Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Артист, диләр, җиңел генә…

Татарстанның атказанган артисты Гөлнур Габдрахманованың юбилей кичәсендә әдәбият, нәфис сүз, шигърият үрнәкләре бик күп яңгырады. Чөнки нәкъ менә шигърияткә мәхәббәт аны Казан театр училищесының курчак бүлегенә укырга алып килә. Кыз баланы какмый-сукмый, сөеп кенә үстерергә кирәк, диләр. Остазлары режиссер Илдус Зиннуров та шулай, киләчәктә шәкертләре өстенә нинди йөк ятасын белгәнгә...

Татарстанның атказанган артисты Гөлнур Габдрахманованың юбилей кичәсендә әдәбият, нәфис сүз, шигърият үрнәкләре бик күп яңгырады. Чөнки нәкъ менә шигърияткә мәхәббәт аны Казан театр училищесының курчак бүлегенә укырга алып килә. Кыз баланы какмый-сукмый, сөеп кенә үстерергә кирәк, диләр. Остазлары режиссер Илдус Зиннуров та шулай, киләчәктә шәкертләре өстенә нинди йөк ятасын белгәнгә күрә, һәрберсенә бик игътибарлы вә ихтирамлы була.
Укуны тәмамлагач, "Әкият"кә эләккәне өчен, Г.Габдрахманова әле һаман остазына рәхмәт укый. Нәзек кенә егет-кызлар артист хезмәтен татый башлый. Курчак театрын каравы гына рәхәт, бер сәгатькә якын вакыт курчак күтәреп торуы бер дә җиңел түгел, дип уйлап куюы Гөлнурның әле дә хәтерендә. Нәзек кенә куллардан сын, курчак төшеп киткән мәлләр дә булгалый. Күтәреп кенә торсаң бер хәл, курчакны йөртәсе, уңга-сулга борасы, әйләндерәсе... һәм аннан да авыры - үзеңнең халәтеңне курчакка күчерәсе бар.
Озак эшләгәннәр боларны яхшы белә. Һәр театрның үзенең Шәрәфие була торгандыр. Гөлнур "Әкият"кә аяк баскан чорда күренекле артист Азат Хөснетдинов кызык-мызык сөйләп бөтен коллективның күңелен күтәрә. Шул Азат абый әйтә торган булган: "Курчак театры артистын әллә каян танып аласың, ул бер якка кәкрәйгән булыр, бер җилкәсе өскәрәк күтәрелеп, икенчесе аскарак төшеп торыр", - дигән.
Вакыты җиткәч, Гөлнур курчак йөртергә дә өйрәнә. Төлке, чеби, кырмыска, шүрәле, тавык, җен баласы һ.б. рольләр бер-бер артлы тезелеп китә. Шатланып, илһамланып, кинәнеп иҗат иткәндә, көннәрдән - бер көнне гастрольгә җибәрмәсеннәрме! Ә ул вакытта гастрольләр егерме бишәр көн дәвам итә. Кар, яңгыр дими, артистлар ерак авылларга театр нурын ирештерә. Өйдә Гөлнурның ире бөтен җаваплылыкны үз өстенә алган Васил кала. Аннары уллары Рамил, соңрак кызлары Ләйсән дөньяга аваз сала. Аларны ничек калдырып китмәк кирәк? Тик Гөлнурга ике яктан да бәхет язган икән. Бер ягын ул театрда тапса, икенчесен аңа Васил бүләк итә. Гөлнур гомер буе иренең кайгыртуын, ярдәмен тоеп яши. Хатыны гастрольгә киткәндә, ул урынсыз шик-шөбһәләр белән җанына тими, хәер-фатихасы белән озата, бала карау мәшәкатьләрен дә үз өстенә ала. Өйдән тыныч күңел белән китсә дә, яраткан газиз кешеләреннән аерылу газабы, әлбәттә, тыңгы бирми. Героиняларны уйнаганда ирен сагынып өзгәләнмәгән, ана, әби рольләрен башкарганда балаларына биреп бетермәгән наз өчен йөрәге сыкрамаган, күзеннән яшьләр атылып чыкмаган дисезме әллә? Газаплы кичерешләрдән Гөлнурны бары бер уй коткара - меңләгән балаларның күңеленә шатлык иңдерә бит ул!..
Көз. Чираттагы гастрольдән кайт

ып килеше. Васил итагатьле ир буларак, мәрхәмәтле әти буларак, хатынын каршы алырга килә. Очрашырга сүз куешкан урында, машиналар белән мыжгып торган юлның ике ягында ир һәм хатын ашкынулы карашлары белән бер-берсен эзли. Гөрселдәп ма

шиналар бәрелешүе Гөлнурның, суда чайкалган көймә кебек, әле театр, әле гаилә дип гасабиланган күңелен астын өскә китерә. Васил
өстендә операция прожекторлары кабынгач, Гөлнур күңелендә рампа утлары сүнә. Хастаханәдән өйгә катса, өстәлдә - Василның пешереп катлы-катлы чүпрәккә төреп киткән ашы. Бу мизгелдә шушы суынып барган аш та аңа сәнгать күгендәге кояштан меңнәрчә мәртәбә җылырак тоела...
Гөлнур Габдрахманова күңелендә сә
хнә утларын кабат кабызган кеше - "Әкият" театрының директоры Роза Яппарова. "Кызулык белән хәл итмә. Кат-кат уйла. Күпме гомереңне театрга багышладың. Ирең аякка басар, ә син театрдан китсән, үкенәчәксең", - дип, ул Гөлнурны туктатып кала. Бер ел дәвамында Васил акрын гына - тормышка, Гөлнур күңеле белән театрга кайта. Васил җиргә нык басып йөрүеннән шатлык тапса, Гөлнур грим пудрасы, бутафория исеннән кабат ләззәт хисләре кичерә башлый. Авыр чакларны әнә шулай театр, коллектив белән бергәләр уздыралар.
Артист, диләр, җиңел генә... "Үткән елларны сагынасызмы?" - дип сорыйм. Сагынам, дип һич икеләнүсез өздереп җавап кайтара ул. Аннары өстәп куя:
- Бүгенге рәхәтлекне бернәрсәгә дә алыштырмас идем. Чөнки безнең үзебезнең искиткеч бинабыз, грим бүлмәбез бар. Иң мөһиме, безнең спектаклебезне яратып караучы тамашачыларыбыз бар. Минем хезмәтемне бәяләүче, миңа яшәү яме бирүче, минем мәнфәгатьләремне кайгыртучы директорыбыз Роза Яппаровага һәм мине бу сихри дөньяга алып керүче баш режиссерыбыз Илдус Зиннуровка, сәхнәдәшләремә мин бик рәхмәтлемен.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев