Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ДАН ИЯСЕ ФИДАНИЯ

Чорыбызның сәхнә йолдызы булып балкыган Дания Нуруллинаның иҗат юлы асфальт түшәлгән туры юл гына түгел. 50 елдан арткан сәхнә тормышында 50 дән артык роль уйнап, 50 төрле образ тудырып, ул образларның һәркайсы безнең күңелләрдә яши икән - болар актрисаның иҗади үсеш баскычлары дигән сүздер. Баскыч яки күтәрмә... Ул баскычтагы бер...

Чорыбызның сәхнә йолдызы булып балкыган Дания Нуруллинаның иҗат юлы асфальт түшәлгән туры юл гына түгел. 50 елдан арткан сәхнә тормышында 50 дән артык роль уйнап, 50 төрле образ тудырып, ул образларның һәркайсы безнең күңелләрдә яши икән - болар актрисаның иҗади үсеш баскычлары дигән сүздер. Баскыч яки күтәрмә...
Ул баскычтагы бер басманы гына куптарып алу да аны өзекле итә. Чөнки аларның һәркайсы - Даниянең осталыктан осталыкка күтәрелү шаһитлары. Ул уйнаган рольләрнең һәркайсы - хәтерләрдә калырлык һәм театр куйган таләпләрне дә, тамашачылар зәвыгын да канәгатьләндергән иҗади хезмәт җимешләре. Аларда Даниянең өмет-хыяллары, кайгы-хәсрәтләре, югалту-табыш­лары чагылыш тапкан.
Мин Дания башкарган рольләрнең берсен дә "әйбәт яки начар булды", "ошады-­ошамады" үлчәме белән үлчәмәс идем. Эшләгән эш, тәкъдим ителеп, кире кагылмаган икән, димәк, ул тамашачыга кирәкле үз урынын тапкан. "Иҗатыңнан үзең канәгатьме?" - дигән сорауга җавап биреп: "Эшеңнең кемгәдер кирәкле булуын тоеп иҗат итү - бәхетнең нигезедер", - ди Дания ханым. Мин дә шуңа кушылам.
"Бу спектакльдә Дания уены канәгатьләндермәде" дигән очракны мин хәтерләмим. Чөнки андый хәлнең булганы юк. Киресенчә, үтемсезрәк спектакль үтемле булсын өчен, җай чыгарып, анда Даниягә "роль" тапкан очракларны хәтерлим. (Әзәрбәйҗанчадан тәрҗемә "Айдын" спектаклендәге биюче кыз, "Фатыйма Сабри"дагы Кәнизәк рольләре, мәсәлән, шундыйлардан иде. Ул биегәндә аны күрер өчен сәхнә артына җыела идек.)
Дания ханымны мин аның студент елларыннан, Фидания чагыннан алып беләм. Ширияздан ага Сарымсаков Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" трагедиясен сәхнәләштергәндә, Шәфәкъ роленә училищеның башлангыч курсында гына укып йөргән ике кызны чакыра. Бу факт үзе генә дә театр дөньясында сенсация буларак кабул ителә. Рольгә тилмергән эшсез артисткаларга чәйнәшергә азык була.
- Ничек инде, без рольсез йөргәндә, студенткаларга - шундый җаваплы роль? - ди исемле артисткалар.
Тик приказны үзгәрттерә алмыйлар. Фидания Нуруллина һәм... икенчесенең исемен хәтерләмим - ике-өч репетициядә генә утырды да югалды ул. Ә Фидания Нуруллина - "Ай тотылган төндә" спектаклендә Шәфәкъ ролен уйнап, Г.Камал театры сәхнәсенә төшмәслек булып менде. Уйнады, танылды.
Кагыйдә буларак, театрлар традициясендә җаваплы рольләрдә уйнарга ике-өч артист билгеләнә.
Хәтерем ялгышмаса, приказда Фидания Нуруллина Шәфәкъ роленә өченче составта иде. Ә инде тамашачыларга тәкъдим ителә торган программада, фамилиясе беренче куелып, исеме «Дания» иде. Шуннан бирле ул, исеменә дан арты дан өстәп, театрыбызның чираттагы дан иясе буларак танылды. "Фидания"дән "фи" кушымчасы алынса да, фидаилыгы үзенә калды, шул фидаилык актрисаны фидакарьлеккә өндәп, иҗади мохиттә яшәтте, яшәтә, яшәтер...
Дания Нуруллина да алкышларны күп күрде, күп ишетте. Ягъни ул тамашачы көткәнне әйтә, ишеттерә, күрсәтә белүе нәтиҗәсендә, аның күңелен яулады, үз булды, яраттырды. Тамашачы көткәннең киресен эшләгәндә генә аны уята, уйландыра алу ихтималыннан театрлар "курыкты".
Артист, тамашачы белән бәхәсләшәсе урында, аңа ярак­лашуга күнекте. Тамашачының хезмәтчесенә әверелде, аның кәефе өчен тир түкте. Ярый ла шул "кәеф" дигән нәрсәкәй фикер уятса?!. "Уятмый шул, гардеробка җиткәнче үк барсы онытыла", - дидем мин, әңгәмәбезгә юнәлеш бирүемә ышанып, һәм Данияне ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырган сорау бирдем:
- Театрның бүгенге хәле үзгәрсен өчен, нинди яңалык тәкъдим итү файдалы булыр иде?
- Театрга түгел - үзебезгә үзгәрү кирәк. Әйе, без тамашачыны аңа яраклашып яраттырабыз. Әмма, яраттырып, үзебезнекен үткәрәбез бит! Театр­лар хоспис төзелешенә сәдака җыю мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә алмый. Безнең менәргә тиешле тавыбыз - кеше күңеле. Син безгә ЖКХ проблемаларын, нефть очсызланып, бензинга хак арту мәсьәләләрен такмакчы, ахры. Булмый алай. Театр суд та, больница-шифаханә дә түгел, күңел ачу, хәсрәтләрдән арыну урыны ул, шуны онытмыйк.
- Бозылуыгыз җиткән икән, Дания.
- Җитмәгән! Театрыбызга милли оперетталар кирәк! Без аңа лаек.
- Сикерү планкагызны бик югары куясыз димәсләрме?
- Дисеннәр! Артистның омтылышы һәрчак тамашачыга үз булып, аны үзеңә тиң күреп, сине аның үз итүенә ирешүдә, күңел түренә үтүдә ич. Үз иткәнеңә генә эч-серләреңне сөйлисең, кайгы-хәс­рәтләрең белән уртаклашасың, ният-теләкләреңне яшермисең. Әлбәттә, уйнаган рольләрең кабыгында, персонажның автор язган тексты кысаларында.
- Шушы стандартка кайсы спектакльләрдәге рольләреңне кертер идең?
- Театр сәнгатендә стандарт була алмый! Син "сай су"га тиңләгән әсәрләр буенча куелган спектакльләрдә дә - замандашларыбыз, танылыр персонажлар.
- Яратып уйнаган рольләрегездән образ дип аталырлыклары бармы?
- Аны артист күрсәтергә тиешмени? Мәсәлән, "Дивана" спектаклендәге Ленин идеяләре белән саташкан егетнең анасы образ түгелмени? "Әниләр-бәбиләр"не, "Гөргөри кияүләре"н хәтерлә: һәркайсы үз холыклы, тулы канлы персонажлар ич. Мин аларның һәркайсын яратып, ышанып уйнадым...
Дания катнашында куелган спектакльләрдәге ул башкарган рольләрнең һәммәсе актрисаның күңел байлыгын чагылдырырлык иде, дисәк, арттырып әйтү булыр. Аларның күбесе замана тудырган, умырткасыз, хәзерге җырларыбыз кебек, "бер каптырмалы" дигәч, артисткабыз башын иде. Килешүдәнме, үз фикерендә калуданмы - аңламадым. Чөнки күзләре көлә иде.
"Зур корабльгә зур су кирәк", диләр. Безнең театрның штатный авторлары Дания өчен атап әсәрләр язмадылар. (Ихтимал, яза алмаганнардыр.)
Сүзем читкәрәк китсә дә, бер чагыштыру китерү урынлы булыр. Аны 70 нче елларда, "Тагы Казан сөлгесе" дигән мәкалә чыгып, театрларда шаулашу барганда, Мөхәммәт Мәһдиев ачынып сөйләгән иде:
- Мөселман кешесен урамнан кергән аяк киеме белән сәкегә менгезәсез, куышып йөртәсез; абынып егылудан мәзәк табасыз. Сәхнә кызганыч... Бу бит - секстант белән чикләвек вату кебек... (Флотта хезмәт иткән матрос булганлыктан, "секстант" дигән кыйммәтле приборны океаннарда йөзгәндә координатын югалткан корабльнең кайда булуын ачыклау өчен кулланалар икән. Театр күтәргән темаларның ваклыгын әдипнең чикләвеккә тиңләве шуннан).
Дания Нуруллина - рухи байлыгы, иҗади тәҗрибәсе өстенә, тирән хис-тойгылар уятырдай үзгәрү талантына ия артистка. Ул дөнья классикасы әсәрләреннән Медеяне, Гертруданы, Катаринаны ("Гамлет" һәм "Укрощение строптивой"), Вассаны уйнар иде. ("Иде" ди­сәм дә, хәзер дә соң түгел.) Жан Ануйның Жаннасы татар иле, бүгенге татар тамашачысы өчен бик заманча яңгырар иде. Аның милли азатлык өчен үз иманыннан баш тартмый учакта януы көрәшкә чакырган набат булыр иде. Тик корабльләр өчен сулыкларыбыз сайлыгыннан битәр, лоцманнарыбыз ярдан ерак йөзүдән куркалар шул.
Үзебезнең Сөембикә-ханбикә образы да Академия театры сәхнәсеннән милләтенә мөрәҗәгать итә алмавына гүрендә рәнҗеп ятадыр. Иң элек үзләрен "театр белгече" дип атаучы фән докторларына - драматургларыбызны "уятмаган" өчен, аннары авторлык тезгенен эләктергәннәргә - артистларга атап әсәрләр язмаган өчен. Монысы өчен Сөембикә-ханбикә генә түгел - рәнҗер шәхесләребез күп: Батыршадан башлап, Олуг Мөхәммәд, Гази Заһитов, Карбышевларны кертеп; Тукай, Такташ, Хәсән Туфаннарны катнаштырып. Аллага шөкер, тарихи темаларны тирән сөргән авторларыбыз, үсеп, сафка бастылар.
Театрыбызның сәхнәсенә Мөхлисә Буби "менәчәк" икән дигән хәбәрне ишеткәч, "ниһаять" димәгән милләтпәрвәр кеше калмагандыр. Тик, Мөхлисә ролендә Дания Нурлы уйнаячак дигән хәбәргә шатланырга өлгермәдек, бердәнбер кызының фаҗигале үлеменнән соң артистка ул рольдән баш тарта икән дигән хәбәр таралып, театр сәнгате белән кызыксынучыларны шөбһәгә салды. Данияне алыштырыр башка артистлар юклыктан түгел, Даниядәгедәй эчке энергияле, тәҗрибәле, хәйләсез, ихлас күңелле артисткаларыбыз юклыктан.
Сүз агышымны бүлеп булса да, мин Даниядә Гөлсем апа Камскаяның чалымнары сизелүен хәтерләтеп узарга телим. Гөлсем апаның да шәхси тормышы драматик вакыйгаларга мул иде. Ул да авырлыкларны сабырлык белән, башкаларга салынмаска тырышып кичерә иде. Гомере буена акчага тилмереп яшәве дә сер түгел.
Бервакыт театрның сәхнә артында гәпләшеп утырганда, кемдер аннан:
- Сәгать ничә? - дип сорый.
Гөлсем апа сәгатенә карый да:
- 11 сум 35 тиен, - ди.
Артистлар көлгәч, хәлне аңлап, үзе дә көлә: "Әй-лә, каян акча табу турында баш ватып утыра идем, кибеткә макарун кайткан", - ди.
Кемдер көлгәч: (Габдулла ага Фәтхуллин булырга тиеш) "Көлмә, зәнки", - ди. Бу аның сүгенүне алыштырган фирменный сүзе иде. Абынып егылса да, әйберсен югалтса да "зәнки" диде.
Дания ханымның да үз уйларыннан, үз хәсрәтләреннән арына алмаган чаклары еш була. Шундый вакытларда очратып, "Сәлам, Дания", дигәч: "Әйе шул, репетициягә ашыгуым!" - ди икән, бу аның "фирменный җавабы". Тапшырылган эшнең нәтиҗәсенә ирешкәнче, Дания­нең уенда да, телендә дә гел шул булыр иде. (Хәзерге хәлендә ничектер - күптән очратканым юк - телефон аша гына сөйләшәбез.) Яшәү рәвешенең асты өскә килеп, күңеле урыныннан купкан, күзенә ак-кара күренмәгән вакыт булса да, Дания ханым "больничный" бөркәнеп караватта ятмый, репетициягә йөри һәм Мөхлисәне "терелтә": "Үлеп яратты" спектакле тамашачыга үз вакытында, афишада күрсәтелгән көнгә өлгерә. Бу - Дания­нең, үзен-үзе җиңеп, батырлык кылуы буларак бәяләнергә лаек эше. Спектакльне тулаем да, аерым артистларның уенын да җылы кабул итәләр. Газета-журналларда тамашаның теләгән эффектына ирешүендә баш рольне башкарган Дания Нурлы адресына мәдхияләрнең иң саллысы, иң дәлиллесе урын ала.
Интервьюларда: "Елый-елый карадык", "Кызгандырды" дию­челәргә күбрәк урын бирелә. Чынлап та, тамашачылар арасында Мөхлисәне кызганучылар күп булды, андыйлар бүген дә күп. Әйбәт фалмы бу? Сораганым булмады: елаучыларны күреп, автор куанамы икән? Әллә уйлана микән? Мөхлисәнең тәкъдим ителгән версиясенең авторы Дания ханым ни уйлый бу хакта?
Бу мәкаләдәге "акыл сатуларым" аларга сораулар булып ирешсә, мин канәгать. Спектакльнең "миссиясе" елатып, кызгандырудамы? Үлеп яратудамы? Әллә кешеләр күңелендә ышаныч, өмет уятып, иманыңа хыянәт итми үлүдәме? Хикмәт үлемдә дә, яратуда да түгел - дөрес яшәүдә булса? Күп сораулар туа. Бусы, әлбәттә, спектакльнең көчлелегеннән...
Бик катлаулы сәяси-фәлсәфи проблемаларны автор тормышчан драма телендә, җәмгыять һәм хакимият белән индивид-шәхес арасындагы фикер көрәшендә күрсәтергә тырыша.
Мөхлисәнең чын йөзе тамашачыга дин, милләт язмышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алган мизгелләрдә ачыла. Бу мизгелләр Мөхлисәнең үҗәтлегеннән дә, чаялыгыннан да, тәвәккәллегеннән дә түгел, ә мәрхүм булган милли-дини каһарманнарыбыз васыятенә тугрылыклы булудан. Мөхлисәнең яшәү мәгънәсе - дин-милләт иркендә. Шунсыз аның шәхси иреге була алмый. Милләтнең бер канаты дин икәнлегенә шиксез инанганлыктан, ул диннең сафлыгы, саклануы өчен гомерен корбан итә.
Шушы хис-тойгыларның барсына да ышандыра Дания Нурлы. Спектакльдән соңгы алкышлар шул ышандырганы өченме? Әллә Мөхлисәгә иярүгә өндәүме? Кул чабуларга кадәр мин залда тынлык урнашып, тамашачыларның бераз вакыт өнсез утыруларын көткән идем. Кая ул!!! Тамаша залында безнең бүгенге көн милләте иде шул. Ә безнең милләт күптән инде кулына килеп эләккән секстант белән чикләвек ватучы масса... Һай, алкышларга алданабыз да, шуның белән алдыйбыз да шул. Әле шуны максатларыбызга ирешүгә саныйбыз. Чорны фаҗигагә китергән концепцияләргә оста иллюстрация күрүе белән тамашачының канәгатьләнүе максатка ирешү була аламы? Юктыр... Тормыш ситуацияләренә заманча иллюстрациянең сәнгати образ түгеллегенә тамашачының битарафлыгы, ә артистларны кул чаптырудан гайре башка нәрсә кызыксындырмавы куркыныч авыру симптомнары түгелме? Сәхнәдә бер эмоция фикер тудырырга өлгергәнче, аңа икенчесе өстәлеп, фикерләр бәрелешен "томалый" түгелме? Ә бит фикерләр бәрелешендә туган хисләр генә яңа фикерләргә юл ача. Театр - тормышта очрау ихтималлы охшашлыкларда төрлелек, очрар төрлелекләрдә охшашлык табып шаккатырырга тиеш түгелме? Минем тоемлавымча, "Үлеп яратты" спектакле мул хис-тойгылар тудырудан ерак узмады. Ә Дания Нурлы Мөхлисәсе соңгы вакытта татар сәхнәсендә туган иң хискә бай персонаж образы буларак күңелләрдә озак сакланыр. Милләт җанлы тамашачы аңа һәрчак рәхмәтле булыр.
Заманыбыз хакыйкать эзләүгә имитация авыруына дучар заман. Моңа 70 ел буена көчләп сеңдерелгән кайбер традиция­ләрдән һаман арына алмавыбыз да сәбәптер. Милли-дини каһарманнарыбызны "оптимис­тик трагедия комиссарына", Зоя Космодемьянскаяга, яисә башка партизан - яшь гвардиячеләргә охшатырга тырышу - шул традицияләр махмыры ул.
Бүгенге Дания Нурлы, һичшиксез, иң бәхәсле язмышларны да сәхнәгә менгезергә әзерлекле артистка. Бәхәс тудыра алу үзе дә талантлыларга хас сыйфат. Нурлы Даниянең төп мәктәбе - тормыш. Кирәк урынында ул усал да, ягымлы да, хәтерле дә, онытучан да, юк-барга игътибарсыз да, күзәтүчән дә була.
Аның катнашында Галимҗан Ибраһимовның "Кызыл чәчәкләр"е буенча радиопостановка әзерләгән чак хәтердә. Ул, төрле маҗараларга юлыгып, иленә кайтып егылган, алданып бозылган бай кызы Зөһрә ролен башкарырга тиеш иде.
Училищеның 2 нче курсында гына укучы кыз баланың бозык хатын ролендә уйныйсы килмәве бер сәбәп булса, икенче сәбәп - тавыш белән генә андый образны күрсәтү читен булачагы Данияне рольдән баш тартуга этәрә. "Уйнамыйм булгач, уйнамыйм!" - ди ул һәм текстны кайтара. Ялынып-ялварулар да, үгетләүләр дә нәтиҗә бирмәгәч:
- Ә син аны бозык итеп күрсәтергә тырышма. Бәхетсез ул. Бәхетле булырга лаек икәнен белә торып, алдануына үзен-­үзе гаепләүче, үзенә-үзе җәза бирүче.
- Бәхетсезлегендә үзен гаеп­ләгән кешене мин белмим. Һәр гамәле өчен кеше үзен аклый, - диде Дания һаман үзсүзләнеп.
- Аклау - яклау түгел, ялгышуларына сәбәп эзләү.
- Рольнең адвокаты булыргамы?
Шушы соравы белән Дания Зөһрә күңеленә ачкыч табуын күрсәтте:
- Әйе, алданудан кыяфәте үзгәрсә дә, күңелләре чиста кала аларның. Җан җәрәхәтләрен иң якын күргәннәренә генә белдерәләр. Уйныйм! - диде ул, кинәт кабынып. - Бикә апа белән Шаха апайның тәмәке пыс­кытып, кеше ишетмәслек кенә тавыш белән сөйләшеп утырулары үрнәгендә яраса - уйныйм.
Һәм уйнады Дания. Бүген шул радиопостановканы тыңлагач, ул, үз уенына үзе ышанмыйча: "Минме соң бу?" - дип утыра. Бу аның "кылануы" түгел. Спектакльдә үзеннән "ерак китеп", холык-фигылен нык үзгәрткән рольләре күп аның. Шундый образларның берсе - "Миркәй белән Айсылу" спектаклендәге Айсылуы, икенчесе - Батулланың "Кичер мине, әнкәй" әсәре буенча куелган спектакльдә Дилфүзә. Айсылу роленә Дания­не 3 нче составка билгелиләр. Спортчылар телендә әйткәндә, "запасной игрок". Миркәйне Таҗетдинов белән Әюпов алмашлап уйныйлар. Өченче составта булганлык­тан, Даниягә Әюпов белән дә, Таҗетдинов белән дә парлашырга туры килә. Беренче, икенче состав Айсылулар дәрәҗәле-исемле артистлар булса да, һәр ике Миркәй Дания Айсылуы белән парлашырга тырыша. Тора-бара Айсылу Даниягә генә кала. Моңа, Миркәйләр теләгеннән дә бигрәк, тамашачыларның Дания Айсылуына мәхәббәте хәлиткеч роль уйнагандыр дип беләм. Ә инде артистканың бу рольгә мәхәббәте кызына "Айсылу" исеме кушканда да күренә...
Яшьлек елларыннан бер хатирәне искә төшерми булмастыр...
Узган гасырның 60 нчы еллары иде ахры, яисә 70 нче еллар башыдыр. "Әни килде" спектакле белән озын-озак гастрольләрдә Әлмәт-Бөгелмә якларында йөрибез. Барасы ара ерак булганда кунакханәдән иртәрәк чыгып, матуррак урыннарда туктап ял итәбез. Ир-егетләр автобус туктауга урманга кереп китә, хатын-кызлар, термосларын чыгарып, чәйләргә тотына. Электрик егетебез, ни өчендер, автобустан да төшми. Чәй дә эчми - тып-тын утыра. Марзыя апаның моңа ачуы чыгып:
- Бар, кеше ашаганны карап утырма, төшеп мәтрүшкә җый... - димәсенме. Тынлык урнаша.
- Әллә нигә башым авыртып, күңелем болгана, бензин исе ярамады ахры, - ди егет.
Шунда Дания аңа ниндидер дару белән стаканга чәй салып бирде. Егет даруны кабып, чәй белән йота да, рәхмәт әйтеп, төшә, урманга таба атлый. Ул төшкәч, Марзыя апа:
- Кешегә салынырга осталар, - дисә, Гәүһәр апа Даниягә карап:
- Үзебез азындырабыз, - диде.
Галимә апа эндәшми генә утыра. Сүзгә катнашуымнан куркып, мин дә автобустан төштем. Ярты сәгать чамасы юандык. Габдулла абый Шамуков белән Шәүкәт абый, мәтрүшкәләр кыстырып, мунча себеркесе бәйләгәннәр, ә теге электрик егет бер кочак сары мәтрүшкә җыйган.
Иң элек өлкәннәр кереп утырышты. Ахырда сары мәтрүшкәле егет күтәрелде.
Марзыя апа: "Менә, молодец, тәнкыйтьне аңладың", - дип, аннан букетны алырга кулын сузды. Егет аңа игътибар итмәде - букетны Даниягә биреп:
- Хәлемә кергән өчен, - диде.
Көз җитеп, сезон ачылганда ул егет күренмәгәч, сорасам - бавыры авыруыннан мәрхүм булуын әйттеләр. Колагымда аның: "Хәлемә кергән өчен" дигән сүзе һаман яңгырый кебек.
Дания Нурлының аны нурлы иткән төп сыйфатлары: кешеләрнең хәленә керә белү, ягымлылык, ихласлык. Нурың сүнмәсен, сүрелмәсен, Дан иясе Фидания!
Әхтәм ЗАРИПОВ.
. "Дивана" спектаклендә.
. "Гөргөри кияүләре" спектаклендә (сулдан уңга) Р.Юкачева, Н.Ибраһимова, Д.Нурлы, И.Әхмәтҗанов.
. "Үлеп яратты" спек­таклендә Э.Талипов, Д.Нурлы.
."Әниләр һәм бәбиләр" спек­таклендә А.Гайнуллина, Д.Нурлы.
.Фотографияләр Г.Камал театры музееннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев