Мәдәни җомга

Еллар – гомер баскычы...

Театр сукмагын сайламаса, табиб буласы кеше иде ул. Яралы җаннарга яшәү көче, саулык, гомер өстәү иде теләге.

– Берничә ел элек, «Яратылмый калган ярлар» спектаклендә коточкыч явыз Волкопятов ролен сезгә биргәннәрен белгәч, шаккаткан идем. Яшермим, ышандыра алмассыз дип­ ­курыктым.

– Сез нәрсә, әллә миндә гел яхшылык кына яши дип беләсезме?! Һәркемнең эчендә җен утыра…

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Инсаф Фәхретдинов белән әңгәмәбез аның рәхәтләнеп көлеп җибәрүеннән башланды.

Хикмәт шунда: кайбер артистның җылылыгы, сәхнә сөйкемлелеге аны явыз рухлы персонаж ролендә кабул итәргә комачаулый дип уйлый идем. Тик Инсаф абыйның Волкопятовы бер мизгелдә капма-каршы яссылыкта икейөзлелекнең, мәрхәмәтсезлекнең югары ноктасын чагылдырып, тамашачыны гаҗәеп талант алдында баш ияргә мәҗбүр иткәч, әлеге фикерем үзгәрде. Зур хәреф белән язылган Артист өчен бернинди кысалар да, чикләүләр дә юк…

Иртуган-Инсафка кушылып, залда утырган тамашачы моңлана. Туган авылыннан кубарылып, бәхет эзләп таш калага килеп сыенган җаннар гүя сәхнә белән, артист белән бербөтенгә әверелгән. «Өйләр селкенеп кала иде без урамнан җырлап үткәндә. Ә хәзер... Таралыштык, таралыштык. Ә шулай да авылның бабайлар салган нигезе бар, әллә ничә мең кеше ята торган зираты бар». Иртуган-Инсафның йөрәгеннән чыккан бу сүзләр тамашачы йөрәгенә барып җитеп, аларны да уйландыра, сызландыра... Образның «эченә кереп бетү» дигәннәре шушы буладыр, күрәсең. Туган нигез, авыл, балалар дип җан атучы, төпле акыллы, сабыр, кырыс та, йомшак күңелле дә була белгән Иртуган («Без бит авыл малае», Т.Миңнуллин) сәхнәдә туган роль генә түгелдер, ул – Инсаф абыйның үзедер. Чөнки якыннан белгәннәр нәкъ шушы сүзләр белән тасвирлый аны. «Җылы артист» дип тә өстәп куялар. Театр белгечләре күзлегеннән караганда, артистны җылыга, салкынга бүлү ни дәрәҗәдә дөрестер, әмма Инсаф Фәхретдинов турында тамашачының фикере шундый. Минзәлә һәм Чаллы театрларында эшләү дәверендә ничәмә-ничә дистә роль уйналгандыр, алар арасында уңайлары да, тискәреләре дә җитәрлек. Нинди генә булмасыннар, Инсаф абыйның геройларына нәкъ менә җылылык һәм халыкчанлык хас: Җәлил («Соңгы төн», И.Юзеев), Иркенбай («Гарасат», Г.Сабитов), Рәүф («Ике килен килендәш», Х.Вахит), Шәкүр («Гармун белән скрипкә», Т.Миңнуллин), Ярми («Язлар моңы», Ә.Гаффар)... Төрледән-төрле образлар. Аларга җан өрү өчен күпме эзләнү, күпме ихтыяр көче кирәген артист үзе генә белә. Инсаф Фәхретдинов шәхсән минем үземә, иң беренче чиратта, Мулланур Вахитов («Сызылып таңнар атканда», Ә.Гаффар) роле аша таныш. Минзәлә татар дәүләт драма театры куйган бу спектакльне заманында телевизордан берничә тапкыр күрсәткәннәр иде. Шул чагында Инсаф абыйның актерлык осталыгына, тавышына, үзенә мөкиббән киткәнем хәтеремдә әле. Соңрак Чаллы театры сәхнәсендә «тереләй» бик күп спектакльләрдә күрергә туры килде үзен. Аның Ярмиенә кушылып, язлар моңына әверелгән; Котлыбаена («Аты барның дәрте бар», Н.Гаетбаев) ияреп, күздән яшь чыкканчы көлгән; Ягъкубына («Йосыф», Кол Гали) таң калып, үткәннәр дәрьясында йөзгән; Демьян Потапыч («Бурлак», М.Гыйләҗев), Шәйхеразый («Өч аршын җир», А.Гыйләҗев), Волкопятов («Яратылмый калган ярлар», Б.Сәлахов), Иван Лотяну («Хуш, Агыйдел!». Я.Шәфыйков) кебек каршылыклы персонажларына нәфрәтләнгән чаклар булды. Җырлы рольләре белән күпләрнең үзәген өзде Инсаф абый.

Театр сукмагын сайламаса, табиб буласы кеше иде ул. Яралы җаннарга яшәү көче, саулык, гомер өстәү иде теләге. Хәер, үкенечле түгелдер: сәхнәдән торып та нәкъ шул вазифаны башкара бит ул. Театр – инде тормышның аерылгысыз бер өлеше, монда аның табышлары да, югалтулары да...

Төшләр ни өчендер иң татлы мәлендә өзелә... Керфек тибрәтеп алган арада үтеп киткән балачак та татлы төшкә генә тиң. Юкә бөресе ашый-ашый, урман буйлап күрше авылга укырга йөрүләр сагындыра. Авылның сандугачлы таңнары, кукы-кузгалаклары искә төшә... Тукай районының Кызыл Байрак авылы – Инсаф абый өчен җанга якын, газиз урын. Дөньяга килүе Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә булса да, гомеренең иң матур еллары биредә үткән. Ул шахтер Ильяс агай гаиләсендә 1951 елда беренче малай булып дөньяга килә. Кызыл Байракта башлангыч, Яңа Бүләктә сигезьеллык, Теләнче Тамакта урта мәктәп тәмамлау; дүртенче сыйныфта укыганда ук әтисе белән урман кисәргә йөрү; көтү көтеп, комбайнда эшләп беләккә көч туплау – болар барысы да гомернең мизгелгә тиң якты хатирәсе... Малай чактагы беренче хезмәт хакы – ялтырап торган өр-яңа өч тиенлекләр – бүгенгедәй күз алдында. Ә көтү көткән акчага алынган сәгать? Сигезенче сыйныфны тәмамлагач алынган мотоцикл? Ул чакта авылда бер-ике кешедә генә булгандыр... Шул «матай» белән Теләнче Тамакка укырга йөрүләр. Шул «матай» белән мәктәпкә барганда да, кайтканда да Яңа Бүләккә сугылулар. Анда яшәгән сыйныфташ кыз... Юк, сыйныфташ кына түгел, ул – иң саф, иң тәүге мәхәббәт тә бит әле. Сагынып, юксынып искә алырга калган кабатланмас хисләр...

Моң, сәхнә дөньясына тартылу Инсаф абыйга әтисе Ильяс һәм әнисе Дәригадан кан аша күчкәндер. Табиб булам дип йөргән җиреннән, укытучылар сүзенә карап кына, бөтенләй башка юлны сайламас иде ул. Күңел чакыруына буйсынгандыр: мәктәпне тәмамлауга, Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтына китеп бара. Имтиханны июль аенда ук, Казанга килеп алалар. Авылдан бер үк ният белән дүрт сыйныфташ чыгып китсә дә, данлыклы институт студенты булу бәхете Инсаф абыйга гына елмая. Студент еллар да «эх!» дип сагынып телгә алырдай истәлекләргә төренеп үткән. Очын очка ялгап, көч-хәл белән көн күргән авылдан мул тормышлы Ленинградка килеп яши башлау үзе генә ни тора! Авылның төшенә дә кермәгән сый-нигъмәттән шәһәр кибете киштәләре сыгылып төшкән. Полировкалы җиһазларның модага кереп килгән чагы – күпләр үз фатирыннан иске мебельләрне туп-туры урамга чыгарып ташлый. Җаның теләгәнен ­сайлап ал...

«Мин үзем студент чакта да эшсез тормадым. Беренче курс­та ук дворник булып урнашкан идем. Ул чагында стипендия 28 сум, хезмәт хакым – 62 сум. Байларча яшим, дияргә мөмкин. Дворник булып эшләгәч, фатир да бар. Җиһазлары да, урамнан алып кергән булса да, менә дигән. Аларны модасы чыкты дип кенә ташлаганнар бит. Авылдан әти килгәч, мондагы тормышка шаккатып китте. Студент чак гөрләп үтте безнең, укытучылардан да бик уңдык. Алар арасында Макарьев, Меркурьев, Кох, Дачко кебек бик көчлеләре бар иде. Параллель группада Боярский, Драпенко, Рыжухин – киләчәктә зур артистлар буласы шәхесләр укыды. Үземнең курсташларны да әйтеп китим: И.Әхмәтҗанов, Л.Шакирҗанова, Ш.Бариев (мәрхүм), Р.Абдуллаев, Р.Фатыйхов кебек, театр дөньясында билгеле затлар җитәрлек».

Инсаф Фәхретдинов, институтны тәмамлауга, үзе теләп Минзәлә театрына эшкә кайта. «Ничек тә туган якларга якынрак булырга теләдем, югыйсә Тинчурин театрында да калу мөмкинлеге бар иде», – дип аңлата ул бу адымын. Биредәге хезмәт юлы тынгысыз хезмәт дәрте белән гөрләп узган: ул чорның «корифейлары» М.Зәйнуллин, Х.Сәлимова, Ә.Фәсхетдинов, М.Кичубаевлар белән бер сәхнәдә уйнау, спектакльләрдә гел төп рольләргә билгеләнү, төрле драматурглар, режиссерлар белән аралашып эшләү яшь артистка ныклы адымнар белән алга атларга таяныч була. Минзәлә театрындагы тәүге роле – Мәсәдек («Соңгы хөкем») тамашачылар тарафыннан искиткеч җылы кабул ителә. Әле хәзер дә «шул ролеңне оныта алмыйм» диючеләр очрый. Буслай («Упкын читендә», Дударев) образына исә тәнкыйтьчеләрнең игътибары зур була. Шушы спектакль белән Казанга баргач, «Бу егетегезгә нигә исем бирмисез?» – дип гаҗәпләнә алар. 1984 елда «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем яулана.

Минзәлә театрында эшләгән елларда нинди генә гыйбрәтле хәлләргә тап булырга туры килми!

«1973 ел иде. Минем кайткан гына ел. Казанга декадага барыр­га җыенабыз. Анатолий Богатырев дигән артистның хатынын — ул да артистка, авыр хәлдә Казан больницасына алып киттеләр. Без дә башкалага киттек, спектакльләр күрсәтәбез. Шулвакыт Богатыревка Әлфиянең вафат булганын әйттеләр. Гәүдәсен моргтан алып, театр автобусына урнаштырдылар. Безнең кайтканда да төрле районнарга кереп, спектакль куясы бар, уйный-уйный кайтабыз, Мамадышта туктыйбыз, Алабугада... Богатырев сәхнәдә комедия уйнап чыга да үле гәүдәне кочаклап елый... Шулай итеп Минзәләгө өч көн кайттык! Хәзер генә боларны тыныч итеп сөйләп була... Андый хәлләр күп булды инде. Мөслим районының кайсыдыр авылында спектакль куйганда, үзем чак исән калдым. Спектакль башланыр алдыннан сәхнәне әзерләп йөрисең бит инде. Аяклар юеш, чыланып беткән иде. Пәрдәне тикшерим дип бау­га тотынуым булды, ябыштым да калдым. Аңа электр чыбыгы төшкән булган икән. Бер аяк белән тезләнеп торгач, мөгаен, авырлыгым беләндер – килеп төшкәнмен. Аңсыз ятам. Бермәлне тирә-як әйләнә башлады, идән өскә менде. Дөнья ап-ак. Әкрен генә торып бас­тым. Үзем хәтерләмим, соңыннан әйттеләр: грим бүлмәсенә кереп, нидер сөйләнеп йөргәнмен. Шулчак кул аркасыннан шаулап кан китте. Уйныйсы бар – санаулы минутлар эчендә рәткә кереп, сәхнәгә чыгып киттем».

1990 елда, татар театры оешкан мәлдә, Инсаф абый Чаллыга юл тота – режиссер Ф.Ибраһимов үзе белән артистларны да «ияртеп китә». Ул чор үзенең күтәренке рухы, романтизмы, ташып торган иҗат дәрте белән хәтердә. «Ут төртүче» (В.Шашин), «Су буенда учак яна» (Ф.Галиев) кебек беренче спектакльләр дөнья күрә. Инсаф абый монда да һәрчак төп рольләре, үзенең «җылылыгы», табигыйлеге белән тиз арада үз тамашачысын таба. 1997 елда аңа «Татарстанның халык артисты», 2013 елда – Россиянең атказанган артисты дигән мәртәбәле исемнәр, Дамир Сираҗиев исемендәге премия бирелә. Бер казанга ике тәкә башы сыймый, дигән мәкаль артистлар гаиләсе турында сөйләгәндә һич тә дөрес түгел бугай. Киресенчә, иҗат кешеләре өчен шулай күпкә отышлырак. Инсаф абый үзенең икенче яртысын шушы Чаллы театрында очрата. Аның хатыны, Татарстанның атказанган артисты Раушания Таһирова тамашачыларга Рәсимә («Су буенда учак яна»), Мөнирә («Гашыйклар тавы», И.Юзеев), Октябрина («Аты барның дәрте бар»), Ана («Ана каргышы», Р.Батулла), Тәнзилә («Ул бит кичә иде», А.Әхмәтгалиева) рольләре белән яхшы таныш.

– Бер вакыйганы искә төшерим әле. Гастрольләр оештырып йөргән чагыбыз, каенатам үлем түшәгендә ята. Аның белән саубуллашып, бәхиллеген алып, Нурлатка киттем. Калганнар икенче көнне киләсе иде. Артистларны каршы алам – Инсаф юк. «Авылга кайтып килергә булды, кичкә спектакльгә килеп җитә», диләр. Чыннан да кич белән килде. «Әтинең күзләрен йомдырып килдем», – ди. Йөрәге сизенгән булгандыр инде, Нурлатка чыгып китәргә торганда, кисәк кенә авылга кайтырга уйлаган. Әтисенең вафатыннан соң ун минутлап утырган да гастрольгә чыгып киткән... Сәхнәдә ул көнне комедия – «Корт» (Ф.Галиев) бара, икәүләп әй көләбез, шаярабыз, аннан пәрдә артына чыгабыз да кочаклашып елыйбыз...

* * *

Бүген Чаллы театры яңа бинада, яңа сәнгать җитәкчесе һәм яңа сулыш белән яшәп ята. Буыннар да, эш алымнары да алышына тора. Инсаф абыйның бу сезондагы эшчәнлеге Аяз Гыйләҗев хатларына нигезләнгән «Сөекле дустым!» спектаклендәге Ир роле белән үзенчәлекле. Үзе үк әйткәнчә, катлаулы, шактый авыр йөк салынган персонаж ул.

«Андагы тирәнлек!.. Минем үземдә романтизм, бераз йомшаклык бар, ә бу рольне махсус кырысрак итеп эшләдем. Аны да йомшартырга, тамашачыны елатырлык итеп эшләргә була иде. Кирәкми!... Шул кырыслык аша тамашачының күңелен нечкәртү – менә анысы икенче мәсьәлә. Аяз абый белән таныш идем мин, гафу итегез, ул үзе дә бер дә йомшак кеше түгел иде, турыдан китереп ора торган кеше иде! Хатларындагы бөтен фикере дөрес, бүген дә шулкадәр актуаль – менә минем героем ул хатларны кычкырып укый, игътибар белән колак салып тыңлаган тамашачы моңа үзе дә инана... Әллә сез Аяз абый утырган Караганда чорында гына дөнья шулай булган дисезме? Телевизорны ачып җибәрсәң, бөтен дөнья шаулый хәзер, шул ук көнбатышны карагыз – беркайда да тыныч түгел. Тик анда курыкмыйча үз сүзләрен әйтәләр. Ә без куркабыз, ул безнең геннарга салынган. Безне шулкадәр куркытканнар, ата-бабаларыбыздан килгән ул курку бездән берничек тә чыга алмый әле. Сәхнә теле белән әйтергә була, анысы тагын да җаваплырак бит әле аның…

Мин үзем нәрсәдән куркаммы? – Гомер буе курыктым: кешене рәнҗетүдән. Кешене кимсетүдән. Каян киләдер ул, анысын әйтә алмыйм».

70 яшьлек юбилее якынлашып килгәндә Инсаф Фәхретдинов белән корган әңгәмәбез нәкъ шулай, курку турында фәлсәфә коруыбыз һәм аның: «Мин бөтенләй ялганлый белмим», – дигән сүзләре белән төгәлләнде. Тик… Гафу итегез, Инсаф абый, сүз башында барыбер бераз гына алдадыгыз шикелле. «Әллә миндә гел яхшылык кына яши дип беләсезме?» – дигән идегез. Гомер баскычларын барлап чыктык – яманлыкка урын булуына ышандыра алмадыгыз бит…

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: