Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Гөнаһка баткан Мәдинә

«Мәдинә» спектакле чираттагы тапкыр Тинчурин театры артистларының, хәтта яшь буынның ана телебезгә сакчыл карашын, сизгерлеген, мәхәббәтен күрсәтте.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында елның беренче премьерасы буларак «Мәдинә» спектакле куелды. Илгиз Зәйниев язган һәм сәхнәләштергән бу әсәр «Медея» борынгы грек мифына нигезләнгән булса да, заманча өслүбтә эшләнгән. Мәдинә, Медея кебек, сөйгәне Җәүдәткә үч итеп әле туып та өлгермәгән балаларын үтерә. Әсәрнең ак шигырь белән язылуы, композитор Эльмир Низамовның классик жанрда иҗат ителгән күтәренке музыкасы, Геннадий Скоморохов иҗат иткән аклы-кызыллы-алтынлы декорацияләр спектакльне шулай ук гап-гади мелодрамалардан бераз югарырак күтәрә. Кызыклы фәлсәфи уйлануларга, гомумиләштерү, образларга бай әсәрнең теле кызыксыну уята. Ни кызганыч, вакыйга барышында, артистлар репликаларны тиз әйтергә тиеш булганлыктан, әсәрнең тирәнлеген тулысынча бәяләү авыр, актерларны туктатып, шигъри юлларны кабат тыңлап, озаклап уйлану теләге туа. Бик сирәк сәхнә әсәрләрен караганда барлыкка килә торган теләк бу. Әмма артистлар үз вазифаларын начар башкара, сүзләрне тамашачыга тиешенчә җиткерә алмый, дигән сүз түгел бу. Киресенчә, спектакльдә яшь артистлар – Резеда Сәлахова, Артем Пискунов, Альбина Гашигуллина, Салават Хәбибуллин, Гөлназ Нәүмәтова һәм урта буыннан күпләрнең яраткан артисты Ирек Хафизов барысы да текстны йөрәкләре аша уздырып, һәр фразада басымны дөрес куеп искиткеч оста итеп сөйли. «Мәдинә» спектакле чираттагы тапкыр Тинчурин театры артистларының, хәтта яшь буынның ана телебезгә сакчыл карашын, сизгерлеген, мәхәббәтен күрсәтте. Кызганыч, бөтен театрларыбыз да бу мәсьәләдә яшь актерлар белән мактана алмый. 

Декорацияләрдә һәм сәхнә киемнәрендә кызыл төснең өстенлек итүе тикмәгә генә булмаган икән. Чыннан да, гөнаһлы сөю фаҗига белән тәмамлана. Мәдинәне сөйсә дә, байлык хакына Галиягә өйләнгән Җәүдәт авариягә юлыгып янып үлә, ягъни тәмуг газабын җирдә үк татый. Җәүдәтнең гөнаһы мондый зур җәзага лаек, әлбәттә. Никах күкләрдә укыла, загс кенәгәсендәге язу берни тормый, диеп өйләнгән килеш тә, һаман Мәдинәне аздыруы, кызның дин юлына керүен күреп тә тукталып калмавы, яшерен очрашулары ачылгач исә, көмәнле Мәдинәдән баш тартуы – кичермәслек гөнаһ. Әмма Җәүдәт бу хакта уйламый да. Спектакльдә намус утында янып бары Мәдинә генә газаплана. «Гөнаһ», «җәза», «намус», «вөҗдан» кебек сүзләр бары кыз авызыннан гына яңгырый. Автор, композитор, рәссам һәм артистлар әсәрне никадәр фәлсәфи югарылык­ка күтәрергә теләсә дә, ул барыбер гап-гади мелодрама булып калган. Нәтиҗәдә, күтәренке, купшы, тантаналы тышкы бизәлеш һәм сай эчтәлек бер-берсенә ябышмый кебек тәэсир кала. 

Театр сөючеләрнең мәхәббәт, гөнаһ, җәза турында фәлсәфи уйлануга этәргән спектакльләрне элек тә караганы булды. Академия театрында Т.Миңнуллин әсәре буенча куелган «Сөяркә», мәсәлән, шундый тамашаларның берсе иде. Әмма «Мәдинә»дән аермалы буларак, аның эчтәлеге һәм формасы бер-берсенә туры килә, мәхәббәт «өчпочмагын» кирәкмәгән пафоска, ак шигырьгә төрү нигә кирәк булгандыр? Эчтәлек үзе форманы китереп чыгара лабаса, форма эчтәлек тудыра алмый. 

Шулай итеп, гадәти булмаган алымнар белән хәл ителсә дә, спектакль фәлсәфи югарылыкка ирешә алмаган.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев