Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Ак җилкәнле кораб артыннан...

Кешенең язмышы туганда ук язып куелган.

Рәшидә Үтәева корабта туа. Шуңа күрә тормышы гел күл-елгалар, кораблар белән  бәйләнгәндер дә әле.


1938 елда мәктәптә немец теле укытучысы булып эшләгән әтисе Миншәех абыйны атып үтерәләр. Бикә апа берсеннән-берсе кечкенә биш баласы белән тол кала. Иң олысы Рәшидәгә ул вакытта нибары ун яшь. Бер энекәше Илгиз егылып кулын сындыра. «Халык дошманы» баласын хас­таханәгә якын да җибәрмиләр. Илгиз үлә... Аннары яшәгән йортларыннан куып чыгаралар. Балаларының берсен-берсе уздырып ачлыктан  елашуын  күтәрә алмыйча, Бикәнең аңы томалана. 

Хатын Чулманда балык тоткан ир-атларга беренче карауда ук сәер, шикле тоела.  Аның, ярдан шактый ерак киткәч, бар көченә көймәне селкетүе, дүрт баласының көчекләр сыман чинаша башлавы була, балыкчылар эшнең нидә икәнен шунда ук аңлап ала.  Бикә ханымны хастаханәгә салалар, балаларын интернатларга тараталар. Бераздан Рәшидәне Ташкентка зур бер хәрби заводның интернатына җибәрәләр һәм ул шунда эшли, ялга туктаган вакытларда завод эшчеләре алдында бию концертлары куя. Аннан соң биюче кыз­ны Казахстанның Кызыл Орда шәһәре концерт бюросына эшкә билгелиләр. Тынгысыз да, кызык та артист тормышы башлана. Шулай бервакыт, концертка соңга калмас өчен юлны кыскартырга теләп, Сырдәрья елгасының бер арыгы аша чыкканда, аяк астында боз убылып, кыз бата башлый. Бәхетенә, якыннан гына бер солдат узып бара торган була. Бозлы суда мәче баласы сыман чарасыз тыпырчынган Рәшидәне шул коткара. Кыз ярты еллап аягына баса алмый. Мәскәүдән килгән бер табибә, ятимәнең яшь гомерен кызганып, пенициллин кадамаса, шул вакытта фани дөнья белән хушлашкан да булыр иде, мөгаен. Чын могҗиза була бу, чөнки ул елларда пенициллинны алтын бәясенә дә табып булмый. Ә хастаханәдә чакта саташулы төннәрнең берсендә  әнисен күрә. Минзәләдә исән-имин яшәп ята, имеш. Шуңа күрә бераз хәл керүгә үк, туган якларына юл тота. 

Язмыш – гүя дулкыннар арасында шаярып үзенә ымсындыр­ган  су кызы, Рәшидәне арыкка тикмәгә генә кертмәгән икән. Шул вакытта суга батып, ярты елын саташып  үткәрмәсә, әнисе белән кавыша алмаган да булыр иде, бәлки. Минзәлә Татар дәүләт драма театрын оештырган артист, режиссер Сабир Өметбаев оста биюче Рәшидәне күрми калыр, театрга артистка һәм биюләр куючы итеп эшкә чакырмас иде. Минзәләдә эшләгәндә Рәшидә Әлмәттә оперетта оештырылуы турында хәбәр ишетә, хәзергечә әйтсәк, кастингта катнаша һәм оперетта артисткасы булып китә. Ә иң мөһиме Рәшидә анда опереттаның директоры Фатыйх Үтәевне очрата...

Фатыйх та сәнгатькә гашыйк, шуның өстенә оста оештыручы. Себердә ике өлкә театры оештыра, Омскида яшь тамашачылар театры директоры булып эшли. Фатыйхны Татар академия театрына да директор итеп куймакчы булганнар, әмма музыкага гашыйк Үтәев опереттаны сайлаган.  Үтәевләр башта Бөгелмә рус драма театрында эшли. Аннары Казанга күчеп килгәч, Фатыйхны опера һәм балет театрына хуҗалык эшләрен алып барырга чакыралар. Бер елны Әнвәр Бакировның «Су анасы» балетын куялар. Сәхнә бизәлешләрен, бутафорияне Ленинградта Мария театры цехларында эшләтәләр. Фатыйх Үтәев Мария театры җитәкчелегенә шундый ошап калган була, озак та үтми, ирле-хатынлы Үтәевләрне Ленинградка эшкә чакыралар. Әмма Рәшидә үзебезнең күчмә театрны артык күрә, Фатыйх та җаны-тәне белән үзебезнең театрларга береккән. Әмма бераз күчмә тормыш белән яшәп алганнан соң, иренең сәламәтлеге начарланып киткәч, Рәшидә курчак театрына эшкә күчә. 

Мәрхәмәтсез язмыш Рәшидәне бозлы арык суына батырып, мәңгегә ана булу бәхетеннән мәхрүм итү генә җитмәгән, көн саен балалар белән очраштырып бәгырен телгәли. Әллә, киресенчә, хатасын төзәтергә телиме? Рәшидә курчакларны бик шәп уйната. М.Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Патша кәләше» спектаклендә – Бикә, Г.Ландау әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән «Машенька и медведь» тамашасында Аленка, Рабит Батулланың «77 батыр» спектаклендә – Дәрьям ана, Н.Гернет күңелендә туган гүзәл патша кызына әйләнүче бака турындагы әкияттә - генерал кызы,  шул ук Гернет пьесасы буенча куелган «Гусенек» тамашасында төлке, Э.Брайтон әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән «Приключения знаменитого утенка Тима» әкиятендә ана үрдәк һ.б. рольләр башкара. Шуның өстенә хореограф буларак берничә спектакль иҗат итә.  Эшләре гөрләп барганга шатланып яшисе генә... Әмма актриса һаман боега бара. Яшьтән сәхнәдә бөтерелгән Рәшидә калган гомерен чаршау артында кеше күзенә күренмичә уздырачакмы? Тамашачы чибәрлеген, зифа буй-сынын, ялкынлы биюләрен бүтән күрмәс микәнни?  Бөек Шекспир, Островский, Брехт күңелендә туган үлемсез образларны сәхнәдә гәүдәләндерү бәхете дә бүтән эләкмәсме? Кайвакыт балалар чыр-чуын ишетмәс өчен колакларын кап­лыйсы,  шуклыкларын күрмәс өчен чытырдатып күзләрен йомасы килә. Әмма төлке, үрдәк, куян, күбәләкләрне уйнар өчен, иртәгәсен Рәшидә театрга кабат киләчәк. Адәм баласы да күбәләк кебек ирекле булып, кая теләсә, шунда очсын иде дә бит...

Шулай еллар үтә. Әмма актрисаның йөрәк өзгәләнүләре басылмый. Шуннан күңел авыруларын дәвалаучы бер табиб аңа буш вакытында пәрдә артыннан үзләренә сиздермичә шыпырт кына балаларны күзәтергә киңәш итә. Бу көнне Рәшидә балаларны беренче тапкыр күргәндәй була. Ихлас шатланып һәм көенеп утыр­ган сабыйларга караганда йөрәген үкенечле хисләр биләп ала. Шушы садәлекне, кеп-кечкенә, түп-түгәрәк битләрендә чык тамчысы сыман ялтыраган саф яшь бөртекләрен нишләп моңа кадәр күрмәгән, онытылып көлүләрен, күзләрен түгәрәкләндереп «Аһ» дип гаҗәпләнүләрен нишләп ишетмәгән соң ул? Әнә, берсе нәни генә йодрыгын болгап, сәхнәдәге убырлыны куркытмакчы була. Тагын берсе, шүрәленең озын бармакларыннан, маңгаендагы мөгезеннән, кыйшайган авызыннан куркып әнисенең куенына поскан. Ә бер кызчык сәхнәдә күк күкрәгән тавыштан чынлап куркып, залдан йөгереп үк чыгып бара. Әнә бер малай, кәнәфие астына чүмәшеп югалган уенчыгын эзли. Аның күңелендәге трагедия Шекспирның әсәрләреннән дә хәтәррәк. Тагын берсе иреннәрен ялый-ялый әтәч кәнфите суыра. Дөньясы түгәрәк, кәефен шүрәле дә, убырлы да, җыерылган кашлары астыннан елдырымнар чәчкән күктәге болытлар да боза алмас сыман. Шулкадәр чын хисләрне тагын кайда күрергә мөмкин?! Шул ук көнне тәнәфестә Рәшидә артистлар ягыннан тамаша залына чыгачак, нәни тамашачыларның кайсын башыннан сыйпап, кайсын аркасыннан сөеп фойедан әйләнәчәк. Һәм бу аның көндәлек гадәтенә әвереләчәк... 

Шуннан соң озак та үтми, Р.Үтәева бүтән артистларыбыз белән бергә Ташкентка халык­ара фестивальгә бара. Анда утыз алты илдән курчак театрлары килә. Фестиваль башланыр алдыннан, балаларның театрга килеп, урыннарына урнашуы турында кыска гына фильм күрсәтәләр. Кыска гына булса да, озын еллар буена искә алырлык фильм була бу. Кайчандыр балалар бөтенесе бер төсле шук, тыңлаусыз кебек тоела, чыр-чулары бердәй ачуын кабарта торган иде. Бик төрле икән бит алар дип, Рәшидә яңа дөнья ачкандай аптырый. Коңгырт, кара, яшел, зәңгәр күзлеләре, елмайганнары, уйчан йөзлеләре бар. Һәм бөтенесе сихерләнгәндәй могҗиза көтә. Могҗиза тудыручы исә – Рәшидә. Арада бантик такканнары байтак. Бантик – бәйрәм билгесе. Театрга бәйрәмгә килгәннәр. Бәйрәм оештыручы да Рәшидә... Һәм дөньяның төрле кыйтгаларыннан җыелган утыз алты театр. Курчак уенына шулкадәр бала бәйрәм өчен, өмет баглап килгән һәм дөньяда шулкадәр артист курчаклы уйный икән, аның да пәрдә артында яшеренеп утыруында зур мәгънә бар, димәк. Бу –  Рәшидә дә балаларга бик кирәк, дигән сүз... Ә фестивальдә иң ошаганы Башкортстан курчак театрының Ч.Айтматов әсәре буенча куелган «Ак пароход» спектакле була.  Рәшидә Казанга бөтенләй үзгәреп кайта. Шулай итеп, «ак җилкәнле кораб» Рәшидәнең тормыш дәрьясыннан үтеп, яшәешенә яңа мәгънә сала, актрисаны икенче тапкыр дөньяга китерә дияргә була.

1990 елларда Татарстанның атказанган артисты Рәшидә Үтәева труппа мөдире вазифасына күчә, республикабыз районнары буенча гастрольләр оештыру, актерларны бергә туплау  кебек бик мөһим эшләр белән шөгыльләнә. Озак еллар артистлар өчен театр әнисе була. Ул эшләгәндә театрда ничә буын артистлар алмашына, берәүләр китә, берәүләр килә. Рәшидә сәнгать дөньясына яңа аяк баскан яшьләрне үз канаты астына ала. Бүген аларның балалары, оныклары бар. Рәшидә апаның да балалары һәм оныклары ул. Р.Үтәева бүген дә «Әкият» театрының уңышларына сабыр гына шатланып, сөенеп яши. Бер премьераны да калдырмый. Һәр сулышы театр белән бәйле. «Әкият»нең  аеруча соңгы еллардагы  казанышлары, утка ялкын өстәгән утын сыман, 94 яшендә дә яшәү теләген, тормышка сок­лану хисен сүндермичә сакларга ярдәм итә. 

...Ә күңеле, боз куптарган язгы ташу сыман,  һаман да каядыр ашкына. Яшьлектәге кебек сәхнәгә сикереп менеп чегән биюен биеп китәсе, чәчләрне җилгә таратып кояшка таба йөгерәсе килә. Бу минутларда ул үзе дә зур су эзләгән ак җилкәнле корабка охшый кебек...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X