Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

“Алтын урталык, ләкин тарлык түгел!”

Гүзәл Сәгыйтова – Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры

Филология фәннәре кандидаты. «Калеб» яңа буын җыены идеологы һәм ­оештыручысы.


– Гүзәл, яшь тамашачы театрын җитәкли башлавыңа ел ярымлап вакыт үтте. Директор буларак, театр бусагасына нинди уй-планнар белән килгән идең? Аларны гамәлгә ашыру ничек тора?

– Заманча, сыйфатлы балалар һәм яшьләр театры булырга тиеш, дигән уй белән килдем. Планнарның иң беренчесе театрның юбилей тантанасын уздыру иде. Аңа кадәр театрның ребредингы уздырылды, фойега үзгәрешләр кертелде, актерларның фотолары яңартылды, тамашачыларны каршылаучыларга яңа киемнәр тектерелде. Сайт яңартылып, аның аша билетлар сатуга куелды. Төрле грантлар оту юнәлешендә дә нәтиҗәле эш алып барылды, биш премьера чыгарылды. 4 ай эчендә алдан уйланып килгән бөтен идеяләр тормышка ашырылды. Ләкин болар белән бер үк вакытта иҗат кешеләре белән эшләргә, йөзләгән вак мәсьәләләрне чишәргә туры килер дип уйламаганмын. Коллективта 126 кеше, аларның һәрберсенең үз характеры, һәркайсына юл табарга, тәҗрибә дә, вакыт та җитмәгәндер. Ә бу – җитәкче өчен бик мөһим! Коллектив белән эшләү серләрен өйрәнер, җитәкчелек белемнәрен арттырыр өчен 2 еллык укуга да кердем. Акрынлап нәтиҗәләр дә күренә – ­теа­тр­да тынычлык атмосферасы, эшкә киләсе килеп тора. Алга таба бу мөнәсәбәтләр тагын да яхшырыр дип өметләнәм, һәр хезмәткәр бер–берсен күз карашыннан аңлый башласын иде. Моның өчен һәрбер кеше үз урынында булырга тиеш. Әгәр без заманча, сыйфатлы театр төзергә телибез икән, административ өлештә дә, цехларда да профессионаллар эшләргә тиеш.

– Яшьләр театрының гомергә уйнарлык рәтле сәхнәсе булмады. Бина бирелсә дә, ул тарихи бинаны төзәтеп-сип­ләп чыгарга, чын театр итеп ачарга ул чактагы җитәкчелегенең ни финанс, ни мораль куәте җитмәде… Кариевлыларга берничә ел курчак театрында өйдәш булып та яшәргә туры килде. ­Ниһаять, театр өр-яңа булмаса да, шәһәр үзәгеннән бинага тиенде. Бу бина театр таләпләренә ни дәрәҗәдә туры килә? 

– 2018 елның 26 апрелендә Кариев театры әлеге бинага аяк баса. Сөенеп, канатланып эшлибез. Төрле катлаулыкта спектакльләр куябыз, ләкин сәхнәнең үзенчәлекләре чикләми калмый. Кинотеатр бинасы тәэсире бар… Беренчедән, сәхнәнең тирәнлеге җитми, икенчедән, люк, өченчедән, сәхнә «кесә»ләре юк (театрга кагылышлы кешеләр аңлар). Залда тавыш яңгырашы системасы эшләнмәгән. Бу җәйне тавыш йөгермәсен, тамашачыга дөрес барып җитсен өчен,  диварларга өстәмә конструкцияләр куярга иде. Ләкин ничек кенә булмасын, бина бар, ул яңа ремонтлы, ни дисәң дә, үз куышың. Актерларның үз гримеркалары, аларның һәрберсендә душ, бәдрәф бар. Шөкер итеп яшибез. 

– Туфан ага Миңнуллин татар кызлар гимназиясенә иске бина биреп котылырга теләгәч, әйткән иде: «Татар баласына иске дә ярар дигән сүз бу, без калдык-постыкка риза түгел, яңа бина булсын!» – дигән иде. Сүзен сүз итте, яңа бинаны салдыруга иреште дә. Кариев театрының милләт өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятлелеген, кыйм­мәтен аңлаган очракта, шәһәр һәм рес­публика казнасы өчен яңа бина төзеп бирү зур югалту булмас иде.

– Хәзерге бинага капиталь ремонт ясалганга да 3 ел да үтмәгән, шуңа күрә җитди үзгәрешләргә өметләнергә урын юктыр. Хыялланырга була анысы… Үткән елны шушы Офицерлар йортының китапханәсен дә театрга бирделәр (ул да Петербург урамында урнашкан), быел җирен алуга ирештек. Хәзер әнә шул бинага реконструкция эшләргә телибез. Анда балалар студиясе, «Калеб» һәм театрыбызның музее урнашыр дип планлаштырабыз. Театрның тагын бер ­ кассасын урам ягыннан көйләргә иде. 

– Хәзер һәр милли театрның тамашачы җыю проб­лемасы бар. Сездә ул ничек хәл ителә? 

– Билетлар сату проблемасы юк дип мактана алмыйбыз. Бу театрның берничә ел үз бинасы булмыйча, өйдәш булып яшәве белән дә бәйле, чөнки шул чорда театр тамашачысын югалткан дигән шик бар. Бүген без ул тамашачыны кайтару юлында җан-фәрман эшлибез. Соңгы вакытта 20 процент тамашачы кассадан билет алып килә, тагын 30-40 процент электрон билет сатып ала, калган билетлар мәктәпләр аша таратыла, районнар, предприятиеләр белән дә тыгыз элемтәдәбез. Тамашачы эзләү – бөтен милли яшь тамашачы театрларының проблемасы. Безнең әле, Аллага шөкер, 90нчы елларда туып-үскән әти-әниләрдә милли хис бар һәм алар үз балаларын татар театрына йөртә, бу процесс бер 5-10 ел барыр әле. Ә менә шуннан соң нәрсә булыр – белмим… Сентябрь аенда безгә Башкорт яшьләр театрының башкорт труппасы килгән иде. Алар алып килгән 8 спектакльнең нибары өчесе башкорт телендә иде. Башкорт Академия театрында исә балалар өчен инде башкортча бөтенләй уйнамыйлар дигән хәбәрләр килде. Чуашстанда ТЮЗда булып кайттым, алар да инде чуашча уйнамыйлар икән. Авылларга чыкканда да рус әкият­ләрен күрсәтәләр. Бүген мәктәпләрдә телгә бәйле ­вәзгыять начарая гына бара, якын киләчәктә уңай үзгәрешләр булыр дип уйламыйм. Театр хәзер интернет белән көндәшлеккә мәҗбүр ителде, балалар хәзер бүтән. Без кайберәүләр теләгәнчә, балаларга музейдагы кебек сәнгать тәкъдим итсәк, алар әле әти-әниләре, мәктәп белән 1-2 килер, тик аннары үскәчрәк, үзе теләп, театрга бармаячак. Чөнки бала, яшүсмер театрдан «Шәп!» дип чыгып китәргә тиеш. Мәктәпләр килгән чакта көндезге спектакльләрне төшеп карыйм, аеруча үсмерләрне күзәтергә яратам: башта исе китмәгән «алып килделәр инде…» дигән кыяфәт белән газаплы чырай чыгарып фойеда йөргәннәр “Ләйлә-Мәҗнүн”, «Йомрыбаш», «Хикмәт әкиятләре»н карагач, залдан бөтенләй икенче кәефтә чыгалар. 9-11 сыйныфлар – иң проблемалы аудитория. Хәтта кайбер режиссерлар бу яштәгеләрне тынычлыкта калдырыр­га кирәк, дип саныйлар. Мин моның белән килешмим. Нәкъ менә шушы яшүсмерлек чорының проблемаларын, аларны кызыксындырган мәсьәләләрне күтәрсәк, театр тормышта булган проблемалардан качмаса, ул тамашачыны саклап кала ала. Минем хыял – яшүсмерләр өчен спектакльләрне көндез генә түгел, кич белән дә күрсәтү. Татар театрына шулай йөрү яшьләрнең гадәтенә керсә иде!

– Репертуарга әсәрләр ничек сайлана? Аларның күпме өлеше классика, күпмесе заманча әсәрләрдән торырга тиеш?

– Моның билгеле бер кысасы юк. Нигездә баш режиссер хәл итә. Без Ренат Әюпов белән киңәшләшеп эшлибез. Үткән сезонда тәрҗемә әсәрләре күбрәк куелды, киләсе сезонда исә милли драматургиягә ныграк басым ясаячакбыз. Ни өчен алынма спектакльләр күбрәк булды? – дигән сорауга да җавап бирә алам. Бүген татарда балалар белән бер телдә, бер яссылыкта сөйләшкән, һәр балага Кеше итеп, горизонталь позициядә аралашкан авторлар, әсәрләр бик аз, юк дәрәҗәсендә. Без быел «Асыл» драматургия конкурсын үткәрергә грант откан идек, анда 200дән артык эш килде. Шуларның 16сы татар драматургиясе иде, ләкин алар арасында көндәшлеккә сәләтле булучылары сирәк. Хәзер заман үзгәрде, 10 яшьлек геройның сәхнәдә 50 яшьлек кеше кебек фикер йөртүе һәм үз яшьтәшләрен акылга өйрәтүенә яшь тамашачы ышанмый. 

– «Тамга» лабораториясе үткәрелгәч, шактый гына шау-шу купкан иде. Бу лабораторияне үткәрү үзен акладымы?

– Аклады, әлбәттә. “Тамга” режиссерлык лабораториясеннән эскизлар үстерелеп, репертуарга ике спектакль алынды. Бүген “Сәлам, Актәпи”не дә, “Йомрыбаш”ны да тамашачы яратып карый. Труппадагы актерлар да, без дә зур мәктәп уздык. Әйе, бәйләнүчеләр дә булды. Лаборатория кысаларында күрсәтелгән эскизлардан бер тәнкыйть­че «Минем әти – Питер Пэн» спектак­ленә каныкты. Имештер, анда әти кеше финалда үзен–үзе үтерә… Ләкин бит мәктәп программасында да Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми», Толстойның «Анна Каренина»сы, Островскийның «Гроза»сы да бар, аларда да геройлар үзләренә кул сала түгелме? Аннары соң бу әсәр бүгенге балалар театрлары репертуарындагы иң популяр әсәрләрнең берсе. Бүгенге тормышның каралыгын ачкан “Молчанка”га исә программада ук 18+ дип куелган иде. Әйе, анда үсмерләр үз-үзләре белән ничек сөйләшә, шулай сөйләштеләр,  ләкин эскизда сүгенүләр булмады. Махсус күпертеп, театрны җинаять эшендә гаепләү кемнәргәдер кирәк иде. Татар т­еатры ул аерым бер утрау кебек, матур финаллы, шикәрле-баллы диалоглардан торган әсәрләрне генә тәкъдим итсә, күреп торырсыз, берничә елдан залда бик аз кеше утырыр. Безнең максат: балаларны Камал, Тинчурин ­театрларына йөрерлек итеп үстерү, аудиторияне генә түгел, телне дә саклап калу.

– «Тамга»ны үткәрү кем идея­се иде?

– Бу минем идея иде. Әле театрга эшкә килгәнче үк мондый лабораторияләрнең бик кирәкле нәрсә икәнен белә идем. Чөнки актерлар атна буе башка режиссерлар белән эшли, төрле театр мәктәпләрен татып карый, уңай мәгънәдә стресс кичерә. Ә театр җитәкчелеге әлеге режиссерларны, алар тәкъдим иткән эскизларны гына түгел, хәтта актерларны да сыный. Узган лаборатория минем өчен Рәис Әхмәтзакиров һәм Дилүс Хәкимҗанов кебек яшь артистларны ачты, башкаларның яңа мөмкинлекләрен күрергә мөмкинлек бирде. Яңа заманча драматургия белән танышу җәһәтеннән дә лабораториянең роле зур. «Тамга» дәвам итәчәк, чираттагысы 1-7 августта булыр дип ышанабыз. Быел аны үз көчебез белән оештырабыз.  Безне кайберәүләр «экспериментаторлар, реформаторлар» дип йөртсә дә, бу алай түгел. Драма театрында экспериментлар репертуардагы спектакльләр белән билгеләнә. Соңгы ике елда «Ут чәчәге» (З.Хөснияр), «Кәҗүл читек» (Г.Исхакый), “Ләйлә вә Мәҗнүн”, “Зөһрә (Й. Миңнуллина), «Шәй бү, шай–бу!» (К.Кәримов), «Йомрыбаш» (М.Мюрай), «Хикмәт әкиятләре» (Н.Хикмәт, В.Тулякова), «Питер Пэн» (Р.Назмиев), «Тапшырыл...ган хатлар» (Г.Кутуй), «Микулай» (М.Гыйләҗев) спектакльләре сәхнәдә куелды. Заманча театр теле белән куелган спектакльләр бар, ләкин эксперименталь спектакльләр юк бу исемлектә. 

– Әлеге тәнкыйтьләрдән нинди гыйб­рәт алдың үзең өчен?

– Бу тәнкыйть түгел иде, яла ягу.  Әлбәттә, күңелгә тиде. Эскизларны мактап киткән кешенең ике көндә фикере үзгәреп, Президентка хатлар язуга барып җитүләре дөньяга, кешеләргә карашымны үзгәртте. Ләкин хәзер уйлыйм: әгәр бу лаборатория бернинди дә фикер уятмаса, тагын да начаррак булыр иде. Конструктив тәнкыйтьне кабул итәм. Тәнкыйть белән тәнкыйть арасында аерма зур. Аерым кешеләр «Милләт бетә! Милләтне нишләтәсез! Бу безнеңчә түгел!» дип кычкыруның болай да кимсетелгән халкыбыз йөрәгенең иң нечкә җиренә шул ук секундта барып җитүен аңлап алды. Нәтиҗәдә, алар каһарманга әйләнә, ә шул милләт сәнгатендә ат кебек эшләүчеләр җинаятьче ролендә кала. Алар шушы каһарманлык тәмен тоеп алды һәм җай чыккан саен чәчрәп чыгарга тырыша. Безнең милләттә бу юк дип инкяр итеп кенә яшәсәк, без киләчәгебезгә ныграк та зыян китерә алабыз.

Абруйлы галимнәр безне «әдәбият үсешен соцреализм кысалары чикләгән» дип өйрәтте. Уңай финал, уңай геройлардан торган совет әдәбиятының күп кенә әсәрләре бүген инде бәяләнми. Театрга килгәч, мин шундый ук чикле карашлар белән очраштым. Хәзер, әлбәттә, соцреализм кысалары түгел, ә «безнең милләт, миллилек…» штамплары белән. Ләкин миллилек ул чикләүгә генә әйләнеп калмасын иде! 

– Заманында Тукай «Театр яктылыкка, нурга илтә…» дип татар театрының кыйб­ласын билгеләп куйган кебек. Синеңчә, татар театрының хәзер тәрбияви вазифасы булырга тиешме? Әллә ул күңел ачу урыны гынамы?

– Ул шигырьдә «дәрсе гыйбрәттер театр» дигән сүзләр дә бар бит. Театрда кешенең күңеле актарылырга, йокымсыраган күзәнәкләре уянырга тиеш. Театрда тәрбияви максат һәрвакыт була, ләкин ул турыдан-туры дидактика, нәсыйхәткә корылмасын иде. Ниндидер чиктән дә тайпылмаска, ягъни алтын урталыкны таба белергә кирәк! Алтын урталык, ләкин тарлык түгел. Татар театрында һичшиксез милли үзенчәлек булырга тиеш. Без хәтта алынма тәрҗемә әсәрләр куйганда да аларны милли җыр-биюләр колоритында бирергә тырышабыз. Милли үзенчәлекне дә заманча бирергә мөмкин! Әйтик, безнең «Кәҗүл читек» – чын милли әсәр, ләкин ул заманча да. Миллилек ул милли бизәкләрдә генә түгел, ә милли рухта. Кайбер спектакльләребездә бәлки ул җитеп тә бетмидер, ләкин без дөрес юлда – эзләнүдә. Яшь тамашачы, яшьләр театры һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш кебек. Без эзләнәбез, ялгышабыз да. Табышлар да була. Бу табигый.

– Актерларның социаль хәле ничек? Татар актеры бүген хезмәт хакына гаилә тота, ипотекасын түли аламы?

– Театрда төп байлык ул – актерлар. Социаль хәлләре иң борчыган сорау, әлбәттә. Актерларны бик тә бай яшәтәсе килә. Театрда 200 генә урын икәнен, яшь тамашачы китерүнең үз авырлыкларын искә алганда, безнең театр Казан театрлары арасында иң зәгыйфедер, мөгаен. Бу финанслау белән бәйле. Яшь актерлар 15 мең ала, өстәмәләре белән 18 мең чамасы чыга. Узган ел август аенда театр училищесын тәмамлап, безгә бер егет килгән иде. Туйлар үткәрү тәҗрибәсе бар.  Бездә спектакльләр күп чыгарыла, сыйфатлы чыгарыла, актерлар куна-төнә театрда ята. Ә егет сәгать 9дан 3кә хәтле репетиция була да, калган вакыты буш булыр дип өметләнгән. Мондагы эш тәртибен, хезмәт хакын аңлагач, китәргә булды. «Мин бу акчаны туйда бит бер кичтә эшлим», – диде… Чып-чын фанатлар исә эшли. Сәхнә эшчеләре, радио һәм башка цехларда да ирләр эшли, аларның күбесенең хезмәт хакы минималь. Театрның кеременнән килгән акчаларның 55% проценты минималь хезмәт хакларын арттыруга китә. Бераз гына акча артса да, премияләр бүләргә тырышабыз. Бер сезон эчендә керемне 3 миллионнан 5 миллионга кадәр арттырган идек. Быел исә карантинга кадәр үткән елгы күрсәткечләрне уздык дип сөенеп йөри идек, дөньядагы бу вәзгыять комачау итте. Алда ничек булыр… Дәүләт ярдәменә өметне өзмибез.

Әңгәмәдәш – Эльмира СИРАҖИ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев