Филүс Каһиров: “Татар да бетми, теле дә бетми!”
Филүс Каһиров — киң диапазонлы татар халык көйләрен, опера партияләрен башкаручы.
Татар җыр сәнгатендә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев традицияләрен дәвам итүче. Р.Ваһапов исемендәге «Татар җыры» фестиваленең Гран-при иясе (2007), М.Җәлил премиясе лауреаты (2011), Татарстанның атказанган артисты (2016).
– Хәтерлим, консерваторияне тәмамлагач, ике юл чатында калдым, дигән идең: эстрада hәм опера сәнгате. Халыкка якынрак булган эстрада сәнгатен сайлаганыңа үкенмисеңме?
– Мин эстрада юлын гына сайладым димәс идем. Опера театрында да җырлавымны дәвам итәм. Яңа операларда катнашасым килә, чакыралар да... Ике юлны да алып барырга тырышам. Ике урындыкка берьюлы утырып булмый, дисәләр дә, әлегә килеп чыга.
– Бүген Филүс Каhиров татар моңын саклаучы, шул юлдан ашыкмыйча, ләкин ышанычлы атлап баручы бердәнбер җырчы дияргә була. Бу бердәнбер булу - Илhам абыйлар юлын дәвам итү сиңа җиңел биреләме? Үзеңне Илhам аганың дәвамчысы дип атаганда нинди хисләр кичерәсең?
– Бу юлдан баручы бер ялгызым ук димәс идем. Аллага шөкер, яшьләр арасында да өметле җырчылар бар. Кешеләр “Илhам Шакировның дәвамчысы син “дип әйткәндә, бу зур горурлык! Әлбәттә, бу юлны тотып бару җиңел түгел. Ләкин көч-хәл бар, эшлибез, җырлыйбыз әле. Илһам абый – ул кабатланмас шәхес, ләкин аның юлын дәвам итүче булырга мин бик риза.
– Хәзер җыр сәнгатебезнең алтын фонды булган әллә ни хәтле әсәрләр тузан җыеп ята, аларны башкара алырлык җырчылары да бармак белән санарлык. Синең hәр яңа программаңда мондый җырларны ишетеп куанабыз.
– Әйе, классик әсәрләрне, хәзер аларны “ретроҗырлар” диләр, электән үк җырлыйм, репертуарыма кертеп киләм. Ф.Әхмәтов, М.Мозаффаров, С.Садыйкова, А.Монасыйпов, Р.Яхин җырлары... Алар онытылмады, ләкин хәзер сирәк яңгырыйлар шул. Элек бит җырларны нигездә профессиональ композиторлар, зур белемле hәм зур талантлы кешеләр язган. Шуңа күрә дә алар вакыт сынавы белән тикшерелгән. Аларның кайсын гына алып җырласам да, ялгышмаячакмын.
– Үзешчән композиторларның да җырларын башкарасың. Катлаулы партияләр җырлый ала торган җырчы өчен алар артык гади, кызыксыз түгелме?
– Эстрада жанры күпкырлы бит, аның башкару манералары да чиксез. Монда шулай ук тәҗрибә тупларга кирәк. Безнең концертларның үзенчәлеге дә шунда: бер өлешендә классика җырлыйбыз, бер өлешендә халык җырлары, аннары ретроҗырлар, бер өлеш - җиңел эстрада җырлары. Алар үрелеп бара, тамашачылар өч сәгатьлек концертның үткәнен дә сизми. Жанрларны, төрле дәрәҗәдәге җырларны чиратлаштырып бирү - халыкка кабул итү өчен җайлырак. Классика яисә халык җырын гына җырлап торсаң, ул тамашачыны арытырга мөмкин. Җырдан җырга, жанрдан жанрга, стильдән стильгә күчкәндә, халык барысын да рәхәтләнеп тыңлый. Кайбер җырны тыңлаганда, ул ял итә, кайберсендә уйланып утыра. Кирәкле, мәгънәле, затлы җырларны тамашачыга шулай җиткерәбез.
– Татар яшәгән күп төбәкләрдә булдың, хәтта Америкага да барып җиттең. Иң истә калган тамашачың кайда булды?
– Тамашачыларны алай аерып әйтә алмас идем. Сәхнәгә чыкканда мин hәрвакыт 100 процентка эшлим. Мөслим Магомаевның бер интервьюсын караган идем. “Һәрвакыт үземә әйтәм: үзеңне саклап, тавышыңны, хисләреңне саклап җырларга кирәк, дим. Ләкин сәхнәгә чыгуга, боларның барысы да онытыла, чөнки мин халык каршында бүтәнчә була алмыйм” - ди ул. Үземдә дә шул ук хәл. Иртәгә дә концерт барын уйламыйча, сәхнәдә җанымны биреп дигәндәй эшлим... Бу, әлбәттә, зыянлы. Ләкин ансыз булмый. Һәрбер концертта, теләсә кайсы тамашачы алдында бөтен барлыгым белән җырлыйм. Һәр җирдәге тамашачым миңа кадерле! Шунысы бар: чит илгә чыксаң, андагы милләттәшләр безнең җырларны көтеп, сагынып торганын ныграк тоясың.
– Концертларда, репертуарыңда булмаган җырны сораганнары бармы?
– Бар, әлбәттә. Тамашачылар теләген үтәргә тырышабыз. Ләкин әзерләнгән программадан бик тайпылмыйча гына.
– Бүгенге Филүс үзеннән канәгатьме?
– Тулысынча үзеңнән канәгать булу дөрес түгелдер. Алга ниндидер максатлар куярга кирәк. Шул максатка барган юл – яшәү үзе бит инде! Артыгын талпынмыйча гына үз юлым белән барам. Киләчәккә өметләрем зур, ләкин дөнья үзгәреп тора, “Булмас димә, дөнья бу”, ди халык мәкале.
– Син татар сәнгатенә хезмәт итәсең, ә балаларың бу җырларны тыңлармы? Алар туган телләрен белеп үсәме?
– Балаларыбыз татарча да, русча да, инглизчә дә белсен дип тәрбиялибез. Артык тел белү комачауламый. Минем җырларны улларым таный, радиодан тавышымны ишетеп алсалар да, “Әти җырлый!” дип сөенешә. Балалар өчен борчылам, әлбәттә. Аларга бит дөрес тәрбия дә бирергә кирәк. Телне дә белсеннәр, җырларыбызны да, әдәп-әхлакны да!..
– “Сөембикә“ операсында Шаһгали партиясен җырлыйсың. Бу опера турында каршылыклы фикерләр булды, ә роль сиңа иҗади канәгатьләнү китердеме?
– Шаһгали, әлбәттә, тискәре персонаж… Моңа кадәр тискәре рольләр уйнарга туры килмәде, бу минем өчен зур тәҗрибә булды. Әлбәттә, hәр рольдән соң тәнкыйть тә, матур теләкләр дә була, барысын да дөрес кабул итәргә кирәк. Ләкин күпчелек актерлар, сәнгать кешеләре бу рольгә карата бик яхшы теләкләр, тәэсирләрен җиткерде. Актерлардан бу фикерләрне ишетү аеруча рәхәт булды, алар “без сокланып карадык, яхшы уйныйсың”, дип мактады. Үзем дә әлеге партияне җайлы җырладым. Гомумән, бу безнең опера театрындагы беренче ролем. Соңгысы булмасын иде.
– Әдәбиятыбыз белән танышмы син?
– Китаплар элек күбрәк укый идем. Язучылардан Вахит Имамовны яратам. Күптән түгел Равилә Мөбарәкшинаның “Ялантауга ай кунган” әсәрен яратып укыдым. Бер укый башласам, аерыла алмыйм, ләкин озаграк укылмаса, бөтенләй гадәттән чыга. Бу минем файдага түгел.
– Милләтнең иртәгәсе көне, сәнгате, язмышы хакында уйланасыңмы?
– Уйламаган кая ул! Татарлык ул минем бәгырьдә. Мин авылда түл җыйган, эшләп, җырлап үскән егет бит. Милләт турында, аның киләчәге турында уйламыйча булдыра алмыйм. Күпләргә өздереп әйтәм: “Татар да бетми, теле дә бетми, борчылмагыз!”
Әңгәмәдәш – Эльмира СИРАҖИ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев