Мәдәни җомга

Адаштырган замана

Кәрим Тинчурин театры татар классикасын һәрвакыт яратты, хөрмәт итте.

Режиссер Рәшит Заһидуллин гына да соңгы ике дистә ел эчендә Кәрим Тинчурин, Туфан Миңнуллин, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Илдар Юзеев, Шәриф Хөсәенов, Мирсәй Әмир, Мөхәммәт Мәһдиев, Хәй Вахит һәм башка язучы, драматургларыбызның әсәрләре буенча куелган матур спектакльләр белән сөендерде. Бүген дә тинчуринлылар классикларыбызның иҗатына тугры кала. Режиссер Илгиз Зәйниевнең язучы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Өч аршын җир» спектакле татар театр дөньясында зур вакыйга булды.  Анда артистларның таланты, затлы кысага утыртылган асылташтай, яңа төс-буяулар белән балкыды. 


«Өч аршын җир» – язучы Аяз Гыйләҗев иҗатында гына түгел, татар әдәбиятында иң көчле  әсәрләрнең берсе. 22 яшендә үк лаеш шулпасын  татыган әдип буларак, язучы Аяз Гыйләҗев  башка әсәрләрендәге кебек үк, «Өч аршын җир» повестенда да Сталин сәясәтен, аерым алганда, көчләп колхозлаштыру реформасын фаш итә, Мирвәли образы аша җирдән, туган иленнән, авылдашларыннан аерылырга мәҗбүр булган кешенең фаҗигасен ачып сала. Кызганыч, бу әсәрнең сәхнә тарихы бай түгел – Камал театрында аны режиссер Марсель Сәлимҗанов, Минзәләдә Фаил Ибраһимов сәхнәләштерә. Моннан берничә ел элек  хакаслар спектакль куя. Әсәрдә канлы сәясәткә җирсү хисе каршы куелган. Безнең илдә исә ватан төшенчәсе комдагы язу сыман елдан-ел ныграк юыла бара. Һәм режиссерлар «Өч аршын җир»гә алынырга курка, батырчылык итми дигән тәэсир кала. Яшь булса да, театр сәхнәсендә шактый тәҗрибә туп­лап өлгергән режиссер Илгиз Зәйниев «Өч аршин җир»не озак еллар күңелендә йөртүен әйтте. 

Олыгайган Мирвәли һәм Шәмсегаянның поездда Карачурага кайтуыннан башланып киткән вакыйгалар, үткәннәргә чигенә-чигенә искә алынган яшьлек хатирәләре белән үстерелә. Әмма вокзал күренеше үзгәрешсез кала. Чынлыкта, геройларның гомерләре дә перронда поезд көткәндәй узган ич. Мирвәли һәр туган көнгә шатланып түгел, көенеп, яшьлектәге бәхетле хәятләрен, Карачурадан ерагайткан һәр мизгелне каһәрләп, кыйналган җанына тынычлык табарга омтылып яшәгән. Сәхнәдә анда-санда иген тутырылган капчыклар ауный, мал тулы сандыклар ята. Чөнки утыз ел буена Мирвәлинең күңелен басып торган авыр йөк шул капчык, сандыклар белән бәйле. Рәссам Геннадий Скоморохов сәхнә түрендә вокзал күпере сыман конструкция корган. Мирвәли һәм Шәмсегаянның гүя сират күпере ул. Күпернең ике ягында – тегермәндәге ише ашлык иләү корылмалары. Аларның үтә-күренмәле пластик тышларына әллә тузан, әллә пычрак сарган. Керләнгән күңел сурәте шулай буладыр, күрәсең. Тулаем сәхнә шомлы, киеренке хис-кичерешләр тудыра. Туган авыллары Карачурадан еракта һәм  аны сагынып, авылдашларны юксынып көрсенүдә үткән еллар шомы бу. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр сәхнәдә караңгы төсләр өстенлек итә. Геройларның чит-ят җирдә, билгесез кешеләр арасында тормышлары да тоташ караңгы пәрдә кебек. Мәхәббәт күренешләрендә – шәмәхә, бәхетле гаилә тормышы гәүдәләндергән өлешләрдә – зәңгәр, янгын вакытында гына кызыл ут балкып ала  (ут рәссамы – Илшат Сәяхов). Композитор Эльмир Низамовның тургай сайрауларын, иген шаулауларын ишеттергән милли музыкасы спектакльнең караңгы сурәтенә рәхәт якты өсти. Ул музыкада чит-ят җирләрдә  геройларның күңелләрен җылыткан  кайту өмете чагыла кебек. 

Тинчурин театрының кайбер очсызлы комедияләрендә чама хисен югалтып кыланучан яшь артистлар биредә танымаслык булып үзгәргән. Яшь Шәмсегаян (Резеда Сәлахова) һәм яшь Мирвәли (Артем Пискунов) һәр сүзләрен йөрәкләре аша үткәреп әйтә, һәр хәрәкәтләре табигый. Олыгайган геройларны гәүдәләндерүче Зөлфия Вәлиева һәм Ринат Шәмсетдиновка карап туймаслык. Һәр карашлары, һәр ымнары тирән  мәгънәле. Тинчурин театрының байлыгы, төсе, мактанычы, горурлыгы бу артистлар! Әлфия Хәсәнова (Хәдичә), Сәлим Мифтахов (Шәйхразый), Зөләйха Хәкимҗанова (Таифә карчык), Нуретдин Нәҗмиев (Хәйдәр карт) шулкадәр сагындырган!  Аларны күрми торган еллар әрәмгә үткән кебек. Сандыкка бикләнгән асылташлар сыман соңгы елларда ник сәхнәдә бик сирәк күренде икән алар?! Үзгәргән бәгырьләр... Битләрендә җыерчыклар, сәхнә исен сагынудан маңгайларында сырлар өстәлгән. Күңел ашкынулары, йөрәк янулары исә шул ук. Тәмле итеп әйткән һәр сүзләре өчен рәхмәт! 

Кайбер театр сәхнәләребездә яртысын – татарча, яртысын русча сөйләгән замана геройларыннан соң, Аяз абыйның  үзебезчә тәмле итеп сөйли бел­гән Мирвәли, Шәмсегаянны тыңлау – и рәхәт! «Сине ни өчен яратаммы? Моны аңлау өчен, синең ярты арба печәнне өч җәпле агач сәнәк белән элдереп алып күз дә йоммыйча биек кибән очына чөюләреңне күрер­гә кирәк», – дип Шәмсегаян – Резеда Сәлахова Мирвәлигә мәхәббәтен аңлата. Яшь буын актерларга проза теле авыррак бирелә, вакыты-вакыты белән сөйләмнәренең көе, моңы югалып ала. Урта һәм өлкән буын актерлар исә үзләрен прозада да бик иркен хис итә. «Киң ­дөнья хакында, кешеләр хакында, алай гынамы, үзең белән бергә, утыз елдан артык бергә, бер караватта тән җылыңны тоеп, мәхәббәт бүлешеп гомер иткән хатының хакында онытып яшә инде! Онытып, аның да кеше икәнлеген хәтердән чыгарып, аның сиңа нур, тынычлык биргән күзләренең төсен онытып, кайчандыр үзең үк сөеклем дип атаган кешеңнең кулларын, күк­рәкләрен, билләрен дә назламыйча яшә инде!», – дип Шәмсегаян – Зөлфия Вәлиеваның күз яшьләренә буылып әрнүенә битараф калып булмый. Язучы Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тел матурлыгына тагын бер кат сок­ланып куясың. «Бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар, саламнан тәртә каерып, чикерткә җиккән чаклар», –  дип Мирвәли яшьлеген исенә төшерә. «Адәм баласы сулы чиләк кебек, ава да китә», – дип Шәмсегаян сизелми дә үткән гомерләрен күзеннән кичерә. «Күңелем йомшак чагында кайтырга ризалашкан идем, күңел солы кесәле сыман һәрвакыт йомшап торырга тиешме әллә?» – дип  Мирвәли Карачурага кайту уеннан баш тартмакчы була. Аяз Гыйләҗевнең гаҗәеп матур, моңлы телендә әнә шундый образлы чагыштырулар, гыйбарәләр һәр җөмлә саен диярлек очрый. Шушындый матур  әсәрләребез ешрак куелса, сәхнәләребездә баш калкытырга маташкан ярым-йорты, өтек-тетек «яңа татар теле» бик азына алмас иде. 

Ни кызганыч, спектакльдә Мирвәли байлыгын югалтудан курыккан комсыз карун итеп су­рәтләнгән, Сталин сәясәтен­нән зыян күреп, Себернең зәм­һәрир суыкларында өшегән, Урал шахталарында чиләнгән, туган якларына кайтып, авылдашларын бер күрү бәхетеннән мәңгегә мәхрүм ителгән миллионлаган милләттәшебезнең җыелма образы дәрәҗәсенә күтәрелә алмаган...

Спектакльдә арыш исе, тургайлар тавышы, төклетуралар бызылдавы турында репликалар да коры сүз булып калган. Чынлыкта, Мирвәлинең янган йорты урынында сукыр кычыткан, алабуталарның пышылдашуы да, чишмә буендагы еламсак талларның моңы да, чикерткәләрнең скрипкә уйнаулары да ишетелми. Ымсындыргыч җирсү хисе, Ватан тойгысы юк икән, геройларның Карачурага ашкынулары да аңлашылып бетми. Шулай итеп,  хатын-кыз­ның ир-атка тугрылыгы, олы мәхәббәте хакына үз-үзен корбан итүе турында матур бәян гына калган...

Ләкин спектакльне яшь буын иҗатчылар куйганын онытмыйк. Бүген йөрәкләрдән ватан хисе юыла барганга алар гаеплеме? Балалары алдында азмы-күпме җаваплылык тойган һәр ата-ана, үз илендә кол булып яшәмәсен, иркен сулап бәхетле гомер кичерсен өчен, баласын укытып,  чит илгә чыгарып җибәрү турында хыялланмыймыни? Балалар исә ата-аналарының борчулы карашларыннан әнә шул яшерен хыял-теләкне укымый-тоймый дисезме? Гомер буе бил бөгеп тә, лаеклы пенсия ала алмаган әби-бабайларының тилмерүле карашларыннан яшь буын ни-нәрсә аңлый? 

Татар авыллары беткәнгә, авыл мәктәпләренең ишек­ләренә, спектакльдәге Мирвәлинең сандыкларындагыдай, дәү йозаклар салынганга яшьләр гаеплеме? Мәктәпләрдән татар телен кысрыклауны яшьләр генә туктатырга сәләтлеме? 

Өлкән буын яшьләребезне югалтмас өчен үзе нәрсә майтарды? Уенчык суверенитет шартларында балаларны илгә, җиргә хуҗа булырга өйрәтү мөмкин идеме? Һәм яшь буын үзендә булмаган бу хисне сәхнә геройларына ничек иңдерсен? 

Кыска вакыт эчендә вакыйгаларның, илдәге мохитнең танымаслык булып үзгәрүе буыннар арасында үтеп булмаслык упкын барлыкка китерде. 50 һәм 25 яшьлекләр арасы – бер упкын булса, 60 һәм 20 яшьлекләр арасында ике упкын җәйрәп ята.

...Шулай да яшьләр бүген «Өч аршын җир»не куйган. Кеше күңеле – карурман. Мирвәли Карачура халкыннан кода, җизни, кардәш, авылдаш, яшьтәш, адаш, дип эндәшүен тилмереп көткән кебек,  бәлки, яшьләребез дә бүген өлкән буын язучы, сәнгатькәрләребезнең  «энекәш», «сеңелкәш», дип якын итеп әйтүенә мохтаҗдыр. Бу спектакль – яшьләрнең адашып, абынып, Ватанны, өч аршын җирне табарга омтылуы булса кирәк...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: