Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ЧЫН СӨЮ БАР УЛ!

Бу ыгы-зыгылы заманда чын мәхәббәткә урын бармы, дигән сорауга җавап эзли Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күптән түгел тамашачыларга тәкъдим ителгән "Мәхәббәт-FM" спектакленең геройлары. Ильяс - радио ди-джее. Чулпан шул ук радиода тавыш режиссеры булып эшли. Икесе дә бер-берсен яшерен сөю белән сөя. Кызның беренче башлап мәхәббәтен белдермәве бик...

Бу ыгы-зыгылы заманда чын мәхәббәткә урын бармы, дигән сорауга җавап эзли Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күптән түгел тамашачыларга тәкъдим ителгән "Мәхәббәт-FM" спектакленең геройлары. Ильяс - радио ди-джее. Чулпан шул ук радиода тавыш режиссеры булып эшли. Икесе дә бер-берсен яшерен сөю белән сөя. Кызның беренче башлап мәхәббәтен белдермәве бик табигый. Ә менә егет ни өчен хисләрен ачмый икән? Икәүдән-икәү калулары була, ул әле бер, әле икенче битлек киеп, кызык-мызык сөйләп, җитди аңлашудан кача. Хәер, өстәл сугып сөйләшә торган, чынлап яратсалар, сөйгән ярларын мең киртәләр аша кичеп, хәтта чит-ятлар куеныннан урлап алып китә торган кыю ирләр заманы түгел шул хәзер. Әмма Эмиль Талиповның герое Ильяс җебегән егет кисәге дә түгел. Эмильнең сәхнә сөйкемлелеге, импровизация осталыгы, йөзенә чыккан олы җанлылыгы аңа карата ихтирам уята. Алай булгач, бәлки, Эмильнең герое Ильяс җитди сөйләшер дәрәҗәгә үсеп җитмәгәндер, хисләрен белдерергә ояладыр. Әмма сәхнә вакыйгаларыннан күренгәнчә, Ильяс (радиоэфирдагы тәхәллүсе Иләс Миләсов) кичә генә дөньяга күзләре ачылган оялчан, кыюсыз егет түгел. Ул зур калага авылдан килгән, театр училищесын тәмамлаган, фатир хакы түләп, бер апада яши. Радиода килеп туган четерекле хәлдән тиз генә чыгу юлын табуы да аның тәҗрибәле булуын, хыял байлыгын күрсәтә. Татар эстрадасы артистлары, сәясәтчеләр булып сөйләве дә аның хәятебезнең төрле өлкәләрен, шул исәптән җырчылар, артистлар, дәүләт эшлеклеләре тормышын әйбәт белүе нәтиҗәсендә ышандырырлык булып чыгадыр, минемчә. Димәк, Ильяс - бик үткен, заманча карашлы егет, үзен судагы балык кебек хис итә. Аның оялчан булуы бик шикле. Шулай да Иләс Миләсовның иләсләнеп йөрүе, җитди сөйләшергә теләмәвенең сәбәбе нидә соң? Замана баласы булуында түгелме чын сәбәп? Ул бу алдаучан заманны шулкадәр әйбәт белә, исән калыр өчен җитез хәрәкәтләнергә шулкадәр күнеккән ки, озын гомерле, тотрыклы, чын хисләрнең булуына ышанмый башлаган. Шул хәлендә ул үз хисләреннән үзе куркамы? Әллә сөйгәнен шул үзе кичергән билгесез хисләр өермәсенә бөтереп алып кереп, аңа ялгыш зыян китерүдән куркамы?

Гөлчәчәк Гайфетдинованың Чулпаны да бик заманча, прагматик кызга охшаган. Ул Иләснең иләсләнеп йөреп туйганын көтәргә җыенмый, үзе артыннан йөргән, тышкы кыяфәте белән министр улларын хәтерләткән Фирзәткә кияүгә чыгарга ниятли. Чөнки Фирзәтнең сүзе нык, кыяфәте җитди, финанс хәле дә бик шәпкә охшаган. Хәзерге заманда гүзәл затларның бик күп, ир-атларның чагыштырмача аз булуын исәпкә алганда, Чулпан перспективалы Фирзәтне эләктереп, бик дөрес эшли кебек. Чыннан да, кияүгә чыгар яшькә җиткән кызга һавадагы аккошларга кызыгып, кулдагы саесканны ычкындыру килешми. Ә аның аккошларга ымсынуын фәкать моңсу күзләре искәртә. Гөлчәчәк Гайфетдинова күңеле тилеләрне сөйсә дә, заманына күрә үз файдасын күрергә тырышып яшәгән прагматик кызны, элек башкарган геройлары кебек үк, бик оста итеп уйный.

Ирек Кашаповның Фирзәтенә прагматиклыкта тиңнәр юк. Бала чактан симезлектән интеккәнгә күрә, үзен башкалардан ким хис итеп, әмма үзе белән нык эшләп яшәгән Фирзәт балкып торган чибәр кызга өйләнеп, кимлек хисен шуның белән тутырасы килә. Фирзәт - чып-чын замана герое. Аның кыйммәтле машинасы бар, байларча җиһазландырылган фатиры да бардыр, мөгаен. Беренче зөфаф төнен ул кәләше белән шәһәрнең иң биек ноктасында урнашкан затлы пен-хауста уздырырга җыена. Шампан шәрабе, затлы ефәк халат, миллионлаган халык яратып тыңлаган шлягер-моңсу музыка - барысы да әзер. Артист Ирек Кашаповның сәхнәдә үз-үзен тотышы шундый табигый, килешле ки, әйтерсең, Г.Камал театры яныннан үтеп барган бер кыйбатлы, затлы машинаны туктатканнар да, рульдәге байгураны театрга чакырып кертеп, сәхнәгә чыгарып җибәргәннәр.

Гомумән, спектакльдән һәр катнашучы ил-көннең тотрыксызлыгын, алдаучанлыгын ача кебек. Иләс Миләсов белән бер фатирда яшәүче студент кызлар - Энҗе - Айгөл Миңнуллина, Рәзилә - Ләйсән Фәйзуллина, Зәйнәп - Гөлчәчәк Хәмәдинурованы гына мисалга алыйк. Үзен күрмәгән дә көе, радиодан тавышын ишетеп кенә, Иләс Миләсовка гашыйк булып йөрүләрен генә әйт инде син! Энҗе кызларның барысын да уздыра, кальян, сушилар белән кызыктырып, егетне тәмам үзенеке итмәкче. Бер үк вакытта заман алдавычларына алданып йөреп, надан калган студентка пародия дә бу кыз.

Ильясның дуслары Венер - Алмаз Сабирҗанов, Илһам - Раил Шәмсуаров, Илдус - Алмаз Гәрәев та бик хикмәтле. Ильяс белән бергә театр училищесында укып чыкканнан соң, үз һөнәрләрен, осталыкларын күрсәтер урын, җай табалмаган бу егетләрнең берсе юл хәрәкәте иминлеген саклаучы, калган икесе туйларда җырчы һәм биюче булып йөрергә, яшь гомерләрен заяга үткәрергә мәҗбүр. Иҗат кешесенең якланмаган булуы да безнең заман чире. Машиналарын игътибарсыз йөртүче халык хисабына көн күреп, тәмам комсызга әйләнгән, азынган, бәйдән ычкынган гаишниклар да - безнең заман бәласе. Ә бит ниятләре изге булган. Әнә Венер һаман да әле юл кагыйдәләрен бозу очракларын теркәп барган камерасы белән татар киносы төшерергә хыяллана. Бу милләтебез өчен гаять мөһим өлкәләрне үстерү дәүләт иңнәреннән ипләп кенә төшерелеп, аларның берән-сәрән энтузиастлар кулына калуына киная булып аңлашыла.

Шулай итеп, күргәнебезчә, Ильяс яшәгән мохит, ягъни бүгенге заман гел тотрыксызлыктан тора. Шушы вәзгыятьтә ничек итеп саф, чиста, озын гомерле хисләрнең булуына ышанмак кирәк?!

Гафу, укучым, спектакльдә катнашкан тагын бер герой - Фәридә - Миләүшә Шәйхетдинованы онытып торам икән бит. Әйтергә кирәк, аны оныту - зур хата, чөнки нәкъ менә ул бик кыйммәткә төшкән затлы, әмма бәхетсез туйны өзеп, Ильяс белән Чулпанның кавышуына сәбәпче була. Спектакльдә бердәнбер чын кеше ул Фәридә. Ул - тарихчы-галимә. Ул татарның бик булдыклы, әмма гаять ялкау булуына инанган һәм шуның турында китап язарга җыена. Аның инанулары чын, хакыйкый һәм, кызганыч ки, үзгәрмәүчән инанулар. Фәридәнең кәчтүм тукымасы да чын, хәзергеләр ише синтетика, чүп-чар түгел, югыйсә, озак еллар буе алыштырмый кия алган булыр идемени ул аны?! Фәридәнең җаны, хисләре, теләк-омтылышлары чын. Алмаш күлмәк алырга акчасы булмау сәбәпле, фасоны искергән кәчтүм кисә дә, ул гаишник та, тамада да, ничарадан бичара җырчы да, биюче дә булмаган, ә бәлки, һаман да әле татарны уяту турында хыяллана, бу тиз үзгәрүчән, тотрыксыз заманда, энә белән кое казып, комнан бау ишәргә, фәннең нигезләрен ныгытырга тели. Үзе инанган идеяләре, вә чын мәхәббәт хакына ул барысына да барырга, хәтта "Дом-2" тапшыруындагы иләс-миләс, буш яшьләрне хәтерләткән спектакль геройларын оештырып, туйдан кәләшне урларга да әзер. Ирләр булдырмаганны хатын-кыз булдыра. Бу да заман үзе. Шул галәмәтне күреп, Ильяс та уяна. Ни дисәң дә, Иләс Миләсов битлеген кисә дә, ул ясалма да, җилбәзәк тә түгел. Милләтен 3 тиенгә сатып җибәрергә әзер кешеләр иярдә заманда, татар радиосында эшләп, Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Сәхәбиева кебек чын хисләр җырчыларын тыңлап йөрер идемени ул?

Ахыр чиктә шушы ыгы-зыгылы заманда да чын мәхәббәткә урын барлыгы беленә. Ә сәхнәдә әледән-әле яңгыраган затлы, матур татар җырлары мәхәббәтнең җиңүен тизләтә, геройларга көч-куәт өсти кебек, шул ук вакытта тамашачы күңелендә ностальгия уята. Әйтергә кирәк, затлы җырлы, башны катырмый торган җиңел сюжетлы, якты юморлы, урыны-урыны белән шарж, пародия төсен алган бу спектакль һәм олы, һәм кече яшьтәге тамашачының күңеленә хуш килерлек. Ә вакыйгалар өермәсен яшь драматург Илгиз Зәйниев кузгатып җибәргән, үзе үк спектакльне сәхнәгә дә куйган. Аның идеяләрен рәссам Геннадий Скоморохов һәм биюләр кую остасы Сәлимә Әминова күтәреп алган. Кыскасы, "Мәхәббәт-FM" дулкыннарында очрашканга кадәр.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Спектакльдән күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев