Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Битлекле “Нәүрүз”

Казах, кыргыз, төркмән, таҗик артист-режиссерлары белән күзгә-күз карап сөйләшмәгәч, сәхнәдә кайнар сулышларын тоймагач, тузаннар чыгарып биюләрен күрмәгәч, спектакль караган кебек тә түгел.

Казаныбызда төрки халыкларның XV халыкара «Нәүрүз» театр фестивале узды. Иң элек аның тарихын хәтерләрдә яңартыйк. Ул 1989 елда Алма-Ата шәһәрендә үткәрелә башлый. СССР таркалгач, төрки халыкларның театраль бәйрәме туктатылып тора. Һәм 1998 елда Г.Камал исемендәге театрның җитәкчелеге «Нәүрүз»нең яңаруына ирешә. Әмма дүрт елга бер тапкыр очрашу төрки кардәшләрне бик зарыктыра, шуңа күрә 2011 елдан башлап ул ике елга бер тапкыр үткәрелә башлый. Ә фестиваль араларында шул ук төрки театрлар өчен театраль-агарту форумы уздыру гадәте керә. Әмма төрки кардәшләрнең дуслыгын ныгыту омтылышлары моның белән генә бетми. Театр институтларында оешкан студентлар труппаларын аерым җыю теләге туып, студентлар театрларының «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелә. Без аны бер генә тапкыр күреп калдык. Аннары тормыш фестиваль тәртибенә үзгәрешләр кертте. «Нәүрүз» театр фестивален дә быел яртылаш онлайн форматта уздырырга туры килгән икән, якын арада студентлар театрларын күрү турында хыялланасы да юк.

Шулай итеп, быел «Нәүрүз»нең үзенчәлеге яртылаш онлайн форматта үтүеннән гыйбарәт. Төгәлрәк әйткәндә, унҗиде кунак төрки театрның унысы белән экран аша танышырга туры килде. Дөрес, видеоспектакльләр театр бинасында, аерым алганда Г.Камалда кече һәм зур залларда күрсәтелде, өстәвенә, театр сөючеләр кайбер тамашаларны интернет аша карый алды. Шул рәвешле «Нәүрүз»нең тамашачылары артты булса кирәк, әмма казах, кыргыз, төркмән, таҗик артист-режиссерлары белән күзгә-күз карап сөйләшмәгәч, сәхнәдә кайнар сулышларын тоймагач, тузаннар чыгарып биюләрен күрмәгәч, спектакль караган кебек тә түгел. Ни кызганыч, быел Якутиядән аз санлы җирле халык­лар театры, казах, кыргыз, үзбәк, хакас, тыва, төркмән, таҗик театрлары артистларын туганнарча бер кочаклап булмады. Фестивальгә якын тирәдән – Башкортстан һәм Чуашстаннан театрлар килгән иде. Ерак урнашканнардан Якутия, Алтай, Хакасия театрлары спектакльләрен экран аша түгел, гадәттәгечә сәхнәдә күрү бәхете насыйп булды. Быел «Нәүрүз» фес­тивале Казанда Якутия мәдәнияте көннәренә туры килү сәбәп­ле, якут театрлары гадәттәгедән дә җитдирәк әзерләнгән кебек тоелды. ТАССРның 100 еллыгы белән котлар өчен, алар былтыр ук кунакка килергә тиеш иде, әмма вирус юлларында киртә булды, шулай да вәгъдәләрендә торып, бүләкләр, кинофильм, спектакль, күргәзмәләр белән быел килеп төштеләр. Хакас, Алтай театрларының да килергә җай табуы быелгы фестивальне Себердәге төрки театрларга багыш­ларга мөмкинлек бирде, чөнки моңа кадәр һәрбер фестивальне берәр төрки халыкка багышлау гадәте кергән иде. 

Артист, режиссерларның килә алмаулары бик аяныч, әлбәттә, чөнки проблемалар турында ачыктан-ачык сөйләшеп булмады. Проблемалар исә бөтенебезнеке дә бертөсле – халык саны кимү, тел, милләт бетү, глобальләшү һ.б. Себер төркиләре арасында иң күп санлы халыкларның берсе якутларның да хәтта барысы да ал да гөл түгел. Бу хакта Якутия мәдәнияте көннәрендә «Хәзинә» милли сәнгать галереясы һәм дәүләт милли музеенда оештырылган күргәзмәләрдә дә искәртелде. Яңа килгән буыннарның, мәсьәләне тирәннән өйрәнергә иренеп, тарихны, мәдәниятне бозу очраклары аларда да күп икән. Мәсәлән, чорон дип исемләнгән кымыз эчә торган агач чынаякны Википедиядә башта «кымыз эчү һәм саклау өчен тотыла торган савыт» дип язган булсалар, тырыша торгач, этнографлар бу хатаны төзәтүгә ирешкән. Чөнки якутларда бүлеп бирелгән кымызны эчеп бетермәү гөнаһ санала, аның өчен бөек рухлар җәза иңдерергә мөмкин, диләр. Шуңа күрә чоронда кымыз сакларга ярамый. Әмма барыбер төгәлсезлек калган. «Чорон - милли йолаларда кымыз эчү өчен кулланыла торган савыт», дип тутырып язуга әле дә ирешә алганнары юк. Гасырлардан килгән мәдәнияткә өстән-өстән генә караш ташлау әллә нинди мәгънәсезлекләр китереп чыгара. Шул ук чоронны, мәсәлән, бүгенге «акыллы башлар» ат тоягына яисә ат башына охшатып ясалган агач аякка бас­тырып уя башлаган. «Кымыз тавык-әтәчнеке түгел, ат продукты икәне болай да аңлашыла лабаса, бизәү-гамәли әйберләребезне шулай чәчәкләп-чуклап асыл кыйммәтен бетерүче кемсәләрнең кулларын сугып сындырыр идем», дип котырды якут этнографик музее экспозициясен озата килгән хезмәткәр. Яисә якут, калмык, бурят халкында берничә гасыр элек үрчетелә башлаган сыер токымын гына алыйк. Аз сөт бирү сәбәпле һәм сөтнең куелыгы алты проценттан артмаганга күрә, Совет власте килгәч, бу сыерны нык каккан булганнар. Кызыл ач әрвахларга халыкны күбрәк таларга гына булсын. Әмма 1990 елларда бу сыер токымына кабат игътибар арта. Берничә гасырлык токымны, әлбәттә инде, рәссам халкы сурәткә яратып ала, аңа карап сыннар ясый. Әмма яңа буын рәссамнар арасында сыер урынына үгез ясаучылар да очрый икән. «Сыерны үгездән аермаска күзләре чыкмаган лабаса», дип нәфрәт чәчте шул ук якут музееннан килгән этнограф. Тарихка, мәдәнияткә җиңел караудан килә мондый мәгънәсезлекләр. Һәм аңлашылганча, бу хатадан татар, башкорт кына түгел, ерак Якутиядә аерымланып яшәүче кардәшләребез дә хали түгел. Әмма Якутиядә өлге-үрнәк булырлык мисаллар да байтак. Кино, театрлар белән идарә итүче ведомствоның Мәдәният һәм рухи үсеш министрлыгы дип аталуы үзе үк Якутиядә халыкның рухын үстерүгә җитди игътибар бирүләрен искәртә. Юрий Куп­риянов атлы бик мөлаем кеше министр булып эшли. Мәсьәләнең эченә кереп һәм гади итеп сөйләвенә караганда Куприянов бик төпле, эшлекле кеше. Һәм чыннан да, Якутиядә соңгы елларда кино сәнгате дә, театр да нык алга китте. Балалар «әннә» сүзен әйткәнче, кулларында кинокамера тотырга өйрәнә, ди. Кино сәнгатенең үсешен һәр ел саен Казан мөселман киносы фестивалендә дә күреп торабыз. Иң күп кинофильмнар юллаучылар – ираннар да якутлар. Якут мәдәнияте көннәрен ачарга да яңа гына табадан төшкән тарихи фильмнарын алып килгәннәр. Аны күрсәң, шаккатасың. Табигатьнең матурлыгыннан күзләр камаша! Назлы кояшлы Төркия бер якта торсын. Ул көч, ул гайрәт! Гаҗәпләнәсе юк – фильмны төшерер өчен генә дә 100 миллион сум акча тотылган. Ә тулаем бюджет – 244 миллион сум. Калган акча реквизит, костюм, аппаратурага киткән. Фильм өчен махсус өч мең костюм теккәннәр. Аларның дүртесен «Хәзинә» милли сәнгать галереясында күрергә мөмкин иде. Фильмда алты мең кеше катнашкан. Төшерү хәтта тауларда 67 градус салкында да туктап тормаган. Руслар киләчәген сизенеп һәм аларга каршы тору өчен аерым-аерым гомер итүче якут кабиләләрен берләштерүче Тыгын Дархан атлы милли каһарман турындагы әлеге кинофильмны режиссер Никита Аржаков Якут республикасының 100 еллыгына багышлап төшергән. Юбилей киләсе елга билгеләп үтелә. ТАССРның 100 еллыгын исә киносы-нисез генә былтыр бәйрәм иттек... 

Саха халкының театрлары да көчле. Якут риваятьләренә йөз тоткан «Олонхо» театрын «Нәүрүз» фестивалендә еш күреп, гашыйк булып беттек. Казанлылар гына түгел, «Олонхо»ны Япония, Кытай, Грециядә һ.б. илләрдә яраталар. Милли мәдәниятләрен саклый белгән халыклар башкаларныкына да хөрмәт белән карый шул. Бу юлы Платон Ойунский әсәре буенча режиссер Андрей Борисов куйган «Бөек Кудангса» спектаклен алып килгәннәр. Эчтәлегенә караганда ул да республиканың юбилеена багышланган булырга тиеш. Әсәр бөек Кудангса турындагы риваятькә нигезләнгән һәм адәм баласының кешелек хакына җиһан кагыйдәләренә каршы күтәрелүен гәүдәләндерә. Саха халкының башлыгы Кудангса үз халкын салкында өшеп һәлак булудан саклар өчен табигатькә каршы барып, өч төрле гөнаһ кыла. Башта Чулпан йолдызны (якутча Чолбон) мең төрле йолдызчыкка тураклап атырга боера. Шуның нәтиҗәсендә башланган корылык һәм ачлыктан коткару максатында иң усал албастыга (якутча абаасы) кызын кияүгә бирә. Һәм ахыр чиктә кешелек дөньясында иминлеккә ирешер өчен түбән дөньядан тылсымлы кылычны ала (якутча кылыс).

Шул кылычтан һәлак булган Кудангса саха халкы өчен үзен һәм якыннарын фида кылган милли каһарман буларак зурлана. 

Риваятькә кайту драматургия кытлыгыннан киләме, әллә глобальләшү чорында халыкларның милли йөзләрен сакларга омтылышымы, дигән сорау туды, чөнки үзебезнең республика театрларыннан кала фестивальдә катнашучыларның барысы да диярлек, әйтик, казахлар, кыргызлар, якутлар, хакаслар риваятькә нигезләнгән спектакль күрсәтте. Бериш тәнкыйтьчеләр моны борынгы чорлардан ук таш калаларда яшәгән югары мәдәниятле татарлардан аермалы буларак, төньяктагы төркиләрнең күчмә тормыш алып барып табигать белән тыгыз бәйләнешне саклавы һәм риваятьләргә тугры калуы белән аңлатты. Нинди югары мәдәнияткә ия булса да, драматургия кытлыгы без татарларны да куып тотты. Әмма ни өчендер безнең театрлар риваятькә кайтмый. Мәсьәләне бүтәнчә хәл итү юлларын таба. Проза әсәрләрен сәхнә теленә күчерү – авыр хәлдән чыгу юлларының берсе. Соңгы елларда исә вербатим яки документаль театр ярдәмгә килде. «Нәүрүз» фестивалендә генә дә бу жанрда сәхнәләштерелгән өч спектакль – Г.Камал театрында режиссер Айдар Җаб­баров куйган «Хуш, авылым!», «Хуш, авылым! Хыял» һәм Буа театрында Тимур Кулов иҗат иткән «Шобага» тамашалары күрсәтелде. Әмма бүтән төрки халыклар да риваятьләрдән башка берни белми дип уйлау хата булыр иде. Фестивальдә Алма-­Ата курчак театрының һәм шул ук Казахстаннан «Дарига-Ай» яшьләр театрының атаклы шагыйрь Абай Кунанбаев турында тирән мәгънәле спектакльләрен күрергә насыйп булды. А.Арслан исемендәге Төркмәнстан милли драма театры бөек шагыйрь Мәхтүмкүли Фрагинең иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан тамаша белән сөендерде. К.Хуҗанди исемендәге Таҗик музыкаль комедия театры да таҗик-фарсы шигърияте классигы Камол Хуҗандига багышланган җырлы-биюле матур спектакль алып килгән. Алтайдан П.Кучияк исемендәге милли драма театры Ч.Айтматовның «Гасырдан озын бер көн» әсәрендәге маңкорт тарихына нигезләнгән «Бишек» спектакле белән катнашты. Шулай итеп төрки театрларның риваятьләрдәге каһарманнарга сыенуын һәм милләтнең йөзек кашы булган шагыйрь, язучылар турында хәтер яңартуларын күрәбез. Бу хәл бернинди дә артта калганлык түгел, төрки халыкларның глобальләшү чорында үз йөзләрен саклап калыр­га омтылуларын билгели дип уйларга нигез бар. 

Артта калган булса, П.Ойунский исемендәге Саха академия театры «Алитет тауларга китә» спектаклен иҗат итә алмас иде. Тихон Семушкин әсәре буенча куелган бу тамаша Чукоткада Совет власте урнашуын тасвирлый һәм шулай ук Якутия ССРның 100 еллыгына багышлана. Хәләл хезмәте белән көн күргән Алитетның, яңа хакимият килгәч, бернәрсәсез калуы һәм шул ачудан калган мал-мөлкәтенә ут төртүе зур фаҗига төсен ала. Бу ут Алитет аулаган төлке койрыкларын гына түгел, җирле халыкларның телен, гореф-гадәтләрен йотты. Балаларын интернатларга җыеп русча укыта башлагач, тел генә түгел, ата-бабадан килгән һөнәрләр дә югала башлады. Болар барысы да эчкечелек, җинаять чәчәк атуга китерде. Үз-үзенә кул салу очраклары артты. Бүген нефть-газ чыгарабыз дип, ана карыныннан баласын суырып алгандай, җир асты байлыкларын талау да климат үзгәрүенә, табигатьнең пычрануына китерә һәм болар барысы да төньяктагы төрки халыкларның көнкүрешләрендә төрле кыенлыклар китереп чыгара. Саха академия театры спектак­лендә сәхнә тутырып дөрләгән ялкын уты әнә шулар хакында уйландыра. 

В.Кок-Оол исемендәге Тыва милли музыкаль-драма теат­рының «Икмәк турында җыр» спектакле драматургия ягыннан «Алитет тауларга китә» тамашасыннан бераз калышса да, анда да яңа хакимият килгәч милли кыйммәтләрнең юкка чыгуга карата ачыну белдерелә. 

Драматургия кытлыгын хәл итүнең фестивальдә күзгә чалынган тагын бер формасы – борынгы риваятьне заманчалаштыру. Мәсәлән, Сибай театр-концерт берләшмәсенең «Сулпан» балалар театры Уралбатыр, Акбүзат, Юлдыбай исемле малай турында бик заманча кызык­лы спектакль куюга ирешкән. Юлдыбай рэп җырлый, Акбүзат аңа кушылып бии. Кос­тюмнары искитәрлек. Әмма заманча бу куелышта халыкчан юмор да, курай тылсымы да, декорацияләрдә милли бизәкләр дә сакланган. 

Аның каруы Абакан шәһәреннән «Читиген» хакас драма һәм этник музыка театрының борынгы риваятьне хәзерге заманга күчергән «Чанар Хус» спектакле нык кәефне кырды. Узган фестивальгә читиген милли музыка уен коралы турында спектакль күрсәтеп Казан тамашачысын шаккатырган театрны бу юлы танырлык түгел иде. Матур милли риваятьне шулкадәр караңгы төсләргә һәм канга манчып сурәтләргә аларны ни-нәрсә этәргәндер, билгесез, әмма бу тамаша мәгънәсезгә көчләрен әрәм иткән талантлы труппа өчен ачыну хисе генә уятты. 

Фестивальдә иң көчле спектакльләрнең берсе М.Гафури исемендәге Башкорт академия театрының режиссер Айрат Абушахманов куйган «Гөлбостан»ы булды, дисәк, һич арттыру түгел. Кадыйр Даянның XVIII гасыр ахырында социаль тигезсезлек аркасында кавыша алмаган кыз һәм егет турындагы «Таңсулпан» пьесасына нигезләнеп куелса да, сюжет бөтенләй бүтән яңгыраш алган. Дамир Йосыпов пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Гөлбостан» тамашасында вакыйгалар хәзерге заманда җир астыннан кыйммәтле казылмалар чыгарган ябык берләшмәдә бара һәм экология проблемасына басым ясала. Бөтен геройлар сулыш юлларын саклаучы битлекләр, махсус костюмнар кигән. Спектакль дәвамында экран аша экологик фаҗиганең зурлыгын тәгаенләгән мисаллар китерелә. Мәсәлән, «Россия чүплекләре дүрт миллион гектар мәйданны алып тора, бу исә Швейцария территориясенә тиң. Ел саен 11-12 миллион гектар урман киселә, яңа утыртылган агачлар саны исә ун тапкыр азрак. Ел саен дөньяда 100 меңгә якын җәнлек полиэтилен ашап, тончыгып үлә. АКШ чүплекләренең ике процентын балалар подгузниклары алып тора». Спектакльнең башыннан ахырына кадәр әнә шундый язулар укып, тамашачы җиһанның һәлакәткә якынлашуын тагын да яхшырак аңлый башлый. Тамашада тагын бер яссылык бар – ул да булса милли мәдәният экологиясе бозылу. Тамаша буе экранда калым, ахирәт, кәләш кебек гап-гади атамаларны һәм сеңләү, килен биетү, кәләш яшерү, кияү биюе кебек һәм башка туй йолаларын язып, аңлатып бару ихтыяҗы туган икән, милли мәдәниятләр шулай ук фаҗигагә килеп терәлгән дигән сүз. «Гөлбостан» спектакленең тагын бер мәгънәсе – бүген адәм балаларының социаль коллыгын фаш итү. Берләшмә эшчеләре кавышырга теләгән кыз белән егетне яклап баш күтәргәч, яшь  кызга үзе өйләнергә ниятләгән башлык, эштән куып чыгару белән янап, баскыннарны бик тиз акылларына китерә. Җир асты байлыкларын талаган берләшмә – төбәктә бердәнбер, шуңа күрә анда яшәүчеләр өчен эшсез калу – үлемгә тиң. Милли йолаларның асыл мәгънәләрен югалтып, җыр, биюгә кайтып калуы, сукыр халык белән идарә итү чарасына әйләнүе аеруча күңелне телә. 

«Гөлбостан» спектакле унбишенче «Нәүрүз»нең һәм, гомумән, бүгенге вәзгыятьнең символы булырлык. Пандемия безне битлекләр кияргә мәҗбүр итте. Противогаз киеп чәчкәләрнең хуш исен, елга-күлләрнең матурлыгын тою ни дәрәҗәдә булса, байтак спектакльләрдән күренгәнчә, глобальләшү чорында яңа буыннарның милли мәдәниятне тоемлаулары да шул чама. Һәм өченчесе, битлек аша сулау ничек кыен булса, экраннан спектакль карау да шулай ук читен икән...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев