Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

“Ай тотылган төндә”

Чаллы дәүләт татар драма театры, Мостай Кәрим тууның 100 еллыгы уңаеннан, аның "Ай тотылган төндә" дип аталган драмасын сәхнәгә куярга тәвәккәлләгән. Утыз ел чамасы элегрәк Мостай ага Чаллыбызга килде, "Камаз" мәдәният сараенда аның белән очрашу үткәрделәр, икенче көнне дә халык белән күзгә-күз әңгәмәләр узды. Союздагы төрки милләтләр арасында Ленин премиясенә,...

Чаллы дәүләт татар драма театры, Мостай Кәрим тууның 100 еллыгы уңаеннан, аның "Ай тотылган төндә" дип аталган драмасын сәхнәгә куярга тәвәккәлләгән. Утыз ел чамасы элегрәк Мостай ага Чаллыбызга килде, "Камаз" мәдәният сараенда аның белән очрашу үткәрделәр, икенче көнне дә халык белән күзгә-күз әңгәмәләр узды. Союздагы төрки милләтләр арасында Ленин премиясенә, Социалистик Хезмәт Герое дәрәҗәсенә лаек булган бердәнбер зур шагыйрь бит, ике тәүлек буе аның артыннан тагылгандай йөрдек. Үтә асаба кавем вәкилләре төсле, ул Чистай каласында яки Переделкино, Малеевкадагы иҗат йортларында да качып ятмаган, Бөек Ватан сугышын башыннан ахырынача окоп-блиндажлар аша шуып узган, тәне тулы мина ярчыклары. Байтак әсәрләрен укып барган идек, "Россиян мин" атлы хилаф шигыреннән гайре һәммәсе дә күңелгә хуш килде.
"Ай тотылган төндә" драмасы да төенләнеш-чишелеш ягыннан бик катлау­лы түгел. Башкорт ырулары Урал тавы итәгендәге җәйләүләргә таралышып, тирмәләрдә гомер итеп ята. Бөтен Җир шарындагы халыклар шикелле үк, ирләре-яугирләре сугышларга китеп, сирәгәеп кайта. Ирләре юклыктан файдаланып, күрше ыру юлбасарлары бер-берсе өстенә барымтага йөри. Кайсыдыр ыру башлыгы көч тупламакчы да күршеләрен үзенең тез астына сузып салмакчы, үз утары өчен хан булмакчы.
Тәңкәбикә байбичә (артист Энҗе Шиһапова) башлык булып торган ыруның исеме юк, ул башкорт дөньясының теләсә кайсы бер кыйпылчыгы итеп каралырга мөмкин. Тәңкәбикә кайчандыр шушы ыруга килен булып төшкән, ире чираттагы бер яудан кайтмый калгач, йола буенча, башлык булып калган. Инде уртанчы улы Акъегет тә (Руслан Әюпов) үсеп җиткән, менә, ырудашы Зөбәрҗәт атлы (Зөлфия Гыйльметдинова) сылуга гыйшык тотып, башын җуеп йөри. Икесе тиң тезләнеп ялваруга каршы тора алмыйча, Тәңкәбикә ошбу бәхетле парга гаилә корырга да фатихасын бирә. Ләкин Мөхәммәт ага Мәһдиев кисәткәнчә, күрәчәк "ризык", теш казналарыңны җимереп булса да, барыбер керә икән.
Яуга киткән ырудашлар кайта. Шулар Тәңкәбикә каршына кулъяулыкка төрелгән туфрак куя. "Өлкән улың яуда башын салды". Газиз ирен каршы алу өчен элеккеге туй күлмәген киеп чыккан һәм шушы мизгелдә толга әверелгән япь-яшь Шәфәкъ (Зөлфия Галиуллина) өзгәләнеп елый: "Туй күлмәгем - кәфенлегем булыр, үз яныңа алчы?.."
Үлгәннәр артыннан үлеп булмый, хәятне дәвам итәргә, Тәңкәбикә байбичәгә йорт тотарга кирәк. Йола - үтә кансыз. "Зөбәрҗәт белән икегезгә биргән фатихамны кире алам. Син абыеңнан калган тол җиңгәң Шәфәкъкә өйләнергә тиеш. Ә сиңа ярәшкән һәм калым түләнгән Зөбәрҗәт унике яшьлек энекәшең Ишморзага булыр"...
Кияү белән кәләш өчен аерым тирмә корыла, анда ялгыз Шәфәкъ кына төннәр буе елап, бәргәләнеп чыга. Гыйшкыннан баш тарта алмаган Акъегет яшерергә тырышып кына төннәрен Ишморза (Алсу Гыйльманова) белән Зөбәрҗәт яшәгән тирмәгә барып йөри. Ләкин бер кыек адым да ил күзеннән читтә кала алмый шул. Өстәвенә, ыруда "имеш, ялгыш кына килеп чыккан" Дәрвиш тә (Илфат Әскәров) бар. Ул Акъегет белән Зөбәрҗәтне аера алмаячагын аңлап, Тәңкәбикә байбичәдән яшь Шәфәкънең кулын сорый. Байбичә ризалык бирмәгәч, аның яшьлектәге хыянәтен, шул гөнаһтан туган улы Дивананың (Фәнис Сәхәбетдинов) серен барча ыру алдында фаш итү белән яный. Инде алай да җиңә алмагач, аксакалларны (Инсаф Фәхретдинов, Булат Сәлахов, Рафил Сәгъдуллин) һәм ыруны котыртып, Акъегет белән Зөбәрҗәтне җәзага тарттыру өчен җыйнап килә.
Ялчыгол атлы егет (Руслан Ибраһимов) яшьләргә иреккә качу өчен ике чаптар атны да тәкъдим итеп карый. Кайнар һәм саф мәхәббәтне яшәү кыйбласы иткән пар чигенми. Яшьләрдәге бунт бәгырьләрне телеп яңгырый:
"Коллар булу яман түгел, коллык яман.
Илебездә коллар бетәр берәр заман.
Коллар бетәр,
рухыбызга патша булып,
Җан түрендә тәхет табар
коллык һаман.
Рухларны шул бахыр иткән
коллык яман!"
Җыен аксакал, барча ыру аранга ябылган, зынҗыр таккан коллар төсле тәкрарлый: "Безнең бабайлар ук нигезләгән йолалар бар. Алар - канун. Акъегет белән Зөбәрҗәтнең мәхәббәте - зина, гөнаһ. Аларга җәза тиеш, җәза!.."
Күк йөзендә, төркиләрнең коллык богауларыннан хурланган шикелле, якты Ай тотыла. Мәгарәдәй томаналык караңгылыгын, тоташ коллык диварларын җиңеп чыга алмаган аянычтан бәхетсез пар үз-үзләрен кыядан сикереп һәлак итә... Хәтер сандыгыннан бөек Максим Горький шигаре кайнап чыга: "Безумству храбрых поем мы песню! Безумство храб­рых - вот мудрость жизни!.."
Финалдагы фаҗигадән кабынып бәгырьдә ут кайный. Без үзебез дә ниндидер асабалар, югарыдагы хуҗалар пышылдап яздырган ялган кануннарның колы түгелме соң? Әүвәл диндар битлеген кигән, анысын салгач, Иблис йөзен ачкан Дәрвиш, әнә, белеп тәкрарлый бит: "Гомерем алтын сарайларга кереп качкан һәм безне бөҗәк урынына сытып яшәгән падишаһларга тугрылык саклап, шулар хакына дога кыла-кыла, зая үткән икән". Безнең ил халкы да тәхеткә яңа патша менеп алган саен фәкать шуны гына изгегә саный һәм алыштыргысыз хаким итеп күрә башлый. Асылда исә, үзәк, иминлек хакына, киләчәк буыннарның бәхете хакына, дигән булып, без җитештергән нигъмәтнең дүрттән өч өлешен үзенә талап ала. Дәүләт иминлегенә зыян килә, дигән хәйлә белән газиз телебездән, газиз моңыбыздан коры калдыралар. Нинди генә җинаять кылмасыннар, коллык томалаган безнең күзләр өчен алар һаман изге. Кореядә, әнә, казна кесәсенә бозау хаклык кына кергән өчен дә, илбашларын төрмәгә утырттылар. Ә без район кәнәфиен эләктергән түрәгә дә колдай табынабыз. Каршы сүз әйтү юк, чабулардан җебегәнлек һәм куркаклык тота. Ә Акъегет безнең бәгырьләрдә кайнаган ачы уйны шәрран ярып әйтә:
"Коллар булу яман түгел, коллык яман! Коллык - җан түребезгә менеп тәхет корган..."
Бөек Мостай ага шушы гыйсъян сүзләрен әле совет чорында ук ярып салган, ә без үзәккә карап бөгелгән сәүче билне дә турайтырга җөрьәт итә алмыйбыз. Спектакльдә дә фәкать бер героебыз гына һич тә курыкмыйча, тик дөресен сөйли: ул - Дивана. Әйе, хакыйкать яклаучыга мөһер әзер: коллар өчен андыйлар дивана шул...
Чаллы театрының Илдар ага Юзеев әсәре буенча куелган "Гашыйклар тавы" спектакле дистәләгән еллар буе барды. Шушы ук коллектив заманында безне "Йосыф кыйссасы" әсәрен куеп та әсир итте. Батулланың "Сак-Сок", Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир", Туфан Миңнуллинның "Без бит авыл малае", Мансур Гыйләҗевнең "Бурлак" һәм тагын байтак әсәр бездән театрның дусларын, фикердәш һәм аркадашларын тәрбияләде. Яшереп торасы юк: туксанынчы елларда халкыбызның милли аңын күтәрүдә, Чаллыны милли башкала итеп танытуда, иҗтимагый үзәк белән иңгә-иң басып, театр коллективы да бик күп хезмәт куйды. Ни үкенеч, министрлык һәм хөкүмәт казна ягыннан финанс белән тәэмин итүне нык киметкәч, театрларыбыз тамашачыларны күбрәк тарту максатыннан, сәхнә репертуарын уен-көлке, кәмит, бер карау белән үк онытыла һәм өч кенә тиенлек тә тәрбия бирми торган, тез-итәк югарылыгындагы тамаша белән күмде. Шушы ук чирдән котыла алмыйча, Чаллы сәхнәсен дә әле япон, әле урыстан алынган пьесалар басты. Һаман шул очсыз дан һәм керем артыннан куып, репертуарга зәвыксыз һәм милли горурлык хисеннән бөтенләй азат булган, уен барышын юешләнгән борыннарын лышык-лышык тартып ләззәт алучы тамашачыны гына җәлеп итә торган бәхетсез мәхәббәт, берсен-берсе югалтып йөрүче ярлар турындагы, ун елдан соң сыңар адәм баласы да искә алмаячак әсәрләрне җыя башладылар. Шушы бушлыктан соң, ниһаять, Чаллы сәхнәсендә бөек Мостай Кәримнең кабатланмас җәүһәре пәйда булды.
Ни үкенеч, Мостай аганың бу әсәре буенча куелган нәфис фильмны күрү бәхете һаман тәтемәде. Драмадагы сюжет һәм вакыйгаларны үстереп, тәненә ит кундырып, ерак бабалар тормышын, безнең кавем йөзен ни дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр дә, фильм нык гыйбрәтле һәм спектакльнең үзе шикелле үк тетрәндергеч микән? Башкортстан хөкүмәте талантның асылын тиешенчә бәһали белгәч, Мостай аганы барча советлар иленең маягы итеп күтәрде. Ә асыл ир, рәхмәт йөзеннән, Мәскәүдәге түрәләр авызыннан Башкорт­станга җиде нәфис фильм төшерерлек акча талап кайтты. Без берәүне дә күтәреп күрсәтмәдек, без тарсындык. Менә шул сәбәпле гасырлар буена сыңар фильмсыз да килеш, билне фәкать үзәккә таба бөгеп, башны күтәрмичә көн күрәбез һаман...
Чаллы театры исә соңгы яулаган үрен югалтмасын иде. Театр үзе утыз еллыгына таба атлый, шөһрәт казанган һәм сәнгать тарихында дан яулардай артистлары хәттин. Театрга үтә җитди әсәрләрне сәхнәләштерергә, ә әйдәманнарга Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә үрелергә дә вакыт.
Вахит ИМАМОВ.
.Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев