Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ФИДАКАРЬ ҖАН

Бөтен гомерен Минзәлә театрына багышлаган Мөслимә Гарифулла кызы Гарифуллинага 90 яшь тулды. Ул тумышы белән Пермь өлкәсе Щучье Озеро районы Енапай авылыннан. Бу як кешеләре турында «кый татары» диләр. Чөнки алар "кый" дип сөйләшергә гадәтләнгән. "Сөйдем кый, Киләм дидең, килмәдең. Үзәгемне өздең кый", - дип җырларга ярата Мөслимә апа да....

Бөтен гомерен Минзәлә театрына багышлаган Мөслимә Гарифулла кызы Гарифуллинага 90 яшь тулды.


Ул тумышы белән Пермь өлкәсе Щучье Озеро районы Енапай авылыннан. Бу як кешеләре турында «кый татары» диләр. Чөнки алар "кый" дип сөйләшергә гадәтләнгән.

"Сөйдем кый,
Киләм дидең, килмәдең.
Үзәгемне өздең кый", -

дип җырларга ярата Мөслимә апа да.

"Минем инәй бай кызы булган", дип сөйли торган иде Мөслимә ханым. Әнисенең тәңкәләр таккан 12шәр бәбәй итәкле күлмәкләре, алтын белән чигелгән камзуллары, ефәк шәлләре, калфаклары сандыкта черегән. Заманалар куркыныч иде, зиннәтле киемнәрне рәхәтләнеп кия дә алмаганнар. Мөслимә апа акча өчен тәмәке үстергән, аны җыеп турый торган булган, капчыклап тапшырган. Күбрәк булсын дип каен яфраклары турап өстәгән. Ә кабул итүчеләр барыбер ялганны сизгән. Гомумән, Мөслимә апаның оста кулы күп эш белә, тик торырга вакыты бер дә булмаган. Әти-әнисе үлгәч, энеләре-сеңелләре Мөслимә җилкәсендә кала. Берсен дә какмый, барысын да үзе янына ала.

1947 елда М.Гарифуллина театр училищесына укырга керә. Әй ул авыр еллар! Казанга поезд белән барырга кирәк, ә акча юк, узып барган товар поездларына сикереп утыралар, аркада кипкән бәрәңге белән ипи кисәкләре салынган капчык. Йә вагон өстенә, йә ике вагон арасына эләгәләр. Поезд баскычына тотынып, катып үләр дәрәҗәгә җитеп җилдә җилфердәп барулар да аларның укырга теләвен юкка чыгармый. Тырышып укыйлар. Мөслимә апа сеңел-энеләре ач утырмасын дип күпме кан тапшыра! Бер чиләк кенә булмас, дип сөйли торган иде ул үзе. Ә бәйләгән челтәрләр! Һәр бизәгендә күз нуры калган, һәр элмәгендә кул җылысы сакланган, ул бәйләп саткан челтәрләрне тезсәң, җирне әйләндереп алырга җитәр иде.

"Бер мин генә түгел, барыбыз да тырыштык: эшләдек тә, укыдык та. Озак еллар Минзәлә театрында баш режиссер булып эшләгән Мулланур Мостафин бүрекләр тегеп сата иде, аның да килер җире юк, авыл малае. Колхозда таякка эшләгән анасы акча каян алсын?" - дип сөйләде Мөслимә апа.

Мең газаплар белән укып бетереп Мөслимә ханым Минзәләгә килә. Сеңелләрне дә үзеннән калдырмый. Ул елларда Минзәлә театрында гына вакытында акча түлиләр иде. Әле бүтән театрларга бурычка да биреп торалар. Эшләргә бинасы, торырга урыны булмаган бу театр үзенә күпме ятимнәрне, яңа укып бетергән яшьләрне сыендырып кеше итте! Сабир Өметбаевның кайгыртуы барысына да җитте.

Мөслимә ханым төп рольләрне күп уйный. Ул сәхнәгә чыгуга зал "аһ" итә. Озын нәфис буй-сын, төз-тулы аяклар, ымсындырып торган тулы-зур күкрәкләр. Серле яшькелт күзләре озын керфекләре арасыннан очкыннар уйната. Маңгайларында бөдрәләнеп торган җиз кыл кебек калын-озын чәч. Ай матур Мөслимә апаның чәчләре! Ул аларны таратып җибәрсә, иңнәрендә дулкыннар йөгерешкәндәй була иде. Ә сәхнә сөйләме! Һәр сүзе чатнап тора, җөмләләре җырлап чыга.

Андагы китап! Мин Мөс­лимә апада фатирда тордым. Шуңа яхшы беләм. Ике бүлмәле фатирында һәрнәрсә затлы иде. Мөслимә ханым бик укымышлы, тарих белән кызыксына.

Җитезлеге үзе бер могҗиза. Шәл бәйләгәндә кулына күз иярми. Гомер буе шәл бәйләде. Шәл бәйләп улыма машина сатып алып бирдем, дия иде. Гомумән, бердәнбер улы Рафаэль өчен җанын фида кылырга әзер иде. Ләкин ни гаҗәп, улының туена кайта алмады. Ул вакытта җәйге гастрольләр 70 шәр көн дә­вам итә. Мөслимә апаны телеграмма да эзләп таба алмый.

Театрның иң чибәр егете Кәшби Камалетдинов белән матур итеп бергә гомер кичерәләр. Кәшби абый рәссам була, спектакльләрдә дә уйный. Гастрольдә ашарларга пешерергә шартлар юк, ләкин Мөслимә ханым җаен таба. 3 литрлы алюмин бидонын утка утыртып, Кәшбигә көн саен итле шулпа әзерли. Өчпочмаклар белән сыйлый. Ул ирен кадерли. Ә бүтәннәр коржик кимерә икән. Кәшби риза түгел, әнә кеше баллы коржик ашый, ди. Фәез абый кызык кеше. "Әйдә алышабыз, синең өчен коржигым кызганыч түгел, мә ал, бир өчпочмакларыңны", - ди. Кәшби абый икенче хатынга ияләшеп, Казанга китеп бара. Ә Мөслимә апа аның әнисе белән Минзәләдә яшәп кала. "Кайвакыт тарткалашып китәбез, юньле булсаң, улым ташламас иде, көен тапмагансыңдыр әле, яки мин үлеп китәрмен, сагынып еларсың әле, ди әни", - дип сөйли торган иде Мөслимә апа.

"Мөс-мөс" дип йөртә идек без аны. Кушаматның үз тарихы бар. Артистлар җыелышып автобус белән Кырымга баралар. Юклык заманы. Акчалыраклар ак буяу ала. Автобустан төшкәндә әйберләр бушаталар. Хәдичә апа Сәлимова: "Минекеләр исән, синең бер кәнсир буявың түгелгән, Мөслимә", - ди. Шулчак Мөслимә апа буяу капкачларын карап чыга да: "Юк, Хәдичә апа, минекеләр исән, менә барына да "Мөс-мөс" дип язылган, - ди. Һәр буяу капкачына исемен язган икән. Тормышчан, алдан күрә белүчән, ни генә булса да, барысына да әзер ханым булды ул. Театрның алыштыргысыз кассиры. Ә хәтер, вәт хәтер анда! Көне, сәгате, минутына кадәр әйтеп сөйли. Юлларны шәп белә. Аяклы карта, дия идек. Аш -суга уңган, сүзгә оста, эшкә бирелгән, карап кына торырлык иде Мөслимә апа. Ә нинди туры сүзле! Күзең чәчрәп чыкса да, турысын әйтә. "Исемне дә телем аркасында соң алдым мин", - дия иде.

Мөслимә апаның күкрәкләре турында театрда анекдотлар йөри. Юклык заман. Фатирдан фатирга йөриләр. Мөслимә апа улының кедаларын юып куя. Ул вакытта балага 4-5 яшьләр чамасы. Яхшы кедалар, билгеле. Мөслимә апада начар әйбер була алмый. Администратор килә дә: "Әйдәгез, җыеныгыз, икенче авылга күчәбез", - ди. Тиз генә җыенып, атларга төялеп ерак авылга күченәләр. Барып җиткәндә кедаларның баскыч башында кибәргә куелган җирдә калуы исенә төшеп, "ах-ух" килә Мөс-мөс. Нишләмәк кирәк, кирегә юл юк. Клубка кереп костюмнар кия башласалар, кедалар Мөс-мөснең күкрәкләре арасыннан килеп чыга. Ашыгып алып тыккан да, үзе дә оныткан. Сәхнәдә дә башта аның күк­рәкләре күренер, аннары үзе килеп чыгар иде.

Мөслимә апа белән бәйле тагын бер хатирә. Чакмагыш районында минем туган көнне уздырабыз. Табын артында һәркем теләкләр тели. Мөслимә апа басты да: "Рәзилә сеңлем, коллектив белән җыелышып сиңа көмеш кашыклар алдык, куанычын күр", - дип миңа сузды. Фәез абый Мөслимәгә: "Нигә бишәү генә, алтыны алдык бит?" - ди. Мөс-мөс: "Ниш­ләп, бер-ике-өч-дүрт-биш, бәй, берсе кая?"- дип аптырап бүлмәсенә чыгып карый, юк. Күкрәгеңне кара, шундадыр, диләр. Караса, чыннан да, бер кашык шунда. Көлештек инде.

Лаеклы ялга чыккач байтак еллар администратор булып та эшләп йөрде әле ул. Аннары оныклары, балалары янына Казанга күченде. Татарстанның атказанган артисты Мөслимә Гарифуллина бүгенге көндә улы гаиләсендә хөрмәтле картлыгын уздыра.

Рәзилә МУЛЛИНА, Татарстанның халык артисты.

.Мөслимә Гарифуллина.

.Р.Хәмит. «Язмышлар хәл ителгәндә». Ана - М.Гарифуллина, Ирада - Р.Муллина.

.Ю.Әминов. «Язылмаган законнар». Әминә - М.Гарифуллина, Самат - Ә. Фәсхетдинов.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев