Мәдәни җомга

Асылташлар җирдә ятмас

Каян килә бу яшь җырчыларыбызга мондый максатчанлык, еракка карап фикерләү сәләте? Каршымда утырган Артур белән Эльзага карап

Ул концерттан соң елга якын вакыт үтеп китте, ләкин аннан алган рухи ләззәт әле дә йөрәктә саклана. Кабатланмас тембрлы көчле тавышлар, татар классикасы – халык җырлары һәм композиторлар көйләреннән зәвык белән төзелгән программа, оркестр…Концертны артык сүзләр белән вакламыйча, Артур белән Эльза үзләре алып барды – тамашачыны һәр яңа җырның туу тарихы белән таныштырдылар. Филармониянең концерт залында үткән бу кичәдән тамашачы сафланып, горурланып, хисләнеп чыкты. Йөрәк татар җырын яшәтер мондый асыл яшьләрнең барлыгын тоюдан ярсыды. 

Сүзнең парлы җырчылар Артур Исламов (баритон) һәм Эльза Заяри (сопрано) хакында баруын күпләр аңлагандыр. Төс-кыяфәтләре белән дә, башкару осталыклары, талантлары ягыннан да дөньяның теләсә кайсы сәхнәсенә чыгарып бас­тырырлык җырчы парның Казандагы беренче сольный концерты иде бу. Үз-үзләренә бик таләпчән, сәхнәгә, иҗатка тирән җаваплылык белән караучы җырчылар халык каршына үз программаларын алып чыгу өчен ун ел буе җитлекте, камилләште. Сәхнәләребездә еш кына мокытлык, сәнгатьне сансызлау хөкем сөргән бу заманда бик сирәк очраучы күренеш иде бу. Халыкара дәрәҗәле җыр конкурсларында күп тапкырлар катнашып, җиңүләр яулады, җиңел танылу артыннан кумыйча, тирән белем алу, туктаусыз иҗади эзләнүләр юлын сайлады алар.

Каян килә бу яшь җырчыларыбызга мондый максатчанлык, еракка карап фикерләү сәләте? Каршымда утырган Артур белән Эльзага карап, шул хакта уйланам. Гадәттә безнең татар җырчылары билгеле бер дәрәҗәдә белем ала да, алга таба үсүдән туктый. Концертлар куеп йөри башлый, акча эшли, яшәргә кирәк бит… Атказанган исеме алганнан соң үзләренә үзләре соклана ук башлыйлар. Артур белән Эльза исә башкарак камырдан.

Артур Актанышта музыкаль гаиләдә туып үсә – әнисе Луиза ханым балалар бакчасында музыкант булып эшли, әтисе Муллаян танылган көрәшче, икесе дә яшьтән «Агыйдел» ансамб­ленә йөри. Гаиләдәге ике бала да музыка мәктәбендә укый. Әтисе улының үзе кебек көрәшче булуын теләсә дә, үсә төшкәч, әнисе «баланы имгәтерсең» дип шикләнеп, моңа чик куя һәм чынлап торып музыка юлына бастыра. Баян классында укый, гитара да чиртә, җырлаштыра да. Аңа 13 яшьләр тирәсендә Актанышка Сибай музыка училищесында эшләгән Джон Мусин дигән педагог күченеп кайта, һәм Артур аның янында вокал белән шөгыльләнә башлый. Остаз үсмергә башта татар-башкорт халык көйләрен өйрәтә, аннары классика белән таныштыра. Артурны бөтен юнәлешләр дә кызыксындыра – классика да, эстрада да, халык җыры да, әлбәттә инде, рок та. Музыка мәктәбен баян буенча тәмам иткәч, егет Казан музыка училищесына баян классына керә. Яхшы инструменталь белем алып, дөньяга карашын киңәйтергә, музыкаль зәвык булдырырга омтыла. Вокалистка бу белем соңрак нык ярдәм итә: дирижерлар, концертмейстерлар белән эшләве җиңеләя. Училищеда укыганда ук, консерваториядә вокал дәресләре ала башлый, училищедан соң консерваториядә укуын Клара Хәйретдинова классында дәвам итә. Куәтле баритон тавыш иясен 3нче курста укыганда ук М.Җәлил исемендәге опера-балет театрына эшкә алалар – бу сирәк җырчыларга елмая торган бәхет. Башта кечкенә партияләр җырлый. Әлбәттә, операда җырлау җырчыга үсеш бирә, еллар буе зур әсәрләр җырламаса, җырчы да сүнә. «Җыр ул спорт кебек, – ди Артур, – анда гел тренировкалар зарур, гел шөгыльләнергә, тавыш ярыларын эшләтергә кирәк. 1-2 атна җырламый торсаң, кабат тавышны торгызырга туры килә». Җырчы еллар дәверендә тавышын үстерә, дөрес мәктәп ала. «Хәзерге вакытта консерваториядә укыта торган педагоглар начар түгел. Алар үз дәрәҗәсендә нәрсә белә, шуны шәкертләренә бирергә тырыша. Ләкин тавышны үстерү өчен консерватория белеме генә аз!» – дип саный Артур. Ул консерватория белеме алса да, үзен әзерлекле җырчы дип санамый, белем, осталык җитмәвен тоя. Алда – яңа белемнәр, осталыкны чарлау юлы көтә. Хәер, бу юлга ул үзе генә түгел, Эльза белән кулга-кул тотынышып китә.

Эльза – Казан кызы, әнисе Рамилә ханым – саф татар хатыны, әби-бабалары да Казанда яши. Бабасы Илдус хәзрәт Болгарда туып-үскән, күп балалы, туган-тумачалы зур нәсел вәкиле, тамырларын саклап, татарлык­лары белән горурланып яшәүче нык гаиләдән. Эльзаның әтисе исә украин тамырлы рус кешесе, иҗади гаиләдән чыккан рәссам, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы Евгений Мясников, заманында күп күргәзмәләре оештырылган. Гомумән, бик белемле нәсел бу: инженер, галимнәр, геодезист, табиблар күп чыккан. Ләкин 18 яшендә Эльза әтисен югалта, укытучы булып эшләүче әниләренә ике кыз баланы ялгызына аякка бастырырга туры килә. Хезмәт хакы аз, ул бернигә дә җитми… Музыка мәктәбен тәмамлаган кыз бала музыка училищесына укырга керә. Җитмәүчелекнең бөтен авырлыгын татырга туры килә. Нәкъ менә шул чакта ул җебеп төшми, холкы чарлана, чөнки ничек тә укуны дәвам итәргә, алга барырга кирәк. Кайда нинди эш бар – барысына да алына кыз: кая чакырсалар, шунда барып җыр­лый, концертлар, банкетлар, җыр дәресләре бирү... Училищедан соң консерваториягә кереп, укуын Н.П.Варшавская классында дә­вам итә. Остазы аңа үз кызына караган кебек карый. Кемнәрнедер алга тартып-этеп дигәндәй чыгарганда, йолдыз итеп кабызырга тырышканда, Эльзага беркем дә юл ачарга атлыгып тормый, арттан этәргә хәлле әти дә юк… Күрәләтә гаделсезлек белән очрашканда да, күңелен төшерми кыз, эченнән генә «Минем көн килер әле» дип уйлый.Зур сәхнәгә юллар ачыласына ышана ул. Бик талантлы курска туры килә – Илүсә Хуҗина, Айдар Сөләйманов, Венера Протасовалар белән бергә укый. Бер-берсенә ярдәм итеп, күңелле үтә студент еллары. Консерватория тәмам, яшьләр алдына «Кая барырга?» – дигән сорау килеп баса. Казанда эш күренми, вакансияләр юк… Кая­дыр чыгып китәргә дә сәмән юк. Бу вакытта инде кавышырга өлгергән Артур белән Эльза утырып киңәшә дә, кайда кирәк, шунда барып җырлап, тиенләп дигәндәй акча җыеп, Петербургка чыгып китәләр – Мария театрына… Артур алданрак китә. Аннары – Эльза…

«Консерваторияне тәмамлагач, профессионализмга ирешү өчен алга таба үсәргә кирәген аңладык без. Монда алган белем җитәрлек түгел иде. Дөньякүләм югарылыкта җырларга өйрәнергә теләдек! Ләкин белем җитми иде. Моны аңлау безне берләштерде. Бер-беребезгә үсәргә ярдәм итә, эзләнә башладык: педагоглар, мастер-класслар, китаплар, интернет чыганаклар эзләү… Концертмейс­терлар, коучлар юлладык. Петербургка килеп, Мария театры каршындагы Академиядә укый башладык. Без анда бик шәп чыныгу үттек…» - дип искә ала җырчылар. Ә анда – вокалның акулалары! Ләкин Эльза белән Артур югалып калмый, үзләрен кулга алып, хөрмәтне дә, дәрәҗәне дә яулыйлар. Ике еллык стажировка вакытында җырчылар зур тәҗрибә туплый, сыйфатлы җырлауны сыйфатсызыннан аерырга өйрәнә. Уку тәмам, алга таба тагын «Нишләргә?» дигән сорау килеп баса. Мария театрында калырга була анысы, ләкин кайбер шартлар ошап җитми. Өстәвенә, Эльза Казанны, гаиләсен, дусларын өзелеп сагына. Казанга кайтыр­га дигән карарга бу сагынулар гына сәбәп булмый – яшьләр Казан консерваториясе аспирантурасында атаклы җырчы Альбина Шаһиморатова укытканын белә һәм бик зур теләк белән укырга керергә әзерләнә башлый. Мәшһүр җырчыга эләгү бик авыр була, шуңа күрә бер ел әзерләнәләр. Башта җырчы аларны тыңлап карый, аннары керү имтиханнарын уңышлы тапшырып, укырга кабул ителәләр. Аспирантураны тәмамлап, бүген шул белемнәрен файдаланып иҗат итәләр. Артур бүген Опера һәм балет  театрында эшли, төп баритон партия­ләрне җырлый («Кармен»да- Данкайро, Моралес, «Фигаро туе»нда- Фигаро, «Евгений Онегин»да – Онегин һ.б.), айлар буе чит илләрдә гастрольләрдә йөри. Яңа татар операларында җырлый. Операда ир-ат җырчы 30 яшькә генә өлгереп җитә,  Артурга бүген 32 яшь, иҗатының чәчәк атар чагы. Рок сөючеләр исә Артурны «Алканат», солис­ты буларак яхшы белә. Күп санлы җыр конкурс­лары лауреаты. Татарстанның атказанган артисты. «Операларда да җырлыйсың, рокны да яратасың, эстрада җырларыннан искиткеч концерт куйдыгыз.Төрле жанр­ларга күчеп җырлау авыр түгелме?» - дигән сорау­га ул: «Техникаң дөрес итеп куелган булса, син нәрсә телисең, шуны җырлый аласың. Минем өчен бу күчешләр авыр түгел. Иң мөһиме – зәвык, тоя, ишетә белү. Тавыш дөрес итеп куелгач, аның белән идарә итеп була», – дип җавап бирде.

 Эльза да аннан калышмый. Опера театрында ул чакырылган җырчы буларак партияләр җырлый. Узган ел буе Европа шәһәрләрендә "Кармен"да Микаэлла партиясен җырлый,  ләкин бик теләсә дә, аны анда эшкә алмыйлар. Яңа чыккан татар операларында җырлавын ишетеп торабыз («Минем Такташ») Халыкара конкурсларда катнашып, зур җиңүләр яулавын беләбез. Әйтик, Глинка исемендәге бик дәрәҗәле конкурста ул 2 нче премия лауреаты булды. Әлеге конкурстан соң Россия президенты илнең иң яхшы 4 җырчысына (баритон, тенор, меццо-сопрано, сопрано) Австриядә концертлар оештырырга грант бирде, сопрано тавышка Эльза сайлап алынган иде. Алар Венада оркестр белән чыгыш ясап, Чайковский әсәрләрен башкарды. Е.Образцова исемендәге конкурста исә 2 нче, 3 нче турга үтүе дә гаять авыр - программасы зур, жюри нык таләпчән. Эльза анда дипломант исемен яулый. Әзәрбәйҗанда үткән Бүлбүл Оглы исемендәге конкурста исә җырчы «Әзәрбәйҗан романсын иң яхшы башкаручы» өчен премиягә лаек була, югыйсә, искиткеч җырлаучы азәри җырчылар бик күп була анда. Ике ел элек Кытайда опера җырчыларының Бөтендөнья конкурсы уза, жюрида исә Европаның атак­лы опера йолдызлары утыра. Казан кызы анда да дипломант була. Бүген җырчы музыка училищесында академик вокал укыта, җырлый, күптөрле проектларда катнаша.

– Сез - тирән белем алган тәҗрибәле җырчылар, башка эстрада җырчыларының җитешсезлекләрен дә күрәсездер, өстәнрәк карыйсыздыр, мөгаен? – дип кылларын тартып карыйм каршымда утырган парның. 

– Юк, бездә андый әйбер бөтенләй дә юк, – диләр хор белән диярлек. – Һәркемгә булышырга тырышабыз. Күрәбез, барысында да проблемалар бар. Без бит хәзер сканер кебек, эталон яңгыраш кына безне сискәндерә ала.

– Арагызда үзара көндәшлек бармы? Еш кына гаиләдә ике җырчы булса, берсе алгарак чыга, икенчесе вакыт үткән саен күләгәдәрәк кала…

– Безгә хас түгел ул, бер-беребезгә һәрвакыт ярдәм итәбез. Без инде белем алып, билгеле бер дәрәҗәгә кадәр үстек, хәзер бер-беребезне яхшы аңлыйбыз: бер-беребезнең кимчелекләрен тотып ала беләбез, аларны башка кеше бөтенләй дә сизмәскә мөмкин. Без бер-беребезне шактый кырыс кысаларда тотабыз, туарылырга ирек бирмибез. Алкышлардан башыбыз әйләнми, сәхнәдә җырлап чыккач, грим бүлмәсендә чыгышыбыз­ны сүтеп җыябыз, хаталарны күрсәтәбез. Әлбәттә, тамашачы аларны сизми дә.

– Опера җырчыларыбыз 90 нчы елларда матди яктан авыр­лыклар кичереп яшәде. Хәзер бу ничегрәк тора? –дим Артурга.

– Хәзер опера дөньясы гомумән үзгәрде. Ул – шул ук шоу­-бизнес. Эстрадада продюсерлар булса, операда алар агент, импрессарио дип йөртелә. Барлык опера җырчылары шулар аша эш йөртә. Опера сәнгате, классик музыка сәнгате бүген иң югары түләүгә ия сәнгать дияргә була.

– Сезнең импрессарио Рәүфәл Мөхәммәтҗанов кына түгел, димәк?

– Юк, аның бу мәсьәләләрдә чикләр куйганы булмады. Кая чакырсалар, шунда барып җыр­лый алабыз. Мин Мария театры­на барып партияләремне җыр­лап кайтам, чит илләрдә дә чыгышлар ясыйм.

– Чит телләр беләсеңме?

– Инглизчә иркен сөйләшәм.

– Артур, җырларыңнан аңлашылып тора, син милләт киләчәгенә битараф түгелсең. Татар яшәсен өчен бүген нәрсә эшләргә кирәк?

– Милли горурлыкны күтәрер­гә, тарихны өйрәнергә. Яшьләр татарның зур тарихлы халык икәнен белеп горурланырга тиеш. Бердәм булырга кирәк. Татар татарга ярдәм итсен иде.

– Рок синең өчен нәрсә ул?

– Мин рок-музыка язам. «Алканат» төркемендә ун елга якын җырладым. Хәзер бу проектны яптык, ләкин рок җыр­лавымны дәвам итәм. Күп­ләр ишеткәндер, яңарак кына «Татар, алга!» дигән яңа җырымны яздырдым. Шигырен Булат Ибраһим язды. Дөресен әйтим, озак вакытлар үз рухыма туры килгән шагыйрь­ләрне таба алмый интектем. Җырлар язасы килә, ә туры килердәй текстлар юк! Бөтен татарча шигырь китапларын актарып чыктым дияргә була, күбесе искергән эчтәлекле иде, темалар да агачлар-сандугачлар тирәсендә йөри. Дөнья үзгәрә, музыка үзгәрә, текстлар да яңа булырга тиеш. Эзли торгач, үзем өчен яңа шагыйрьләрне ачтым: Рүзәл Мөхәммәтшин, Гөлүсә Батталова, Булат Ибраһимовлар. Искиткеч яшьләр! Алар бик көчле, сыгылмалы, алар белән эшләп була. Минем өчен җырның темасы мөһим. Бездә тематика бик тар.Үзем яратып тыңлаган чит ил төркемнәрен тәрҗемәдә укыйм да, шаккатам: барысы да фәлсәфи текстлар. Аларга җиңел музыка языла һәм алар хитка әйләнә. Глобаль темаларны җиңел тел белән яза беләләр.

– Чит илләрдә еш чыгыш ясыйсыз, халыкара конкурсларда катнашасыз. Сез анда татар музыкасын җырлыйсызмы? Кайсы композиторларыбызның иҗатын дөнья алдында тәкъдим итәргә була дип саныйсыз?

– Татар музыкасын репертуарга кертергә тырышабыз. Яхинны еш җырлыйбыз. Аның музыкасы эшләнеп, чарланып беткән. Тамашачы бик яхшы кабул итә. Яшьләрдән Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина – халкыбызның музыка сәнгатен лаеклы күрсәтә алучылар.

– Соңгы елларда язылган татар операларын ничек бәялисез? Теләсә кайсы сәхнәгә алып чыгып җырлап буламы аларны?

– Әйе, җырлап була. Безнең театрда хәзер спектакльләр бик югары дәрәҗәдә куела.

– Син эшләгән опера театрының бүген төп тамашачысы – руслашкан-яһүдләшкән татарлар. Опера театрында татар рухы калмады. Күп еллардан бирле татар музыка театры ачу турында сүз бара. Бу хыял тормышка ашкан очракта татар тамашачысы кире кайтырмы?

– Килешәм, безнең театрда татар рухы юк. Ә Татар музыкаль театры Опера-балет театрында оешса, дөресрәк булыр иде. Чөнки безнең спектакльләр графигы алай тыгыз түгел. Әйтик, Мария театры бинасында да өч театр эшли. Опера-балет театрында мәйдан җитәрлек. Җитәкчелекнең карары гына кирәк. Труппасын җыеп, милли спектакльләрне куя башларга булыр иде. Хәзер маркетинг чаралары күп, музыкаль спектакльләр, мюзикллар, опералар чиратлаштырылса, тамашачы йөриячәк. Милли татар җырчыларына эш табу – чынлык­та зур проблема. Соңгы 5 елда консерваториябезне тәмамлаган җырчыларның 1-2 се генә опера театрына эшкә алынды. Милли музыкаль театр ачылса, хәзер эстрадада җырлап йөрергә мәҗбүр Филүс, Илүсә, Айгөлләрнең һәркайсына эш булыр иде. Язылган әсәрләр дә шактый һәм алар бер-ике генә уйналган килеш әрәм ята: «Кара пулат», «Алтын Казан», «Минем Такташ»… Искиткеч әсәрләр! Композиторларыбыз бар, алар югары дәрәҗәдә яза һәм әсәрләренең яңгыравын тели. Оркестрлар да бар. Кадр­ларыбыз буа буарлык! Театр булса, болар барысы да чәчәк атачак! Тик бу театр һаман да сүздә генә кала бирә. Композиторлар, җырчылар – иҗат кешеләре, алар яза, җырлый гына белә. Ниндидер зур сөйләшүләр алып барырга, хатлар язарга сәләтле түгелләр. Аларга бары тик эшләргә шартлар тудырырга, комачауламаска кирәк. Тинчурин театры репертуарына кайбер музыкаль спектакльләрне кертергә җитәкчелек каршы түгел анысы, тик анда кайбер техник проблемалар бар. Әйтик, «Кара пулат» өчен 3D–видеопроектор кирәк, ул Тинчурин театрында юк, аны арендага алырга туры килә, бу бик кыйммәткә төшә.

Әйе, татар музыка театры ачылса, күп хыяллар чынга ашар иде. Әйтик, халыкара җыр конкурсларында остазларның һушын алган Эльза Заярины без шунда барып тыңлар, аның гүзәл сопраносы белән сихерләнер идек. Ул да яшь башыннан, сәхнәләрне балкытыр чагында, укытып йөрмәс иде. Ә болай без аның барлыгын беләбез, ә ишетүдән мәхрүмбез. Аннары тамашачы мокытланды, җыен чүп-чар тыңлый, дибез. Нәрсә ишеттерәләр, шуны тыңлый инде. Ә Эльза, Артур кебекләр унар ел буе бөртекләп белем алып, чит-ятта сәхнә эзләп йөрер­гә мәҗбүр. Язманы әзерләгәндә Заяриның мактау­лы исемнәрен белешеп, кабат элемтәгә кердем. Шаккатарлык: халыкара вокалистлар бәйгеләре җиңүчесе, татар җырын дөнья сәхнәләренә чыгып яңгыраткан, ун ел буе тамашачыга зәвыклы рухи азык биргән, искиткеч эстрада программасы әзерләп, тамашачыга бүләк ясаган җырчының бер мактаулы исеме дә юк икән! Атказанган исемен нота да танымаган шыр­дый-бырдый җыручыларга да уңлап-суллап өләшкәндә, Заяри кебек җырчыны күрмәгәнгә салышумы бу? «Бу сорау инде безгә түгел, Мәдәният министрлыгына, без җавап бирә алмыйбыз», – диде җырчы пар. Менә Мәдәният министрлыгына җиткерәм: татарның дәрәҗәсен күтәрә, чын музыка байлыгын тирән профессионализм белән сәхнәгә алып чыга торган җырчыларга игътибарыгызны арттырсагыз иде, хөрмәтлеләр. Андый асылташлар гадәттә аяк астында ятмый…

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: