Мәдәни җомга

Алсу ХӘБЕТДИНОВА: ТАМАШАЧЫМА ҖИТКЕРӘСЕ ХИСЛӘРЕМ АЛДА ӘЛЕ

Театр училищесының беренче курсын тәмамлаган көннәребез. Без курсташым Раушания Әхмәтова белән укытучылар бүлмәсендә студентларның билгеләрен исемлеккә күчерәбез. Шул вакыт ишек шакыдылар. Ишектә бик эшлекле кыяфәттә яшь кенә туташ һәм аның артында кызыксынучан карашын безгә төбәгән бер кыз бала пәйда булды. "Исәнмесез, без училищега кабул итүне белешергә килгән идек", - диде...

Театр училищесының беренче курсын тәмамлаган көннәребез. Без курсташым Раушания Әхмәтова белән укытучылар бүлмәсендә студентларның билгеләрен исемлеккә күчерәбез. Шул вакыт ишек шакыдылар. Ишектә бик эшлекле кыяфәттә яшь кенә туташ һәм аның артында кызыксынучан карашын безгә төбәгән бер кыз бала пәйда булды. "Исәнмесез, без училищега кабул итүне белешергә килгән идек", - диде туташ, өздереп. "Быел училищега кабул итү булмаячак, татар курсы җыймыйлар", - диде Раушания, тавышына мөһим тон чыгарып. Алар, өметсезләнеп, ишеккә борылдылар. Шулвакыт япь-яшь кыз белән безнең күз карашлары очрашты.Аның күзләрендә ниндидер бер куанычтан мәхрүм калу, хыялларының челпәрәмә килүеннән чарасызлык сизелә иде. Аңа ярдәм итәргә теләгем бик көчле булды күрәсең, кинәт кенә мин: "Туктагыз әле, безнең курска укучылар җитми, сез директор Мәсгуть абый Имашев янына менеп карагыз," - дидем. Шулай итеп, үзем дә сизмәстән, булачак артистка Алсу Миннеханова-Хәбетдиновага сәнгать юлына кереп китәргә этәргеч биргәнмен икән. Шул көннән алып Алсу белән безнең арада танышлык урнашты. Тора - бара ул танышлыгыбыз чын дуслыкка әверелде. Училищеда укыган, тулай торакта яшәгән еллар студент елларыбызның кадерле бер хатирәсе булып, күңел түрендә урын алды. Әле дә хәтеремдә, курсыбыз Мостай Кәримнең "Кыз урлау" комедиясе буенча диплом спектакле хәзерли. Анда Котләхмәтнең апасы Камилә белән бер күренеш бар. Менә шуны карарга бөтен курсыбыз зур кызыксыну белән сәхнә артына җыела инде. Чөнки һәр дәрестә Камилә - Алсу Миннеханова белән Котләхмәт - Марат Касыймов ниндидер бер көтелмәгән яңалык, "мөгез" китереп чыгарып, безне эчебез катканчы көләргә мәҗбүр итәләр иде.

Чаллы театрына без курсыбыздан биш студент: Алсу, Чулпан Садыйкова, Марат Касыймов, Илнар Илмәмәтов һәм Миләүшә Имамова, йомарланган бер йодрык кебек бердәм булып килеп кердек. Театрның әле беренче оешкан еллары, яшь артистлар кирәк. Күрәсең шунлыктандыр, безне колач җәеп каршы алдылар. Театрга килеп кергәч, беренче зур эшебез Г.Каюмовның "Һинд кызы" спектакле булды. Аны безнең остазыбыз - Ренат Әюпов сәхнәләштереп китте. Алсу гомере буе колхоз рәисенә гашыйк булып, аны көтеп, ялгыз калган шәфкать туташы Кәбирә ролен башкарды. Хисләргә бай, романтика белән тулы, тамашачы күңеленә үтеп керә алырлык образ тудырды ул. Образны йөрәге аша үткәреп, бик яратып башкарды.

Театрда еш кына шулай була - йә сине беренче ролеңнән үк күреп алалар да, роль өстенә роль бирә башлыйлар, яки син берничә ел эшсез йөрергә мөмкинсең. Алсуга бәхетнең беренчесе елмайды. Баш режиссерыбыз Фаил абый Ибраһимов аны бик тиз күреп алды, бәлки моңа Алсуның җырга булган сәләте дә сәбәпче булгандыр. Ә.Гаффарның "Язлар моңы" драмасында Люция, Ф.Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме?" драмасында яшь Фатыйма образлары аның театрдагы беренче җитди эшләре булды. Икесе дә лирик пландагы яшь киленнәр булсалар да, тамашачы алдына бер-берсенә һич охшамаган, ике яшь кәләш килеп баса. Люция-Алсу бүгенге заман белән бергә атлаучы, үзенең бәхете өчен көрәшергә әзер булган, сөйкемле-назлы да, шул ук вакытта кыю һәм чая да булса, Фатыйма-Алсу, киресенчә, татар хатын-кызларының иң күркәм сыйфатларын үз эченә җыйган: тыйнак, оялчан, сабыр һәм түзем сыйфатларга ия. Кияү келәтендә ире Габдуллага сөю тулы назлы карашы белән карап-карап алулары, үзенең оялулары белән аны интектерүләре - аларның кавышу мизгелләренең икесе өчен дә ничек татлы булуы хакында сөйли. Күренешләрне күренеш алыштыра. Менә аның Габдулласы белән урманда авыр агач күтәреп, карынындагы әле туарга да өлгермәгән сабыеннан мәхрүм калу күренеше. Җан ачысы белән иңрәп, әмма татар хатыннарына хас булган басынкылык белән әрнеп сөйләвен тыңлаганда, тамашачы үзе дә тетрәнергә мәҗбүр.

Аңа беренче танылу Ф.Галиевнең "Чичиетта һәм Мияубәк" дигән спектакленнән соң килде дисәм, ялгышмам, мөгаен. Бу әкиятне 1996 елда театрда баш режиссер булып эшли генә башлаган Р.Әюпов сәхнәләштерде. Песи малае Мияубәк (И.Әскәров) белән тычкан кызы Чичиеттаның чын дуслыгы хакындагы ул әкиятне балалар да, олылар да бик яратып кабул итте. Сәхнәдән тыш, телевидениедә дә "Чичиетта һәм Мияубәк маҗаралары" дигән тапшыру чыгып, бик озак еллар зур уңыш белән барды. Ул елларда Алсуның исеме дә күпләр өчен Чичиеттага әйләнде.

Әле кичә генә башланган кебек булган иҗат тормышының 21 елы инде үтеп тә киткән. Күңелемнән генә Алсу тудырган образларны барлыйм: М.Гыйләҗевнең "Дон Жуан Балчыклыда" комедиясендә - саф мәхәббәткә сусаган, беркатлы һәм бераз тупасрак, шул ук вакытта тәвәккәл дә Мәфтуха; Н.Кәримованың "Үп мине, Зәйтүнә" мистик комедиясендә - хыялый, чиста күңелле, ләкин соңрак йөрәген шайтанга сатып, үзе шайтанга әверелгән Зәйтүнә; Н.Гогольнең "Өйләнү"ендә - нәзакәтле, бераз иркәрәк Агафья Тихоновна; Х.Ибраһимовның "Җырлап керәбез, җырлап чыгабыз" комедиясендә - әрсез, үз-үзенә бик ышанган, ирләрдән файда гына эзләп йөрүче Дарья; И.Юзеевның "Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз"ында - балаларының бәхете өчен төрле авантюраларга да барырга әзер артистка Зөлфия Сабитовская; Р.Куниның "Ике хатынлы таксист"ында - үзе көяз, үзе бераз кыланчык та булган Йолдыз Бариева; Г.Камалның "Банкрот"ында - хәйләкәр дә, яраклашырга тырышучы да Туганым; Р.Сабырның "Сигезле биюе" спектаклендә - тыйнак, басынкы Мәрьям.

Соңгы елларда иҗат иткән Гөлҗиһан карчык образы турында да бер-ике сүз әйтәсем килә. Сугыштан кулын өздереп кайткан карты белән озак кына гомер кичергән, аны инде бакый дөньяга озаткан, шактый катлаулы һәм авыр тормыш мәктәбен үткән 80 яшьлек Гөлҗиһан карчык Алсу башкаруында тамашачы алдына мөлаем, мәзәкчән, кирәк вакытта шаяра да белүче ачык күңелле кортка булып килеп баса. Жанр үзенчәлеген тоеп, үзенә бер тәм табып уйный ул бу ролен. Спектакльне әзерләгәндә без бер төркемдә эшләдек. Ничектер, сусап эшләде ул бу образны. Режиссер күрсәтмәләрен дә көтмичә, көн саен яңадан-яңа детальләр, яңа төсмерләр өстәп кенә торды образга. Тамашачы аның эшен бик җылы кабул итте. Аның кирәкле җирдә һәм кирәк урында гына йомры сүзләр кыстырып җибәрүе теләсә нинди киеренке мизгелләрдә дә хәлне җиңеләйтеп җибәрә, яисә хезмәттәшләренең күңелләрен күтәреп, дәррәү көләргә мәҗбүр итә.

Гаиләсендә терәк-таянычы булган, ышанычлы, яраткан ире Рәис, ана булу бәхетен татырга мөмкинлек биргән - әнием дип өзгәләнеп торган кызы Динара һәм улы Ильяс - актрисаның рухи дөньясын бербөтен итеп тулыландырып, иҗатына илһам өстәп, үсендереп торучылар. Гаиләңдә бер-береңә хөрмәт һәм гармония булганда иҗат корабына да җилкәннәрен киереп, шаулы дулкын-өермәләргә бирешмичә алга юл яруы күпкә җиңелрәктер ул, мөгаен. "Миндәге иҗади мөмкинлекләрнең илле проценты да файдаланылмаган, тамашачыма җиткерәсе хисләрем алда әле,"- диде ул миңа күптән түгел генә. Шуңадырмы, театрда эшләү белән беррәттән, шәһәребездәге "Әллүки - моңлы көй" җыр театры өчен сценарийлар да яза ул, театральләштерелгән концерт-тамашалар да алып бара. Ә күңеле гел алгысып яңа рольләр, яңа иҗади киңлекләргә чыгуын көтә. Хыяллары аны еракларга, кылганнар шаулап үскән башкорт далаларына алып китә. Менә ничәнче кабат күңеленнән генә Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" трагедиясендәге Тәңкәбикә образын башкара. Көчле рухлы, язмышның үзе өчен дә каты чикләвек булган шәхесләрне уйнарга хыяллана ул. Әтисе Рашил абый белән әнисе Нәфига апа аңа күкләрдән карап, уңышлары өчен сөенеп, үзләренең фатыйхаларын бирәләрдер кебек тоела. Икесе дә сәнгатькә мөкиббән кешеләр, кызларының артистка булуы белән чиксез горурланалар иде. Хыялларың берүк фәрештәләрнең "амин" дигән чагына туры килсеннәр дә, тормышка ашсыннар иде. Иҗат корабыңа уңышлы сәфәр юлдаш булсын.

Миләүшә ИМАМОВА,
театрның әдәби бүлек җитәкчесе.
Чаллы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: