре, нигәдер, токымсыз кавем иҗатына охшаш калды".

Училищеның милли бүлегендә укып, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында 22 ел эшләгән Әлфия Садыйкова халкыбызның "Фатыйх", "Зөһрә", "Кисекбаш", "Раушан", "Алтын тарак" балетларының, "Алтынчәч", "Илдар", "Самат", "Фәридә", "Тапшырылмаган хатлар", "Түләк" операларының, "Акчарлаклар", "Идел буенда" музыкаль комедияләре куелуының да шаһиты булган. Бүген исә репертуарда әлеге исемнәр күренми. "Милли әсәрләрнең гомере нигә болай кыска? - ди 25 майда 90 яшьлеген каршылаучы артист. - Яңалары нигә сирәк сәхнәләштерелә?"

Гомумән, Яшел Үзән районының Айдар авылында туган әтисе Газиз Вәлитов хакына олыгайган көнендә Айдарская фамилиясен юлдаш иткән Әлфия ханымның күңелендә уйлар кайнап тора. Балет артисты буларак сәхнә гомере кыска булса да, аның режиссер, артист әтисенең - Газиз Айдарскийның (1899-1933), җырчы, композитор әнисенең - Сара Садыйкованың (1906-1986) исемнәрен мәңгеләштерү өлкәсендәге яшәеше бик озын. Кадерлеләренә багышлап әнә "Память сердца" ("Йөрәк хәтере", Казан, 2002) китабын чыгарды. Апас районының Тутай авылында, Яшел Үзәннең Күгешендә, Казанның 4 нче татар гимназиясендә күренекле сәнгать әһелләренең музейларын ачты. Мәскәүнең Әсәдуллаев йорты театры диварына әтисенә багышланган хәтер тактасын урнаштырды. Инде әнисенә һәйкәл ачтыру нияте белән янып-көеп йөри. Сөбханалла! Күз генә тия күрмәсен үзенә!

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

. Әни белән кыз. Ленинград. 1937 ел.

. П.Чайковскийның "Йокыга талган гүзәл" балетында. Җитез Фея партиясендә. 1948 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: