Баскан җирдән ут чыгара
(Мәүҗит Фәттаховка 80 яшь) Олыгайса да матурлыгын югалтмаган, егетләрчә төз гәүдәле, мыеклы бу ир әллә каян күзгә ташланып тора. Мин аның "Башмагым"да Галимҗан, "Хәят"та Ибраһимны уйнаган чакларын беләм бит әле. Ә "Зәңгәр шәл"дә Галәвие нинди кызыклы иде аның! Үзе астыртын, үзе эчкерсез, үзе шаян да - әйбәт, яңача Галәви тудырган...
(Мәүҗит Фәттаховка 80 яшь)
Артист тормышы катлаулы. Авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә меңләгән чакрым юллар үтелгән, күпме спектакльләр уйналган. Арыган, туйган чаклары да булгандыр артистның, ләкин ул үзендә көч табып халыкка хезмәт итә. Үкенмидер, Мәүҗит абый, артист булуына. Театрда ул үзенә тиң тормыш юлдашы белән гаилә кора. Ләйлә белән Азат исемле балалар үстерәләр. Челтерәп аккан чишмә тавышлы чибәр, баскан җирендә ут уйнатучы уңган Минзәлә районының Аю авылы кызы артистка Ания ханым белән гомер итү аңа яшәргә дә, эшләргә дә көч биргәндер. Аларның гомере пар аккошлар кебек сәхнәдә үтте. Тормыш юллары сынауларсыз гына узмаган, билгеле. Ләкин көчле ихтыярлы, сайлаган һөнәрләренә чын күңелдән бирелгән бу пар сынатмады. Театрның менә дигән үрнәк гаиләсе булдылар, бер-берсен тулыландырып гомер кичерделәр. Концертларда да бик еш катнаштылар. "Сәхнәдә пар күгәрченнәрдәй яшь, чибәр ике дәртле йөрәк күренде. Ирле-хатынлы Фәттаховлар бу. Артистлар рус биюен дә, мариныкын да, кем әйтмешли, элеп алып, селкеп кенә сала. Минем янда утырган ханым: "Идәнгә түгел, йөрәккә үк китереп басалар бу рәхмәт яугырлары", -дип юкка гына әйтмәгәндер шул", - дип язган иде "Коммунизм таңы"(хәзерге "Минзәлә") газетасы 1964 елда. Үз осталыкларын яшьләргә дә өйрәтеп калдырдылар. Тамашачыларны тормыш баткаклыгыннан, борчу - чарланулардан сәнгатьнең илаһи дөньясына алып кергән, яшәргә көч өстәгән Мәүҗит абый артист кына түгел, режиссер да. Мәдәният институтын тәмамларга да вакыт тапты. Театрда сәхнәләштергән спектакльләре тамашачы һәм театр белгечләре тарафыннан җылы кабул ителде. Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев: "Соңгы хөкем" спектаклен әзерләгәндә Минзәлә театры чын мәгънәсендә кайнап торды. Мәүҗитне әйткән дә юк, ул куна-төнә диярлек эшләде", - дип язган иде.
Хезмәттәшләреннән дә уңды, эшеннән дә уңды Татарстанның атказанган артисты, Сабир Өметбаев исемендәге премия лауреаты Мәүҗит Нәҗип улы Фәттахов. Хәерле картлык, балалар-оныклар куанычы, сәламәтлек телибез сезгә, яраткан коллегабыз, өлкән остазыбыз, хөрмәтле Артист!Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев