Мәдәни җомга

Абсурд драмасы абсурд булып чыкмады

«Нәүрүз» фестивалендә спектакльләр еш кына төрле сәхнәләрдә бер үк вакытта уйнала. Быел, мәсәлән, Астана шәһәреннән килгән Казах музыкаль драма театрының А. Чехов әсәре буенча куелган «Чия» спектакле Якутск шәһәреннән Саха (Якут) академия театрының Софья Баранова-Сергучева әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Уяну» абсурд драмасы бер үк вакытка билгеләнгән. Икесен дә талантлы режиссер Сергей...

«Нәүрүз» фестивалендә спектакльләр еш кына төрле сәхнәләрдә бер үк вакытта уйнала. Быел, мәсәлән, Астана шәһәреннән килгән Казах музыкаль драма театрының А. Чехов әсәре буенча куелган «Чия» спектакле Якутск шәһәреннән Саха (Якут) академия театрының Софья Баранова-Сергучева әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Уяну» абсурд драмасы бер үк вакытка билгеләнгән. Икесен дә талантлы режиссер Сергей Потапов сәхнәләштергән.
Берсе - рус классикасының кахаз төре, икенчесе абсурд театры өслүбендә куелган. Казахча «Чия»гә караганда күңел якут спектакленә тарта. Әмма абсурд жанрында куелган булуы шикләндерә. Шуңа да карамастан «абсурд» «җиңде».
Абсурд театры XX гасырда Көнбатыш Европада барлыкка килә. Ул автор кичерешләрен мантыйкка сыймаган вакыйгалар аша тасвирлап тамашачыны шаблоннардан арынып, үзенең тормышына яңача карый башлауга этәрә.
Үзәктә - соңгы көннәрен картлар йортында уздыручы Бөек Ватан сугышы ветераны. Тормышы гел караңгы төсләрдән генә тора. Шуңа күрә бердәнбер хыялы - йоклаган вакытта газапланмыйча гына җан тәслим кылу. Бер караганда карт бик кызганыч тоела. Ләкин тамаша барышында бәхетсез картлык яшьлектә кылган гонаһлары өчен бирелгәне аңлашыла. Ул хатынын, кызын ташлап рестораннарда җырлап кәсеп иткән бер чибәркәйгә ияреп киткән.
Карт янына санитаркадан башка беркем керми. Аның исә керүеннән кермәве хәерлерәк. Бичара хатын яшьлегендә алданып авыру бала тапкан. Гомере буе шул баланы дәвалап интегә. Ахыр чиккә җитеп тупасланган, бәгерсезгә әйләнгән. Дөньяга булган бөтен ачуын бичара карттан ала. Шулай да карт гомере буе җыйган акчаларын тәкъдим итсә һәм ялварып сораса да, санитарка үлемгә омтылган ветеранны үтерергә батырчылык итми. Киресенчә, шул вакытта күңелендә аңа карата җылы хисләр уяна. Ул бичараны урамга паркка һава суларга алып чыга. Шуны гына көткәндәй, ветеран җан тәслим кыла. Күптән шулай бер-берсенә ярдәм итешсәләр, һәр икесенә яшәүләре җиңелрәк булыр иде дә бит...
Саташулы төш вә өн бергә үрелгән бу спектакль бер тамашачыны да битараф калдырмагандыр. Режиссер Сергей Потапов аны туң йөрәкләрне дә уятырлык итеп оста куйган. Өч көнлек дөньяда адәм балаларының үчләшеп, хөсетләнеп, бер-берсен кыерсытып яшәүләре абсурд түгелмени, дигән фикер үткәрә.
Режиссерлар, иҗади эзләнүләре тамашачыларның күңеленә хуш килеп бетмәсә, еш кына «безнең надан халык сәнгатьне аңлыймени», дип тизрәк тамашачыларга гаеп ташлый. Тышкы форма белән артык мавыгып, хи-кичерешләрне биреп бетерә алмаганмындыр, бәлки, дип уйлап карамый. Абсур түгел, чурт булсын, спектакльдә җан булсын икән. «Уяну» - кыю алымнар белән куелган «тере», җанлы спектакльләрнең берсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: