Мәдәни җомга

Галия Кайбицкая – «Актриса гомере буе белемен һәм осталыгын арттыру өстендә эшли»

Музыкаль һәм драматик сәләткә ия студент кыз укуының беренче елында ук театрда уйный башлый.

Актриса, опера җырчысы, ТАССРның халык артисты Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкая 1905 елның 21 маенда Җаек — хәзер Казакъстан Республикасына керүче Уральск шәһәрендә, танылган дин эшлеклесе, педагог Мотыйгулла Төхфәтуллин гаиләсендә дөньяга килә.

Аның әтисе Мотыйгулла хәзрәт — үз чорының алдынгы уку йортларыннан саналган «Мотыйгия» мәдрәсәсен нигезли һәм гомеренең ахырына кадәр шуңа җитәкчелек итә. Галиянең әни — Гыйззинас мәдрәсәдә кыз балаларга сабак бирә, ул заманда беренчеләрдән булып хатын-кызлар хоры оештыра. Галия сабый вакытыннан шул хорда җырлый.

Галия үз әти-әниләре мәдрәсәсендә белем ала. Сәнгатькә мәхәббәт анда бала вакытыннан ук уяна. Сәхнә эшчәнлеген 15 яшеннән — 1921 елда Уральск шәһәре татар театры труппасында башлап җибәрә. Казанда театр техникумы ачылганны ишеткәч, ул туганнары белән Казанга юл тота. 1923 елның 1 сентябрен — студент булган көнен — актриса гомеренең иң бәхетле көннәренең берсе итеп күңелендә саклый.

Музыкаль һәм драматик сәләткә ия студент кыз укуының беренче елында ук театрда уйный башлый. Ул Фәтхи Бурнашның «Таһир һәм Зөһрә» трагедиясе буенча куелган спектакльдә Хан кызы ролен башкарып уңыш казана. Спектакльдән соң композитор Солтан Габәши һәм Шәрекъ музыка техникумы директоры Александр Литвинов аңа музыка белән җитди рәвештә шөгыльләнергә киңәш итәләр. Шулай итеп, Галия берьюлы ике техникум: театр һәм музыка техникумнарында укый, шул ук вакытта театрда эшләвен дә дәвам итә.

1923-1933 елларда Галия Кайбицкая –Татар академия театрының әйдәп баручы актрисасы. Милли-драматик репертуардагы 20дән артык спектакльдә ул төп рольләрне башкара. Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», «Асылъяр», «Ак калфак», Кәрим Тинчурин «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», Таҗи Гыйззәтнең «Наемщик», Шәриф Камалның «Ут» һәм башка пьесалар буенча куелган спектакльләрдә Галия Кайбицкая кабатланмас, бүгенге көндә дә талант һәм осталык үрнәге буларак искә алынучы образлар тудыра. Салих Сәйдәшев музыкаль драмалар өчен көйләрне аны күздә тотып иҗат итә.

Актриса гомере буе белемен һәм осталыгын арттыру өстендә эшли. 1932 елда вокал классы буенча Татар сәнгать техникумын тәмамлый, 1934-1938 елларда, яше баруга карамастан, Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый.

Галия Кайбицкаяның 1934 елдан соңгы иҗаты операга багышлана.20 елга якын, 1939-1958 елларда ул соңрак Муса Җәлил исеме биреләчәк Татар опера һәм балет театрының солисты була. Театр 1939 елда Нәҗип Җиһановның «Качкын» операсы белән ачыла. Бу операда Галия Кайбицкая төп партияне башкара. Җиңел, яңгыравыклы, йомшак тембрлы тавыш — колоратуралы сопранога ия җырчы шуңа өстәп табигый матурлыгы, нәфислеге белән дә, тормышчан, ышандырырлык уены белән дә тиз арада тамашачы мәхәббәтен яулый.

Галия Кайбицкая татар композиторларыннан Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операларында, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә төп партияләрнең беренче башкаручысы була. Артистка опера классикасында да төп партияләрне башкара, үз героиняларының характер тирәнлеген зур осталык белән ача. Шул ук вакытта ул татар халык җырларын, шул чор татар композиторларының әсәрләрен эстрада сәхнәсеннән башкаруы белән дә популярлык казана.

Бөек Ватан сугышы елларында Галия Кайбицкая зур концерт эшчәнлеге алып бара. Госпитальләрдә, хәрби частьларда чыгышлар ясый, сугыш барган урыннарда солдатларның сугышчан рухын күтәрүгә өлеш кертә. 1943 елның август аенда гына да гармунчы Фәйзулла Туишев белән бергә фронт сызыгында йөзгә якын концерт бирә. Фронтка гастрольләренең берсе вакытында яралана, күрсәткән кыюлыгы өчен дәүләт бүләгенә тәкъдим ителә.

Мәшһүр җырчы 1968 елда сәхнәдән китә, ләкин халкына хезмәт итүдән туктамый. Ул — татар театр-музыка сәнгатенең мәшһүр эшлеклеләре турындагы истәлекләр авторы. Хезмәт Кызыл байрагы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә. 1993 елның 16 маенда, 87 яшендә Казанда вафат була. Яңа татар бистәсе зиратына җирләнә.

Казан шәһәренең бер урамына Галия Кайбицкая исеме бирелә. 1998 елда җырчының әтисе Мотыйгулла Төхфәтуллинның кече ватаны — Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында Галия Кайбицкая музее ачыла. 2013 елдан башлап Галия Кайбицкая исемендәге Халыкара вокал бәйгесе уздырыла. 

 

 

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: