Мәдәни җомга

«Ак калфагым төшердем кулдан»

Татарда «Ак калфак» дигән җыр бар. Бүген без аны дөнья буйлап сибелгән татарларның сагыну җыры буларак беләбез. Әмма беренче вакытларда аңа бүтәнрәк мәгънә салынган була. Күренекле музыка белгече Геннадий Макаровның әйтүенә караганда, борынгырак чорларда ак калфакны кияүгә чык­маган кызлар кия. Һәм кияүгә чыккач аны гомере буе кадерле ядкәр итеп сандыкларында...

Татарда «Ак калфак» дигән җыр бар. Бүген без аны дөнья буйлап сибелгән татарларның сагыну җыры буларак беләбез. Әмма беренче вакытларда аңа бүтәнрәк мәгънә салынган була. Күренекле музыка белгече Геннадий Макаровның әйтүенә караганда, борынгырак чорларда ак калфакны кияүгә чык­маган кызлар кия. Һәм кияүгә чыккач аны гомере буе кадерле ядкәр итеп сандыкларында саклый, торымнан-торымга аны кулларына алып әти-әнисен, туганнарын, кыз чакларын сагына. Гасырлар үтү белән җырга бүтән мәгънәләр дә өстәлә. Ак калфак үзе дә хәзер милләт символына әйләнде.
1990 елда Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Илдар Юзеев "Ак калфагым төшердем кулдан" дип исемләнгән пьеса иҗат итә. Илебезнең тимер ишекләре ачылган, язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый, мулла Галимҗан Хәбиб, эшмәкәр Зәйни Акчура исемнәре халкыбызга кайта башлаган чак. Әсәр әнә шул хакта. «Ак калфак...»ның формасы да, эчтәлеге дә катлаулы. Шуңа күрә ул бары бер тапкыр М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театрында режиссер Рифкать Исрафилов тарафыннан сәхнәләштерелә. Ике дистәгә якын вакыт үтсә дә, "Ак калфак..."ның әһәмияте кимемәде, киресенчә, артты гына. Бүген татар милләте шундый чиккә килеп җитте ки, кара-каршы утырып ачыктан-ачык сөйләшергә вакыт. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм Г.Камал театры артистлары тамашачыны әнә шундый сөйләшүгә чакыра.
Спектакльдә вакыйгалар үзгәртеп кору чорында Сан-Франциско һәм Казан арасында телевизион күпер рәвешендә бара. Җыйнак куелган бу спектакльдә никадәр мөһим сораулар күтәрелә! Мәсәлән, татар исемен йөртергә кем лаек - телебезне кисәргә, мәктәпләребезне ябарга, милли бәйрәмебез Сабан туеның асылын юкка чыгарып, шамакайлар уенына, халыклар дуслыгы бәйрәменә әйләндерергә ирек куйган без Россия татарларымы, әллә чит-ят җирләрдә дә телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап кала алган Төркия, Финляндия, Австралия һәм башка илләрдәге милләттәшләребезме? Өлкән буын киткәч, аны сәнгатьтә, әдәбиятта, фәндә кем алмаштырыр - америкалы Майкның (Айдар Хафизов) әфьюнчы улымы, әллә Татарстан Исмаеның (Әзһәр Шакиров) әфган сугышында күңеле алмашып, кешелеген җуеп кайткан бичара нәсел дәвамчысымы? Майк белән Исмай 1945 елда Эльбада балалары шушындый хәлгә төшсен өчен очраштымы? Исмай Бөек Ватан сугышында, газиз улын әфган утына илтеп тыксыннар өчен, кан түктеме? Аталар һәм балалар темасын спектакльдә үз илендә хөрмәт казанып яшәгән танылган рәссам Исмай һәм үзенчә фикер йөрткәне өчен Америкага китәргә мәҗбүр булган абстракционист Тайфур (Искәндәр Хәйруллин) каршылыгы тагын да тәгаенли төшә. Буыннар арасында бәйләнеш өзелү җәмгыятьне кая илтеп җиткерер? Адәм балалары милләт кендегеннән аерылган космополит балет биючесе Ратмирга (Илдус Габдрахманов) охшап калмасмы? Дөнья мәйданына чыксалар да, бер авыз татарча белмәгән, Ратмир Зәкиевский кебек иманын алмаштырган мәшһүрләребез милләтнең горурлыгы була аламы? Һәм кара урман һавасын суламыйча, чишмәләребез суларын эчмичә генә туган илдән еракта чын милли сәнгать әсәрләре иҗат итәргә мөмкинме? Әллә Тайфур кебек гап-гади бизәүче булып җан асрарга каламы? Спектакльдә Тайфур образына зур мәгънә йөкләнгән. Аның үз-үзенә кул салуын ничек аңларга? Тамырлардан аерылган кешенең фаҗигасеме, татарның юлында өмет чаткысы күрмичә, яшәүдән ваз кичүме бу?
Илнең тимер ишекләре кабат ябылмагае дигән шик-шөбһә тынгы бирмәгән заманда Шәмсия Ишмуллина (Рузия Мотыйгуллина) һәм Габделхак (Илдус Әхмәтҗанов) язмышлары тагын да куркуга сала. Әтисе «революция дошманы» булганы өчен яшьлеге сүнсә, гомере буе «давай»га буйсынып яшәсә дә, Шәмсия бердәнбер улы Габделхакның шул илне яклап сугышта һәлак булуы белән горурлана. Ә Габделхак исән, фашист пленына төшкәне, татар легионында катнашканы өчен, әнисенең башын ашамагайлары дип исемен Жакка алмаштырып, гомерен чит җирдә уздырган, әнисенең ак калфагын иң кадерле ядкәр итеп саклый. Ниш­ләтте бу ил кешеләрне?!
Камералар, экраннар, туры элемтәгә хас киеренкелек... Сәхнәдә генә түгел, залда да һәр сулыш, һәр аваз ап-ачык ишетелеп тора. Тамашачы үзе дә телекүпердә катнаша сыман. Барысы да чын кебек, җитди, чөнки милләт мәсьәләләре шуны таләп итә.
Спектакльдә ак калфак милләтнең бүгенге йөз сурәтенә каршы куелган. Сәхнәдә Америка татарлары арасында милли киемнәр кигән геройлар бар анысы. Нинди генә чәчәкле-чуклы калфаклар юк! Арада ак калфак кына күренми... Бүген тормышыбызда да шул ук хәл. Милли киемнәр, һөнәрләр кайта кебек. Әмма аның асылы сакланамы? Сакланса, традицион татар шәмаиле өслүбендә пыялага майлы буяулар белән чиркәү рәсемнәре иҗат ителер идеме? Кызганыч, «Печән базары» ярминкәләрендә әнә шундый сурәтләр дә очрый. Асылы җуелып, милли һөнәрләрнең, гадәт-йолаларның тышкы билгеләре генә кайтуы милләтнең үсешенә ничек ярдәм итәчәк?
Бер караганда, диалоглар, монологлар күп булуы, күпләгән язмышларның башка сыймастай борылышлар ясап, бер-берсе белән бәйләнүе нәтиҗәсендә спектакльне иҗат иткән авторларның үз фикерләре аңлашылмый кала кебек. Әмма спектакльдәге төп фикер сәхнә бизәлешендә үк ярылып ята. СССР һәм чит ил татарлары студиядә рәт-рәт булып тезелеп утырган. СССР ягында югарырак күтәрелгән саен, геройлар яшәрә бара. Иң югары рәттә бөтенләй «юкка чыгалар» - биредә аларны картоннанмы, фанераданмы кисеп ясалган «кешеләр» алмаштырган. Спектакльдә артистлар күп катнашса да, академия театрыбыз артист урынына сәхнәгә муляж чыгарып утыртырлык дәрәҗәдә хәерчеләнмәгән әле, шөкер. Димәк, бу «курчаклар»га үзенә бер төрле мәгънә салынган. Югарыга ашкан саен, геройлар яшәрсә генә бер хәл. Кызганыч ки, алар милли хисләрен, характерларын да җуя бара. Татарның каймагы - язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый, 1921 елгы ачлыкта чит илдән ашлык алып кайтып милләттәшләребезне туендырганы өчен сөргендә ачлыктан интегеп үлгән мулла Галимҗан Хәбиб, татарга күп игелекләр кылган эшмәкәр Акчуриннар сәхнәдә үзләре күренми, исемнәре генә телгә алына. Аларның балалары - укырга керер өчен әтисеннән баш тарткан, бүген дә Акчуриннар белән бәйләнешен танырга теләмәгән рәссам Исмай. Революциягә кадәр Европаларда белем алган зыялы нәселдән булуына карамастан, совет иле идеологиясе белән агуланган Шәмсия. Иванов (Наил Дунаев) турында исә керәшен татары дию дә җитә. Онык­ларның берсе Тайфур үз-үзенә кул салды, димәк, яшәргә сәләтле түгел. Сәнгать белгече Регина (Венера Шакир) да бабасы Галимҗан Хәбибкә тиң шәхес була алмады, мәми авыз булып яши, Тайфурны өзелеп сөйсә дә, аңа ияреп чит илгә китәргә батырчылыгы җитмәде. Татар югары сәнгатьне аңларлык дәрәҗәдә түгел, дип үз милләтен кимсеткән балет артисты Ратмир Зәкиевский, татарча сөйләшмәгән, үзен Америка гражданы дип санаган, сагыну, җирсү хисләренең ни икәнен күз алдына да китермәгән Зөбәйдә Прайс (Алинә Мөдәрисова) катыргы «курчакларга» тагын да якынрак. Шулай итеп режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган, рәссам Сергей Скоморохов бизәгән бу спектакльдә төп фикер ачык - татар милләте чәчелә-сибелә инкыйразга таба атлый. Сабан туебыз, Казаныбызның йөрәге Иске Татар бистәсе, эстрада җыр сәнгатебез муляжга әйләнгән кебек, озакламый бөтен милләтебез йөзен, төсен җуйган ясалма халыкка, бәгъзе кавемнәр кулында ихтыярсыз курчакка әверелергә мөмкин.
Әмма спектакльдә өметкә урын калган - ахырдан Финляндия, Төркия, Америка һ.б. илләрдәге татарларның бер булып "Ак калфак"ны җырлаулары күңелдә берлеккә-бергәлеккә ышаныч уята.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: