Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ГАЗИЗ СӘХНӘБЕЗНЕҢ ЧИШМӘ БАШЫ

ТАТАР ТЕАТРЫНА 110 ЕЛ Санаулы көннәрдән соң халкыбыз үз театрының 110 еллык юбилеен тантана итәчәк. Тарих төпкеленә чумсаң, безнең театр сәнгатебез хасил булуга, әлбәттә, 110 ел гына түгел инде. Татар халкының Сабан туе, җыен бәйрәмнәре, каз өмәсе, кыз урлау, килен төшерү, кода-кодагыйларны каршылау, яңа гына туган сабыйларга исем кушу, беренче...

ТАТАР ТЕАТРЫНА 110 ЕЛ
Санаулы көннәрдән соң халкыбыз үз театрының 110 еллык юбилеен тантана итәчәк. Тарих төпкеленә чумсаң, безнең театр сәнгатебез хасил булуга, әлбәттә, 110 ел гына түгел инде. Татар халкының Сабан туе, җыен бәйрәмнәре, каз өмәсе, кыз урлау, килен төшерү, кода-кодагыйларны каршылау, яңа гына туган сабыйларга исем кушу, беренче буразна яки көлтә бәйрәмнәре, "Башка чыгу", корбан чалу, "Карга боткасы", "Аулак өй", инеш-елга буйларындагы кичке уеннар - һәммәсе, инде мең еллар буена, алдан ук әзерләнгән сюжетка корылган, төп рольләрне башкарачак шәхесләре, күмәк бию һәм җырлары сайланган, тагын да мөһимрәге - йөзәрләгән туган-тумачаны тарткан тамашалар рәвешендә үткән. Хәтта, бүген театр дип телгә алынучы спектакль тамашалары да, хәзер без күзаллый торган зур-зур мәдәни үзәк сәхнәләренә менгәнче, әүвәл прогрессив-җәдид карашлы сәүдәгәрләр йортында, мәдрәсә торакларында, аулак өйләрдә канат ярган, сынау үткән әле.
Йөз еллар буе баскыннар тарафыннан изелгән халкыбыз, һичь­югы күмәк бәйге-бәйрәм, күңел ачу мәҗлесләре оештырып булса да, үзенең буйсынуны белмәс рухи халәтен, бәйсез мәгыйшәткә омтылышын милли тамаша һәм уеннарда чагылдырырга, шушы рухны яңа буындагы ул һәм кызларына күчерергә тырышып яшәгәндер. Бу сыйфат, иң беренче чиратта, читкә тибелгән, барча кыйтга буенча сибелгән кардәшләребезгә тизрәк үтеп кергән, ахрысы. Ханкирмән-Касыйм татарларының, бүген Кытайдагы дәүләт биләмәсенә әйләнсә дә, XIX-XX йөзләрдә әле Шәркый Төркестанга караган Чүгүчәк, Гөлҗа калаларына барып борын төрткән "үги" милләттәшләребезнең инде 1880-1890 елларда ук аерым бай сәүдәгәр йортларында спектакль куюлары һәм театр тудыра башлаулары - күптән исбатланган. Аннары моны дәлилләү өчен икенче төр мисаллар да чиктән ашкан әле. Муса Акъегетзадәнең "Хисаметдин менла" романы белән Казан каласында хезмәт куйган хаҗи Габдрахман Ильяси тарафыннан язылган "Бичара кыз" исемле тәүге пьеса 1886 елда ук аерым китаплар булып басылган. Бер елдан соң дүрт пәрдәлек шушы комедия Ильясиның үз йортында, чаршау­лар корып, "сәхнәгә" дә куелган. Татар театрының беренче "рәсми" артисты да - нәкъ Ильяси үзе булган, диләр. "Бичара кыз" һәм тагын бер әсәр 1890 елларда ук Касыйм каласында да Җәмгыяте хәйрия тарафыннан күрсәтелә.
Г.Ильяси әсәре тәэсирендә Фатыйх Халиди тарафыннан "Рәдде бичара кыз" исемле икенче пьеса да туа һәм 1890 елда аерым китап булып басыла. 1894 елның җәендә авторы бүгенге көнгә кадәр билгесез булып калган "Комедия Чистайда" исемле яңа пьеса китап булып чыга.
Милләттә уянган искиткеч тәрәккыят тәэсирендә дөньяга күзен ачкан Галиәсгар Камалга да сәхнәгә күтәрелер вакыт килеп җитә. 1898 елда ук ул үзенең "Бәхетсез егет" исемле 6 пәрдәлек тәүге драмасын яза (әсәр ике елдан соң гына китап булып чыга). 1902 елда "Өч бәдбәхет" исемле яңа әсәр тудыра (1911 елда "Уйнаш" исеме белән басыла). Шул ук 1902 елда хәтта Бозаулык каласында яшәүче сәүдәгәр Ярулла Вәли дә "Оят һәм күз яше" дигән драма язып, милли тәрәккыяткә үз өлешен кертә (аның бу пьесасы 1906 елда Казанда хакимият рөхсәте белән уйналган тәүге спектакльләрнең берсе була).
Аннары 1905 ел революциясеннән соң мәгърифәт һәм мәдәният өлкәсендә кадимчелеккә каршы "искелеккә бомба" булган җәдидчеләр көрәше канат җәя. 1905-1906 елларда шул ук Ф.Халидинең "Морад Сәлимов" һәм "Мәхрүсә ханым" драмалары дөнья күрә һәм соңрак "Сәйяр" труппасы тарафыннан сәхнәгә куела.
Ләкин, тарих тәгәрмәче әйләнешен туктатып кире кайтсак, Казанның Учительская школасында укыган татар яшьләре 1898 елда ук шәһәр хакимиятеннән татарча спектакль куярга рөхсәт сорап йөри башлый, әмма җиңүгә ирешми. 1902 елда "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләре куба. Шул елны мәдрәсәгә Истанбулның югары мәктәпләрендә укыган Касыйм Габдуллин атлы бер яшүсмер шәкерт булып килә һәм, "Тәрҗеман", "Яшь төрек" газеталарын аңлатып укый-укый, "Әдәбият түгәрәге" оештыра. Тәүге әсәрләрен язып каләм чарлый башлаган һәм тәрәккыят дип көрәшкән Фатыйх Әмирхан, Вафа Бәхтияров, Әхмәт Бәдыйгов кебек җәдид шәкертләр кушылган түгәрәк әһелләре 1903 елның 30 декабренда Г.Камалның "Бәхетсез егет" драмасын уйный. Шәкертләрнең мондый "башбаштаклыгы" хакимият һәм кадим муллалар тарафыннан кот­очкыч фетнә рәвешендә кабул ителә, театр оештыручы яшьләрнең берничәсе гыйлем йортыннан куыла.
Аннан да алдарак, 1900 елда Камали авылы мәдрәсәсендә дә Айтуганов тарафыннан язылган өч пәрдәле "Халит агай" комедиясе куела, аны атаклы Бубый мәдрәсәсендәге шәкертләр дә ачыктан-ачык уйный. Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсендә Габдерәшитов, Сәйфелмөлеков, Кулалаев кебек ярлы шәкертләр театр тамашалары оештыра һәм шушы "гыйсъянчылык" өчен укудан куыла. Уфаның "Госмания" мәдрәсәсендә укучы татар яшьләре дә 1901 елның 27 гыйнварында шәкертләр тормышына багышлап үзләре язган спектакльне уйный. Тиз арада шундый ук хәл күрше "Галия" мәдрәсәсендә дә кабатлана.
Атаклы Фатыйх Әмирхан, соңыннан театр артисты булып киткән Суфия Әхмәрова истәлекләренә, "Тәрҗеман" газетасы хәбәрләренә караганда, "Бичара кыз", "Кызганыч бала", "Гыйшык бәласе" спектакльләре 1901 елда Казанда сәүдәгәр Алкин һәм Габитовлар фатирларында да уйналган, хәтта А.Островский әсәрләре русча да башкарылган, аларны 400 ләп адәм тамаша кылган. 1901 елның 18 гыйнварында Габитовлар фатирында куелган "Кызганыч бала" спектаклендә Гата ролен йорт хуҗаларының берсе Гариф Габитов уйнаган. Казандагы Исхак Әкбәров фатирында 1903 елда "Өч хатын белән тормыш" спектаклен йөздән артык кунак тамаша кылган. 1904 елның апрелендә ерак Ташкент каласында хезмәт итүче татар полковнигы Әбүбәкер Диваев фатирында татар морзалары өчен "Гыйшык бәласе" спектаклен уйнап күрсәткәннәр...
Башка халыклар мәдәниятеннән калышмаска теләп һәм, әлбәттә инде, труппаларның репертуарларын баету максатыннан, әдип һәм артистлар чит сәхнә әсәрләрен дә татар теленә тәрҗемә итә. Бу юнәлештә иң әүвәл Г.Камал үрнәк күрсәтә һәм төрек әдибе Нәмыйк Камал әсәреннән "Кызганыч бала" драмасын тудыра. Югарыда телгә алуыбызча, бу әсәр иң элек өй театрларында уйнала. Әмма хакимияттән рәсми рөхсәт алып, татар драма труппасының эшчәнлеген мәркәз күләмендә башлап җибәрергә кирәк булгач, тәүге тапкыр зур сәхнәдә уйнауны да нәкъ менә шушы әсәрдән башлыйлар. Әлеге тамаша 1906 елның 22 декаб­ренда хәзерге Горький исемендәге урамның 3 номерлы йортында булып уза. Тамашага әзерлек йөзеннән, шәһәр диварларына алдан ук бастырылган һәм халык өчен бөтенләй чит-ят булган афиша-игъланнар ябыштыралар. Нәтиҗә бик тә сөенечле: тамаша гөрләп уза.
"Әлеге спектакль - халык алдында ачыктан-ачык күрсәтелгән иң тәүге тамаша түгел!" - дигән бәхәс-дәгъва дистә еллар буе тынмый. Дөрестән дә, моны инкяр итәрлек дәлилләр бихисап. Бәләбәй өязендәге крестьян гаиләсеннән чыккан һәм Казандагы Учительская школаны тәмамлаганнан соң Оренбургта мөгаллим итә башлаган мәшһүр Ильяс Кудашев-Ашказарский (шөбһәсез, ул, асылда, морзалар нәселеннән, кушаматы Ашказар елгасы атамасыннан алынган) 1905 елның декабренда ук Оренбургта татарча спектакль кую өчен хакимияттән рөхсәт сорау хәстәренә керешә. Инде урамнарга афишалар ябыштырылганнан соң, аның бу ниятенә каршы Оренбургтагы татар муллалары күтәрелеп чыга. Шулар Кудашев спектаклен булдырмау өчен 300 сум чамасы "мәһер" түли һәм аны өзүгә ирешә. Ләкин "Әл-гас­рел-җәдид" журналы Уфада "Өч хатын белән яшәү" исемле тәүге татар пьесасының 1906 елның 16 апрелендә үк уйналуы турында хәбәр итә. Шул ук журнал "Кызганыч бала" белән "Гыйшык бәласе" дигән спектакльләрдән хасил тәүге тамашаның Казанда 1906 елның 5 маенда Приказчиклар йортында узуын тәкърарлый. Казандагы тәүге спектакльне оештыруда бертуган Ямашевларның дусты Габдрахман Мостафин башлап йөри, әмма шәһәр полиция башлыгыннан рөхсәтне мәгърифәтче Ибраһим Терегулов барып ала. Тамашаны 1903 елда ук бертуган Габитовлар төрле уку йортлары, аеруча "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкертләреннән туплаган һәм шимбә көннәрдә җыелганга күрә "Шимбәчеләр" дигән исем алган түгәрәк активистлары әзерли. Тамашаның беренче өлешендә К.Нәмыйкның "Кызганыч бала" спектакле күрсәтелә һәм төп рольләрдә Рабига Габитова, Шакир Мөхәммәдьяров, Шәриф Сүнчәләй, Әминә Терегулова, Фатыйма Саинова кебек яшьләр уйный. "Гыйшык бәласе" дип аталган икенче спектакльдә рольләрне Суфия һәм Шәмсекамәр Коләхмәтовалар, Зәйнәп Габитова, Рәхим Тенишев, Газиз Сәйфелмөлеков, Әкрәм Кайбышев, Фатыйма Саинова башкара. Тамашадан кергән табыш төрмәдәге сәяси тоткыннарга озатыла. Атаклы Сәгыйт Рәмиев әлеге тәүге уңышны "Театр" дигән яңа шигыре белән сәламли һәм бер елдан соң ук труппага "Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!" исемле пьеса тәкъдим итә...
Инде тәүге театр труппаларын ачыклауга килсәк, аның беренчесен Оренбург каласында И.Кудашев-Ашказарский оештыра. Ул труппаны Вәлиулла Мортазин-Иманский, Нуретдинов, Гайнуллин, Хәйретдинов, Ахунов, Кулалаев атлы яшьләрдән туплый. Труппа Оренбургта "Галимнәр-наданнар" исемле тәрҗемә спектакль уйнаганнан соң, 1907 елның маенда гастрольләргә чыгып китә. Болар Мәкәрҗәгә баргач, аларга Казан ягыннан килеп төшкән һәм соңыннан беренче татар артисткасы булып танылачак Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, шулай ук соңрак хәтта берникадәр вакыт буе "татар театрының атасы" дәрәҗәсен йөртәчәк Габдулла Кариев та кушыла. Касыйм шәһәренә баргач, труппага Фатыйма Шаһимәрданова атлы икенче хатын-кыз актриса өстәлә. Байтак калалар кичеп Мәскәүгә җиткәч, "бөек­лек" һәм татарны гомер буе эзәрлекләгән хөсетлек чире аркасында, труппа икегә бүленә. Кудашев бер төркем хезмәттәшләре белән Мәскәүдә торып кала һәм соңыннан гастрольләргә чыга. Ә "Мосафир артистлар җәмгыяте" исемен алган һәм составы буенча Мортазин-Иманский, Габдулла Кариев, С.Гыйззәтуллина, Бари Болгарский, рус артисты Н.Зимовой һәм башкалардан хасил труппа әүвәл Уральски, аннары Кавказдагы Баку ягына китеп бара. Тора-бара шушы труппа бөек Тукай тәкъдим иткән "Сәйяр" исеме белән таныла. 1912 елда анысы да икегә бүленә.
"Сәйяр"ны ташлап чыккан Сәхибҗамал Уфада "Нур" дип аталган яңа татар труппасын нигезли. Шул ук "башы сыймас" Сәхибҗамал Волжская, Мортазин-Иманский, Мохтар Мутин 1915 елда Оренбург каласында "Ширкәт" труппасы оештырып куя...
Яңадан-яңа труппаларга, тамашачыны үз ягына аудару өчен, әлбәттә, репертуар байлыгы, өр-яңа спектакльләр таләп ителә. Шуны тоемлап, Галиәсгар Камал рус драмаларын татарчага тәрҗемә итүне нигезли. Шулай да, 1915 елга кадәр ул "Хөкемдә хаталык", А.Островскийның "Гроза", Мольерның "Саран" пьесаларын гына тәрҗемә итә әле. Шуннан соңгы елларда гына Г.Камалдан тыш, С.Сүнчәләй, Г.Кәрам, С.Әхмәдиев, Ф.Сәйфи, Сакаева һәм башкалар М.Горький, А.Островский, Гоголь, Гордин, Мольер, Н.Нариманов әсәрләрен татар сәхнәсенә тәкъдим итә башлый.
Шулай да, татар халкын һәм аның сәнгать дөньясын уятып җибәрүче әсәр, һичшиксез, Г.Камалның "Беренче театр" дип аталган мәңгелек һәм мәшһүр комедиясе. Автор сюжет өчен Уфа сәүдәгәре Сәгыйт Сабитовлар гаиләсен үрнәк итеп ала һәм кадимчеләр белән җәдидчеләр көрәшен ачып сала. Г.Камалның бу әсәре белән дистәләгән шәһәрләрдә дистәләгән труппалар шундук сәхнә яңгырата башлый. Әдипнең "Сәйяр" труппасы тарафыннан 1911 елда куелган "Банкрот" әсәре дә искиткеч зур уңышка ирешә.
1905 елгы революция тәэсирендә Фатыйх Әмирханның "Тигезсезләр" (1915), Гафур Коләхмәтовның "Яшь гомерләр" (1908), Оренбург төбәгеннән чыккан Мирхәйдәр Фәйзинең "Яшьләр алдатмыйлар" (1911), "Авыл бәйрәме" (1913), мәңгелек "Галиябану" (1916, әүвәл "Сәгадәтбану" дип атала), Гаяз Исхакыйның "Мөгаллимә" (1915), атаклы "Зөләйха" (1907-1912) исемле әсәрләре туа һәм 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр үк сәхнәләрдә куела. Шунысын да искә алыйк: спектакльләр Казан, Уфа яки Оренбург калаларындагы сәхнәләрдән тыш, хәтта күп кенә "үзешчән" авыл труппалары тарафыннан да уйнала бит әле. Әйтик, бүгенге Әгерҗе районының Татар Шаршадысы авылында генерал Шаһингәрәй Тәфкилев, Актаныш районының Мәчти авылында морза Солтанов утарларында уйналган тамашаларны карау өчен Гаяз Исхакыйның шәхсән үзен чакырганнар, дигән хәбәр дә бар. Ә Сембер губернасының Зөябаш авылында морза Акчуриннар, кымыз белән дә сихәтләнерсең, дигән сылтау белән 1908 елда Габдулла Тукайны да кунак иткән.
Искиткеч, гаҗәеп хәл: репертуарны яңартып торырга әсәрләр җитмәгәч, тәүге театр артистларының бик күбесе үзләре дә драма һәм комедияләр яза башлый. Әйтик, артист Габдрахман Мангушев 1908 елда "Килен" атлы беренче комедиясен тудырса, 1910 елларда "Бәхет эзләүчеләр" һәм "Мөхәррир" исемле яңа комедияләрне язып сәхнәгә мендерә. "Сәйяр" труппасының бер үк вакытта артисты да, сәнгать җитәкчесе дә булган Габдулла Кариев 1914 елда "Артист" исемле пьеса яза һәм сәхнәгә куя. Нәкъ шулар үрнәгендә дип әйтик, 1920 елларда Г.Уральский, Г.Ильясов, Таҗи Гыйззәт кебек артистлар хәтта бүген дә татар халкы өчен үтә тансык булган "Туктамыш хан", "Идегәй батыр", "Сөембикә", "Бабур хан" һ.б. дистәдән артык комедия һәм драмалар тудырып, сәхнәне баета. (Ред.: ә бүгенге әзергә-бәзер яшәргә күнеккән режиссерларның күпчелеге чит ил "шедеврларын" татар сәхнәсендә әвәләп, өстәвенә "татарда драматурглар җитешми" дип шәрран ярып, тир түкмичә генә "бөек" булып яши).
1917 елгы Октябрь түнтәрешеннән соң да татар сәхнәсе гүзәл әсәрләр белән баетылудан туктамый. Яшьлегендә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкерте булган Фәтхи Бурнаш "Таһир-Зөһрә" исемле шигъри драмасын, Кәрим Әмири "Ләйлә-Мәҗнүн" шикелле лирик әсәр, Шәриф Камал "Хаҗи әфәнде өйләнә" исемле мәңге картаймас комедиясен бүләк итә. Кызганыч ки, Г.Ибраһимовның "Яңа кешеләр", Ф.Сәйфинең "Дошманнар", Баимбәтнең "Патша төшерәләр", "Асылган" әсәрләре һ.б. большевиклар хакимияте басымы астында кызыл төскә буялырга мәҗбүр була башлый. Шамил Госмановның "Канлы көннәрдә", "Беренче адым", "Бай кызы" драмалары - нәкъ шундыйлардан. Моңа кадәр "Сәйяр" труппасында артист булып йөргән, әмма, ниһаять, драматургия өлкәсендә дә үзен сынап, "Шомлы адым", "Соңгы сәлам", "Беренче чәчәкләр" (1917), "Җилкуар" комедиясе (1918), "Сакла, шартламасын", "Назлы кияү", "Йосыф-Зөләйха" (1919) кебек бәйсез әсәрләр язган Кәрим Тинчурин да тора-бара каләмен кызыл төскә манарга мәҗбүр ителә. Дөрес, К.Тинчуринның 1920 еллар башында иҗат ителгән "Казан сөлгесе", "Американ", "Сүнгән йолдызлар" әсәрләренә, Ф.Бурнашның "Яшь йөрәкләр" драмасына кызыл мөһер сугып булмый әле. Ә Мөхәммәт Парсинның "Бал графинясы", "Ураза бәйрәмендә", Афзал Таһировның "Динчеләр һәм динсезләр" әсәрләре, исемнәреннән үк аңлашылганча, тулысынча дингә каршы юнәлтелә.
Ләкин, нинди генә Сират күперләре кичмәсен, М.Фәйзинең "Галиябану", Ф.Бурнашның "Таһир-Зөһрә", К.Тинчуринның "Казан сөлгесе", "Сүнгән йолдызлар" әсәрләре үрнәгендә татар театр сәхнәсе 1924 елда ук "Сания" исемле тәүге опера тудыру югарылыгына менеп җитә һәм бер елдан соң ул Казан сәхнәсендә уйнала.
Казан каласында профессиональ труппалар фәкать Октябрь түнтәрешеннән соң, Пороховой һәм Бишбалта бистәләрендә эшләүче түгәрәкләр нигезендә хасил була. Аның тәүгесе "Елга аръягы эшчеләр труппасы" дип атала һәм 1920 еллар башында ук "Казан сөлгесе", "Һинд кызы", "Зөлхәбирә", "Таһир-Зөһрә" әсәрләрен куеп таныла. Яңа Татар бистәсендә яшәүче, Крестовниковларның сабын заводында (хәзер М.Вахитов исемендәге химкомбинат) эшләүче татар эшчеләре дә үзләренең театр труппаларын төзи. Ниһаять, 1920 елда Казанда, Мәгариф комиссариаты каршында, дәүләт хисабына эшләячәк Беренче Үрнәк Дәүләт труппасы оештыралар. 1922 елда аның өчен махсус бина төзү тәмамлана. Инкыйлабның биш еллык юбилее уңаеннан, труппа "Кызыл Октябрь" исемендәге Татар дәүләт театры дип атала башлый. Труппага Фатыйма Ильская, Гөлсем Болгарская, Нәгыймә Таҗдарова, Фатыйма Камалова, Ситдыйк Айдаров, Газиз Айдарский, Сара Садыйкова, Зәйни Солтанов, Кәрим Тинчурин, аның хатыны Заһидә Әхмәрова, Гөлсем Камская, Барый Тарханов, Нури Сакаев, Шакир Шамильский, Г.Камалның бертуган энеләре булган Габдулла (Камал I) белән Габдрахман (Камал II) һ.б. туплана. 1939 елның гыйнварыннан соң Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры дип атала башлаган коллективның нигез ташы менә шушы инде.
Мәскәүдәге Югары театр һәм музыка мәктәбендә укучы һәм завод-фабрикаларда эшләүче татар яшьләре ил мәркәзендә дә "Эшче театр" оештыруга ирешә, бу сәнгать ташкынын Газиз Айдарский әйдәп бара, составында Сара Садыйкова, Асия Измайлова һ.б. булган әлеге труппа артистлары аеруча Донбасс шахталарында күмер чабучы татар вәкилләре янына гастрольләргә йөреп дан казана.
Октябрь түнтәрешеннән соң республиканың байтак төбәкләрендә дә тәүге театр труппалары туа башлый. Әйтик, Әтнә авылы яшьләре 1918 елның азагында ук Фәхриевнең "Бәхет кошы" исемле әсәре белән бар халыкны җыя. 1920 елда Мамадыш кантонының мәгариф бүлеге каршында "Сабанчы" театры эшли башлый һәм хәтта "Галиябану", "Яшь йөрәкләр", "Ат карагы" кебек спектакльләрне дә җиңел башкара. Минзәлә каласында да мәгариф бүлеге каршында 1920 елда күчмә труппа оеша һәм, авылларга йөреп, "кызыл үгет-нәсыйхәт" алып бара, ләкин сәнәкчеләр фетнәсе купкач һәм аннан соңгы коточкыч ачлык айларында вакытлыча таралып торырга мәҗбүр була. Буада, Пермь, Кунгур, Самара, Әстерхан, Сембер, Ижау, Чиләбе, Троицк, Малмыж, хәтта Ташкент, Петропавел, Семипалат, Бохара, Симферополь, Бакчасарай, Баку шикелле ерак калаларда да татар халкының театр студияләре эшли. Казан каласында "Татар театр техникумы" һәм "Көнчыгыш музыка мәктәбе" ачыла.
Шунысы зур сөенеч: татар театр сәхнәсендә тәүге елларда ук тамыр җәйгән беренче спектакльләр олы бер гасыр узганнан соң да һич искерми, бүген дә аның алтын хәзинәсен тәшкил итә әле!
Г.Камал исемендәге Академия театрының 20 һәм 100 еллык юбилейларына багышлап чыгарылган истәлекләргә нигезләнеп, язманы матбугатка В.ИМАМОВ әзерләде.
. Тәүге татар драматургларыннан Г.Ильясов, Ф.Халиди, Г.Камал.
. Татар театры труппасының беренче җитәкчесе Ильяс Кудашев-Ашказарский.
. Татар театрына нигез салучылар һәм Тукай.
В.Федоров эше.
. Казанда 1903 елда төзелгән "Шимбә" театр түгәрәге яшьләреннән бер төркем. Сулдан: Х.Ямашева, Г.Мостафин, М.Терегулова, Ә.Терегулова, Х.Ямашев, Р.Меликов.
. Казанда 1906 елда куелган беренче спектакльдә катнашучылар.
. "Сәйяр" труппасы. 1908 ел. Арткы рәттә уртада - Г.Кариев, алда уртада - С.Волжская.
. Казанда 1906 елның 22 декабрь кичендә куелган спектакльләр афишасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев