Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Дөнья кичкән ил карты

Драма авторлары тагын бер көтелмәгән адым ясады: яңа гына чыккан спектакльне телевидениедән күрсәттеләр.

2004 елның маенда, ягъни 18 ел элек, Равил Сабырның Әгерҗе районы Тугызбуй (Девятерня) авылында яшәп ятучы 85 яшьлек ветеран Муллаҗан Галләмов турындагы мәкаләсе чыкты. Бабайга үз гомерендә беренче мәртәбә паспорт тапшырганнар. Ничек төп документсыз гомер кичергән дисезме? ХХ гасырда совет кешесенең башына төшкән бөтен афәтләр аны да чикләп узмаган: Бөек Ватан сугышы, әсирлеккә төшү, немец концлагере, аннан кайткач совет ГУЛАГы – күрмәгәне калмаган, кыскасы.


Мәкалә чыкты, җәмәгатьчелек арасында шактый резонанс тудырды, ләкин Равилне канәгать дип әйтеп булмый иде. «Сөйләштерә алмадым мин ул бабайны, курка, нидәндер шөлли иде», – диде ул. Уйланып йөри торгач, ул бу бабай янына яңадан барырга булды. Хыялында. Повесть яза башлады, монда инде бабай белән журналист иркенләп сөйләшә.

Нәкъ шул вакытта Татарстан Мәдәният министрлыгы Камал театры белән берлектә «Яңа татар пьесасы» бәйгесе игълан итте. Равил үзен драматургиядә сынарга булды. Һәм иң беренче язган пьесасы шундук уңышка иреште, Сабыр конкурсның лауреаты булды. Тик бабай турында язылган әсәр түгел, башкасы – «Земфирәкәй, сылуым, аппагым!» мелодрамасы җиңде.

Сабыр ярты юлда тукталып кала торган кеше түгел, аннары бабай язмышы да, төгәлрәге ХХ гасыр тегермәнен үткән миллионнарча корбаннарның язмышы да тынгысызлап торды аны. Ул өлкәнрәк каләмдәшләре, иҗатташлары – Туфан Миңнуллин, Вахит Имамов, Факил Сафин, Илдар Хәйруллиннар белән киңәште, сабыр гына әсәрнең эшләнеп бетмәгән урыннары турындагы аларның фикерләрен тыңлап, күңеленә сеңдерә барды, кайсын кабул итте, кайсын юк. Шул рәвешле ул пьесасын ике ел дәвамында камилләштереп, «Абага алмасы ачы була» дигән яңа исем куеп, яңадан конкурска җибәрде. 

2008 елның 27 мартында конкурс нәтиҗәләрен Камал театры сәхнәсеннән игълан иттеләр. Жюри рәисе – күренекле әдәбият белгече, тарихчы-галим, академик Миркасыйм Госманов башта бәйгегә килгән әсәрләрнең сыйфаты күтәрелүе турында әйтте.

«Быелгы конкурсның тагын бер үзенчәлеге булды, – дип дәвам итте ул. – Башта минем бик нык ачуым чыккан иде, тик соңрак моңа сөендем генә. Бер авторыбыз өч ел элек конкурста катнашкан пьесасын яңадан җибәргән. Бәйге нигезләмәсе буенча болай эшләргә ярамый. Тик без пьесаның беренче вариантын да, яңадан язылганын да укып шундый нәтиҗәгә килдек: автор сыйфат ягыннан берничә баскычка өстен торган яңа әсәр язган. Драматургларның шулай кайта-кайта, төзәтә-төзәтә әсәрләрен камилләштерүләре безне бик шатландыра, татар театр сәнгатенең киләчәге якты булачагына өмет уята. Шулай да без бу әсәрне җиңүче дип таный алмыйбыз, чөнки формаль яктан конкурс шартлары бозылган. Әмма җәмәгатьчелек якын арада бу һичшиксез көчле әсәр белән таныша алсын өчен без аны «Казан утлары» журналының чираттагы санында бастырырга карар кылдык», – диде Миркасыйм ага... һәм сәхнәдән төшеп китте. Кайсы авторның нинди әсәре турында сүз барганы аңлашылмый калды.

Сәхнәгә Равил Сабыр да чыкты, «Теләк» пьесасы белән икенче урынны яулаган иде ул. Аны бүләкләгәч, кичәне алып баручы Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин: «Миркасыйм ага сөйләгән драматург менә шушы инде, – дип серне чиште. – Ул пьесаны тыныч кына укып булмый, күзләргә яшь тула. Режиссерлар бу пьесага ташланды инде, спектаклен дә һичшиксез якын арада сәхнәдә күрәчәкбез!»

Тик мәртәбәле жюри әгъзалары – режиссерлар, язучылар, әдәбият галимнәре, театр сәнгате белгечләре – «Абага алмасы ачы була» драмасының югары кимәлдәге, сыйфатлы, көчле әсәр икәнен таныса да,  премье­раны тагын ике елдан артык көтәргә туры килде...

Хикмәте шунда, Чаллы драма ­театрының ул чактагы баш режиссеры Фаил Ибраһимов тәкъдиме белән пьеса театрның худсоветы утырышында укылды, хуплау алды, киләсе сезонда куелачак пьесалар исемлегенә кертелде һәм шунда... гөнаһ шомлыгы (!) дөньяда финанс кризисы башланды. Театрларның яңа спектакльләр чыгарырга дигән болай да санаулы тиеннәрен инфляция йотты.

Ләкин бер яманның бер яхшысы, дигәндәй, театрның шундый четерекле хәлдә калганын белгәч, Чаллы шәһәре җитәкчелеге, атап әйткәндә, Васил Шәйхразиев, театрга ярдәмгә килеп, «Абага алмасы ачы була» драмасын сәхнәләштерергә акча бүлеп бирде. 2010 елның 23 октябрендә спектакльнең премьерасы булды!

Драманы карарга дип, Казаннан Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының ул чактагы рәисе Р.Вәлиев һәм халык язучысы Т. Миңнуллин килгән иде. Театр залында шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенең ул вакыттагы сәркатибе В.Имамов, башка язучылар, «Чаллы икмәге»нең генераль директоры Р.Юнысов, Яр Чаллы педагогика институтының ул чактагы ректоры Ф.Мостафина һ. б. бик күп дәрәҗәле, исемнәре билгеле, ихтирамга лаек кешеләр бар иде. Премьерага игътибар бик зур булды, аны җәмәгатьчелек, чыннан да, көтеп алды. Спектакль тәмамлангач, тамашачылар әле озак залдан чыга алмыйча, китәселәре килмичә торды. 

Ә аннары драма авторлары тагын бер көтелмәгән адым ясады: яңа гына чыккан спектакльне телевидениедән күрсәттеләр. Гадәттә театрлар үз спектакльләрен тамашачы игътибары кими башлагач, репертуардан төшереп калдырыр алдыннан, архивта язмасы саклансын дип видеотасмага төшерәләр, яңа спектакльне телевизордан күрсәтсәң, халык йөрмәс, диләр. Ә Фаил Ибраһимов бөтенләй башкача фикер йөртте. «Театрга халык барыбер йөриячәк. Безгә бу спектакльне бүгенге көндә әле исән булган ветераннарга күрсәтеп өлгерер­гә, гафу үтенергә өлгерергә», – диде ул. Хаклы булып чыкты – премьера узганга 12 ел үтте инде, ә халык һаман бу драманы карарга Чаллы театрына йөри. Хикмәт нидә, дисезме?

Фаил Ибраһимовтан да төгәлрәк итеп әйтеп булмастыр: «Дөреслектә аның бөтен көче һәм тылсымы! Һәрбер кешенең бабасы сугышта булган, ләкин һәрберсе Рейхстаг өстенә кызыл әләм кадамаган бит, әсирлеккә төшүчеләре дә, бик күп михнәтләр аркылы үтеп көчкә-көчкә, могҗиза белән генә исән калучылар да бихисап. Театрга килгән һәр тамашачы, сәхнәдә Насыйбулланы күргәч, үз бабасының йөрәк тибешен тойгандай була, күңеленнән аның газап тулы тормыш юлын исенә төшереп утыра».

Бу урында, һичшиксез, Насыйбулла образын тудырган артист Рафил Сәгъдуллинның осталыгы турында ассызыклап әйтми ярамый. Аның турында шагыйрә Лилия Гыйбадуллина әнә ни дип язган: «Насыйбулла – типик персонаж, аксакал, җор телле, хәйләкәр, дөнья кичкән ил карты. Спектакльне тамаша кылганда, ирексездән, Әлмәндәр искә төшә. Мөгаен, Шәүкәт Биктимеровтан соң шундый ук үз-газиз татар картын Рафил Сәгъдуллин гына сәхнәгә чыгара алгандыр».

Таланты зурлыгындагы үзенә тиешле бәясен алып бетермәгән артист дип тә өстәсәк, тагын да дөресрәк, гаделрәк булыр. Яратып бетермиләр шул бездә фикерле, газета-журналлар, китаплар укый торган, дәрәҗәләргә карап тормыйча үз фикерен биткә бәреп әйтә торган ­артистларны...

Үзенә тиешле бәясе димәктән, 2021 елның мартында Чаллыда шәһәрнең татар драма театрына нигез салган Ф. Ибраһимовның 70 яшьлек юбилеена багыш­ланган кичә узды. Режиссерга «бүләккә» шәһәр җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды. Казаннан юбилярны котларга килгән язучыларга бу гамәл, йомшак кына итеп әйткәндә, бер дә ошамады. Башта Рабит Батулла ризасызлыгын белдереп чыгыш ясады, аннары Вахит Имамов. Үзе дә күп еллар буена Чаллыда эшләп киткән тарихи романнар авторы соңрак мәкалә дә язып бастырды.

«Фаил Ибраһимовның яшәү миссиясендә иң мөһиме — 1990 елда ул Чаллы каласында өр-яңа драма театры оештыра алды һәм 30 ел буена төбәк тамашачыларын яңадан-яңа иҗат әсәрләре белән сөендерде. Бу гомер эчендә ким дигәндә 150гә якын спектакль куелды. Фаил әфәнденең түземлегенә һәм үҗәтлегенә сокланмыйча булмый. 30 елдан артык Чаллы театрын барыбер яшәтте, барыбер дөрләтте бит. Артистлары байрак күтәреп йөрмәсә дә, театр каладагы милли рух һәм милли көрәшнең бер үзәге булды», – дип яза В.Имамов.

Аңлашыладыр шәт, бүген Ф.Ибраһимов иҗатташлары белән бергә Тукай премиясенә кандидат итеп күрсәтелгән икән, менә шушы 30 еллык иҗат юлын да күз алдында тотарга кирәк, әлбәттә.

...Иҗатны бизмәнгә салып үлчәп буламы? Юктыр. Тик шунысы да бар, кара исәп белән генә санаганда да Фаил Ибраһимов куйган спектакльләрне бер миллионнан артык тамашачы караган. Шулкадәр халыкны Казан-Чаллы юлына тезеп бастырсаң, кешеләр арасындагы ара нибары 24 см тәшкил итәр иде. Әле бу спектакльләрне телевизордан күрсәтүләрне исәпләмәгәндә. Һәм әгәр шул бер миллион кеше Чаллы спектакльләре, шул исәптән «Абага алмасы ачы була» драмасы тәэсирендә чүт кенә фикерләгән, юк, үзләре түгел, уйлары гына булса да бераз яхшы якка үзгәргән икән, димәк...

Илисә ГАНИЕВА

Фотолар Чаллы татар драма театры архивыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев