Динә Гәрәева "Татар җыры"ның ни сәбәпле 2021 елга күчерелүен аңлатты

Быел “Татар җыры”ның 2021 елга күчерелүе турында төрле имеш-мимешләр йөри. Оештыручылар моны пандемия белән бәйләсә, кемдер билетларның сатылмавына сылтаган. “Барс-Рекордс” ҖЧҖнең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева гайбәтләргә нокта куйды.
“Беренчедән, вәзгыять, чынлап та, катлаулы, вирус йоктыручылар саны арта бара. Икенчедән, безнең команданың географиясе киң, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм хәтта чит илдә яшәүче партнерларыбыз бар. Әлеге чараның уңай һәм тискәре якларын үлчәп, “Татар җыры”н үткәрмәскә дигән карарга килдек”, - ди ул.
Бу карарны кабул итү җиңел булмаган. “20 ел дәвамында үткәрелгән “Татар җыры”н киләсе елга күчерү авыр булды. Әйе, без аны “ТМТВ” премиясен тапшыру тантанасын оештырган кебек онлайн режимда үткәрә ала идек. Ул чакта тантананы үз өстебезгә зур җаваплылык алып, онлайн форматта булса да оештырдык. Тик “Татар җыры” - төрле җирдә яшәүче татарларны берләштерүче зур мәйдан. “Татар җыры” - ул үзе бер тормыш. Аны онлайн форматта үткәрү мөмкин түгел”, - ди Динә Гәрәева.
Ул билетлар сатылуга бәйле сорауга да җавап бирде. “Бүгенге вәзгыятьне истә тотканда, билетлар ярыйсы гына сатылды. Залны 70 проценттан да артык тутырырга ярамау сәбәпле, билет сату белән бәйле кыенлыклар булмады. Ә инде явыз теллеләр безнең турында сөйли икән, сөйләсеннәр. Димәк, без эшлибез, димәк, безнең белән кызыксыналар”, - диде Динә Гәрәева.
Аның сүзләренчә, пандемия чорында “Барс Медиа” артистларга ярдәм күрсәткән. “Бу дөнья кыйммәтләре акчага гына корылмаган. Кайвакыт якыннар да авырый. Төрле хәлләр булырга мөмкин”, - ди Динә.
Эльвира ШАКИРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 гыйнвар 2021 - 06:30Әгъзам Фәйзрахманов: Елның җиңеллегенә өметләнмикЯңа ел календаре битләрен актарганда Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны табып, тетрәнеп куйдым.13101
-
15 гыйнвар 2021 - 13:48Ерактагы офыклар (ХИКӘЯ) Җәймә-тышлыклар үз кулы белән кидерелгән, җәелгән булса да, Алсуның тәненә сафлык тойгысы бирмәде.2200
-
15 гыйнвар 2021 - 13:45Руль артында телефоннан сөйләшсәң Руль артында телефоннан сөйләшергә яратучыларны хәзер ясалма интеллект исәпләп чыгарачак.2000
-
15 гыйнвар 2021 - 13:34Миңнеханов Coca-Cola башлыгы белән чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе турында сөйләште Татарстан Президенты бүген Мәскәүдә Гайдар форумы мәйданчыгында чыгыш ясаячак.1900
-
15 гыйнвар 2021 - 13:30Арчадагы «Ак Барс» агрокомлексында туберкулез табылган дүрт мең баш мал сугымга китә «Ак Барс» агрокомплексы районның иң зур хуҗалыкларының берсе булып санала.3500
-
15 гыйнвар 2021 - 13:28Энгель Фәттахов: Актанышта дәүләт театрын ачу бурычы тора «Шул рәвешле, авыл районында ике дәүләт учреждениесе — дәүләт ансамбле, дәүләт театры эшләячәк. Актаныш халкының моңа хокукы бар», — диде Энгель Фәттахов.4400
-
15 гыйнвар 2021 - 06:00“МӘДӘНИ ҖОМГА” № 1 (2021) Бәгырьләрне сызып, тальян сөйләр Татар күңеленең серләрен...3701
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:07Ленин һәйкәле быелның язына төзекләндерелеп кабат ачылачак Татарстанда 447-федераль һәм 876 төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас корылмасы исәпләнә.8000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:04Татар санына керми калмыйк! Белгәнебезчә, безне быел бик зур чара – халык санын алу көтә. Ул 2020 елдан бу елның 1-30 апрель көннәренә күчерелде. Без һәммәбез дә бу эшкә үз өлешебезне кертә алабыз һәм тиеш тә! Моны хәтта өйдән чыкмыйча да эшләп булачак.9100
-
14 гыйнвар 2021 - 10:58Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Болгар академиясе биналары быел ачылачак «Черек күл» паркында «Гашыйклар аркасы» реставрацияләнгән, башка һәйкәлләрне ремонтлау дәвам итә.10300
-
14 гыйнвар 2021 - 10:54Санкт-Петербургтагы Татар мәдәнияте музеенда татар теле курсы ачарга җыеналар «Файда» җәмгыятенең эстрада-фольклор, музыкаль-бию ансамбленең репетицияләрен дә музейда оештырырга ниятлиләр.8500
-
13 гыйнвар 2021 - 12:55Ертык ЗАГС кәгазе һәм сүрелмәс сөю Әминә – ятимә кыз, ул үзен дөньяга китерүче кадерле кешеләрен бөтенләй хәтерләми.18201
-
13 гыйнвар 2021 - 12:44Кичер улым!.. (ХИКӘЯ) Иренең: - Фәридә-ә-ә! - дигән үзәк өзгеч тавышына уянып китте хатын.19302
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
11 гыйнвар 2021 - 10:08Салават: "Улымның җиңүе минем туган көнгә иң зур бүләк булды" Рөстәм Татарстан флагы астында чыгыш ясый һәм аның туган республикабыз данын яклавы белән мин бик горурланам, - ди ТР ның халык артисты Салават Фәтхетдинов.31900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика