Мәдәни җомга

Еракка китеп кара...

Соңгы вакытларда традиция юлыннан бераз читкә тайпылган театрның чираттагы мөгез чыгаруымы

Элек авылда тавык суеп, ашын тәмләп ашагач, ядәч уенын уйныйлар, бала-чага гына түгел, әти-­әниләр, әби-бабайлар шуннан кызык табып, бөтен тапкырлыгын эшкә җигә иде. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының «Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе» дип исемләнгән чираттагы премьерасы әнә шулай балачак хатирәләрен кузгатып җибәрде.


Дөресен генә әйткәндә, спектакльгә барганда, күңелне шик-шөбһәләр тынгысызлады. Татар тамашачысына бөтенләй билгеле булмаган, Венгриядән килгән режиссер Сәрдәр Таһировский нәрсәсе белән сиксән сигез ел тарихлы Тинчурин исемендәге дәүләт театрында спектакль кую дәрәҗәсенә лаек әле? Үзебездәге кешене санга сукмыйбыз, читкә китә калса, күтәрә башлыйбыз. Таһировскийны түрдән уздыруыбыз да шуннан киләме икән, дип чәпчеде беркемгә һәм бернәрсәгә ышанмаска күнектерелгән эчтәге әллә кем. Соңгы вакытларда традиция юлыннан бераз читкә тайпылган театрның чираттагы мөгез чыгаруымы, дигән уй борчыды. Җитмәсә, режиссер үзе белән рәссам Анна Мария Купажны һәм композитор Бакк-Давид Ласлоны ияртеп килгән. Була икән хәлләр, дигән сыман, кашлар җыерылып килде. Ярый әле хореограф Марсель Нуриев белән ут рәссамы Илдар Шакиров үзебезнеке. Ничек инде бер пьесаны бишәү-алтау язу мөмкин?! Коллектив хезмәт өй салганда, җир сукалаганда, бәрәңге алганда, печән җыйганда гына яхшы. Әсәр язу ир белән хатынның назлануы кебек бик интим нәрсә ләбаса, дип кырлы-мырлы сөйләште эчтәге тынгысыз бер зат. Җитмәсә, авторлар арасында Йолдыз Миңнуллина белән Миләүшә Гафурова исемнәре генә өмет уята. Нинди генә зур акыл ияләре булмасын, журналист Айрат Бикбулатов һәм Тинчурин театрының яңа гына эшли башлаган әдәби бүлеге мөдире культуролог Энҗе Дусаева - икесе дә рус телле.

Беренче бүлеге озынгарак китеп, туйдыра башлагач, шик-шөбһәләр аклангандай тоелды. Бер мәлгә хәтта ике рәт кенә алдарак утырган режиссер Таһировскийны күзәтү сәхнәдәге вакыйгаларга караганда кызыг­рак була башлады. Ул мәһабәт буй, чем-кара чәч, чибәрлек. Чит ил кешесенә генә хас күңел хөрлеге сизелеп тора. Тинчурин театрының миниатюр эшләнгән кәнәфиләре һәм тыгыз рәтләре Таһировскийга тар сыман тоела, спектакльгә барырга карышкан эчтәге әллә кем режиссерның җайсыз бөкләнгән баһадир аяк­ларын кызганып куя. Премьера булса да, борчылган сыман түгел, үзен бик тыныч тота, кара сакал баскан ияген сизелер-сизелмәс кенә җәеп, матур итеп елмая да әле...

Ул арада сәхнәдә вакыйгалар куерганнан-куера бара. Саран, кырыс декорацияләрдән сүз 1980 еллар ахыры – 1990 еллар башы турында барганын чамалап аласың. Артист Фәрхәт Мөхәммәтҗанов башкаруындагы баш герой алты яшьлек малай - режиссер Сәрдәр үзе. Геройлар өстендәге олимпийкалар, Брюс Лига охшарга хыялланган малайлар, чия төсендәге «девятка», «восьмерка» турында репликалар шулай ук әлеге чорны танырга мөмкинлек бирә. Ата-ананың балага сабак бирүе аша да төрле «ярамый»лар белән чикләнгән совет чоры шәйләнә. Спектакльдәге тормыш арбасын ялгыз тарткан героинялар язмышы, эчкечелек аркылы да тотрыксыз ул елларны чамалап була. Азатлыкка чакырган митинглар аркылы таркалырга торган ил гәүдәләндерелә. Спектакль начар ат алган Һади Такташ урамында яшәүчеләр турында икәнен белгәч, Тинчурин театрына шул бандитлар гына җитмәгән иде, дип һаман баш күтәрмәкче була эчтәге кире җан. Ләкин вакыт уза тора, сәхнәдәге геройлар якын була бара, хәтта монда гына утырган мәхәббәтле Таһировский да онытыла.

Дәү әни (Гүзәл Гарәпшина) беренче караганда артык усал кебек. Ире (Илгизәр Хәсәнов) сугышта бер кулын һәм телен югалтып кайткан. Күзле бүкән кебек утыруын белә. Дәү әнинең авызны авызга куеп гәпләшергә, парын чыгарып әрләшергә дә бер кешесе юк. Улы Камил (Салават Хәбибуллин) – койган да куйган бандит, хәтта пистолеты бар. Беренче хатыны кая китеп олаккандыр, билгесез, аның урынына килгән Зөлиянең (Гөлназ Нәүмәтова) артык кыска итәге, кыек юлларда йөрмәгән микән бу кызый, дигән шик уята. Борчылмас идең, Камилнең беренче хатыныннан улы Илнур калган (Зөлфәт Закиров). Аны ничек үстерерләр, ничек кеше итәрләр? Камил хәсрәте генә җитмәгән иде, дәү әнинең кияве Венгриягә эш эзләп киткән. Кайтып гаиләсен дә алып китмәкче. Бердәнбер кызын (Альбина Гашигуллина) бер белмәгән Маҗарстанга озатсынмы? Анда наркоманнар котыра, кеше урлау очраклары күп, диләр ич. Ул сиңа Һади Такташ урамы гына түгел. Монда ичмаса үз бандитларың. Урамга чыгып бер йодрык болгасаң, хәзер табан ялтыраталар, чөнки тормыш нужасыннан усалланган дәү әнине монда һәрбер эт белә. Әллә зәһәр тавышыннан куркалар, әллә Бауман урамындагы атаклы «Әкият» кафесында эшләгәне өчен хөрмәт итәләр. Һади Такташ шпанасы өчен «Әкият» кафесы хезмәткәре богема дияргә була. Дәү әни юкка усалланган, дисезме? Улы Камил кулында пистолет әйләндереп уйнаган арада, җебек кызы Венгриягә җыенган вакытта ике оныгы Илнур белән Сәрдәр дә, шпанага ияреп, тайгак юлга кереп бара. Күршедәге Ирина да (Гүзәл Гайнуллина) вакыт-вакыт дәү әнинең ачуын кабарта. Үзе булган татар хатынына кереп тамагын туйдыра, үзе исә ирсез интегеп үстергән сигез яшьлек кызын (Диләрә Фәттахова), «не якшайся с магометанами», дип аларга каршы өйрәтә. Рамон (Зөлфия Вәлиева) һәм Марыч (Алмаз Муллаянов) спектакльгә бандит экзотикасын өсти.

Геройлар белән танышып беткәч исә, спектакль һәм аңа ияреп хисләр, тау өстеннән кар өеме кебек, бик җитез тәгәри башлый. Музыка көчәйгәннән-көчәя, киеренкелек арта һәм, баш геройларның Венгриягә кузгалу сәгате суккач, таудан тәгәрәп төшеп барганда агач тамырына бәрелеп чәчелгән кар өеме кебек, күңел шартлый һәм аннан, Андерсенның «Кар патшабикәсе» әкиятендәге малайның бозга әйләнгән йөрәгеннән кебек, әйтерсең боз кыйпылчыгы очып чыга. Венгриягә озату вакытында геройлар кинәт үзгәрә. Дәү әнинең кырыслыгы артында балалары, оныкларына карата чиксез мәхәббәт яшеренгәнен күреп тәэсирләнәсең. Кызы да әле болай, әле тегеләй бертуктамый колак итен ашаган анасына үпкәләми инде. Берсе – туган иле, газиз анасы, икенчесе – бердәнбер кызы белән хушлаша ич. Озаккамы, бөтенләйгәме – билгесез. Үпкәләрне хәтерләр чакмыни? Ни генә булмасын, туган илдән, газиз анадан, баладан кадерлерәк дөньяда ни бар? Бандит Камил дә туганлыкны исенә төшерә. Өч көн югалып торганнан соң, сеңлесен озатыр­га дип Камил кайтып кергәч, хәтта күрше Ирина да «Аллага шөкер», дип җиңел сулап куя.

Рус хатынының да дошман түгеллеген, бары тик бер бәхетсез хатын икәнен аңлыйсың. Наз күрмәгән ялгыз Иринаның, «Син бәхетле, сине Венгриядә бусурманың көтә», - дип моңсулануы күңелне айкый.

Кинәт йомшарган геройларда заман авырлыгы белән катыланган үзеңне, якын кешеләреңне танып аласың. Бу спектакль – Такташ урамы бандитлары турында түгел, заман һәм кеше, илнең үткәне, адәм балаларының үзара мөнәсәбәтләре турында уйларга этәрә, дип нәтиҗә ясыйсың. Һәм барыннан да бигрәк спектакль хәтер, үз нәселеңне белү турында. Борынгыча эшләнгән сандыкны тикмәгә генә сәхнәгә алып чыкмаганнардыр. Сәрдәр анда соры чынбарлыктан качып хыялланырга ярата, бер үк вакытта сандык нәсел, шәҗәрә, тарих символы булып аңлашыла.

Режиссер Сәрдәр Таһировский үзенең гаилә тарихын әнә шулай кадерләп саклаган. Чит җирләрдә хәтер дигәннәре озаграк яши, кадерлерәк тоела, күрәсең.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: