Мәдәни җомга

Айгөл Бариева: “Әтиемнең шәкертләреннән көнләшә идем”

14 ноябрь көнне Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Шамил Бариевка 70 яшь тулыр иде. Аның арабыздан китүенә дә 26 ел инде. Бүгенге көндә Шамил абыйның дәвамчысы – ул аның кызы Айгөл һәм, әлбәттә, оныклары.

Нәкъ туган көнендә – 14 ноябрьдә туган ягы Саба районында Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева әтисе Шамил Бариевны искә алу кичәсе оештырды. Бу кичәне күрми калу мөмкин түгел иде. Айгөл белән ничә еллар аралашып, Шамил абый минем дә якын кешемә әверелде. Аның турында тагын да күбрәк белергә теләү максаты мине Сабага алып килде.  

Сабаның Мәдәният йортына кергәч тә, безне Шамил Бариевка багышланган стендлар каршы алды. Биредә аның туганнан алып, соңгы көннәренә кадәр булган тормыш юлы – истәлекле фотолар урын алган. Бариевлар гаиләсе өчен кадерле булган предметларны да күрдек. Боларны барысын да туплап бару өчен никадәр көч һәм хезмәт таләп ителә! Айгөл әлеге стендларны һәм шәхси әйберләрне Шамил Бариев музеена тапшырачагын әйтте.

Әлеге музей Явлаштау мәктәбендә урнашкан. Шәмсенур һәм Мәсгут Бариевлар гаиләсе бирегә Олы Арташ авылыннан күченеп килгән. Мәсгут абый биредә мәктәп директоры булып эшләгән. Гомумән, Бариевлар укымышлы, тырыш гаилә булган. Бүгенге көндә Явлаштау авылындагы бер урам Шамил Бариев исемен йөртә. Шамил – Бариевларның дүртенче баласы. Кызганыч, бүгенге көндә дүрт баланың берсе генә исән. Наил Бариев хәзерге вакытта Америкада яши. 

Искә алу кичәсе Шамил абый башкаруындагы “Үз ягыма кайтсам” җыры белән башланды. Аның моңлы тавышын ишетүгә үк, тамакка төер тыгылды. Бу кадәр талантлы, яшь, чибәр кешенең иртә китүе тетрәндергеч бит. Кичә архивтагы видеоязмалар белән бергә үрелеп барды. Шамил Бариевның төрле еллардагы рольләрен тамаша кылдык. Ул һәр ролен шулкадәр җиренә җиткереп башкарган, ышандырып уйный белгән. Гаҗәеп талант! 

Кичәне алып баручы Г.Кариев театры артисты Булат Гатауллин Шамил Бариев исеменнән сөйли: “Мин мәктәпне тәмамлап йөргәндә, Ленинградтагы театр, музыка һәм кино институтына татар театры студиясенә студентлар кабул итү башланды. Артист булырга теләгем бик көчле иде инде – Фатих Хөснинең “Йөзек кашы”ннан өзек ятладым, Әхмәт Фәйзинең “Оста” дигән мәсәлен өйрәндем. Беренче турдан шатланып кайттым – үттем! Безнең имтихан тотканны Г.Камал театры артистлары да карап торды. Соңыннан Равил Шәрәфиев миңа бармагы белән төртеп күрсәтеп әйтте: “Миңа калса, бу егетне мин хәзер үк алыр идем!” – диде.” 1967нче елда ул Ленинградка китеп бара. Үзе – Ленинградка, ә йөрәге Казанда кала. Сөеклесе Гөлфия белән Ленин исемендәге мәдәният сараена хорга йөргәндә танышкан була. Ленинград белән Казан арасында хатлар йөри башлый. 

Гөлфия Бариева да матур тавышка ия булган. Аның башкаруындагы “Акчарлаклар” җырының язмасы яңгырый башлагач, башта аптырап куйдым. Тавышы бер тамчы судай Айгөлнекенә охшаган. Аннан сәхнәдә Айгөл үзе күренде, җырны ул дәвам итте. “Бүген еламам дигән идем, әмма күз яшьләре үзенекен итә, тәгәриләр...” - ди ул. Тәгәриләр шул, Айгөл, тәгәриләр... Ике мәхәббәт аккошының вакытсыз якты дөньядан китүе аяныч хәл. Аларны белгән һәркем аккошларга тиңли.

Шамил Бариевның Казанга кайткач, профессиональ сәхнәдә иҗат иткән беренче образы Ихлас булган. Ихлас исемле пьеса каһарманы – ул Шамилнең үзе. Гаделлек эзләүче тынгысыз җан. Үзе гитарада уйнап, үзе җырлап, беренче тапкыр сәхнәгә чыгуга ук, Шамил Бариев татар тамашачысының күңеленә кереп утырган. 

Кызганыч, пандемия аркасында аны искә алу кичәсенә Г.Камал театрындагы иҗатташ дусларының берсе дә кайта алмады. Ә бит мин күңелем белән аларны да көткән идем. Әмма якын дуслары Илдус Әхмәтҗанов, Фоат Әбүбәкеров, Рүзия Мотыйгуллина, Рушания Юкачева, Әзһәр Шакиров видеоязмасын тыңлау насыйп булды. “Без Шамил белән бик якын дуслар булдык. Мин аның бөтен серләрен беләм һәм әлегә кадәр йөрәгемдә саклыйм”, - ди Илдус Әхмәтҗанов. Дөрес булса, Камал театры да Шамил Бариевны искә алу кичәсен оештырачак. Әмма кайчанга икәне билгесез.

Шамил Бариевның Фирдәвес Хәйруллина белән уйнаган “Кияү белән кәләш” спектаклен белмәгән кеше юктыр. Бу спектакльдән соң Фирдәвес апа Шамил абый турында болай дигән: “Ул театрның чисталык билгесе иде. Театрга килеп кереп, Шамилнең йөзенә карауга белә идем – театрда йә яхшы, йә начар якка үзгәреш булган – Шамилнең чырае якты яисә караңгы була. Ул бөтен нәрсәне күңеленә ала, бөтен нәрсә өчен җаны сызлана иде.”

Шамил Бариевның “Ахырзаман” спектаклендәге Ирназар роле аның әнә шул җаны сызлана торган, пакъ күңелле, көчле рухлы артистның үз күңелен ачып бирә сыман. Театрдагы иң көчле эшләреннән санала ул. Кирәк бит – артист белән образ тәңгәллеге! Шушы роле өчен Шамил Бариев Муса Җәлил премиясенә лаек була. Биредә аның Әзһәр Шакиров белән уйнаган сәхнәсе бар. “Шамил йөрәгенә зарлана иде. Шушы эмоциональ күренешне исән-сау уйнап чыкса ярар иде, дип тели идем. Бу спектакльдән соң, мин аңа табибка күренергә киңәш бирдем”, - ди Әзһәр абый.

Шамил Бариев бүген арабызда юк, әмма профессиядә аның дәвамчылары бар. Театр училищесында өч курс, аннан соң мәдәният һәм сәнгать институтында укыта ул. Театр училищесындагы беренче укыткан курсында Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова, Татарстанның халык артисты Фәридә Сафиналар белән бергә Хәния Фәрхи дә укый. Остазын искә алу кичәсенә очып килеп җиткән булыр иде бүген Хәния апа... 

 

Эльвира ШАКИРОВА

Дәвамы: "Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: