Мәдәни җомга

Даһиларның тыйнак илчесе

Татарстанның халык артис­ты, Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты Луара Шакирҗанның күркәм гомер бәйрәме

Тормышта битарафлык, эгоизм, малга табыну үскән саен, үз-үзләрен онытып, сәнгать-мәдәниятебез тарихын барлаучы эзтабар галимнәргә, гасырлардан килгән кадерле тарихи ядкәрләрне туплау, саклау белән шөгыльләнүче музей хезмәткәрләренә карата хөрмәт арта. Алны-артны уйламыйча, бер көн белән яшәү тамыр җәеп килгән ваемсыз дөньяда, аларның эше күзгә элеккегедән дә зуррак булып күренә. Эстрада сәхнәләреннән классик җәүһәрләребез, мәгънәле, затлы юмор юкка чыккан, очсыз, мәгънәсез, арзан мәзәкләр киң таралган кыйбласыз таркау заманда югары зәвыклы нәфис сүз осталарының азаюына күңел сыкрый, ә булганнарына баш иеп рәхмәт әйтәсе килә.

Татарстанның халык артис­ты, Республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, Дамир Сираҗиев исемендәге театр премиясе лауреаты Луара Шакирҗан бүген сирәгәя барган бик күп сыйфат, һөнәрләргә ия – ул бөек әдипләребезнең уй-фикерләрен югары дәрәҗәдә сәнгатьчә тамашачыга яки радиотыңлаучыга ирештерүче нәфис сүз остасы да, милли театрыбыз һәм аның күренекле эшлеклеләренең мирасын саклаучы музей хуҗасы да, артистлар, режиссерлар турында мәкаләләр язып, китаплар туплап, юбилей кичәләре, күргәзмәләр оештырып аң-белем таратучы бик укымышлы мәгърифәтче дә, республика күләмендә уздырылган туган тел бәйгеләрендә яшьләргә тиешле бәя бирүче, ярдәм кулы сузучы да. Шуларга өстәп, милләт гаме белән янган газета, журнал, радио, телевидение хезмәткәрләренең якын дусты, беренче ярдәмчесе, киңәшчесе дә ул. Луара ханым тырышып йөрмәсә, күпләребез ике кулсыз калган кебек булыр иде. Камал театрының музее – ул бер мәдәни, тарихи үзәккә тиң. Шушы көннәрдә кадерле дустыбыз Луара Шакирҗанның үзенең дә күркәм гомер бәйрәме.

Аң-белемгә омтылу, әлбәттә, аңа каннан күчкән. Тумышлары белән Чаллы ягыннан булган әтисе Галим абый һәм әнисе Хатирә апа 17 яшьтән авыл мәктәбендә укыта башлый. Аннан Казанда рабфак һәм педагогика институтын тәмамлап, башта Актаныш, аннан гомер буе Әтнә районында – Түбән Көек, Күлле Киме авылларында эшлиләр. Үз чорының алдынгы карашлы, укымышлы мөгаллимнәре балаларына елга исемнәре белән – Амур, Нил, Лена, Луара дип исем кушкан. Математика, физика укытса да, бик шигъри күнелле Галим абый һәм татар әдәбияты, немец теле укытучысы  Хатирә апа гаиләсендәге әдәбиятка, сәнгатькә, театрга булган мәхәббәт кечкенәдән балаларга да күчә. Алар барысы да иң яхшы билгеләргә укып, мәктәптәге барлык чараларда катнашып, беренчеләр булып үсәләр. Мәһабәт гәүдәле, Сабан туйларында көрәшкән Нил абыйлары хәрби булып китә. Нәселнең генә түгел, татар халкының да горурлыгы булган Лена Шагыйрь­җан – Ватан, милләт язмышы турындагы тирән шигырьләре, нечкә хисле лирикасы белән күңелебезне яулаган күренекле каләм остасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре. Олы абыйлары Амур Шакирҗанов оста гармунчы, талантлы рәсем ясаучы булса да, мәктәптән соң, заманында алдынгы, мактаулы гыйлем йорты саналган химия-технология институтына укырга керә һәм гомер буе исеме яшерен заводта инженер-химик булып эшли. 1990 елларда, үзгәреш чоры башлангач, тумыштан килгән язу куәсе күңеленнән язгы ташу кебек бәреп чыга – ул азатлык таңында барлыкка килгән «Шәһри Казан» газетасына эшкә урнаша һәм киң колачлы үткер каләме белән бик тиз укучыларның игътибарын җәлеп итә. Хәтеремдә – төшке аш вакытында да кулында кроссвордлы газета булыр иде, редакция егетләре белән шахмат уйнар иде. Өч тапкыр СССР чемпионы, Кави Нәҗминең энекәше Рәшит Нәҗметдиновны да җиңгән оста шахматчы иде Амур абый! Журналистлар берлеге әгъзасы Амур Шакирҗановның улы – озак еллар мәктәптә, институтта укыткан тарих фәннәре кандидаты, подполковник Марат Шакирҗанов та – журналист булып танылды; ул – дистәдән артык китаплар авторы, шул җөмләдән Марсель Сәлимҗанов, Фуат Мансуров, Әхмәт Агади, Туфан Миңнуллин, Венера Ганиева, Әзһәр Шакиров кебек бик күп мәшһүр сәнгатькәрләр, сәясәтчеләр белән корган гамьле әңгәмәләре дә китап битләренә күчте. Шәһәрдә туып-үссә дә, ата-ана тәрбиясе белән татар сәнгатен дә биш бармагыдай белүче, Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева иҗатына баш игән кебек, Галина Вишневская, Дмитрий Хворостовскийны да сокланып тыңлаучы ул.

Луара туган ягын – Түбән Көек авылында узган әкияттәгедәй балачагын, Сибгат Хәким укыган Киме мәктәбен, беренче укытучысы Зәйтүнә апасын, төрле биюләргә, мандолина уйнарга һәм рус теленә өйрәткән Нәкия апасын, беренче тапкыр алтынчы класста «Беренче театр»ны куеп, алардан «әртис» ясаган татар теле укытучысы Луиза апасын – инде тугызынчы, унынчы дистәләрен ваклаган бу хөрмәтле затларны һәм башка белем биргән апа-­абыйларын бик сагынып, яратып искә ала.

Хатирә апа белән Галим абыйның балаларына камиллеккә омтылу хас. Югарырак үрләр турында хыялланмаса, төпчек кызлары Луара олуг осталар Марсель Сәлимҗанов, Рәфкать Бикчәнтәев, Габдулла Шамуковлардан белем алып, Казан театр училищесын тәмамлагач, инде нәфис сүз буенча филармониягә чакырылгач, уңышлы гына эшли башлагач, данлыклы җырчы Зифа Басыйрова төркеменнән аерылмас, Ленинградтагы театр, музыка, кинематография институтына китмәс иде. Аннан кайткач, драма һәм комедия театрында күчмә шартларда булса да, төп рольләр уйнавы белән канәгатьләнгән булыр иде. Әмма Мәдәният министрлыгына театрлар буенча белгеч итеп чакыруны ул кире какмый, Татарстан сәнгать дөньясының үзәгендә кайнап яши башлый. М.Сәлимҗановның Камал теат­ры музеен җитәкләргә димләве аны тагын театр дөньясына алып кереп китә, ул тагын ашкынып эшкә чума – тынгысыз күңелле булмаса, артист, режиссерларга гына түгел, күпләгән шагыйрь, язучыларыбызга, композиторларыбызга багышланган кичәләр дә алып бармас, иҗатларын да тирәннән өйрәнмәс иде. Шундый кичәләрнең берсендә олуг шагыйребез Габдулла Тукайның шигырьләрен бик оста, матур итеп укуына таң калып, Финляндиядән килгән татарлар Луара ханымны (алар аны Зөһрә дип йөртәләр) үзләренә кунакка, яшьләргә татар театры турында сөйләргә, спектакльләр куярга чакыра. «Тимер пәрдәләр» ачылган чор. Барасы килү теләге дә зур, билгесезлек, җаваплылык хисе дә чиктән ашкан. Тәвәккәлли ул! Юкса, 1991 елда Хельсинкида Финляндия татарлары белән «Беренче театр» да сәхнә күрмәс, ел саен «Асылъяр», «Галиябану» драмалары, «Туйлар узгач» комедиясе дә куелмас иде. Батулланың бу комедиясе белән Американың Нью-Йорк каласына да барып җитмәс иде алар! Шулай итеп, Галим кызы Луара режиссерга да әйләнә.

Театр сәхнәсендә актерларга сәхнә бизәлеше, костюм, грим, ясалма сакал-мыек, реквизит һәм бигрәк тә партнерлар ярдәм итә. Нәфис сүз остасы сәхнәдә япа-ялгыз. Аның бурычы сәхнәне сүз белән тутыру – сүз ярдәмендә шагыйрьләр яшәгән мохитне, аларның күңел халәтен тасвирлау, фикерләрен тамашачыга «имгәтмичә» дөрес итеп җиткерү. Бер спектакльдә актер нибары бер роль башкарса, концерт яки иҗат кичәсендә нәфис сүз остасына әллә никадәр рольләргә керергә туры килә. Луара Шакирҗан – бүген үзе бер театр. Соңгы ике сезонда театрда Галиәсгар Камал, Шәүкәт Биктимеров, Асия Гали, Фирдәвес Әхтәмова, Шамил Закировка багышланган кичәләр чыннан да моноспектакль кебек иде. Үзе алып барган кичәләрнең сценариен дә яза, куелышын да, бизәлешен дә үзе башкара Луара ханым.

Элеккеге елларның нәфис сүз осталары Мохтар Мутин, Шакир Шамильский, Хәким Сәлимҗанов, Фәйзи Йосыпов, Габдулла Шамуков, Әзәл Яһүдин, Галимә Ибраһимова, Айрат Арсланов кебек шәхесләребез сүзнең кадерен дә, тәмен дә белгән. Шундыйларның юклыгы бүген аеруча үзәкләрне өзә. Сүз белән сурәт тудыру осталыгына ия Луара Шакирҗанны мин аларның эшен дәвам итүче дияр идем. Радио-телевидениедә гап-гади көндәлек хәбәрне дә дөрес җиргә басым куеп укый белмәгән «сөйләүчеләрдән» беркайчан да виртуоз шигырь укучы чык­маячак! Күзләрен кәгазьдән алмыйча гына, бертөрле изрәткеч тавыш белән кызыксыз итеп нотык укучы «сүз остасы»ның да тамашачы күңеленә юл табуы бик шикле. Тыңлаучы күңеленә үтеп керим дисәң, сүзне яратырга, шагыйрь, язучыларыбызның сәхнәдән укыячак әсәрләрен ятларга гына түгел, айлар, еллар буе күңелдә йөртергә, аларга гашыйк булырга кирәк! Менә нинди сәнгать ул нәфис сүз! Әнә шул бөек сәнгатьне, Шагыйрь авазын тоемларлык нечкә, нәзакәтле хисле, үзе дә шигъри күңелле, шигырьләр дә язучы, гасырлар гыйлемен аңларлык тирән фикерле ул безнең Луара ханым! Ул сәхнәдә «алып баручы» гына түгел, ул гүя хикәя сөйли, сүз дәрьясында барыр юлын анык белгән кораб капитаны кебек иркен йөзә...

Әти-әнине кадерләп соңгы юлга озату, алар өчен догада булу – һәр баланың изге бурычы. Л. Шакирҗан әти-әнисенә бик игътибарлы, игелекле бала булды. Кырык елдан артык балалар укыткан, китап, дәфтәрдән аерылмаган Галим абый һәм Хатирә апаның олыгайгач күзләре күрмәскә әйләнде... Төпчекләре Луара аларны үз янына алып, кадер-хөрмәттә яшәтте – әнисен өч, әтисен унике ел тәрбия кылды. Кызларының мәрхәмәтле, йомшак мөгамәләсеннән бик разый булгандыр алар, әлбәттә. Шагыйрә апасына да гомере буе, бигрәк тә олыгайган, авыру, авыр көнендә булышчы, таяныч булды сеңлесе. Бүген дә Лена Шагыйрьҗанның 75 еллыгына шигырьләр китабы чыгарып, Луара ханым апасы өчен генә түгел, татар әдәбияты һәм аны сөючеләр өчен зур эш башкара.

Л.Шакирҗанның театрдагы, радиодагы, матбугаттагы, мәктәп­ләрдә дә алып барган эшчәнлеге – күренекле татар артистлары, режиссерлары турында хәтерне саклавы бәяләп бетергесез зур кыйммәткә ия. Бөекләрнең үз балалары да моның кадәр зур эшне башкара алмас. Дөресен генә әйткәндә, Луара Шакирҗан Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Габдулла Кариев, Кудашев–Ашказарский, Әшрәф Синяеваларның үз балалары кебек. Аларның күбесе театр хакына иҗтиһат юлында кайсы ачлыктан, кайсы тифтан яки башка авырулардан, гаилә корырга, балалар сөяргә дә өлгермичә бик яшьли вафат булган. Луара ханым аларга әнә шул күрми калган бәхетләре өчен иңдерелгән сыман. Ул дөньяга Хатирә апа һәм Галим абыйның кызы булып аваз салган булса, хәзер театр сәнгатендәге бөекләрнең игелекле баласына әверелде.

«Яшисең бит гүя алар өчен,
Уй һәм сүзләренә үз җаныңнан
Ялкын өсти-өсти янар өчен...», 

– дип шагыйрь Әхсән Баян нәкъ менә Луара Шакирҗан турында язган кебек.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Фотолар Луара Шакирҗанованың шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: