Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Сәхнә

Бер җыр мең йөрәкне кузгата

Гөлшат трибуна янына баса да тулы тавышка җырлый. Икенче куплетны башлар алдыннан, микрофон алып чыгып бирәләр. Минтимер аганың «О-о-о нинди җырчы, нинди тавыш!» дип әйткәнен соңыннан килеп сөйлиләр.

Татарстанның атказанган артисты, Казан шәһәре филармониясе солисты Гөлшат Имамиева белән Урал якларында йөреп кайтырга туры килде. Мәктәпләрдә, мәдәният йортларында эшлекле очрашулардан соң, җырчы башкаруындагы «Ашкыну», «Назлы җыр», «Рәхмәтлемен Ходайга», «Сагыну», «Кичер, әнкәй» кебек җырлар меңнәрчә күңелләрне кузгатты, аны алкышлар белән кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар. 


Гөлшатның балачагын да бергәләп күз алдыннан үткәрдек. Ул җырлы-моңлы гаиләдә үсә. Әнисе Талиянең бишек җырларына халкыбыз моңнары кушыла. Ә инде әнисенең Савиново бистәсендәге өйләреннән ерак түгел генә яши торган апалары килсә, өй концерт залына әйләнә дә куя. Фәрзәнә апасы баянда уйный, әнисе икенче апасы белән җырлый. Гөлшат та кечкенәдән үк моңлы көйләр суза башлый. Балалар бакчасында да, Казанның үзе укыган 49 нчы рус мәктәбендә (анда класстагы 40 баланың бишесе генә рус милләтеннән була) дә җырлый ул, яңа көйләр дә өйрәнә. Укытучысы Роза Мифтахова, гадәттә, мандолинада уйный, кыз җыр суза. Белем учагында Тукай музее оештырылып, аны ачу тантанасына кунак булып килгән Туфан Миңнуллин, Сибгат Хәким, Роберт Миңнуллин, Фәнзаман Баттал алдында да чыгыш ясый кыз. Шунда Сибгат ага: «Бу кызыгыз мәктәбегезнең сандугачы!» – дип, тәгаенләп әйтә. Фәнзаман ага исә фикер-тәэсирләр дәфтәренә, «Гөлшат Минһаҗева (кыз фамилиясе) «Кыр казы», «Әллүки», «Тәфтиләү» кебек халык җырларын тулы аһәңе белән башкара! Туган телен белмәсә, шушы моң, шушы сәләт күмелеп каласы булган лабаса! Мин ышанам: бу тавышны әле халкыбыз радиодан, сәхнәдән дә ишетеп куаначак», – дип язып калдыра. 

Укытучылар кызчыкны музыка мәктәбенә бирергә киңәш итә. Әмма берсе заводта, икенчесе кибеттә эшләүче әти-әнисенең минингит белән авырганнан соң бик үк сау булмаган олы балалары – улларын да махсус мәктәпкә йөртәсе бар, тормыш-көнкүрештә дә төрле мәшәкатьләр чыгып тора. Ул арада Гөлшат та музыка мәктәбенә укырга керү яшен уза. Кызчык чын сәхнәгә беренче тапкыр әнисенә ияреп чыга. Талия апа эшләгән кибет тимер юл оешмасына карый, аларның офислары, концерт залы да бар. Барлык тантаналар, бәйрәмнәр шунда үтә. Әлбәттә, концертлар да куела. Оешманың сандугачы Талия апа бу концертларга, бер-­ике жыр өйрәтеп  кызы Гөлшатны да үзе белән алып бара башлый. Булачак артист шунда беренче җырларын башкара. Аңа бүләк бирәләр. Ә андый яулык, йомшак уенчыклар кибетләрдә дә юк заман... 

Кызның җәйге каникуллары әнисенең туган ягы Кама Тамагы районы Каратал авылында дәү әни, дәү әти янында уза. Гөлшатны авылга, әнисенең олы апасының кызы белән бергә кайтаралар. Казан кунакларын анда, марҗалар, дип йөртсәләр дә, кызлар үпкәләми. Авыл кызлары белән бер басуны да калдырмый, бергәләп чабулыйлар. Күрше Кыртапа авылына кадәр барып чикләвек җыю, борчак басуында яшел кузаклар белән сыйлану, күмәк хуҗалык рәисе килә дип, кереп качулар, яңгыр теләп ботка пешерү, узып баручыларны су коендырулар – барысының да ләззәтен татый кызый. Аннары бензовоз, сөт, икмәк төягән машиналарга утырып, 40 чакрым ерак­лыктагы Тенькигә барулар... «Барыбер тыныч, рәхәт иде» – дип искә ала җырчы бу вакытларны.

Инде яшьлекнең мәктәп этабы да тәмамланып килә, һөнәр сайлар вакыт җитә. Кыз документларын Казан педагогика инс­титутындагы филология факультетының рус теле һәм әдәбияты бүлегенә тапшыра. Әмма музыкаль белем дә булмагач, нота да белмәгәч алмаслар инде, дигән уйны җиңеп, әнисе белән үтеп барышлый музыка училищесына кереп чыгасы итәләр. Ә анда килгән яшьләрне җырлатып карау бара. Җырлый Гөлшат. «Тагын да югарырак алып җырлый аласыңмы?» – диләр. Әлбәттә! Вокал буенча конкурстан узып, тавышы педагогларның күңелләренә хуш килгәч, артыгын сораштырып тормыйлар, кызны кабул итәләр. Бәхет китерә торган уку йорты була ул. Биредә кыз язмышын, гомер юлдашын очрата. Булачак ире Дамир белән бергә укырга керәләр. Ноталарны өйрәнү генә түгел, фортепианода уйный белү дә сорала. Әти-әнисе дә кызның музыка училищесына керү шатлыгыннан өйләренә фортепиано алып куя. Яшьләрнең бәхетенә сольфеджио укытучысы бик сабыр була. Кыз фломастер, карандашлар белән язып ноталарны да өйрәнә. Елап беткән чаклары да булгалый. Әмма тырышлык үзенекен итә, бар авырлыклар да артта кала. 

Училищедан соң консерваториягә юл ачыла. Ул әүвәл профессор Владимир Вороновта белем ала. Соңгы курста үскәндә үк, үзенә кумир итеп күргән, опера җыр­чысы буларак та, үзенең тавыш культурасы һәм моңы белән хәйран иткән Зилә Сөнгатуллинада укыйсын белгәч, Гөлшат беркадәр каушап та кала. Куркып кына килеп кергән яшьләрне Зилә Даян кызы үзенең ачыклыгы, мәрхәмәтлелеге, тирән белеме белән үзенә карата. 

Консерваториядә укыганда ук Гөлшат Имамиева Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаша. Консерваториядә распевка ясагач, хорга килә торган була. Ире белән бергәләп сәнгатькә хезмәт итү башлана. Бер ай эчендә программа әзерлиләр. Гөлшатка ике бүлектә дә катнашырга кирәк. Яңа гына эшкә урнашкан кыз калфак та кия белми. Сәхнә артында ярдәм итәм, дип торучы да юк. Шунда баш хормейстер Венера Гәрәева, «Әйдә балам, менә болай иттереп кенә куйыйк», – дип булыша. Булдыра дип, ялгыз җырлый торган партияләрне дә бирәләр. Венера Гәрәева «Бөдрә тал» ны өйрәтә, яшь ханымга «Сара», «Рамазан» кебек җырларны да ялгыз башкаруны ышанып тапшыра, Гөлшат ире Дамир белән «Булат белән Мәйсәрә»не дә җырлый. «Мин Венера Гәрәевага бүгенгегә кадәр рәхмәтле», – ди ул. Аннары җырчы Нәфисә Васыйлова, Ания Туишева, Шамил Әхмәтҗанов, Әмир Хәйдәров, Габдулла Рәхимкулов кебек элгәрләребез белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга туры килүен дә олы бәхет дип исәпли. 

Сопрано тавышлы җырчы Г.Имамиеваны Казан шәһәре филармониясенә дәшеп алалар. Тагын олуг артистлар белән бер сәхнәдә эшләү. Чит илләрдән кунаклар килгәч, иң әүвәл халкыңның милли мәдәниятен күрсәтү мәслихәт. Шуңа да филармония артистларына еш кына хөкүмәт оештырган чараларда җырларга туры килә, дәрәҗәле кунаклар каршында чыгышлар ясыйлар. Башка халыкларга ихтирам йөзеннән японча, вьетнамча махсус җырлар өйрәнәләр. Ә мәрхүм Шамил Зиннур улы Закиров исә, Гөлшат Имамиеваның җырлаганын тыңлаганнан соң, Камал театрында аңа аерым гына концертын куярга тәкъдим итә. Бу җырчы өчен зур затлы тамаша залында беренче соло концерты була. 

Шундый хәл дә була. Гөлшат Имамие­ваны Камал театрында концертта җырларга чакыралар. Рус җырын башкарырга кирәк. Сәхнәгә чыгар минутлар җитә, никтер бер кеше дә микрофонны бирми. Җырчы, сәхнәдә микрофон бардыр, дип чыгып китә. Музыка башлана, җырларга кирәк. Трибунада беренче Президентыбыз М.Шәймиев сөйләгән микрофон тора. Гөлшат трибуна янына баса да тулы тавышка җырлый. Икенче куплетны башлар алдыннан, микрофон алып чыгып бирәләр. Минтимер аганың «О-о-о нинди җырчы, нинди тавыш!» дип әйткәнен соңыннан килеп сөйлиләр. 

Филармониянең икенче зур эше – татар сәнгатен дөньякүләм дәрәҗәдә таныту. Г.Имамиева өчен Россия төбәкләренә, чит илләргә, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшләгәндә үк башланган, гас­троль сәфәрләре дәвам итә. Җыр­чы аяк басмаган ил дә юктыр, дисәк, Гөлшатка Кытай белән Австралиягә юл сабарга туры килмәгән әле. Гыйрак башкаласы Багдадта ансамбль белән барып җырлап кайтса, 1999 елда «Казан нуры» оркес­тры белән Германиягә юл тоткан. Алар, Казанга килгәч, филармония артистларының җырлаганын бик ошата, үзләренә дә чакырып китә. Зал тамашачы белән тулы, төрле шәһәрләрдә яшәүче татарлар җыелган. Концерт барганда сәхнәгә кем чыгасын немец телендә игълан итәләр, шуңа нәрсә әйткәннәрен аңлап та булмый. Гөлшат, оркестрга кушылып, алар сораган «Ашкыну»ны җыр­лый. Алар исә акапелла җырлый дип игълан иткән икән. Алдан рухи әзерләнмәгән булса да җырлый Гөлшат. Немецлар исә җыр сәнгатен бик ярата, күтәреп алалар. Италиядә, Испаниядә дә шулай. «Казан» бию ансамбле, фестивальләргә чыкканда, Г.Имамиеваны үзләре белән алып барырга тырыша. Чөнки ул теләсә кайсы мәйданчыкта үзенең сопрано тавышы белән микрофонсыз акапелла җыр­лый ала торган солист. Бер елны ул «Казан» бию ансамбле белән Франциянең Сан-Жирон, Сан-Годас шәһәрләренә дөнья халыклары фольклоры фестивалендә чыгыш ясый. Шунда французлар җырчының сопрано тавышын «могҗизаи тавыш» дип атый. Гөлшат Туниста татар халык җырын башкара. Күрәсең көйгә хисләнеп, биеп тә алгандыр. Берзаман залда – аншлаг. Кул чабалар. Мөселман иле булса да, алар татар халкының җырлы биюен яратып кабул итә. Гөлшат башкаруындагы җырлар Нью-Йорк, Сан-Францискода да яңгырый. Җырчы Латвияне аеруча ярата. Финляндиядә дә милләттәшләребез залны тутырып килә. Кая барсалар да, концертның үз тамашачылары табыла. Татар милләте моңлы җырлары, дәртле биюләре белән аерылып тора, концертлар да югары дәрәҗәдә уза, чит илләрдәге фестивальләрдә дә татар җырларын күтәреп алалар. 

Г.Имамиевага Мәскәү, Уфа, Сергач якларына да күп йөрергә туры килә. Бервакыт ул Мирсәет Сөнгатуллин белән бергә Курган өлкәседәге бер авылга бара. Концерт башлана, залда барысы да елый, баксаң, 25 ел буена татар артистларын тыңлаганнары булмаган икән. 

Соңгы елларда җырчының яңа сәләте дә ачылып киткән, филармония җырчылары да хәзер киң профильле артистларга әверелгән. Г.Имамиева җырлы тамашалар өчен сценарийлар яза, спектакльләр куя, үзләре уйный, җырлый. Әйтик, Гөлшат иҗат иткән «Австралиягә Сабантуйга» дип исемләнгән музыкаль-театраль тамаша аеруча уңышлы чыккан. Анда һәр персонаж автор тарафыннан уйлап табылган, тормышта килеп чыккан көлкеле вакыйгалар да күп кертелгән. «Әпипә» музыкаль киносына да төшкәннәр. «Көтегез, без киләбез!» дип исемләнгән музыкаль комедия дә зәңгәр экраннарга чыкты. Аның сценариен Ләйсән Мәхмүтова, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллина, артистларның гас­троль тормышына кагылышлы хәлләргә нигезләп язган. Әлбәттә, бу җырчы артистларның тормышын җанландырып та җибәрә. Алар үзләрен бөтенлән икенче ракурста ача. Тормышта килеп чыккан мәзәкләр дә кулланыш таба. 

Әмма Гөлшат иҗат кешесе булса да, аның өчен гаилә беренче урында кала. Гөлшат гастрольләргә әзерләнә башласа, суыткыч ризык белән тула. Ире Дамир белән чиратлап гастрольләргә йөри-йөри, ә кайвакыт балаларын туганнарына калдырып та, ул белән кыз үстерәләр. Консерваториядә укыганда ук, II-III курс имтиханнарын тапшыра-тапшыра алып кайткан улы Әмир инде югары уку йортын тәмамлаган, үз эшен тапкан белгеч. Әминә исә мәктәп бусагасын атлап чыгарга әзерләнә. Ә инде әниләренең өйдә булуы барысына да бәйрәм. Аш-суга оста әниләре аларны ит бәлеше, өчпочмак, пәрәмәч һәм башка камыр ризыклары белән сыйлап кына тора. 

Гомер уза, Гөлшат Имамиеваның татар сәнгатенә хезмәт итә башлавына да өч дистә ел узып киткән. Гастрольләр, алкышлар, рәхмәтләр белән бизәлгән бәрәкәтле еллар булган ул! 

Сөембикә КАШАПОВА.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев