«Алтын бишек»нең кыйналган «алтын тавыш»лары
Казаныбызның Г.Камал театрында «Алтын бишек» Кырымтатар театры «Мәхәббәт турында риваятьләр» дип исемләнгән спектаклен күрсәтте.
Тамашада ике сәгать дәвамында нибары өч артист җырлый. Уильям Шекспир, Проспер Мериме, Жорж Бизе, Леонард Бернстайн әсәрләрендәге геройларның мәхәббәт тарихлары бәян ителә. Тавышлары тыңлап туймаслык.
Кырымның «алтын тавышы» Сәетабла Мәмәтов үзе килгән. Марлен Османовның да тавышы көчле, матур. Әминә Җәүдәтова тамашачыны җыр осталыгы һәм чибәрлеге белән әсир итте. Гастроль Татарстан хакимияте ярдәме белән оештырылган. Спектакль алдыннан Казан консерваториясенең профессоры, күренекле җырчыбыз Зилә Сөнгатуллина белән очрашып, осталык уртаклашканнар.
Бу – «Алтын бишек» театрының беренче зур гастроле. Ни өчен шундый зур спектакльдә нибары өч артист катнаша? Йөзьяшәр Кырымтатар музыкаль театры һәм «Алтын бишек» бер-берсенә нинди мөнәсәбәттә? Казанга ник берәр милли музыкаль спектакльләрен, йә булмаса, ватаннарын данлап иҗат иткән музыкаль программаларын алып килмәгәннәр? Артистлар белән аралашканнан соң, бу сорауларга берникадәр ачыклык кертә алдык сыман.
Кырымтатар дәүләт академия музыкаль театры – Кырымда бердәнбер төрки телле, дөньяда бердәнбер кырымтатар театры. Ул хан заманнарында ук калыплаша башлый, 1901 елда аның тәүге үз бинасы барлыкка килә. Сәнгать белгечләренең әйтүләренә караганда, 1922-1937 елларда коллектив нык үсә, анда милли спектакльләр белән бергә дөнья классикасы куела. 1944 елда Сталин Кырым татарларын гомер буе яшәгән җирләреннән кугач, театр да ябыла һәм кабат 1989 елда гына торгызыла һәм әлегә кадәр бик уңышлы эшләп килә иде. Аның даны бөтен дөньяга таралды. Бер елны төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестивалендә Кырымдагы кардәшләребезнең театр сәнгатен Казан тамашачысы да күрү бәхетенә ирешкән иде. Ул вакытта аларның «Кармен» спектакльләре фестивальдә беренче урын алды. Башкортстанда үткәрелә торган «Туганлык» фестивалендә дә «Макбет» спектакльләрен күрсәтеп, унбиш төрки театр арасында беренчелекне яулаган иделәр. Гомумән, Кырымтатар музыкаль театрының «Кармен», «Макбет» тамашалары күп чит ил фестивальләрендә күрсәтелеп, театр белгечләренең теленә керде.
2018 елда Кырымтатар театрын гүя яшен сукты. Акча үзләштерүне сылтау итеп, сәнгать җитәкчесе Билял Биляловны эштән алдылар. Гаепләүләр белән килешмичә һәм эшенә кайтаруны теләп, Билял әфәнде мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Ә ул арада театрга, артистларның әйтүләренә караганда, эшнең рәтен белмәгән, иҗат халкында абруе булмаган затларны җитәкчелеккә билгеләделәр. Нәтиҗәдә, озак еллар уңышлы иҗат иткән егерме артист театрдан китү турында гариза язды һәм, Билял Билялов тирәсендә тупланып, яңа театр оештырырга кереште. Дәүләттән бер тиен акча алмыйча, Кырымдагы милләттәшләребезнең ярдәме белән көн күрделәр. Яңа театрга исем сайлап, халык арасында үзенә күрә тавыш бирү оештырылды. Һәм «Алтын бишек» исеме астында яңа театр барлыкка килде.
Алтын бишек Кырым татарларының байтак риваятьләрендә очрый. Әмма барысы да бер мәгънәгә кайтып кала. Алтын бишек ул – Кырым татарларының яңарыш символы. Башта яңа хакимият артистларга төрле киртәләр корып маташты. Мәдәният министрлыгының рөхсәтеннән башка килүләрен яисә гастроль шәһадәтнамәләре юклыгын сылтау итеп, бөтен билетлар сатып бетерелгән булса да, кайбер мәдәният йорты җитәкчеләре спектакльләрне күрсәттермәде. Әмма бернигә дә карамыйча, «Алтын бишек» һаман үҗәтләнеп иҗат дулкынында тирбәлүен дәвам итте. Хәзер артистлар егерме алтау булган, элеккеләренә яңалар килеп кушылган, димәк. Бүген Симферопольдә театр бинасын да төзеп бетереп киләләр. Ике каты әзер, тагын бер катын күтәрәсе калды, диделәр. Нигездә Кырымдагы милләттәшләребезгә эшмәкәрләр ярдәм итә.
Ике сәгатьлек спектакльдә ни өчен нибары өч артист катнашканы аңлашыла хәзер. Элек «Мәхәббәт риваятьләре» тамашасында җиде артист җырлый торган булган. Әмма үз көнеңне үзең күргәч, иҗатта да төрле үзгәрешләр кичерергә туры килә. Сәхнәдә бернинди бизәлешләр юк. Вакыйгаларны заман һәм вакытны, теге яисә бу ил мәдәниятен, архитектураны чамаларга мөмкинлек биргән видеопроекция ярдәмендә шәрехләделәр. Сәхнә концертны хәтерләтсә дә, тамашачы үпкәләп китмәде кебек, киресенчә, гаҗәеп тавышлы җырчы милләттәшләребезгә мул алкышлар яудырды, чәчкә бәйләмнәре бүләк итте.
Әминә Җәүдәтова 2010 елда гына театрга Киев консерваториясен тәмамлап килгән. Марлен Османов исә Кырымтатар музыкаль театрда егерме өч ел иҗат иткән. Әбисе Мәүдүдә апа Казан татары булган икән. Спектакльгә Марлен белән очрашырга туганнары күп килгән иде. Барыннан да бигрәк яңа театрга чыгып китүе Сәетабла Мәмәтовка кыенга туры килгәндер. Утыз ел эшләгән, Кырымда гына түгел, бөтен дөньяга дан казанган бит. «Минем һәрнәрсәгә үз карашым, үз фикерем бар һәм алар миңа бөтен нәрсәдән дә кыйммәтрәк. Үз карашларымны яклап мин театрдан китү түгел, хәтта гомеремне дә кызганмас идем», – дип кызыксынуны тойгандай, өздереп җавап бирде «алтын тавышлы» җырчы. «Бер тапкыр театрны торгыздым бит инде. 1989 елда ватаныбызга кайткач, без бер төркем артистлар – театр сәнгатебезнең корифейлары Ильяс Бахшин, Сәетхәлил Османов, Айшә Диттанова, Мәрьям Ибраһимовалар белән бергә театрыбызны тормышка кайтардык, аларның кулларыннан осталыкны кабул итеп алган идек», – дип мәсьәләгә тагын бераз ачыклык кертте артист. Аннары тормышын сөйләп китте. Аның әтисе Мостафа абый скрипкәче, җырчы буларак туйларда чыгыш ясый. Ә 1944 елның 13 маенда Бахчасарайда СССР халыклары җыр һәм бию ансамбле артисты таныклыгы ала. Һәм нибары биш көн җырлап, биеп кала... «Әтинең әтисе Мәмәт бабай һәм әнисе Әминә әбиемә чиксез рәхмәтлемен, чөнки Үзбәкстанда яшәгәндә алар ана телебезне саклап калды. Бүген без – аларның оныклары – барыбыз да үз телебездә сөйләшә алуыбыз белән бик бәхетле... Әнием җиде яшендә әтисез кала. Бабай илдән куылу хәсрәтен күтәрә алмыйча җан тәслим кылган. Бөтен хәсрәтләр берьюлы ишелгәч, 1947 дә өзлегеп әбием үлеп китә... Без гаиләдә өч бала үстек. Игезәк сеңлем һәм бер энекәшебез бар. Бөтенебез дә музыка мәктәбендә укыдык. Чит-ят җирдә, хәерчелектә, ач-ялангач, олы хәсрәт эчендә яшәсәләр дә, әти-әнием киләчәгебезне кайгырткан, илебезгә кайтып зур кеше булуыбызны теләгән булса кирәк. Җырчы булу турында хыялланмадым. Фирганә педагогика институтына физкультура һәм башлангыч хәрби әзерлек бүлегенә укырга кердем. Без институтның беренче катында урнашкан идек, икенче катта исә – музыкаль бүлек. Көне буе пианино, скрипкә тавышлары ишетелеп тора. Бервакыт, кулымны имгәтеп вакытлыча спорт уеннарыннан азат ителдем. Курсташларым туп типкән арада икенче катка менәм дә күңелемә килгән көйләрне уйныйм, мыек астыннан гына көйләп тә алам. Моны хор бүлеге җитәкчесе күзәтеп торган икән. Безнең бүлеккә укырга кил, дип мине кодалый башлады. Шулай итеп мин 1987 елда Фирганә педагогика институтының музыка бүлеген тәмамлап чыктым. Ә бер көнне кулыма «Ленин байрагы» газетасы эләкте. Кырымтатар музыка театрына артистлар кабул итү турында игъланга күзем төште. Сайлап алуның беренче туры Ташкенттагы бер музыка мәктәбендә үтәчәк, дип язганнар. Шулай итеп һич уйламаганда артист булып киттем...»
«Без – вәзгыятьнең корбаннары булдык. Һәм бер көнне сайлау алдында калдык. Төп театрда калганнарны гаепләмим. Аларның гаилә алып барасылары, бала үстерәселәре бар. Һәркем үз юлын үзе сайлады. Әмма тормыш үз эзенә утырыр әле», – дип Сәетабла Мәмәтов сөйләгәннәренә үзенә күрә нәтиҗә ясады.
«Менә «Арзы кыз»ны куярга җыенабыз. Ул төп театрның репертуарында да бар. «Арзы кыз»ны курчак спектакле итеп тә куйган идек. Кырымтатар музыкаль театрының репертуарында бердәнбер курчак тамашасы ул. Булсын. Без дә куябыз. Матур булыр, иншаллаһ...» Йөзе тыныч, фикере анык, иреннәрендә сизелер-сизелмәс елмаю һәм озак еллар, урау юллар белән килгән сабырлык сизелә.Үзбәкстаннардан әйләнеп кайткан халыкка театр кору авыр эшмени?! Атаклы Ла Скала театрында, Метрополитен-операларда җырларлык артист югыйсә! «Алтын тавышлы» җырчы ничәнче мәртәбә тормышын яңадан башлый, иҗатын яңа баштан эзгә салырга азаплана...
Төркия сатып җибәрде, патша Россиясе җәберләде, Сталин илдән куды, 1990 елларда Кырымга кайтып хәлләнергә дә өлгермәделәр, инде тагын эзәрлеклиләр, Кырымдагы милләттәшләребезгә кабат иркенләп тын алырга бирмиләр. Хәзер милли театрга тотынганнар, милли әдәбиятны, музыканы, рәсем, гамәли-бизәү сәнгатьләрен үзендә туплаган сәхнә сәнгатен юк итмәкче булалар. Яңа хакимият, үз кубызына биетә алмагач, Билял Биляловтан җиңел генә котылырга уйлаган булса кирәк. Әмма горур артистлар буза күтәрер, аерылып чыгып, баш өсләренә «Алтын бишек» «эләр» дип күз алдына китермәгәннәр бугай. «Алтын тавышлы» милләттәшләребезгә «Алтын бишек»не саклауда Алла ярдәм бирсен!
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Риф ЯКУПОВ фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев