Мәдәни җомга

Гасырдан да озын көннәр була

“Нәгыймә” спектаклен тамаша кылганда да мин Мөхәммәт абыйга рәхмәтләр укып утырдым

Кукмарага кайтып бара Чыңгыз
Гасырдан да озын көннәрдә.

70 нче елларда бездә чын-чынлап китап культы хөкем сөрә иде. Олысы да, кечесе дә егылып китап укыды ул чакта. Мәктәп һәм авыл китапханәсендәге күпчелек мәҗмугалар, кулдан кулга күчеп йөри-йөри, тәмам таушалып беткән була торган иде.

Бервакыт китапханәбездә исем шә­рифләре үк магик көчкә ия тоелган язучының – Чыңгыз Айтматовның – “Повестьлар” дигән китабы пәйда булды һәм тиз арада ул да таушак хәлгә килде. Безнең татар укучысы аны шундук үз әдибе дип кабул итте, күрәсең. Әсәрләренең югары кимәлдәге әдәби тәрҗемәләре дә әһәмиятле роль уйнагандыр, билгеле. Өстәвенә, зәвыклы, сизгер укучыбыз әдәби каһарманнар белән үзе арасындагы генетик кардәшлекне дә тоемламый калмагандыр.

Совет режимы шартларында бөтен дөньяга танылган мәшһүр язучының шәҗәрәсе, нәсел-нәсәбе турында сүз сөйләү гомумән дә тыелган иде бугай. Әтисен коммунистлар атып үтергән, әнисе исә милләте буенча ул заманның форматына сыймаган. (Хәер, татар һәрвакыт кысанлыкта яшәргә мәҗбүр инде). Шуңа күрә ул нык үскән социализм шартларында гына бәхеткә тиенгән халыкларның уртак гаиләсендә тәрбияләнеп, зур уңышларга ирешкән кыргыз язучысы буларак икърар ителде. Ә кем аны күкрәк сөтен имезеп, бишек җырын көйләп үстергән – бу хакта беркем дә ләм-мим сүз катмады. Язучы үзе дә эндәшмәде. Бәлки, өстәгеләр дә шулай теләгәндер? Кем белә...

Ярый әле дөньяда фидакяр затлар гел табылып тора. Кукмараның төбәк тарихын өйрәнү музее директоры Ләбүдә ханым Дәүләтшина Чыңгыз Айтматовка турыдан-туры бәйле Ишмән нәселе шәҗәрәсен Казанга бер килүендә әдипнең үзенә күрсәтә. Хәзер әлеге кадерле ядкәр Кукмара музееның үзәк экспонатларыннан берсе санала.

2008 елның маенда Чыңгыз әкә төбәп нәкъ менә Кукмара төбәгенә кайтырга чыккан да иде...

Инде Нәгыймә апаның нәсел тамырлары тәмам ачыклангач, рәсми тәгаенләнгәч, 2014 елны, аның 110 еллык юбилее тантанасында катнашу өчен, безнең ике күренекле язучыбыз – Фәүзия Бәйрәмова белән Ркаил Зәйдулла – Бишкәккә юл тотты. Әлеге ерак сәфәрдән алар шактый бай хәзинә белән кайткан булып чыкты. Фәүзия ханым, бик тә бай фактик материалга нигезләнеп, “Ана” дигән документаль бәян язса, Ркаил исә “Нәгыймә” драмасын иҗат итте. Күптән түгел, К.Тинчурин исемендәге Х халыкара заманча милли драматургия – театр фестивале кысаларында, әлеге тамашаның премьерасы булды. Пьесаны Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының баш режиссёры Рөстәм Галиев сәхнәләштергән.

Бер бүлектән торган, бер сәгатьлек әлеге драматик хикәяне тамаша кылганда, мин үзем, дөресен генә әйткәндә, югары пилотаж кимәлендә язылган шигырь тыңлагандагы кебегрәк хис кичереп утырдым. Тамаша, чыннан да, шигъри кыса белән каймаланып, шигырь юллары – строфалары сыман зур тизлек белән үзгәреп-алышынып торган поэтик әсәргә тартым иде. Ихтимал, театр сәхнәсендә мондый тетрәндергеч экспрессия сирәк була торгандыр. Әмма бу “космик” тизлек тамашачыга галәми кимәлдәге уй-фикерне ирештерергә һич кенә дә комачауламый, киресенчә, фикер йомгагын тагын да зурайта гына төшә. Ә ул фикерләр, Чыңгыз Айтматовның үз әсәрләрендәге кебек үк, планетар дәрәҗәдә саллы, мөһим, актуаль. Җир йөзендә явызлык кәсәфәте өстенлек ала барганда, адәм баласы үз күңелендә кешелеклелек сыйфатларын саклап кала алырмы? Халыкларның бердәм рәвештә, сабыр гына манкортлаша баруы тора-бара нинди нәтиҗәләргә китерер? Әлеге сорауларга Нәгыймә хәтта үз улының үлемсез әсәрләрендәге каһарманнарга әверелеп тә җавап эзли. Әнә ул, сугышта улларын җуйган Тулганай (“Анам кыры”) булып, иген кырына утлы куздай хатирәләрен сөйли... Ул да түгел, Акбар кушаматлы ана бүрегә әйләнеп, Ташчәйнәре белән, кан исеннән исереп, тәмам кансызланган адәм балаларыннан качып бара (“Гасыр­дан да озын көн”)... Һәм менә сәхнәдә Найман–Ана пәйда була (“Гасырдан да озын көн”). Ул Манкортка әйләндерелгән Юламан улы белән сөйләшеп утыра. Дөресрәге, Ана үзе генә сөйли. “Кемнәр сине шушы хәлгә төшерде, улым?” – дип өзгәләнә... Әлеге дүрт рольне дә актриса Гүзәл Шәймәрданова гаҗәеп дәрәҗәдә тәэсирле итеп башкарды. Рольдән рольгә күчешләр дә табигый кабул ителде, еш кына хәтта сизелмичә дә калды.

Без үскәндә, Чыңгыз Айтматов СССРда иң күп укыла торган язучыларның берсе иде. Аның югары сәнгати кимәлдә иҗат ителгән һәр яңа әсәре илдә-көндә киң яңгыраш алды, йөзләгән чит телләргә тәрҗемә ителеп, кыйтгалар буйлап таралды. Остазыбыз Мөхәммәт Мәһдиев үз лекцияләрендә Чыңгыз әкәне дөнья әдәбияты үсешенә дә шифалы йогынты ясый торган бөек язучы буларак икърар итә иде. Нәкъ менә аның лекцияләр курсын тыңлый-тыңлый, без Ч.Айтматовның барлык әсәрләрен диярлек укып чыгу бәхетенә ирештек тә инде. Өстәвенә, имтиханда да иң күп сораулар әлеге әдип иҗатына кагылышлы була торган иде.

“Нәгыймә” спектаклен тамаша кылганда да мин Мөхәммәт абыйга рәхмәтләр укып утырдым. Аның дөнья әдәбиятындагы иң кәттә язучылар, шул җөмләдән Чыңгыз Айтматов иҗаты турында үз ана телебездә сөйләнгән лекцияләрен тыңламаган, әдипнең әсәрләрен йотлыгып укымаган булсак, без сәхнәдә барган хәлләрнең мәгъ­нәсенә берничек тә төшенеп җитә алмас идек, мөгаен. Асылда, әлеге спектакль Ч.Айтматов иҗаты белән азмы-күпме таныш булган тамашачыга тәгаенләнгән. Белмим, хәзер безнең халык Ч.Айтматов әсәрләрен ни дәрәҗәдә мавыгып укый торгандыр, әмма хәреф таныган татар кешесенә һичьюгы аның кайбер әсәрләре белән танышып чыгу мәслихәттер. Ул, беренче чиратта, безнең үзебезгә, үзебезнең хәл-халәтебезне аңлау өчен кирәк.

Чыңгыз Айтматов әдәбиятта беренче булып Манкорт образын иҗат итте, шул рәвешле, Җир йөзендәге халыкларны алда нинди коточкыч афәт сагалап торуы турында кисәтте. Юк, Юламаннарның манкортлашу процессы үзеннән-үзе генә башланмый, ул шайтани көчләр тарафыннан алып барыла һәм идарә ителә булыр. “Бог”ка әйләнеп, уку йортларында канкоеш оештырып йөрүләр дә, ихтимал, шул манкортлыкның хәтәр бер чагылышыдыр. Романдагы кебек, үз анасына ук атучылар да адым саен очрап тора. Һәм, гомумән, үз милли тамырларын тәмам җуеп, аерым кешеләр генә түгел, хәтта халыклар да дүңгәләккә әйләнә бармыймы икән? Күрәсең, театр сәхнәсендә дә юкка гына дүңгәләкләр тәгәрәшмәгәндер инде.

Әйе, спектакль никадәр кызу темпта барса, шулай тиз генә тәмамланып та куйды. Әгәр бераз гына сузыла төшсә дә, ул һич кенә дә тамашачыны ялыктырмас иде кебек. Белүемчә, пьеса авторының тексты да җәелебрәк сөйләшергә мөмкинлек бирә бугай. Мәсәлән, Найман-Ана белән улының гәпләшү күренешен романдагыча шәрехләгәндә, ул спектакльнең мәгънәви егәрен тагын да көчәйтә генә төшәр иде шикелле. Ә тамашада ул манзара иллюс­тратив рәвештә генә чагылып узды. Шуңа күрә спектакльгә ни өчен кертелүе бигүк аңлашылып та җитмәде.

Спектакльдә әти-әнисе, әби-бабасы, әдәби каһарманнары белән бергә Чыңгыз Айтматов та катнаша. Ул үзе иҗат иткән урыс телендә балачак истәлекләрен сөйли...

Кыскасы, бик тә мәгънәле, уйлы-гамьле тамаша карап кинәндек без Тинчурин театрында. Түбәнкамалар дөньяга Чыңгыз Айтматов атлы бөек язучыны бүләк иткән Татар Анасын Татар Илендә сәхнә дигән олуг пьедесталга күтәреп зурлады. Афәрин!

Газинур МОРАТ.

• Спектакльдән күренеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: