Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Битлекләр турында битлекләрсез сөйләшү

Битлекләр кигән кешеләр һәм ак пароход турында хыял хакындагы битлекләрсез ихлас сөйләшү булды әлеге спектакль.

Сахна 

Битлекләр турында битлекләрсез сөйләшү

Г.Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт драма театры республикабызда беренчеләрдән булып бөек язучы Чыңгыз Айтматовның  әсәре буенча яшь талантлы режиссер Илсур Казакбаев куйган «Ак пароход» спектакле белән 106 нчы иҗат фасылын башлап җибәрде һәм  кыюлыгы,  бөек язу­чының мирасына сакчыл карашы, җилләр кайсы яктан иссә дә, замана шаукымына бирелмичә, вакыт сынавын үткән затлы әдәбиятка тугры калуы белән чираттагы тапкыр сокландырды. 

Риваятьләр белән үрелеп барган вакыйганы сәхнә теле белән бәян итү ай-һай җиңел эш түгел. Әле аңа кадәр повестьны сәхнә теленә күчерәсе бар. Инсценировканы да үз өстенә алган режиссер Илсур Казакбаевка ничек сокланмыйсың?! Адәм баласының табигать белән арасы бозылу, халык традицияләренең цивилизация һөҗүме аркасында юкка чыгуы, яхшылык һәм явызлык көрәше турындагы күп яссылыклы, тирән мәгънәле әсәр буенча  ничек оста итеп җыйнак спектакль иҗат иткән ул! Катнашучы геройлар күп булса да, бары Малайның (Рәзилә Шәрифуллина) һәм бабасы Момонның гына (Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин)  йөзләрен күрәбез. Алар гына чын һәм ихлас. Биш баласын һәм ирен югалткач, ни чарадан бичара юаш Момон белән кавышкан Әби (Дамир Сидеев), дөньядагы бөтен ачуын кысыр хатыныннан алучы Оразкол (Зиннур Һадиев), ана булу бәхетеннән мәхрүм Бикәй (Рәзинә Заһидуллина), автолавка йөртүче  (Айдар Вәлиев), малайның әтисе (Фаяз Хөсәенов), Сәетәхмәт (Ләйсән Каюмова) барысы да битлекләр кигән. Яши-яши кешенең эчке дөньясы йөзенә чыккан кебек, бу геройларның да тормыштан ризасыз булулары йөзләрендә ярылып ята. «Битлекле»  алым малай авызыннан бәян ителгән һәм риваятьләр белән үрелеп барган бу спектакльгә килешеп тора. Ерактан караганда геройларның битлекләре кыпчак балбалларын хәтерләтә. Яхшылык һәм явызлык көрәше балбаллар гомере кебек озын тарихлы һәм ерак дәверләргә барып тоташа ич. Якыннан караганда исә, ямьсез битлекләрнең ирләр күлмәкләре яки костюмнарыннан төреп ясалганын күрергә мөмкин. Аларны күргәч, һәркем балачагын исенә төшерәдер. Кул астында нәрсә бар, шуннан, күңеленә нәрсә килсә, шуны әвәләү бала кулыннан гына килә. Чүпрәк курчаклар, агач атлар белән балачак һәркемнең күңеленә тирән уелып калган. Һәм чүпрәк битлекләр күргәч, шул самими дөньяга әйләнеп кайтканыңны сизми дә каласың. Балбал йөзләренә охшаш битлекләр тамашачыны иң баштан ук риваять геройлары Болан-ана (Зөһрә Мөхәммәтгалиева), яшь болан (Алинә Сидеева), боланнар (Фаяз Хөсәенов, Раил Сәләхиев, Рәсимә Асрутдинова) белән очрашуга һәм милли тамырлар юкка чыгу, буыннар арасында җепләр эзелү турындагы җитди әңгәмәгә әзерли.  

Битлекле тамаша байтак вакыт дәвам итеп, йомшак Момон картның явыз Оразкол фәрманы буенча боланны үтерү сәхнәсеннән соң гына туктавында, бөтен геройларның, йөзләрен чүпрәк-чапрак белән бәйләп, бер-берсенә охшап калуында ниндидер бер хикмәт бар сыман. Малайның күңелендә бу усал, зәһәр кешеләргә карата моңа кадәр барыбер мәхәббәт яшәгән икән бит. Без моңа Малайның Болан-анадан Оразкол һәм Бикәй өчен бәбәй сорау сәхнәсендә дә шаһит булдык. Ятим тормышын бизәп, күңелен җылытып торган риваятьнең герое – болан үтерелгәч исә, Малай өчен бөтен геройлар бертигез төссез булып кала, күңелен аларга карата битарафлык биләп ала. Бигрәк тә самими карт Момонның үз йөзен югалтуы олы мәгънәгә ия. Момон Малай өчен гореф-гадәтләр өйрәтеп, нәсел-нәсәбе белән бәйләүче бердәнбер якын кеше иде бит. Бер яктан караганда, җинаять кылып, Момон малай өчен төссез, әһәмиятсез, «үле»гә әверелсә, бер үк вакытта Момонның бүтән геройлар белән бертигез төссез булып калуы гадәт-йолаларның, борынгы традицияләрнең җуелуын күрсәтә. Нәсел-нәсәбе  җепләре өзелү боланны балта белән чабу сәхнәсендә аеруча оста күренә. Спектакль дәвамында сәхнәдә аркылы бәйләнгән һәм кирәксә – таулар булган, кирәксә – күлдәге дулкыннар булып тибрәлгән җепләр, балта белән суккан саен бер-бер артлы өзелә... Спектакльдә җәнлекләрнең артистлар тарафыннан оста гәүдәләндерелүе дә күңелгә уелып кала. Карт бия (Рәсимә Асрутдинова), мәсәлән – пластика ярдәмендә генә иҗат ителгән матур образларның берсе. Режиссер язучы Чыңгыз Айтматовның әсәрендәге табигатькә соклану хисен  чагылдыра алган. Әледән-әле ишетелгән болан тавышлары, акчарлаклар авазы спектакльне тулы канлы итә. 

Битлекләр кигән кешеләр һәм ак пароход турында хыял хакындагы    битлекләрсез ихлас сөйләшү булды әлеге спектакль. Аны сәхнәләштерүгә рәссам Альберт Нестеров, композитор Магуля Мезинова, хореограф Ольга Даукаева саллы өлеш керткән. Әтнә театрының «Ак пароход»ы абруйлы театр фес­тивальләренең дә афишасын бизәрлек. «Ак пароход»ның ак юлларга чыгуы бәхәссез. Әлегә әтнәлеләр Г.Ибраһимов әсәре буенча куелган «Алмачуар» спектакле белән Грозныйга Бөтенроссия милли театрлар фестиваленә барырга җыена. Анда артистларыбыз унике театр труппасы белән иҗат көче сынашачак. Аннары Бишкәк шәһәрендә республикабызның йөзен күрсәтүче коллектив буларак, театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәк. Театрның нигезендә торган шәхесләрнең берсе – Гомәр Мәрдәновның туган көне уңаеннан 18-19 ноя­брьдә «Алты кызга бер кияү» спектаклен тәкъдим итмәкчеләр. Бу иҗат фасылында труппага Балтачтан Гөлия Гыйләҗева һәм Башкортстаннан Лиана Каюмова килеп кушылган. Сайтларында булдырылган «Әтнә театры радиосы» интернет аша бүгенге артистларның гына түгел, элгәрерәк иҗат иткәннәренең дә тавышларын яңгыратып, алар турында хәтерне сакларга ярдәм итә. Әтнә театрының бер дәүләт сыман оешып яши, иҗат итә белүе моңа кадәр дә сокландыра иде, бу юлы олыны-олы, кечене-кече итеп матур яшәүләре кабат җылы хисләр уятты. Моңа кадәр Әтнә театрының үз дипломы бар иде. Затлы бүләкне сезон барышында әйбәт иҗат иткән артист, режиссерларга бирәләр. Хәзер үзләренең алтын белән йөгертелгән көмеш күкрәк билгесен булдырганнар. Сезон ачылган көнне аны театрның сәнгать советы әгъзалары баш режиссер Р.Фазлыев, Татарстанның атказанган артисты М.Хәбибуллин, директор урынбасары, шагыйрә Г.Батталовага һ.б. тапшырдылар.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Рәмис НӘҖМИЕВ фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев