Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Бәхетен тапкан Алсу

Бүген Алсу Фәйзуллина Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының талантлы артистларының берсе. Татар театр репертуарының таҗы булган рольләрне башкара.

Җыр канатында театр сәнгатенә килеп кергән Алсу турында язу уе күптәннән күңелдә йөрде, чөнки гаҗәп язмышлы кешеләр һәрвакыт игътибарны үзләренә тарта, җәлеп итә. Алсу Фәйзуллинаның язмышында гаҗәп­ләндергән нәрсә – җырчылыкка укып та театр артисты булып китүе. Бүген ул Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының талантлы артистларының берсе. Татар театр репертуарының таҗы булган рольләрне башкара.

Алсу Фәйзуллина сәхнәдә татар хатын-кызының матур сыйфатларын гәүдәләндерә. Аның татар классикасы буенча куелган героинялары салмак хәрәкәтле, тыйнак, итагатьле, тыныч, сабыр, йомшак, назлы. Шулай да аларда кирәк вакытта чәчрәп чыгарга әзер торган ниндидер көч бар сыман. Бу көч Алсуның туп-туры караган зур зәңгәр күзләрендә дә, горур буй-сынында да чагыла. Хәтта Галиябану кебек трагик героинялары да җәберләнгән мескен булып тоелмый. А.Фәйзуллина уйнаган классик спектакльләрне карагач, татар хатын-кызы басынкы, җебегән, дигән фикер калмый. Шулай итеп актриса,  әдәбиятта, сәхнә әсәрләрендә гүзәл затларыбызга карата яшәп килгән кимсетүле карашны җимерә сыман. Алсу үзе – көчле шәхес. Аның бу сыйфаты героиняларына да күчә, күрәсең.

Алсу ныклы сүзен мәктәптә укыганда ук әйтә. Яшел Үзәннең бердәнбер татар гимназиясендә укыган кыз татар концерт-спектакльләренә йөрергә ярата. Бу урында, янәшәдә генә ике мәктәп була торып, ара ераклыгыннан курыкмыйча, ике кызын да татар гимназиясендә укыткан әти-әнисе Розалия ханым һәм Фәнис әфәндене рәхмәт сүзе белән телгә алу кирәк. Ә бер көнне Яшел Үзәнгә концерт белән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле килеп киткәннән соң, Алсу җырчы булырга карар кыла. Ансамбльдәге артист кызларның озын чәч толымнарына кызыгып, үзенең толымнарын кадерләп сак­лый, биюче кызларның салмак бию хәрәкәтләре исенә төшкән саен, көзге алдында бөтерелеп ала, җыр­чыларның моңлы тавышларын күңелендә яңартып, үзалдына көйләп йөри башлый. Җырчы булу теләген тормышка ашырырга гимназиядәге вокал түгәрәге һәм музыка мәктәбе ярдәм итә. Музыка педагогы Рәйсә Шамил кызы Закирова Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры, бик күп талантлы җырчылар тәрбияләгән зирәк мөгаллим Венера Гәрәеваның бертуган сеңлесе булып чыга. Әйтерсең язмыш Алсуны әнә шулай туганлык җепләре һәм олы талант белән бәйләнгән бер мөгаллимнең икенчесенә тапшырып, җырчы булу теләген тормышка ашырырга ярдәм иткән. Казан музыка училищесында исә Венера Хәсән кызы Гәрәева белән бергә Алсуыбызны Татарстанның халык артисты Клара Хәйретдинова өйрәтә, тәрбияли. Казан дәүләт консерваториясендә дә А.Фәйзуллина Клара ханымда белем ала. Уку уңышлы бара. Инде теләккә ирештем, җырчы булдым, дигәндә генә кызның язмышы кинәт үзгәрә. Г.Кариев театрының баш режиссеры татар классикасын һәм бигрәк тә музыкаль спектакльләрне кыйбла иткән Ренат Әюповның Галиябану роленә актриса эзләве моңа сәбәп була. Кастинг игълан итәләр. Анда өч җырчы кыз катнаша. Шуларның берсе - Алсу Фәйзуллина. Бу вакытта Алсу кабат рух ныклыгын күрсәтә. Теләк-максатын тормышка ашыру өчен бөтен осталыгын файдалана. Биергә өйрәнә. Ракета тизлегендә алга ыргылган тормышның кешеләре дә тиз, җитез, кискен хәрәкәтле. Тормыштагы рольдән чыгып, салмак хәрәкәтләнергә, йомшак итеп атлап йөрергә, уйчан карарга өйрәнергә кирәк була. Сәхнә сөйләме исә – үзенә бер һөнәр. Боларны артист халкы училищеда дүрт ел буе өйрәнә ләбаса. Әмма Алсу башлаган эшен ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Башлаган икән, ул аны беркем булдыра алмаганча башкарып чыгачак. Хәер, бу мәсьәләдә режиссерның ролен дә истә тотарга кирәк. «Галиябану» җырының бер куплетын башкарган кызда еллар буе татар театры сәхнәсендә уйнарлык талант, әзерлек, теләк-омтылыш күргән икән, димәк, Ренат Әюпов - бик зирәк режиссер. Нәтиҗәдә, «Галиябану» премьерасы бик уңышлы була. Зәңгәр күзле, озын толымлы, моңлы тавышлы Алсу бер күрүдә матбугат әһелләренең дә, тамашачыларның да игътибарын җәлеп итә. 

Героиняларны уйнарлык җырчы актрисага ия булу шатлыгыннан, Р.Әюпов «Башмагым»ны сәхнәләштерергә уйлый һәм Алсуга театрга эшкә килергә тәкъдим ясый. Шулай итеп кыз театр артисты булып киткәнен абайламый да кала. Фәйзуллинаның шәп җырчы булачагына бернинди шик юк. Курсындагы җырчылар Илүсә Хуҗина, Айдар Сөләйманов, Эльза Исламова, Венера Протасова, Денис Ханбаба һ.б. берсеннән-берсе талантлы. Әмма ул алтын бөртегедәй асыл җырчыларыбызны сәхнәләребездә еш күрәбезме соң? Уптым-илаһи бөтенесен эшкә алып җырлатырлык татар музыкаль театры оешсын иде ул. Ул вакытта җырчыларыбыз да эшле, тамашачы да канәгать булыр. Алсуыбызның театрда үзен табуы бәхетедер, бәлки. Консерватория дипломы тотып эшсез каңгыраган җырчыларыбыз язмышын кабатламаганына, бәлки, үзе дә шатланып туя алмый торгандыр. Әмма ул вакытта кыз боларны уйламагандыр әле. Театр башын әйләндергән чак. Әйләнгән сәхнәдә әйләнә-әйләнә, кемнең генә башы әйләнмәс. Хәер, Алсу башы әйләнүдән акылын җуя торганнардан түгел. Училищеда укыганда ук, Венера Гәрәева, тормышта төрле хәлләр була, җыр­ларга өйрәнеп кенә калмагыз, тагын берәр белгечлек алыгыз, дип шәкертләренең башына гел тукый торган булган. Акыллы Алсуыбыз бу сүзләрне эләктереп алып, А.Туполев исемендәге Казан фәнни-тикшеренү техника университетына ­(КНИТУ-КАИ) педагог, психолог, социаль хезмәткәрләр бүлегенә укырга керә. Консерваториянең дүртенче курсында, КНИТУда читтән торып укыган мәлендә килеп керә ул театрга. Әмма консерваторияне дә уңышлы тәмамлый, университет дип­ломын да ала, театрга да җиңел кереп китә.

Хәер, театрга кереп китү бер дә җиңел булмагандыр. «Труппада мине җылы каршы алдылар», дип тыйнак кына әйтеп куйды сөйләшкәндә актриса. Әмма моңа никтер күңел ышанып бетми. Кариев театрында искиткеч артистлар иҗат итә. Күбесе – театрның беренче көннәреннән хезмәт иткән, бөтен авырлыкларны күтәреп сәнгатькә тугры булып калган артистлар. Якты рухлы режиссер Р.Әюпов кул астындагы артист, гомумән, кара эчле була алмый торгандыр. Балалар, яшьләр театрында бигрәк тә сәламәт рухлы актерлар эшли. «Сөннәтче бабай», «Кәҗүл читек», «Галиябану», «Башмагым»нарда уйнаган артистлар ничек үчле, мәкерле булсын инде?! Ләкин һәр артистның күңелендә беренче булу теләге яшәгәнен онытмыйк. Аңа гына карап торсыннар, аңа гына кочак-кочак чәчәк чыгарсыннар, ул гына матур... Артист халкында мондый теләкләрнең булуы табигый. Сәхнәдәге иҗат иясе үзен яратса гына, тамашачыларны яраттыра ала. Хәзер инде театр белеме булмаган Алсу Фәйзуллинаның труппага килеп героинялар рольләрен уйный башлавын күз алдына китерик. Кайсы актрисаның йөрәге тыныч калыр икән? Күрсәтмәсәләр дә, арада янып-көючеләр дә булгандыр. Ул янып-көюләр бер тышка чыкмаса, бер чыккандыр. Моны аңлар өчен Алсуның репертуарына бер күз төшерү дә җитә. Галиябану, «Башмагым»дагы Сәрвәр, «Печән базары»нда, «Зәйтүнәкәй» спектаклендә олуг шагыйребез Г.Тукайның яшерен мәхәббәте Зәйтүнә, «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» тамашасында баш героиня Зөһрә, «Ләйлә-Мәҗнүн»дә Ләйлә, «Сөннәтче бабай»да Сәгыйдә, «Тапшырыл...ган хатлар»да Галия – болар барысы да татар театры актрисаларының хыялы лабаса! Ләкин алар яңа гына аяк баскан Алсуга эләгә. Ник дигәндә, аның башкалардан бер баскыч югарырак күтәргән җырлый белү сәләте бар. Бу җәһәттән, тагын Алсуыбызның рух ныклыгын телгә алмыйча мөмкин түгел. Махсус белемсез дә килеш, ул Г.Кариев театрына, татар сәхнәсенә лаек булуын эше, иҗаты, җыры белән дәлилли. Артист халкы, бөтен рольләр дә балалар кебек бертигез, дияргә ярата. Әмма Алсу бу сүзгә үзеннән бер мөһим өстәмә кертте. «Һәрбер роль рухи корбаннар аша килә», диде. Корбан, дигәндә ике улына бирелми калган вакытны, назны, җылыны күз уңында тотты.

Ире Фәнилне ул беренче тапкыр «Сандугач керде күңелгә» конкурсында күрә. Ул вакытта Алсу музыка училищесының икенче курсында укый. Фәнил – әле мәктәп баласы. «Әнием, мин бүген шундый матур тавышлы егетне ишеттем. Аңа, һичшиксез, музыка училищесында укырга кирәк», – дип кыз канатланып кереп, әнкәсенең кочагына сыена. Училищеда чираттагы кабул итү имтиханнары тәмамлануга, бәхетлеләрнең исемлеген чыгарып элгәнне Алсу зур түземсезлек белән көтә. Анда Фәйзуллин фамилиясен күргәч, шатланып туя алмый. Фәнил җыр һәм бию ансамблендә эшли башлагач, Алсуның егеткә игътибары һәм хөрмәте тагын да арта, ансамбль артисты булу – балачак хыялы бит. Очраша башлыйлар, кавышалар. Фәнил «Казан егетләре» ансамб­лендә җырлый. Хәзер кабат җыр һәм бию коллективында иҗат итә. Алсу консерватория­не тәмамлаган елны уллары Әмирхан, аннары бәләкәчләре Гомәр дөньяга аваз сала. Шулай итеп, үзе театр артисты Алсуның иңнәренә әни, артист хатыны булу җаваплылыгы да өстәлә. Декрет ялында олы баласы белән бер ел гына утыра да кабат сәхнәгә чыга. Бәләкәче бер айлык чагында ук сәхнәгә әйләнеп кайтырга тиеш була, әмма Гомәрнең бәхетенә карантин игълан итеп, икенче декрет биш айга сузыла. «Һәр эшемдә куәтләп торган, ярдәм иткән әти-әние­мә, сеңлемә рәхмәтлемен. Алар минем өчен киңәшче дә, ярдәмче дә,сердәш тә, беренче дус та», – ди актриса. Уллары Әмирхан һәм Гомәрнең артист булу-булмавы турында фаразларга иртәрәк. Шулай да, Әмирхан инде бер ел җыр һәм бию ансамбле каршындагы бию студиясенә йөри.

Алсуның исә зур хыялы тагын бер җырлы роль уйнау­дыр, дигән уй килгән иде, алай түгел икән. Моноспектакль башкарыр­га хыяллана ул. Хәер, без аның кечерәйтелгән сурәтен күрдек тә инде. «Безнең җыр» фестивалендә композитор Эльмир Низамовның шагыйрә Луиза Янсуар сүзләренә иҗат ителгән «Мин яшим сәхнәдә» җырын Тинчурин театрының Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрына кушылып моноспектакль кебек башкармадымыни? Аны җыр гына дию, ялгыш булыр. Һәр сүзе, һәр нотасы йөрәге аша кичерелгән. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә. Алсуыбыз бу фестивальдә күп­ләгән җыр сөючеләрнең һәм жюринең мәхәббәтен яулап иң зур бүләккә тикмәгә генә лаек булмады. Җыры да нинди иде бит – үзе турында. Бәхетен театрда тапкан Алсу турында.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев