Мәдәни җомга

ХАЛЫК ҖЫРЫНА ИЯРЕП

Россия бәйгеләрендә татар җырларын сәхнәгә чыгару бер дә җиңел түгел. Оештыручылар тарафыннан гел рус һәм чит ил көйләренә өстенлек бирелә. Милли хисләрне ачыктан-ачык кыерсытып: "Сезнең телнең кемгә кирәге бар?!" - дип кенә җибәрәләр. Үзләре, авыз суларын корытып, интернациональ дуслык һәм милләтара толерантлык турында сүз кузгаткан була. Татар җырын русчага тәрҗемә...

Россия бәйгеләрендә татар җырларын сәхнәгә чыгару бер дә җиңел түгел. Оештыручылар тарафыннан гел рус һәм чит ил көйләренә өстенлек бирелә. Милли хисләрне ачыктан-ачык кыерсытып: "Сезнең телнең кемгә кирәге бар?!" - дип кенә җибәрәләр. Үзләре, авыз суларын корытып, интернациональ дуслык һәм милләтара толерантлык турында сүз кузгаткан була. Татар җырын русчага тәрҗемә итәргә дә хәлдән килмәгәч, бергәлеккә ничек ирешик ди?!

Мондый халәтне, әнә, Россия телевидениесенең 1 нче каналында "Голос. Дети" тапшыруында катнашканда, Казан һәвәскәре Сәйдә Мөхәммәтҗанова да башыннан кичерде.

Югыйсә, 2001 елгы кызыбызның теле татар мохитендә ачылды бит. Казандагы балалар бакчасында узган бәйрәмнәрдә һәм кичәләрдә дә, әтисе Айрат белән әнисе Зилә тырышлык куйгач, ул җырларны гел үзебезчә сузды. Биш яшьтә А.Алиш исемен- дәге иҗат йортындагы "Ак калфак" балалар фольклоры ансамбленә килгәч тә, борынгы мөнәҗәтләрне һәм җан өшеткеч бәетләрне нәкъ дәү әниләре шикелле башкарды. Җитәкчесе Алсу Еникеева исә сәләтле кызчыкның тавышын татарча җырлатып ачты.

И-и, шул чакта аһәңле дәү әниләренең чиксез шатланганы! Уртак максат куелгач, аларның оныклары шәһәрнең үз кочагына суырып алучы рус мохитендә эреп югалмады. Нәни җырчы, нәселдәшләрен куандырып, буыннан-буынга тапшырылучы татарлык рухы дәвамчысына әйләнде.

Ике як туганнарның шифалы йогынтысы иде бу. Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында туган Айрат Мөхәммәтҗановның әнисе Дания ханым мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын укытты. Дәрестә, сәхнәдә шигырьне күздән яшь чыгарлык итеп сөйләп тетрәндерде. Моңлы җырларыбызны сузып хисләндерде. Чистай районының Каргалы авылыннан чыккан Зилә Газизованың әнисе Мәрьям ханым, гәрчә шәфкать туташы булып эшләсә дә, хәзергә чаклы үзешчән сәнгатьтән аерылмады. Татар халык җырларын, мөнәҗәтләрне зур осталык белән башкарып, җан күзәнәкләренә кагылды. Сәйдә мондый дәү әниләр белән ничек горурланмасын да, ничек аларга охшарга тырышмасын?!

КДУның тарих факультетын тәмамлаган Айрат Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә өстәмә белем ала. Акушерка Зилә, бишек җырын көйләп, балалары Айдар, Сәйдә, Алимдә ана теле белән горурлану хисе тәрбияли. Өйләрендә халкыбызның яшәү рәвешен, гореф-гадәтләрен хөрмәтләүгә ныклы нигез салына.

Әмма гаилә башлыгы дини белем алып, 12 ел элек Свердловск өлкәсенең Югары Пышма мәчетенә имам булып эшкә киткәч, Сәйдә 1-4 классларда фәкать рус телендә генә укый. Сыйныфтагы бердәнбер татар кызы музыка мәктәбендә дә остазы Анатолий Губскийдан рус җырларын гына өйрәнә. Мондый шартларда, бай тарихлы татар халкының борылмалы көйләре, читлеккә ябылган сандугач сыман, өйдә генә ишетелә башлый. Читтә моңлы җырларыбызга киңлек җитми. Сөйләм теленә исә рус сүзләре өстәлә башлый.

Шулай да, үзара фикерләшкәч, алтын урталык табыла. Татарлык рухын югалтмау һәм үстерү хакына, Зилә ханым кызы Сәйдә һәм улы Алим белән Казанга күченеп кайта. Нәни җырчы 22 нче музыка мәктәбенә кабул ителә. Остазы Гөлназ Талипова белән тагын татар халык җырларын өйрәнүгә керешә, затлы көйләребезне төрле сәхнәләрдә яңгырата.

Менә чират Россия һәвәскәрләрен аякка бастырган "Голос. Дети" тапшыруына да җитә. Сәйдә Интернет челтәре аша оештыручылар белән элемтәгә керә. Читтән торып танышу өчен үзебезнең "Әллүки" җырын яздырып җибәрә. Әмма рус көйләренә өстенлек бирүчеләргә татар халык җәүһәре генә җитми. "Аңлашылмый", - дигән сылтау белән үзләренең "Горница"ларын, латин телендәге "Аве Мария"не кирәксенәләр. Алар әйткәнне тыңламыйча да булмый. Иҗади бәйгедә катнашырга теләүчеләр 10000 бит! Икенче турга аларның фәкать 500 е генә уза. Аннары сынауга 130 бала чыга. Арада, машалла, Сәйдә дә бар. Әлеге биеклеккә күтәрелгәч, Татарстан җырчысы үзенең татар көен моңлырак, сыгымлырак, борылмалырак башкаруын әйтә инде. "Су буйлап"ны экранга чыгарырга рөхсәт ала. Жюринең: "Җитди җырны олыларча башкардың", - дигән бәясенә лаек булып, 2015 елда җиңүче таҗын кия. Ягъни остаз-сайлаучы Пелагеянең иң яхшы 15 шәкерте исемлегенә керә.

Озакламый Орел шәһәрендә "Дельфий уеннары" бәйгесенә дә юл ялгана. Сәйдә, югары дәрәҗәгә ирешкән яшь сәнгать әһелләре ярышында Татарстан исеменнән чыгыш ясап, биш татар җырын яңгырата. "Сәхралар", "Күгәрчен", "Аккошларга", "Әллүки", "Су буйлап"ны, жюри әгъзалары әйткәнчә, үзе кечкенә генә булса да, өлкәннәр кебек моңлы итеп, сузып башкара.

Болай югары дәрәҗәдә танылгач, яшь җырчы С.Мөхәммәтҗанованы концертта, төрле кичәләрдә катнашырга чакыручылар күбәя. "Мине Россия дөньяга чыгарды бит" - дип, кайберәүләр кебек, Сәйдә рус җырлары ягына гына авыша күрмәсен иде берүк. Зур сәхнәләрдә һәрчак халкыбыз җырларын яңгыратучы моңдаш булып калсын!

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.

Шамил АБДЮШЕВ фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: