Мәдәни җомга

Давыл сыман тиктормас

Иртән репетициядә, төш вакытында берәр мәдәни чарада, кич спектакльдә... Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Гөлназ Мөхәммәдиева ничек арымый, кайчан ял итә? 

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Гөлназ Мөхәммәдиеваны күреп белүчеләр шакката. Еллар уза тора, ә ул яшәргәннән-яшәрә, матурланганнан-матурлана. Ничек шулай мөмкин икән соң?


Үзеннән сорашканчы, социаль челтәрләргә күз салабыз. Җитмәгән җире юк! Әнә, гаиләсе белән бергә авылда зур кар таулары өеп, чана шуа. Әнә, кар-бураннар уйнатып, чаңгыда җилдерә, йә якыннарын куандырып, тәмле ризыклар әзерли. Бер карасаң – телеэкранда тапшыру алып бара... Иртән репетициядә, төш вакытында берәр мәдәни чарада, кич спектакльдә... Ничек арымый, кайчан ял итә? 

–  Хәрәкәттә – бәрәкәт! – ди актриса. – Иң мөһиме – бер урында таптанып тормау, һәрвакыт алга, яңалыкка, камиллеккә омтылу, тормышның үзәгендә кайнап яшәү. Тирә-­якка уңай хисләр өләшеп, кешеләргә изгелек кылу, ярдәмчел һәм ачык күңелле булу. 

Гөлназ Мират кызының актив тормыш позициясе, әлбәттә, гаилә мохитендә, халкыбызның гореф-гадәтләре тәэсирендә формалашкан. Актриса үзе холык үзенчәлекләрен туган ягының йомшак табигате, аның саф күңелле кешеләре белән бәйли. Ул Бакалы районының Куштирәк авылында туып-үскән. Тау-урманнар кочагына ышыкланып утырган бу авылны Татарстан Республикасының Азнакай районыннан бары тик Ык елгасы гына аерып тора. Элек Гөлназның ата-бабалары Татарстанның  Ялан күл авылында яшәгән. Йөз ел элек, ике республиканы аерган чикне узып, өр-яңа авылга нигез салганнар. Яшь гаилә, яратып сайлаган шушы уңдырышлы җир белән үз язмышларын бәйләп, шунда гомерлеккә төп­ләнгән.  (Өстәвенә, Гөлназның дөньяга килү тарихы да күрше республика белән бәйле. Салкын буранлы  көндә, үз авылларында фельдшер-акушерлык пункты ягып җылытылмау сәбәпле, тулгагы тоткан хатынны Азнакай районы Тымытык авылы дәваханәсенә илтәләр. Шулай итеп, Гөлназның кендек каны ата-бабаларының тарихи җиренә тама). 

Якташлары әйтүенчә, Мөхәммәдиевләр нәселе күпләр өчен үрнәк. Әтисе ягыннан бабасы Габдрәүф белән әбисе Мәридә бик тырыш, тәвәккәл кешеләрдән булган. Габдрәүф Мөхәммәди улы I Бөтендөнья, фин, Бөек Ватан сугышларында катнашкан, колхозлар төзелгән елларда бригадир, колхоз рәисе булган. Мөхәммәдиевләр ун балага гомер, аларның һәрберсенә лаеклы тәрбия биргән. Авыр сугыш елларында балалардан бишесе исән калган.  Биш ел армия сафларында хезмәт итеп кайтып, туган авылында төпләнгән Мират Мөкәрәмә исемле кызга гашыйк була. Яшьләрне бер-берсенә сәхнә бәйли. Мират район үзәге сәхнәсендә моңлы итеп җыр башкарган зәңгәр күзле, ике чәч толымы җиргә тиярдәй булып торган чибәр кыз Мөкәрәмәгә күз ата. Күп тә үтми, гаилә корыла, дүрт бала дөньяга килә. Бер нигездә өч буын вәкиле егерме елга якын тату гомер кичерә. Гөлназга әби-бабайлы бәхетле балачак татый. Шул дәвердә бала күңеленә күпме халык җырлары, әкиятләр, мөнәҗәтләр, догалар сеңдерелә. Әнисенең әнисе Маһинур апа оста итеп үзе ясаган курайда уйнап һәм җырлап, бала күңеленә моң сала.  Ә әти-әнисе үз үрнәгендә балаларын кечкенәдән өлкәннәргә ихтирам һәм хөрмәт белән карарга кирәклеген төшендереп үстерә. Сугыштан соңгы авыр елларда чыныккан Мират чаңгы, гер спорты, җиңел атлетика белән шөгыльләнә, җәмәгать эшендә актив катнаша, балаларын да шул рухта тәрбияләргә тырыша. Хезмәтен гади тракторчы булып башлап, бригадир, инженер, партия оешмасы җитәкчесе, рәис урынбасары, авыл Советы рәисе булып эшли. Хаклы ялга чыккач та озак еллар Ветераннар советы рәисе булып сайлана әле. 

Җәмәгате Мөкәрәмә Шәфигулла кызы аңа зур терәк, гаилә учагының җылысын саклаучы  фәрештәсе була. Ул 40 елга якын гомерен мәктәптә балаларга аң-белем, тәрбия бирүгә багышлый. “РСФСРның мәгариф алдынгысы” дигән мактаулы исем яулый. Мөкәрәмә белән Мират Мөхәммәдиевләр гаиләсендә тәрбияләнгән балалар һәрберсе тормышта үз юлын таба, лаеклы гомер кичерә, нәсел горурлыгы булырдай ул һәм кызлар үстерә. Һәркайсы, үз һөнәреннән тыш, спортта да, үзешчән сәнгатьтә дә уңышларга ирешә. 

Әти кеше, балалар кечкенә булганда ук, киләчәктә гаилә ансамблен төзү хыялы белән тальян, курай, хромка гармуны, мандолина алып куя. Еллар узу белән ул ансамбль оеша, Башкортстан һәм Татарстандагы тирә-як авылларында зур популярлык яулый. Җырлыйлар, бииләр, тальянда, кубызда уйныйлар. Авылдагы бер генә бәйрәм, концерт та, райондагы сәнгать үзешчәннәренең смотр-конкурсы да бу гаилә катнашыннан башка узмый. Башкала сәхнәсе дә алар өчен чит булмый. Гаилә республика дәрәҗәсендә үткәрелгән бәйгеләрдә дә катнаша һәм лаеклы бәһаләнеп килә, “Таль­ян гармун” конкурсында көч сынап, лауреат исеменә лаек була.

Гөлназ тумыштан сәхнәдә чыныгып, халык җырларын тыңлап үсә. Кызны нурлы елмаюы, алтын чәчләре, тиктормас холкы, җитез, шаян булганы өчен барысы да ярата. Бәләкәч кенә буйлы, ябык кына кызчык кечкенә чагыннан ук тамашачы сөюен яулап өлгерә. Биш яшь ярымлык вакытында әби-бабасы бакыйлыкка күчә һәм алар хәстәреннән мәхрүм калган бәләкәй кызчык әнисенә ияреп эшкә йөри башлый. Әнисе беренче һәм өченче сыйныф укучыларын укыта, шулай итеп Гөлназ да ике сыйныф программасын берьюлы үзләштерә. Киләчәктә уку алдынгысы булуга ныклы нигез салына. 

Өлкәнрәк сыйныфларда туган телгә сөю орлыкларын кыз күңеленә  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйлә Солтанова салган. Дәресләрдә сәнгатьле укулар, пьесалар сәхнәләштерү, фикер алышулар еш күренеш була. Зәйлә апа җитәкчелегендә Мостай Кәримнең “Айгөл иле” куела. Анда Гөлназ тетрәндергеч итеп Зөлхәбирә образын башкара. 

– Әнием белән әтием үрнәгендә кечкенәдән үк сәнгатькә һәм спортка гашыйк булып үстем. Чаңгы һәм җиңел атлетика буенча район һәм республика ярышларында катнаштым. Әти белән әни агитбригадалар оештырып, үзешчән сәхнәдә спектакльләр уйный, концертлар куя иде. Җырлау — әнидән килгән сәләтем. Ә илһамланган чакларда, әтием кебек хискә бирелеп, күңелемдә туган шигырь юлларын ак кәгазьгә күчерәм, — ди Гөлназ. (Сер итеп кенә әйтәбез, Гөлназ Мират кызының тракторчы таныклыгы да бар әле! Техника белән ихлас кызыксынуы һәм икмәк игү серләренә төшенү теләге аны җәйге каникул вакытларында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләргә этәрә. Гөлназның без әлегә белмәгән һөнәрләре барлыгына да һич шигебез юк). 

Ә сәнгатькә сөю аны театр дөньясына алып килә. Гөлназ Мөхәммәдиева – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының тәүге, ә бүген – әйдәүче артистларының берсе. 1993 елда ул Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый һәм “Нур” театрында эш башлый. Шул ук елда Казанда Кәрим Тинчуринга багышланган төрки телле театрлар фестивалендә танылу яулый. Гозәер Хаҗибәковның “Аршин мал алан” музыкаль комедиясендә Телли ролен башкарган өчен, ул “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә бүләкләнә. Казанда һәм Уфада узган матурлык конкурслары лауреаты, “Нәүрүз гүзәле”, “Гыйффәт туташ” кебек татар кызларының бай рухи дөньясын, кул эшләренә, аш-суга уңганлыгын, тапкырлыгын, җорлыгын һәм, әлбәттә, гореф-гадәтләрне, әдәп-әхлак кагыйдәләрен ассызыклаган бәйгеләрдә җиңү яулады. “Актер җыры-94” рес­публика конкурсы, “Дуслык моңы-2000” башкорт һәм татар җыры фестивале дип­ломанты, “Башкортстанның яшь йолдызлары-2003” республика премия­се лауреаты, “Туган тел” татар җырларын яшь башкаручылар республика конкурсының Гран-при иясе, “Йөрәк сүзе-2019” шигърият бәйгесе җиңүчесе. Башкортстанның халык артисты.   

Гөлназ Мират кызы күпсанлы кабатланмас образлар тудырган. Рәшат Нури Гүнтәкинның әсәре буенча куелган “Сайрар кошым” спектаклендә — Фәридә, А.Островскийның “Гаепсез гаеплеләр”ендә — Коринкина, Т. Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”ендә – Вазифа,  “Ай булмаса, йолдыз бар” спектаклендә – Хәмидә, “Алты кызга бер кияү”ендә – Хәдичә, “Гөргөри кияүләре”ндә Кәтернә, Г.Камалның “Банкрот”ында Гөлҗиһан, М.Әмирнең “Гөлшаян”ында “Миләүшә”, Г.Исхакыйның “Зөләйха”сында Маруся, М. Гыйләҗевнең “Бичура”сында Наилә, Р.Сафинның “Киек казлар”ында Бибигөл, М. Фәйзинең “Галиябану”ында – Галиябану, Н.Асанбаевның “Су юлы”нда — Зөләйха, Х.Иб­раһимовның “Җизнәкәе”ндә – Саҗидә, Илгиз Зәйниевнең “Хыял йорты”нда – Нәфисә һәм башка рольләре белән тамашачы мәхәббәтен яулады. Кино артисты һәм телевидение алып баручысы буларак та тәҗрибәсе бар. Б.Йосыповның “Бабич” һәм “Беренче республика” нәфис фильмнарында төшә. “Матур ТВ” каналында “Йөрәктән-йөрәккә” музыкаль котлаулар тапшыруын алып бара.

Яңалыкка, белемгә омтыла, һәрвакыт үз-үзен камилләштерү өстендә эшли. 2020 елда Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен тәмамлаган. Россия Театр эшлек­леләре берлегенең “Нур” театрындагы вәкиле буларак, берлек үткәргән һәр чарада, фестивальдә катнашырга тырыша, моның өчен команда белән җитди әзерлек эшләре алып бара. Түккән көч, тырышлык бервакытта да югалып калмый. Берничә ел рәттән мондый бәйгеләрнең иң мөһимендә “Нур” театры командасы беренче урынга лаек була. 

Гөлназ – туган җанлы сеңел, сөекле хатын, ышанычлы дус һәм бәхетле әни. Йортларына яшәү яме өстәп, игътибар, тәрбия, сөю һәм наз, яхшы хисләр бүләк итә. “Тормышны гөрләтеп алып баруга этәргеч бирүче мотор ул!” – ди аның турында якыннары. Ире Фәнир белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Иреккә 25 яшь, ул аккордеон буенча музыка мәктәбендә белем алган, авиация университетын тәмамлап, магистр дәрәҗәсенә ирешкән. Үз теләге белән армия сафларына юлланып, инде хезмәтен тутырып кайт­кан да, эшкә керешкән. 

Кызлары Сафия өченче сыйныфта укый. Бии, җырлый, фортепиано буенча музыка мәктәбендә укый. Рәсем төшерүгә оста. Гаиләсе Гөлназга һәрьяклап  терәк-таяныч. Нинди генә эшкә алынмасын, ире дә, балалары да мөмкин булганча ярдәм итәргә ашыга аңа. Гаиләсе шулай хуплап тормаса, актриса бүгенге уңышларына ирешә дә алмас иде. Шуңа да ул иң җылы, иң рәхмәтле сүзләрен гаиләсенә юллый. 

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: