Мәдәни җомга

Чәчкәләрсез язмыш

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гөлсем Камская

Галиәсгар Камал исемендәге академия театрының картиналар галереясын­нан узганда, һаман Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Гөлсем Камская сурәтенә күз төшә һәм күңелгә бер сорау тынгы бирми иде. Ни өчен галереядагы бөтен актрисалар  затлы кәнәфиләрдә бәйрәмчә ачык төстәге күлмәкләрдән, күзләренә сөрмә тартып, бит очларына көршән сөртеп, матур булып утыра, Гөлсем Камская исә бик гади итеп сурәтләнгән? Бүтән актрисалар ап-ак шәлләр бөркәнгән, йә булмаса, ак якалы күлмәкләр кигән булса, Камская соры кәҗә йоныннан бәйләнгән шәлен гүя матурлык өчен түгел, җылыныр өчен иңнәренә салган. Галереядагы шактый олы яшьтәге  Фатыйма Ильская, Гөлсем Болгарская, Разия Миңнебаева, Мәрьям Сульваның  башларында ник бер чал чәч бөртеге күренсен! Кырык яшьләрендәге Камская портретта ник ап-ак чәчле?  Һәр сурәтне диярлек  гүзәл чәчәкләр бәйләме бизи. Гомерен театрга багышлаган Гөлсем апа да, һичшиксез, чәчкәләргә лаек һәм төп рольләрдә уйнамаса да, рәхмәтле тамашачылардан роза, хризантема, тыйнак кәнәферләрне аз алмагандыр. «Баш рольләр башкармаса да, театрның тоткасы булды, театрда урыны түрдән иде», - дип иҗатташлары артист, режиссерлар тикмәгә генә әйтмәгәндер. Әмма ни өчендер портретның авторы  Камскаяга чәчкә бәйләмнәрен «кызганган».

Галереядагы гүзәл туташ-ханымнарга карап торуы рәхәт. Башларын горур чөеп, ханбикәләр сыман үз дәрәҗәләрен белеп утырулары, күк­рәкләрен киереп басып торулары күңелгә сары май булып ята. Үзебезнекеләр, үзебезнең милләттән, нинди матурлар, горурлар, дип шатланып, иңнәрең төшкән, боеккан чагың булса, үзең дә ирексездән тураеп куясың. 

Гөлсем Камская исә гади генә урындыгында бер якка янтаеб­рак, тотрыксыз,  караңгы төстәге күлмәген яшерергә теләгәндәй, ачылып китмәсен өчен бер кулы белән шәлен тотып утыра. Тыныч, сабыр йөзе табигатьнең котырган давыллардан соң  тынып калган бер мәлен хәтерләтә. Камскаяның карашында гасырлар акылы чагыла кебек. Портретның авторы – олпат рәссам Валерий Скобеев. Яшьтән җәрәхәт алып, аяксызланган һәм байтак вакыт йөрү, хәрәкәт итү бәхетеннән мәхрүм ителгән кеше буларак, ул гаҗәеп күңел сизгерлегенә ия. Гөлсем Камскаяны, бөтен актрисалардан аерып, танылган шәхесләргә хас булмаган гади шартларда сурәтләве дә тикмәгә түгел. Күп авырлыклар күрсә дә, кешелекле булып кала белгән гүзәл зат ул. «Театрның намусын күмәбез», - дип артист халкы Камскаяның җәсәде өстендә авыр сулаган.


Г.Камская Казанда ярлы гаи­ләдә дөньяга килә.  Гаиләләре Кабан күле янындагы картлар йортының флигелендә яши. Әнисе Гөлбәхәр  картлар йортында кер юа, әтисе Сәйфулла ишек алды җыештыра, мичкә яга. Гөлбәхәр апа Гөлсемгә унике яшь чагында үлеп китә. Аның бер апасы Газизә - укытучы Мансур Ишмаевка, Фатыйма беренче Мәгариф халык комиссары Хәсән Солтановка кияүгә чыккан була. Укымышлы, булдыклы туганнары ятимәне ташламый. Гөлсем  Фатыйха Аитованың Казанда беренче булып ачылган хатын-кызлар мәктәбендә белем ала һәм, аны тәмамлагач, 1916 елда Барнаулга балалар укытырга китә. Әмма революция башлангач, кире Казанга әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Апаларына авырлык китермәс өчен, ул шәфкать туташлары курсына укырга керә һәм шунда беренче ире татар батальоны командиры урынбасары Әхмәт Сабитов белән таныша. Ләкин гаилә тормышлары ярты ел гына дәвам итә, чөнки батальонны Сембергә күчергәч, «акларның» төнге һөҗүме вакытында бүтән кызыл­армеецлар белән бергә Әхмәтне дә кылычтан үткәрәләр. Унтугыз яшендә тол калган Гөлсем хәрби агиттеатрга эшкә урнаша. Кеше арасында авыр уйлардан онытылып торырмын, дип килгән булса, тора-бара театр  аны үзенә бөтереп ала. Бервакыт Гөлсем уйнаган спектакльне атаклы артист һәм режиссер Габдулла Кариев карый. Яучы карчыкның уйнавын бик ошатып, ул тамашадан соң артистканы үзен күрергә дип пәрдә артына керә. Егермесе дә тулмаган Гөлсемне күрә дә исе китеп: «Ул карчык сез идегезмени, туташ?! - ди. - Афәрин! Биг­рәк килештереп уйнадыгыз. Хәзер минем күңелем тынычланды: татар театрында өлкән яшьтәге ханымнарны уйнарлык бик шәп артисткабыз бар икән», - дип чын күңелдән соклануын белдерә. 

Гөлсемнең талантын татар театрының атасы Габдулла Кариев кенә түгел, артист, режиссер, драматург Гали Ильясов та күреп ала. Бер күргәч, нурлы күзле, туры сүзле бу кызның сурәтен оныта алмый инде. Алар Әстерханга Галинең әти-әнисе янына китеп яши башлый, Әстерхан театрында иҗат итә. Биредә уллары Дилүс (Татарстанның халык артисты Дилүс Ильясов), кызлары Чулпан дөньяга аваз сала. Әмма күрше-күлән, таныш-белеш, улың белән киленең халыкны аздырып, шайтан уены уйнап йөри, дип әтиләре Әхсәннең колак итен ашый торгач, Әхсән, ташла театрыңны, дип улына шарт куюга, Гали Ильясов гаиләсе белән Әстерханнан китәргә мәҗбүр була һәм 1927 елда Мәскәүдә Татар эшче театры труппасына килеп кушыла. 

Тора-бара әтиләре Әхсәннең яшь бәгырьләргә ук булып кадалган авыр сүзләре онытыла. Гөлсем эшче театрда берсеннән-берсе кызык рольләр башкара, Гали Ильясов спектакльләр куя. Биш яшен тутырган уллары Дилүс тә күмәк сәхнәләрдә катнашып, сәхнә тузанын суларга күнегеп килә. Тик менә Чулпан... 

Бер көнне яшьләргә кайгылы хәбәр килеп ирешә. “Чулпан йолдызы сүнде”, - дип язылган була әниләре суккан телеграммада. Нәни Чулпанны күренеш араларында имезеп, реквизит мендәрләрдә йоклатып, Урал, Себер, Казахстан, Оренбург якларына гастрольгә йөртеп тилмергәннән соң,  Әстерханга кайтарып куйгач була бу хәл.  Чулпан йолдызын сүндерергә олылар күрмәгәндә ашалган бер нәни уч карбыз төше җитә кала, сабый эчәгесе борылудан үлә... 

Газиз Чулпанын югалткач Гөлсем шомлы уйларга бирелә. Кызы чит-ят кулында җан бирде. Ичмаса соңгы тапкыр “әннә” дип эндәшүен ишетсә, үз куллары белән күзләрен йомдырса да, шулкадәр үкенечле булмас иде. Әтиләренең әйткәннәрен колакларына элмичә, кәпрәеп Мәскәүгә киткән булдылар, менә каргышы тотты үзләрен. Әллә сәхнәгә чыгуым, чыннан да, дөрес түгелме, мин укытучы булырга тиеш идем ләбаса, дип бичара ана озак өзгәләнә...

1933 елда Мәскәүдәге Татар эшче театры ябылгач, Гөлсем Камская һәм Гали  Ильясов Казанга кайтып, академия театрында эшли башлый. Ул елларда режиссерлар алдында сәхнәдән сыйнфый көрәшне күрсәтү максаты куелгач, кырыс цензура һәр туган яңа тамашага әнә шул күзлектән карап бәя бирә. Нәтиҗәдә, режиссерларны, артистларны эзәрлекләү башлана. 1936 елда Кәрим Тинчуринны кулга алалар. Артистлар Мохтар Мутин, Фатыйх Сәйфи-Казанлы, режиссерлар Гомәр Исмәгыйлев, Сәед Булатов, Гали Ильясовлар да шундый ук язмышка дучар була. Ирен ерак Норильск шәһәрен төзергә җибәргәч, Гөлсем ике баласы белән ялгыз кала. Ул вакытта олысы Дилүскә унбиш-уналты яшьләр тирәсе, кечесе Әсфәнгә нибары бер-ике яшьләр булгандыр. Көндезләрен төрмә бусагасын таптап хәлдән тайган Камская кичләрен  Мольерның «Тартюф» комедиясендә мадам Пернель, Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» спектаклендә Сәхиләне уйный, кычкырып көлә, шаяра...

Ул арада «халык дошманы» Гали Ильясовның фатирын конфискацияләп, гаиләсен урамга куып чыгаралар. Алар яшәгән фатирга шәһәрнең милиция башлыгы һәм аның гаиләсе кереп урнаша. Әмма милиция башлыгының язмышы бик аяныч тәмамлана: бер көнне аны Ильясовлардан калган бәллүр люстрага асылынган килеш табалар... 

Гөлсем, торыр урын сорап, театр директоры Алхановка кергәч, теге кесәсеннән кызыл катыргы чыгарып, актрисаның борын астында селки-селки, «халык дошманы хатынына һәм көчекләрегезгә ярдәм итәргә миңа партия кушмый», дип дию пәриедәй каһкаһә белән ямьсез көлергә тотына. Гөлсем директор бүлмәсеннән ничек чыгып җиткәнен абайламый да кала. Егылмас өчен бераз диварга сөялеп көч җыйганнан соң, иңнәрен тау баскандай, авыр кыймылдап, гримерныйга таба атлый. Бу кичтә ул кабат кол кызлар белән сәүдә итүче, тормышыннан  канәгать Сәхиләне уйный. Аның сәхнәне тутырган шашынкы көлүе, чынлыкта, тулган күңелнең бушануы икәнен тамашачы белми кала... 

Алханов җәзасын бу дөньяда ук алып китә. Яшь актрисаларга көнләп,  акылы авышынган хатыны бар көченә барган трамвай астына барып керә. Алханов үзе картаймыш көнендә яшьләр театрында янгынга каршы саклык чаралары күрүче булып эшләгән, имеш...

Гөлсемгә муеннан эш йөклиләр. Үзенең рольләреннән тыш, авырып килми калган артисткалар өчен дә уйнарга кушалар. Кайвакыт аңа иртән бирелгән  күп сүзле яңа рольне шул ук көнне кичен башкарырга туры килә. Гөлсемгә исә ике баласының тамагын туйдырырлык азык юнәтәсе бар. Театрда техник хезмәткәрнекенә тиң кечкенә генә хезмәт хакын да бирмичә интектерәләр ич. Әйтерсең юри Гөлсемнең абынганын көтәләр. Әмма  Камская сер бирми, ни кушсалар, шуны җиренә җиткереп үти. Ләкин бу сынауларның башы гына була әле...

Озак та үтми, Камскаяны үзен төрмәгә ябып куялар. Олы улы Дилүсне – колониягә, Әсфәнне балалар йортына алып китәләр. Әнисенең бертуганы Газизә Ишмаева икесен дә үзләренә ала. Тынчу камерада, үзе кебек «халык дошманы» хатыннары белән, ни ире, ни балалары турында бер хәбәр алмыйча, билгесезлектә тугыз ай утырып чыкканда утыз сигез яшьлек Гөлсемнең чәчләре ап-акка әйләнгән була... Гөлсемне төрмәгә олактыруларына чамасыз сөенгән, юк сәләтләрен бар дип күрсәтүче бериш актрисалар,  Камская башын горур чөеп кабат яраткан театрына әйләнеп кайткач, «сиңа хәзер карчыкларны уйнаганда парик та кирәк түгел», - дип  зәһәрен чәчә. «Халык дошманы хатыны түгел, төрмәдә дә утырып чыкмадык», - дип көнчеләр аннан соң да күзен ачтырмый... 

Гали Ильясовны ун елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр иде. Җәза вакыты беткәннән соң да, иреккә җибәрергә ашыкмыйлар. Махсус күрсәтмә көтү Сталин үлгәнчегә чаклы, ягъни тагын ун елга сузыла. Гөлсем ул вакыт эчендә ни генә күрми. Бер эштән чыгып икенчесенә йөгерә-йөгерә, бик авырлык белән үлмәслек акча эшләвен әйткән дә юк. Үзенең нахакка «халык дошманы хатыны» дигән сүзне күтәрүе генә җитмәгән, яшьтәшләре, йә булмаса укытучылары  рәнҗеткәч, әле бер, әле икенче улы кояш сүнгәндәй кара коелып, үртәлеп кайтып керә. Хаксызлыкка йодрык белән каршы чыкканнары өчен борыннарын канатып кайткан чаклары шактый була. 

Әтисе котыпка шәһәр күтәрер­гә киткәндә, Әсфән бишектә ятып кала. Берзаман ул  үсә, аңа да аң керә. Әтиле яшьтәшләрен күргәндә «әттә» дип өзгәләнә башлый. Шул вакытта Гөлсем өчен иң авыры баласының сораулы карашын күтәрү булгандыр. Аңа ни дип җавап бирсен? Әтисенең янында юклыгын ни дип аңлатсын? Җавабын үзе дә белми ич ул. 

Яшьтәшләреннән кимсенеп үсмәсен өчен, Г.Камская балаларына  бар назын, күңел җылысын багышлый. Ике улын да илдә-көнгә кирәкле, бай күңелле шәхесләр итеп тәрбияли. Олы улы Дилүс әнисе иҗат иткән академия театрында матур сәхнә образлары тудырып халык күңеленә керәчәк, кечесе Әсфән гомере буе «Татарстан» радиосында тапшырулар режиссеры булып эшләячәк... 

Әмма аңа кадәр ачлык-ялангачлыкны гына түгел, аннан да хәтәррәк сугыш михнәтен кичәргә туры килә. Дилүс үзе теләп немец фашистларына каршы сугышырга китә. Шул чакта аның «дошман» икәнен берәү дә телгә алмый. Дилүс кай арада “дошман”нан дуска әйләнгән соң? Әллә “дошман”ны дошманга каршы сугыштырып, Гали улы Дилүсне махсус юк итәргә телиләрме? Гөлсемгә мең төрле уй тынгы бирми. Галием исән-имин кайтыр. Шул вакыт Дилүсебез булмаса, аңа ни дип җавап бирермен? Гөлсемгә балалар нахакка Себердә интегүче иреннән әманәт булып калган ич...

Гөлсем җиңү көнен якынайтырга теләп, яралыларга  канын тапшыра. Дилүсем генә исән-сау булсын, Дилүсем генә кайтсын, дип күңеленнән өмет баглый...

Камская теләгәненә ирешә: җиңү таңы улы Дилүс белән очрашу шатлыгын бүләк итә. Ике улы да янында булгач, ирен көтүе дә җиңелрәк сыман тоела. Дилүснең дә, Әсфәннең дә исән-сау булып, кызлар кызыктырырлык чибәр егетләргә әйләнүе анага көч, горурлык хисе өсти. Бериш сәхнәдәшләренең кимсетүләре дә чүп кенә тоела, иң мөһиме ире алдында йөзе ак булсын. 

Менә шундый күңел газаплары, өмет, ышаныч белән көтә ул Гали Ильясовны. Ире егерме елдан соң әйләнеп кайтачак. Әмма Гөлсемнең өметләре акланырмы? Ни кызганыч, Гали Ильясов кайт­кан көнне Гөлсем Камская аны мәңгегә югалта. Кайтып бер төн кунып өлгерә, артыннан «сөям, бәгърем, сагынам» дип телеграмма килеп төшә. Гөлсем кәгазь кисәген кулына алып, ышана алмыйча тик тора. Фатирны бутап китергәннәрдер. Галиенә түгел, икенче берәүгә язылган сүзләрдер бу, дип һаман өметләнә әле... Әмма язмыштан узмыш юк: Гали Ильясов үзе кебек бәхетсез язмышка дучар булган элеккеге балерина Екатерина исемле рус хатынын очратып яши башлаган була... Озакламый аны да Казанга алып кайта һәм исемнәре аклангач, аларга бер бүлмәле фатир бирәләр. Ә Гөлсем... Гөлсем башта елый да елый. Ичмасам кайтмаган булса, күрешүгә өметләнеп яшәр иде. Хәзер исә яшәүдән ни мәгънә? Ичмасам  бер төнгә кайтып котыртып китмәгән булса. Егерме ел буена бөтен өметләре, исән калырга тырышулары шушы бер төн өчен булган микәнни? Ире аркасында күпме авырлык күргәннән соң, Аллаһның рәхмәте шулмы?.. Ни хәл итәсең, аннары язмышына күнгәндер инде. Екатерина Владимировна белән бер шәһәр һавасын сулап яшәүләре җиңел булмагандыр, әлбәттә. Әмма котыпта газиз иренең гомерен саклап калган ханым бит ул. Өметсез көннәрендә күңел вә тән җылысы белән җылыткан кадерле кешесе. Бер гаепсезгә егерме ел гомерен котыбта әрәм итте бәхетсез Галием,  дип кызганырга, аңларга, кичерергә тырышкандыр. Гөлсем Камская кебек олы җанлы шәхесләр генә шулай кичерә белә. Чынлап ярата белүче һәм сөйгәне хакына үзен корбан итәргә  әзер акыллы, зирәк хатын-кыз гына шул рәвеш­ле гафу итәргә мөмкин...

Аңлашыла ки, Камскаяга көязләнеп йөрергә мөмкинлек булмаган. Галереядагы портреты турында әйтүем. Иңнәренә бөркәнгән соры шәле дә гомере буе күңел җылысына туймыйча яшәвен белгертә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Әсфән Ильясов истәлекләре һәм Рабит Батулланың “Урыннары җәннәттә булсын” китабы файдаланылды. 

.Фотолар Г.Камал  театры музей фондыннан алынды. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: