Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Алтындай яшь җырчыларыбыз бар

Казан дәүләт консерватория­сенең Әлфия Җаппарова җитәкчелегендәге опера студиясе башкаруында куелган “Хуҗа Насретдин” музыкаль комедиясен узып барган елның иң зур вакыйгаларының берсе дип атар идем.

Казан дәүләт консерватория­сенең Әлфия Җаппарова җитәкчелегендәге опера студиясе башкаруында Салих Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында олуг композиторыбыз Җәүдәт Фәйзинең 110 еллыгы уңаеннан куелган “Хуҗа Насретдин” музыкаль комедиясен узып барган елның иң зур вакыйгаларының берсе дип атар идем.

 Анда М.Җәлил  театрындагы “Алтын Казан”  операсына килгән зур түрәләр юк иде, шуңа да карамастан, премьераның милли мәдәниятебез өчен әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Кызганыч ки, бүген җитәкчеләр никадәр азрак булса, чараның милли тормыш өчен файдасы шулкадәр зуррак. “Алтын Казан”ның исә нәкъ менә опера студиясендә кайный башлавы берәүнең дә исендә юк. Әйе, опера студиясе җырчылар тәрбияләп кенә калмый, яшь композиторларга да зур әсәрләрен халыкка чыгарырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, композитор Елена Анисимованың “Вий” һәм “Ночь перед Рождеством”  опералары беренче тапкыр консерватория каршындагы опера студиясендә сәхнәләштерелгән иде. Яшь җыр­чылар бу спектакльләр белән Идел буендагы бөтен эре шәһәрләрне йөреп чыкты. Яңа гына иҗат юлына баскан  композитор өчен нинди зур куаныч бит бу! 

Аннары Эльмир Низамовның “Алтын Казан”ын сәхнәләштерделәр. Спектакльләр Салих Сәйдәшев залында һәм Тинчурин театрында узды. Бераздан рес­публика көне уңаеннан “Алтын Казан”ны Казансу ярындагы “Казан” янында башкардылар. Менә шулай кайный-кайный, опера театрыбыз сәхнәсенә “ташып чыккан” спектакль ул. Гомумән алганда, утыз ел эчендә опера студиясе алтмышлап спектакль куйды. Ләкин Мәскәү, Санкт-Петербург һәм дөньядагы иң данлыклы консерваторияләр белән чагыштырганда, безнекеләрнең әлегә кадәр үз сәхнәсе юк. Төрле оркестрлар белән чыгыш ясарга туры килә. Костюмнарны каян табыштырып бетерүләрен бер Алла гына белә. Үз сәхнәләре булмагач, күпчелек халык ул спектакльләрне күрми дә кала. Нинди җитди хезмәт, никадәр  байлык югыйсә! Үзләренә бина бирелеп, җырчы, хор, оркестр штатлары булдырылса, репертуар төзелсә, тамашачы Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясен, Гозәер Хаҗибәковның “Аршин мал алан” опереттасын, Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсын, бүтән матур милли музыкаль спектакльләребезне карарга килмәс идемени? Ни өчен музыкаль театр турында сөйләшүләр һаман коры сүз булып кала, ә шул арада килмешәк режиссер, дирижерлар опера театрында бер тапкыр куелган “Алтын Казан” спектакле өчен миллионлаган гонорарлар алып шат һәм канәгать кыяфәттә табан ялтырата? 

Үз заманында режиссер Нияз Даутов опера театрына байтак татар җырчыларын тәрбияләп бирде. Консерватория тәмамлаган бер генә яшь җырчы да имтиханда җырлау сәләте белән генә сәхнәдә уйнап китә алмавын аңлап, Нияз Курамша улы аларга мимика, жестлар, сәхнәне, партнерны тою, оркестрны ишетү кебек кирәкле сыйфатларны өйрәтте. Әнә шулай берәмтекләп спектакльләргә кертте, яшьләр белән никадәр милли спектакль иҗат итте. Бер тамаша өчен Казанга килеп кенә киткән режиссерга боларның берсе дә кирәкми ләбаса. Яшьләр белән ник мәшәкатьләнеп торсын ул? Шуңа күрә яшьләребез талантларын тулысынча ачып бетерә алмый да инде. Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Эльмира Кәлимуллина, Айдар Сөләйманов, Илүсә Хуҗина, Эльза һәм Артур Исламовлар, Рүзил Гатин  һ.б. - барысы да опера студиясендә кайнаган җырчылар. Кайсын гына алсаң да, музыкаль драма, комедияләрдә менә дигән җырларлык артист...

Консерваториябезнең опера студиясе бернигә карамастан матур спектакльләр белән сөендерүен дәвам итә. “Хуҗа Насретдин” да гадәти премьера гына булып калмыйча, милли бәйрәм төсен алды. Залда консерватория профессорлары, композитор, җырчы, музыкантлар яшьләр өчен сөенеп, горурланып утырды. Горурланырлык та шул – барысы да  чибәр, менә дигән итеп җырлый, бүген профессиональ сәхнәгә чыгарсаң да сынатмаячаклар. Насретдин ролен башкарган Илгиз Мөхетдинов – коеп куйган артист. Ул мәһабәт буй-сын, ул чибәрлек! Хатыны Гөлбануны уйнаган Диана Медведева  шулкадәр ышандырды, иренең башын ашаучы дөньяда иң оста хатын шул диярсең. Аларның кызлары Сәлви ролен башкарган Диләрә Төхвәтуллина матур җырлаудан кала тагын гаҗәеп тере табигатьле булуы белән игътибарны җәлеп итте. Артист баласы әллә каян билгеле шул. Айрат Ганиев (Хаммат) баһадирларча кыяфәте белән Сәлвине генә түгел, залдагы туташ-ханымнарны да үзенә гашыйк итте бугай. Айгөл Гардис­ламова (Зөбәрҗәт) һәм Руслан Закиров (Алчын) да  карап туймаслык матур пар булып хәтергә уелды. Кызлар белән сәүдә итүче явыз Сәхилә карчык Рүзилә Низамованың күзләреннән чәчелгән усал  очкыннардан ничек ут кап­мый калгандыр. Сәүдәгәр Бики, Ахун хәзрәт, Колый тархан триосын гәүдәләндергән Айзат Адылгәрәев, Миндияр Шәймәрдәнов, Альберт Хаммадиевнең мәзәклеген сөйләп кенә аңлатып булмый, карарга кирәк.  Җиһангир ханны уйнаган Мостафа Алиевнең тавышында ханнарга хас горурлык белән бергә әллә нинди аңлатып булмастай моңсулык та ишетелә сыман. Күпне күрсә дә, башбирмәс Кырым татарларыннан шул егетебез. Дәрвиш булып киенгән зәңгәр чырайлы вәзир Булат Закиров гүя бу явыз шымчы роле өчен дөньяга яралган. Ишәк – Гадел Шәраповның ваемсыз рәвештә кишер кетердәтүен бөтен дөньяңны онытып карап утырырлык. 

Җәүдәт Фәйзи комедиясенең яңа редакциясен композитор Ильяс Камал иҗат иткән. Артистлар Ринат Халитов җитәкчелегендәге “TATARICA” оркестрына кушылып җырлады. Режиссер – Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Ринат Бекташев. 

Опера студиясе, мөгез чыгарырга омтылмыйча, спектакльдә халыкчан юморны, Насретдинның зирәклеген, тапкырлыгын үзебезчә матур итеп тасвирлый белгән. Бүген тиз үзгәрүчән дөньяда исә бу -  иң кыйммәт сыйфат.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев