Мәдәни җомга

Ана күңеле... далада

Әтнә театры да заманчалыкка омтылып, бер өмет әсәре калдырмый торган яңа драма куйганмы, дип әрнеде күңел. Юк ла, әтнәлеләр мондый караңгы юлга басмас, дип үз-үзебезне юатырга тырыштык. Шөкер, куркуыбыз юкка булган икән.

Әтнәдә Татар дәүләт драма театры эшләп килә. Г.Тукай исемен йөрткәнгә генә түгел, олы мәртәбәгә лаек булганы өчен дә күңелебезгә якын ул. Олуг шагыйребезне хөрмәтләүләрен театрда һәр адым саен тоярга мөмкин. Җыйнак һәм матур бинага килеп керүгә саф татар сөйләме ишетелә. Фойедагы фотосурәтләрдән тамашачыларга өлкән буын һәм хәзерге артистларның сурәтләре бага. Йөзьяшәр театрда алар байтак. 

Шунда ук танылган сынчы Рада Нигъмәтуллинаның Тукайга багышланган сыннар шәлкеме урын алган. Заманында Рада ханым аларга аерым музей багышлауларын теләгән иде. Газиз сыннары Әтнәгә бүләк итеп бирелгәч, бераз борчуын да белдерде. «Олы яшьтәге кеше өчен Казан-Әтнә арасы якын түгел, бәлки, бер тапкыр да барып күрә алмам. Сыннарны тәртиптә тотарга кирәк, бу эшне кем башкарыр икән», дип газиз баласыннан аерылырга мәҗбүр булган анадай җанын бимазалап торган уйлары белән уртаклашкан иде. Сыннарны үз күзләребез белән күреп кайткач исә, эчкә җылы керде. Рада апа юкка борчылган. Әтнәдәгедәй итагатьле тамашачы сабак өйрәнергә теләмәгән маэмайга да, җәйге көндә хәтфәдәй йомшак үлән өстендә туарылып яткан һәм күбәләк белән гәпләшүче малайга да, күбәләкнең үзенә дә һичнинди зыян салмас. Сыннарга якынайгач тамашачыларның тын алулары да әкренрәк, саграк була башлый сыман тоела. Ленур Зәйнуллин кебек директор белән һәр җирдә тәртип сакланачагына һичбер шик юк. Ленур әфәнде бер нәрсәне яхшы аңлый, татар театрының кыйбласы ул – милли тел, гадәт-йола, әдәп-әхлак. Шулай тамырларыбыздан көч алып алга барганга күрә, Л.Зәйнуллинның адымнары нык, карашы анык. Баш режиссер Рамил Фазлыев карап торышка гына тыныч тоела. Бу талантлы артист, аз сүзле, әмма үз эшен әйбәт белүче режиссер Әтнә театры өчен ялкынлы йөрәген ярып салырга риза. Әдәби консультант булып Тукайның иҗат чишмәсеннән сулар алып иҗат итүче шагыйрәбез Гөлүсә Батталованың эшләве шулай ук Әтнә театрына зур файда. Юкса бериш театрларыбызда Европага йөз тоткан, милли мәдәниятебезгә түбәнсетебрәк караучы әдәби хезмәткәрләрне дә күргәнебез бар. Әдәби бүлек мөдире итеп билгеләнгән драматург Данил Салихов та, һичшиксез, Әтнә театрының рухын сакларга ярдәм итәчәк.

Әтнә театрының кыйбла дөрес­леге репертуарларыннан ук күренә. Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Бишек җыры», Хәй Вахит пьесасы нигезендә куелган «Беренче мәхәббәт», Аяз Гыйләҗевнең «Югалган көн»е, Шәриф Хөсәеновнең «Әниемнең ак күлмәге», Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл», Г. Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» һәр театрның репертуарын бизәр иде. Әтнә театры – Россиядә авыл җирлегендә урнашкан бердәнбер театр. Шәһәр театрлары чит-ятлардан күрмеш сәхнәдә төрле экспериментлар ясарга остарган булса, әтнәлеләр репертуар һәм режиссура мәсьәләсенә бик сак карый. Шуңа күрә Әтнә театрында элек-электән килгән татар театр традициясе ныграк сакланган.

Әмма Әтнә артистлары заманча күренешләрдән курка дигән сүз түгел бу. Репертуарда хәзерге заман авторларыннан Айгөл Әхмәтгалиева, Гөлүсә Батталова әсәрләре буенча куелган матур спектакльләр бар. Театрның төрле режиссерлар - Илсур Казакбаев, Илдар Хәйруллин, Фәрит Бикчәнтәев белән эшләве, хәтта Кырым татары Ренат Бикташевны чакыртып спектакль куюлары шулай ук коллективның яңалыкка ачык булуын күрсәтә.

Күптән түгел Әтнә театрында заманча куелган «Ана күңеле... далада» исемле шундый бер матур спектакльнең премьерасы булды. Әсәрнең авторы Альбина Гомәрова – үзебезнең Казан кызы. Артистлыкка укыса да, язу сәләте аны «Идел» журналына китергән. Әмма беренче мәхәббәт беркайчан да онытылмый. Альбина өчен беренче мәхәббәт – театрдыр, мөгаен. Бүген ул Мәскәүдә курчак театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли. Ләкин язу эшеннән туктаганы юк. Аның әсәрләре төрле журнал, фельетоннарда басылып, төрле әдәби бәйгеләрдә җиңә тора. Берничәсен театрларда да сәхнәләштереп өлгергән. Альбинаның «Дуськина дача» әсәрен Әтнә театры режиссеры Р.Фазлыев күптәннән күңеленә салып куйган була. Спектакль премьерасына кызы һәм әнисе белән Альбина Гомәрова үзе дә кайтты. Тагын бер искәртергә кирәкле мәгълүмат – спектакльне рәссам Илшат Вилданов, композитор Марат Әхмәтшин, балетмейстер Нурбәк Батулла, ут куючы рәссам Илшат Сәяховтан торган көчле иҗат төркеме сәхнәләштергән.

Дача дигәндә, хәтфәдәй йомшак чирәм, куе карлыган куак­лары, авызга өзелеп төшәргә торган чия җимешләре, күбәләк канат каккан тавыш та ишетелерлек тынлык, авыл мунчасы исе хәтердә яңара. Әмма Дусяның дачасы бу картинага бер дә охшамаган. Монда гел хатын-кызлар җыелган, көне буе тавыш-гауга, тукмашулар. Нишли, ни бүлешә бу бичаралар, дип аптырарлык. Дөресен генә әйткәндә, спектакльнең урталарына кадәр күңел шомлы бер халәттә иде. Хәзер бит яңа драма дигән булып, дөньяның бөтен шакшылыгын сәхнәгә чыгаралар. Күңелдә киләсе көнгә бөтен өметне сүндерә торган яңа сәхнә әсәрләрен хәтта карау куркыныч. Нигә кирәк алар? Телевизор экраннарында, интернетта азмыни җан өшеткеч тарихлар? Йә Алла, әллә инде Әтнә театры да заманчалыкка омтылып, бер өмет әсәре калдырмый торган яңа драма куйганмы, дип әрнеде күңел. Юк ла, әтнәлеләр мондый караңгы юлга басмас, дип үз-үзебезне юатырга тырыштык. Шөкер, куркуыбыз юкка булган икән. Хатыннарны әледән-әле тукмарга, ач тотарга сәбәп бар. Алар барысы да кайчандыр балаларын ташлап киткән. Спектакльдә хатыннарның исемнәре дә юк. Дача хуҗасы Дуся аларны «Кызыл», «Сары», «Җирән», «Яшел», «Зәңгәр», «Шәмәхә» дип кенә йөртә. Чыннан да, үз баласын ташлаган бәдбәхетләргә исем артык. Үз баласын хайван да ташламый лабаса! Әмма тора-бара хатыннарның тормыш тарихлары мәгълүм булгач, һәркайсын үзенә бертөрле кызгана башлыйсың. Баксаң, алар үзләре дә әти-әниләре, сөйгән ярларыннан мәхәббәт-наз, якты чырай күрмәгән, җәмгыятьтә яклау тапмаган бичаралар икән. Кайсы балалар йортында тәрбияләнгән, кайсын ире ташлаган, ата-анасы йөз чөергән, берсе әтисез үскән һәм әнисе көне-төне эштә чабу сәбәпле, кирәкле наздан мәхрүм калган. Хатыннар күптән инде үз гаепләрен таныса да, опекада эшләүче һәм балаларын кайтарырга ярдәм итә алырдай Дуся нигәдер бу «салават күпере төсләрен» азат итеп шатландырырга ашыкмый. Чөнки үзе дә ул – каршылыклы, тормышта ялгышкан кеше. Сары, Кызыл, Шәмәхәләр арасында кайчандыр үзе ташлап киткән кызы да бар... Мәхәббәт – мәхәббәтне, золым золымны арттыра. Сәхнәдәге әниләр моны аңлады. Аларның балалары, балаларының балалары да аңлар һәм җир йөзендә бәхетсезләр үрчүдән туктар, дигән бик якты хис-тойгылар белән тәмамлана спектакль. Чөнки ахырдан бу бәдбәхет әниләр бер-берсен кайгыртырга өйрәнеп, бер-берсенә кирәкле булуын тоеп шундый үзгәрә ки, хәтта кешечә исемнәре дә телгә алына башлый. Лена, Оля, Наташа, Вера, Настя исемле икән бит алар!

«Ана күңеле... далада» спектакле берникадәр «Әниләр һәм бәбиләр»не хәтерләтә. Туфан ага Миңнуллин иҗат иткән әсәрдә баласыннан баш тарткан бер Дилемма гына булса, яңа спектакльдә алар җидәү. Шул рәвешчә спектакль замананың тискәре якларын фаш итә, чөнки илнең кыйбласы юкка чыкканнан һәм әдәп-әхлак бозылганнан бирле, бериш хатын-кызлар яңа туган балаларын чүплеккә ташлап китүне яисә бәдрәфкә юдыртуны чүпкә дә санамый. Әмма заманны күз уңында тотса да, спектакль тамашачыны өметсезлек упкынына сөйрәп төшерми, биредә дә Туфан ага әсәрендәге якты рух тантана итә. Бер ансамбль булып укмашкан артистлар Алия Фәйзрахманова, Айдар Вәлиев, Сиренә Хисмәтуллина, Зөһрә Мөхәммәтгалиева, Илфира Сафиуллина, Лилия Мөхәммәтҗанова, Рәзинә Заһидуллина, Сылу Бәйрәмова якты рух тантанасын тоярга ярдәм итә. Спектакльнең беренче минутларында «Шәмәхә», «Җирән», «Сары» һ.б. исемнәр эт кушаматлары сыман бик дорфа яңгыраса, ахырдан һәрбер хатын-кыз үз асылына кайткач, сәхнәдә гүя салават күпере кабына. Бу җиде төскә никадәр мәгънә сыйганын аңлыйсың. Сары төс ул – балаң «бишле» алып, мәктәптән май кояшы кебек балкып кайткан көн. Кызыл – сабыеңның сәпиттә чаптыртканда егылып борын канаткан мизгеле. Яшел төс – ул җил чәчәккә каршы кулланылган «зеленка», аунап-котырып уйнаганда чалбар балакларына сеңеп калган яшел чирәм төсе. Бу төсләр, бу хисләр һәрбер ана күңелендә саклана. Әтнә театрының «Ана күңеле... далада» спектакле әнә шул татлы мизгелләрне хәтерләрдә яңартты.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: