Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

80 елдан соң ачылган “Каракүз”

Минзәлә Татар драма театры Кәрим Тинчуринның моңарчы беркайчан да куелмаган "Каракүз" әсәрен сәхнәгә чыгарды. Атаклы драматургның әлеге пьесасы сәхнәгә менү - үзе үк зур вакыйга. Язучы Рабит Батуллага бу әсәрнең кулъязмасы Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Тинчуринадан кала. НКВДчылар драматургны кулга алырга килгәч, Заһидә ханым әдипнең кәгазьләре салынган чемоданны аягы белән...

Минзәлә Татар драма театры Кәрим Тинчуринның моңарчы беркайчан да куелмаган "Каракүз" әсәрен сәхнәгә чыгарды. Атаклы драматургның әлеге пьесасы сәхнәгә менү - үзе үк зур вакыйга. Язучы Рабит Батуллага бу әсәрнең кулъязмасы Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Тинчуринадан кала. НКВДчылар драматургны кулга алырга килгәч, Заһидә ханым әдипнең кәгазьләре салынган чемоданны аягы белән карават астына этеп кертә, шул рәвешле бәһасез архивның бер өлеше булса да безнең көннәргә килеп җитә.
Узган гасырның 20 нче еллары башында Л.Столица әсәренә ияреп, К.Тинчурин «Зәңгәр палас» шигъри драмасын яза, аның премьерасы 1923 елда була. 1929 елда язылган, автор жанрын борынгы тормыштан музыкалы мелодрама дип билгеләгән "Каракүз" әнә шул "Зәңгәр палас" әсәрен үзгәртергә, камилләштерергә омтылыш булырга мөмкин дип саныйлар.
"Каракүз"дә дә вакыйгалар ханнар чорында бара, ләкин әлеге әсәр тарихилыкны күз уңында тотмый. Бәкләрнең, байбичәләрнең көндәлек тормышыннан күренешләр, тарихи киемнәр безне ерак Болгар заманына алып киткәндәй тоелса да, драматург, башка үлемсез әсәрләрендәге кебек, мәңгелек темаларны үзәккә куя алган. Шул ук вакытта К.Тинчурин, үз чоры таләп­ләрен истә тотып, пьесада сыйн­фый көрәш темасыннан да кача алмаган.
Биюче кыз Каракүз белән кол тимерче егет Иделбайның мәхәббәте әсәрнең төп сюжет сызыгын формалаштыра. Тормыш ничек кенә сынаса да, нинди генә урау юллар белән барырга туры килсә дә, мәхәббәтеңә тугры калу, аның өчен көрәшү, сөйгәнең белән кавышу өметен югалтмау - автор җиткерергә теләгән төп фикерләрдер.
Алтын Урда ханлыгының Бәрләс олысы бәге Җанбәкнең көнкүреше, сарайдагыларның бивафа кәеф-сафа көн күреп ятулары бүгенге көн белән дә бик аваздаш. Җанбәкне халкының ярлы тормышы түгел, бытбылдыклар сугыштыру күбрәк кызыксындыра. Кошының җиңелеп, 10 мең алтын оттыруы да аны әллә ни хафага салмый, халыктан, сәүдәгәрләрдән, һөнәрчеләрдән тагын яңа салымнар җыеп, бәк казнасын баету озак түгел ләбаса. Бүгенге түрәләрнең дә затлыдан-затлы машиналарга, төрле тамашаларга чыгымнарны киметмичә, яңадан-яңа салымнар уйлап чыгаруы күзаллана түгелме?! Ләкин Җанбәк, көн-төн типтереп, хатыннар арттырып яшәсә дә, дәүләтчелек символы булган хан йөзегенә хөрмәт саклый, үгет-кыстауларга карамастан, йөзекне чит кулга бирүдән баш тарта. Кәнәфигә нык ябышкан министрлар-губернаторлар, төрле юллар белән урлап-бүлеп көн итсә дә, "иң-иң югары"га хыянәт итмәскә тырыша, чөнки аларның бүгенге баллы тормышы "хан"га тугрылыкка турыдан-туры бәйле.
Мәхәббәт сукырайта, диләр халыкта. Җанбәк тә гыйшык утына бирелеп, сизгерлекне югалта, Каракүзнең дәртле биюенә алданып, йөзектән колак кага. Бәкнең бозык гашыйклыгы олыстагы бөтен аксөяк халыкның, сарай әһелләренең үлеменә китерә. Әйтерсең лә язучы ханнарның дәүләт тормышын кайгыртмыйча, бер-берсеннән көнләшеп, бозыклык диңгезенә чумып, кәеф-сафада яшәүләре аша Алтын Урда кебек бөек илнең җимерелү сәбәпләренә ишарәли.
"Каракүз"дә күтәрелгән тагын бер мәсьәләне автор Җанбәкнең куштан киңәшчесе Корылтай авызыннан әйттерә. "Олыс бәгебез йортсыз-җирсез, кабилә-токымсыз хәерче бер кызга ияреп, әйләнмәле бакчалар корып, йортын бөлдереп йөри", - ди Корылтай. Бөтен халык­ларда диярлек аксөякләр гомер-гомергә үзләренә хатынны аксөякләрдән, ярлы кеше үзе ише фәкыйрьләр арасыннан сайлаган. Ир белән хатын бер-берсенә тиң булырга тиеш. Нәселле, хөрмәтле бәкнең сукбай биюче белән кавышырга омтылуы нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен без әлеге спектакльдә күрәбез дә!
Әтнә театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев әле автор үзе дә шомартырга өлгермәгән бу әсәрне тамашачыга бербөтен итеп, заманча символизмнар белән баетып, шәүләләр биюе кебек үзенчәлекле элементлар белән бизәп тәкъдим итте. Күп персонажлы спектакльнең сәхнә киемнәре генә дә ни тора! Каракүз ролен башкаручы артистка Динара Акматованың биюләрен тамашачы ихлас алкышлады. Җанбәк (Татарстанның халык артисты Рөстәм Муллин), сарай куштаннары, базарчы аксакал рольләренең дә искиткеч уйналуын телгә алмый мөмкин түгел.
Чит ил, рус әдипләренең безнең сәхнә өчен ятышсыз әсәрләренә түгел, үз классик драматургыбыз пьесасына өстенлек биргән минзәләлеләргә афәрин дип кенә әйтә алабыз. "Пьесалар юк, уйнар әсәр табу проблема", - дигән зарларны күп ишетәбез. Баксаң, Тинчурин кебек драматургларыбызның да әле куелмаган әсәрләре бар икән. Чит төбәкләрдә сәфәр кылганда, ерак илләрдәге фестивальләрдә катнашканда нәкъ менә шундый - милли асылы да булган, тарихыбызны да чагылдырган, ләкин мәңгелек темаларны яктырткан спектакльләр уйнарга кирәк.
Илгизәр ЗӘКИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев