Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

АСЫЛ ЗАТ

"Бөтен артистлар хыялланган рольләрне уйнарга туры килде. Режиссерлар дистә еллар героиняларны ышанып миңа тапшырды. Яратып эшләвем дә шуның өчендер. Янәшәмдә яраткан ирем, балаларым бар. Театрда кирәклегеңне тою - үзе зур бәхет ул", - дип сүзен башлый С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге...

"Бөтен артистлар хыялланган рольләрне уйнарга туры килде. Режиссерлар дистә еллар героиняларны ышанып миңа тапшырды. Яратып эшләвем дә шуның өчендер. Янәшәмдә яраткан ирем, балаларым бар. Театрда кирәклегеңне тою - үзе зур бәхет ул", - дип сүзен башлый С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан Татарстанның халык артисты, Д.Сираҗиев һәм С.Өметбаев исемендәге премияләр лауреаты Рәзилә Муллина.
Театрның гына түгел, Минзәлә төбәгенең горурлыгы, зур шәхесе ул. Минзәлә районы Татар Мөшеге авылы кызы бүген матур юбилеен каршылый. Ниндидер купшы, төче сүзләргә мохтаҗ кеше түгел - олысы, кечесенә ягымлы, шул ук вакытта туры сүзле. Кемдер әйткән туры сүзне кабул итеп булмаса, Рәзилә Мирхәтовнадан аны дөрес, кирәкле киңәш сыман ишетәсең. Бүген эшкә кергән яшьләр дә, тәҗрибә туплаган урта буын да - без һәммәбез аның янына җыелабыз, бергәләп сөйләшәбез. Бу безнең гадәткә кергән һәм бүтәнчә булырга мөмкин түгел кебек.
Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлап, өч ел Мамадыш мәдәният йорты каршындагы халык театрында режиссер булып эшли Рәзилә ханым. 1979 елда Минзәлә театрына кайта. Р.Хәмиднең "Язмышлар хәл ителгәндә" әсәрендә аксак кыз Ирада роле тамашачыны чын мәгънәсендә тетрәндерә. Алдагы иҗат юлында берсеннән-берсе гүзәл образлар - К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ендә Мәйсәрә, А.Гыйләҗевның "Өч аршын җир"ендә Шәмсегаян, Н.Гогольнең "Өйләнү"ендә Агафья Тихоновна, Эдуардо де Филиппоның "Филумена Мартурано"сында Филумена Мартурано һәм башкалар. Тышкы матурлыгы эчке матурлыгы белән тәңгәл килгән артисткага гына насыйп рольләр бу. Һәр образга җитди караган артистканың эшчәнлеге сәхнә белән генә чикләнми. Энергиясе, фантазиясе ташып торучы Рәзилә ханым шәһәр, районның мәдәни тормышында да актив катнаша - сценарийлар яза, киңәшләрен бирә. Минзәләнең татар гимназиясе инде дистә еллар Р.Муллинаның канаты астында тәрбияле, зыялы укучы балалар тәрбияли. Авылларда эшләп килүче халык театрларын да кире какмый, гомумән, Рәзилә Муллина барысына да өлгерә һәм эшен җиренә җиткереп башкара торган чын татар кызы. Аның беркайчан да зарланганын, уфтанганын ишетмәссең. "Эшләп күңелемә сихәт, ял табам", - ди ул.
Режиссерлар Мулланур Мостафин, Дамир Сираҗиев, Линар Садриев, Фаил Ибраһимов, Әхтәм Зарипов, Ренат Әюпов, Булат Бәдриев, Дамир Сәмерханов - һәрберсе артистка иҗатында үз урынын били. Соңгы елларның уңышлы рольләреннән Р.Кинҗәбаевның "Тилмереп дога көткәннәр"ендә Халидә, Ф.Достоевскийның "Абзыйның төше"ндә Настасья Петровна, К.Мәргәннең "Шомбай" әсәрендә туйга килгән хатын-кыз образлары Рәзилә Муллинага өлкәнрәк буын вәкилләрен сәхнәдә үзенчә ачарга мөмкинлек бирде.
Кызганыч ки, бүгенге матур юбилей көнен әнисе Фәгыйлә апа белән әтисе Мирхәт абый күрә алмады. Мирхәт абый моннан тугыз ел элек, Фәгыйлә апа исә ике ай элек кенә бакый дөньяга күчте. Туганлык хисләре , әти-әнигә хөрмәт белән карау үрнәге дә Рәзилә ханым. Үзләренең өч улларын да шулай миһербанлы, акыллы итеп үстерделәр. Ире Татарстанның халык артисты Рөстәм абый Муллинны яратып, хөрмәтләп яши белә. Тормыш юлларында зур сынау­лар кичкән, аларны дөрес итеп чишә алган матур пар алар. Рәзилә апа авылдагы төп нигезнең хуҗабикәсе дә. Татар Мөшеге халкы сүзгә бик үткен, юмор хисле, киң күңелле. Алар "Үзебезнеке бит, үзебезнең Рәзилә", - дип җан атып тора. Рәзиләләре бигрәк уңган шул! Бакчасы тулы мул уңыш, гөлчәчәкләр шаулап утыра. Бер йомышы булмаса да, хозурланыр өчен агыла аның янына авыл кешесе. Аларның үзара мөнәсәбәтләре шулкадәр самими, якын. Бүгенге көнгә кадәр классташлары белән якын аралаша, гел хәл-әхвәлләрен белешеп торалар. Дуслык­ка хыянәт итми торган, киң йөрәкле Рәзилә ханымның кадерен белә дуслары. Театр коллективында да гел игътибар иткәнем бар - кешенең яхшы ягын күрә белә һәм аны кычкырып әйтә ала ул. Һәркемнең дә моңа күңеле җитми. Сабантуйларда армрестлинг ярышында гел беренче урынны алуга күнегеп кенә беткәч, сәламәтлегем начар дип, соңгы вакытларда катнашмый башлады. Миңа калса, бу башкаларга юл бирү өчен матур бер хәйлә генә, киң күңеллелекнең бер мисалы.
Нурсибә АДИЕВА, театрның әдәби бүлеге мөдире.
.Рәзиләгә 4 яшь.
.«Бер картлыкта, бер яшьлектә» (Ә.Гаффар) спектаклендә Хөснурия ролендә. Уңда - Ә.Исрафилов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев