Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Башкортстанның Туймазы татар драма театрына яңа режиссер билгеләнде

Айдар Зарипов репертуар булдырачак, мастер-класслар, лабораторияләр оештырачак.

Башкортстанның Туймазы татар драма театрына яңа режиссер билгеләнде. Театр коллективына актер, педагог, режиссер Айдар Марат улы Зариповны тәкъдим иттеләр.

Ул узган ел бу театрда Илшат Юмагуловның әсәре буенча «Ятлар белән чуалсаң» спектаклен куйган иде инде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

«Айдар Зарипов театрның баш режиссеры функцияләрен башкара. Ул репертуар эшләячәк, мастер-класслар, лабораторияләр оештырачак», — дип шәрехләде Туймазы татар драма театры директоры Руслан Вахитов.

Ул 2007 елда З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын (актерлык сәнгате белгечлеге), 2019 елда Евгений Вахтангов исемендәге дәүләт академия театры каршындагы Борис Щукин исемендәге театр институтын (театр режиссеры белгечлеге) тәмамлаган.

 

 «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев