Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры узган атнада яңа премьерасын тәкъдим итте. Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» әсәрен театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов сәхнәләштерде.
Кариев театрының бик мактаулы эш юнәлеше «Театр Ватанны саклаучыларга!» проекты бар: артистлар Татарстан егетләре хезмәт иткән хәрби частьләрдә һәм шул төбәк авыл-районнарында яшәүче...
Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры узган атнада яңа премьерасын тәкъдим итте. Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» әсәрен театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов сәхнәләштерде.
Кариев театрының бик мактаулы эш юнәлеше «Театр Ватанны саклаучыларга!» проекты бар: артистлар Татарстан егетләре хезмәт иткән хәрби частьләрдә һәм шул төбәк авыл-районнарында яшәүче ватандашларыбызга спектакльләр күрсәтә. Әлеге традицияне алар киләчәктә дә актив сакларга ниятли. «Гашыйклар утравы» спектакле дә, нигездә шушы юнәлешне күздә тотып, шактый кысан вакыт эчендә әзерләнгән. Сәхнәләштерү барышында төп текстка драматург белән бергәләп бик күп үзгәрешләр кертелүен, бу әсәрнең нәкъ менә театрның үзендә һәм хәтта репетицияләр дәвамында барлыкка килүен режиссер ассызыклап әйтеп узды.
Әлеге премьера спектаклен томалап пешерелгән яшелчә рагуы белән чагыштырып була. Бу ризыкның үзенчәлеге нидә? Аңа бик гади, ләкин күптөрле яшелчә салына: бәрәңгесе, кәбестәсе, татлы борыч, помидор, суган, лимон, яшел борчак... «Гашыйклар утравы» да, вак турап әзерләнгән яшелчә рагуы кебек, бихисап проблемаларны бер урынга җыярга омтыла. Ир-егетләрдә хәрби хезмәткә, Ватанны сөюгә хөрмәт спектакльдә кызыл җеп булып баштан ахыргача үрелеп бара. Шул ук вакытта халкыбызны, илебезне борчыган башка мәсьәләләр дә кузгатыла. Авыллардан яшьләр читкә китеп, мәктәпләр ябылу да, чын ир-атларсыз калган хатын-кызларның ирдәүкәләнүе дә, террор күренешләренә, АКШның гегемонлыкка омтылуына бәйле шик-шөбһәләр дә, мәхәббәттә тугрылык кебек мәңгелек темалар да колачланган монда. Символик рәвештә булса да, режиссер халыкның барлык төр сугышларга каршы икәнлеген чагылдырган күренеш тә өстәгән. Тормыш таләбе белән кырысланган йөрәкләрдә дә назга, йомшаклыкка, миллилеккә урын калуын гәүдәләндергән генерал Исмәгыйлев (Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев), Гөлсирин (Татарстанның атказанган артисткасы Фирүзә Зиннәтуллина) кебек персонажлар да кертелгән. Бик күп темаларны колачларга тырышып, солдатлар тормышын да, авыл хәлләрен дә күрсәтергә омтылу спектакльнең бербөтенлегенә зыян сала, эчтәлек ягыннан бушрак эпизодлар пәйда булуга да китерә.
Вегетарианнар үпкәләмәсен, ләкин рагуда бераз гына ит булмаса, һичбер ир-ат аны чын ризык дип санламаячак. Комедиядә дә мәхәббәт булмаса, аның бөтен тәме югалыр иде. Ләкин әсәрнең сюжеты Ләйсән (Гөлназ Галимуллина) белән Инсаф (Илфат Гыйбадуллин) арасындагы мәхәббәткә корылган дип әйтү - хаклыкка хилафлык булыр. Чөнки бу мәхәббәт үзе бераз чит планда калган хәлдә, асылда авылга җан өрә, аны саклап кала, чын гашыйклар утравына әйләндереп, башка егет-кызларның кавышуына төп сәбәп була.
Театрның яшьләр аудиториясенә хезмәт итүен онытмыйча, спектакльгә замана элементлары бик уңышлы өстәлгән. Әсәрнең кульминацион мизгелен тәшкил иткән экстремаль кавышу - никахны күктә очкан вертолетта укып, парашюттан сикерү дә шулар исәбеннән.
Никадәр генә бай, тәмле итеп әзерләнсә дә, яшелчә рагуының тышкы күренеше аппетит уятырлык булмый, шуңа күрә дә аш-су осталары аны төрлечә бизәп-матурлап бирергә тырыша. «Гашыйклар утравы»ндагы мондый бизәкләр - хореограф Нурбәк Батулла тарафыннан куелган биюләр. Алар заманча булудан гайре, берничә стильне берләштерүе белән үзенчәлекле дә, шул ук вакытта бик эчтәлекле дә. Бу биюләрдә кайбер режиссерлар мавыга торган катлаулы символизмнар юк дәрәҗәсендә. Алардагы синхронлык, хәрәкәт төгәллегенең дә шактый камил югарылыкта булуы, артистларга репетицияләр вакытында никадәр эшләргә туры килгәнлеген күзалларга мөмкинлек бирә.
Илгизәр ЗӘКИЕВ.
Фотолар Кариев театрының матбугат хезмәтеннән алынды.
Нет комментариев