Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Эмиль ТАЛИПОВ: “Мин – бәхетле, чөнки ярата беләм!”

Узган елда Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән татар хатын-кызлары форумында Ш.Мәрҗани исемен йөрткән данлыклы 2 нче татар гимназиясе җитәкчесе Камәрия ханым Хәмидуллина белән сөйләшкәндә, сүз, ничектер, Эмиль Талиповка ялганып китте. Камәрия ханым: "Үзен, әти-әнисен, апаларын беләм. Укытучылар гаиләсе, зыялы, тәртипле кешеләр", - дигән иде. Әллә нинди, бер дә әйтелми торган сүз...

Узган елда Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән татар хатын-кызлары форумында Ш.Мәрҗани исемен йөрткән данлыклы 2 нче татар гимназиясе җитәкчесе Камәрия ханым Хәмидуллина белән сөйләшкәндә, сүз, ничектер, Эмиль Талиповка ялганып китте. Камәрия ханым: "Үзен, әти-әнисен, апаларын беләм. Укытучылар гаиләсе, зыялы, тәртипле кешеләр", - дигән иде. Әллә нинди, бер дә әйтелми торган сүз дә түгел кебек, тик шулар эчтән җыелып килгән фикер ташкынына бер этәргеч көчкә ия булды, ахры, ташып агар мичкәгә бер яңгыр тамчысы җиткән төсле, миңа да шул җитә калды. Бер җөмлә күңелдә бу артистка карата мөнәсәбәтем, фикерем формалашуын үземә ачып бирде. Шунда ук беренче бирәсе соравым да туды.

- Ни өчен артист?

Башта ял, төрле мәшәкатьле җәй айлары үтүен, сезон башлануын көттем. Көз көне театрда ниһаять Эмильне очратып: "Сезнең хакта язасым килә", - дидем. Егет бераз аптырап калдымы, һәрхәлдә, җавап шалт кына бирелмәде. Гаҗәпсенү, уңайсызлану тулы бер пауза булып алды. Аннан соң Эмиль үзенә генә хас бер итагатьлелек белән: "Ярый, Әлфия апа", - диде. Уңайлы вакыт табып шылтырат, дип, телефон номерымны бирдем, көтәм-көтәм, бер хәбәр дә юк. Онытты бу, дип өметемне өзгәндә, кабат театрда очрашып, тагын килештек, тагын никтер туры килмәде...

Бер ара Эмиль театрда күренми торды. Баксаң, аягын сындырып яткан икән. "Тик торган җирдә", - дип елмая тагын үзе. Кирәк бит, әниләренә кунакка килгәч, ишек тупсасына абынып, шундый бәлагә дучар булган. "Әни аягын сындыргач, күршеләрдән култык таяклары алган идек, инде төзәлде, кире кертеп бирергә кирәк, дип торганда, ишек төбенә сөялгән шул таякларның тагын кирәге чыкты", - дип сөйләде Эмиль. Үзенә күрә бер сынау билгесе, интектермим, дигәндәй, бу юлы Эмиль шундук сөйләшүгә күнде, конкрет вакытын билгеләдек.

Минем бер ел элек диярлек әзерләгән соравым җиңел тоелды кебек. Эмиль сүзне тәфсилләп ерактан, нәселдән, гаиләдән башлап җибәрде. Әнисе ягыннан да, әтисе ягыннан да, әтисе үзе дә - гармунчылар, сәнгатькә, әдәбиятка гашыйк укытучылар гаиләсе. Ике апасы да мөгаллим булырга укыган, тик язмыш бераз икенче төрлерәк һөнәр сайларга этәргән. Төпчек малай да укытучылыкка китәргә тиеш кебек булса да, кечкенә Эмиль йә хоккейчы, йә янгын сүндерүче булам, дип хыялланып йөргән. Шулай да, бик яратып Ф.Шаляпин исемендәге малайлар хор гимназиясенә йөри, музыка дәрьясында йөзә. Алгебра дәресләрендә исә, күңелсезләнеп, бөек математиклар портретларына карап вакыт уздыра: "Шундый эчпошыргыч фән белән болар ничек шөгыльләнгән икән?" - дип шакката. Артист кеше үзгәрәк бер бәндә инде ул. Алгебраның матурлыгын күрмәвен дә гаеп итеп булмый!

Язмыш артистны үз юлына кайвакыт этеп диярлек алып бара. "Мин ялгыш кына артист булып киттем", - дип әйтүчеләрнең сүзендә уен ята. Ялгышып артист булмый калдым, дигәннәргә мин күбрәк ышанам. Алар, гадәттә, үзешчән театрга йөреп булса да "сәхнә чирен" баса. Артист булып тумаган кеше театрга эләкми. Монысын үземнән чыгып әйтәм. Ялгыш кына театрга килеп эләккәннәрне сәхнә үзе сытып чыгара. Инде артист булып киттеңме, димәк, шулай язган, шулай тиеш булган. Артистлык һөнәре, моны Эмиль дә кабатлады, чир төсле, ул йотып ала, бар нәрсәне үз җаена сала. Сәхнәдә авырганың да онытыла, тормыш мәшәкатьләре дә читкә китә, борчулар югала. Моны Эмиль ниндидер бер могҗизаны аңлаткан кебек сөйли, өлкәнрәк артистлар исә тормышларының аерылгысыз атрибуты, дип тыныч кына кабул итә.

Штамп булса да, "Артист булмасаң, кайсы юлдан китәр идең?" дигән сорауны бирмичә булдыра алмадым. Чөнки сәхнә һөнәре турында сөйләгәндә Эмильнең битләре алсуланып китте, күзләре очкынланып яна башлады, ирексездән, башка эш белән шулай ук кызыксындырып булыр идеме икән, дигән уй йөгерде. "Башка төрле эштә миңа күңелсез булыр, эчем пошар иде", - диде Эмиль. Бераз уйлап торганнан соң: "Бәлки, сәяхәтче, геолог һөнәрен сайлар идем - мәктәптә укыганда география дәресләрен ярата идем", - дип өстәде. Ягъни, күңеле һәрдаим хәрәкәт, яңалык сорый, димәк, үзгәрүдән, эксперименттан, ялгышудан курыкмый ул.

Чыннан да, Эмиль спектакльдән спектакльгә үзгәреп тора. Бер үк әсәр, шул ук партнерлар, ә ул - башка. Кечкенә генә нюанс, бер штрих, әкренләп Эмильнең герое икенчерәк төсмер ала. Моны Туфан Миңнуллин әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган "Мулла"дан чамалап алдым. Баштарак югалып, куркып калган яшүсмерне хәтерләткән Әсфәндияр-Талипов эчендә кайнаган хисләр ташкынын, рухи дөньясы катлаулыгын сиздерде. Бу турыда артистның куллары сөйли башлады. Беренче көнне игътибарны җәлеп итмәгән куллар берничә спектакльдән соң әзсүзле Әсфәндиярның биографиясен, эчке халәтен ачып бирә башлады. Алар йә йодрыкка йомарлана, йә, геройның төрмә тәҗрибәсенә ишарәләп, артта йозакка бикләнә. Эмиль үзе "уйный-уйный рольнең асылына төшенә барам, һаман да дини китаплар укыйм, имамнар белән сөйләшәм, киңәшләшәм", ди. Үзенең дә намазлы булуы йогынты ясамый калмыйдыр. Шушы уңайдан шактый кызыклы фикерләр дә әйтеп салды Эмиль. Туфан абый кебек кешеләр аша Ходай Тәгалә белем иңдерә, әйтергә әле иртәрәк, яки гомумән әйтелергә тиеш булмаганны белдермәсеннәр өчен, аларны бик тиз генә үз хозурына алып та китә, диде. Кызыклы фикер бит!

"Мулла"га килгәндә, "Фәрит абый (Бикчәнтәев) барысын да дөрес эшлисең, беркемне тыңлама", дип Эмильгә әйткән булса да, артист бу очракта үз мөстәкыйльлеген исбатлый, эшен дәвам итә, спектакль саен яңа нюанслар өсти бара.

Шушы урында артист-режиссер мөнәсәбәтенә тукталып алыйм әле. Артистларның авырткан урыны бу. Артистның бер хокукы юк, хәтта "Артист -режиссер колы" дигән фикерләр ишеткәнем бар. Моны танылган, уйлаучы, фикерләүче дигән даны таралган артистлар да әйтә. Эмильдән бу мәсьәләгә карашы белән кызыксынам. Килешеп бетмим, ди. Чөнки "Артист манекен түгел", ди. Ник эшләнгәне хакында уйламыйча, режиссер кушканны гына үтәүче артист спектакль куючыга да кызыксызга әйләнә, ди. Бу атаклы артистларның үзенә күрә масаюлары, кыланулары дип кабул итә. Артист һәр ролендә үзенең ниндидер фикерен тамашачыга җиткерергә тырыша һәм хәленнән килгәнчә аны сәхнәдән әйтә дә. Эмиль фикеренчә, иҗатта мөстәкыйльлек кирәк. Шул ук вакытта артыгы белән бирелгән ирек тә файда китерми, кайчак комачаулый да.

Мөстәкыйль... Мондый артистның кумирлары булырга мөмкинме? Юктыр. Ул үз асылын, үз юлын табарга омтыла. Шулай да сорыйм. Уеннарына соклана торган артистларым бар, ди Эмиль. Камал театры щепкинчылары, шулар арасында Равил Шәрәфиев һәм Әзһәр Шакиров якын, рус сәхнәсе йолдызларыннан - Олег Даль, Владимир Высоцкий, Андрей Миронов, Евгений Лебедев. Төрле театр мәктәпләренә караган, ләкин һәрвакыт аерылып торучы артистлар. Кызык... Шунысы да бар, аталган артистларның һәркайсы - киң диапазонлы. Көлдерә дә, елата да ала. Бәлки, шуңа күрә якындыр да алар Эмильгә. Аның үзенең диапазоны да шактый киң. "Мулла"дан башлап, "Мәхәббәт FM» кадәр. Шул ук вакытта үтә җитди материалда елмаюга да урын кала, артист капустнигы итеп оештырылган тамашада көн кадагына суга торган фикерләр әйтелә.

Сөйкемле, талантлы, тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән Эмиль Талипов бәхетлеме икән? Бәхет бит ул бик кызык әйбер. Башкалар күзлегеннән - бәхетле булу өчен бөтен нәрсәсе бар. Рольләре, бүләкләре, тамашачы һәм түрәләр игътибары. Үзе ничек хис итә икән? Шул турыда сөйләшәбез. Эмиль "Канәгать булган кеше бәхетле була", ди. Бәлки, бәлки... Тик канәгать булу туктап калуны күздә тота түгелме? Шул ук вакытта, кайвакыт тормыш мәшәкатьләрен читкә этәреп, эчтән генә булганын барлап, шөкер итеп алу кирәктер. Хәтта үзеңне бәхетле итеп тою өчен беренче адым шулдыр. Сүз шушы тирәдә барганда Эмиль: "Мин бәхетле, чөнки ярата беләм", - дип куя. Нинди ярату дип төпченмичә, шушында нокта куясы килде. Яки өч нокта...

Әлфия МИҢНУЛЛИНА.

Артем РЕКАРТОВ һәм Риф ЯКУПОВ фотолары.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев