Зур иҗат тантанасы
Алдагы бер атна эчендә Чаллы каласының "Энергетик" мәдәният сараенда һәм мәркәзебезнең Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев кичәләре шаулап үтте. Ул үзе һәрвакыттагыча шаяртып, һәр вакыйганы уен-көлкегә төреп уздырырга тырыша. Бу юлы да елмаерга ачкыч тапты менә: "Камал театрының маңгаена чабата чаклы хәрефләр белән "Разил Вәлиевкә 70 яшь" дигән...
Алдагы бер атна эчендә Чаллы каласының "Энергетик" мәдәният сараенда һәм мәркәзебезнең Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев кичәләре шаулап үтте. Ул үзе һәрвакыттагыча шаяртып, һәр вакыйганы уен-көлкегә төреп уздырырга тырыша. Бу юлы да елмаерга ачкыч тапты менә:
Разил Вәлиев кичәләрен, әлбәттә, көтеп алдык. Түбән Кама - аның туган җире. Әле мәктәптә укыган чагында ук "Ләйсән" әдәби түгәрәгенә җәяү йөреп, ул Чаллы каласында шигъри канат ярган. 35 яшьлек вакытында килеп, ул өч ел буе Чаллы язучылар оешмасының җитәкчесе булды. Ә Казан инде Разил Вәлиевне үз җөмһүриятебезгә генә түгел, бөтен татар дөньясына мәшһүр шәхес итте. Түбән Кама, Чаллы калаларындагы кичәләре үк шыгрым тулы заллар белән шаулап үткән иде. Камал театры сәхнәсендә узганы сабак, гыйбрәт алу өчен дә олы дәрес булды.
Без, гадәттә, юбилей кичәләренә олы җитәкчеләр килүен, аларның саллы бүләк чыгарып бирүен көтеп вакланабыз. Дөрес, татар шәхесләре, Мәскәүнекеләр төсле, бүләккә коттедж, фатир, 20-30 миллион тәңкәлек "Ягуар", "Бэнтли" яки "Ролс-Ройс" кебек машиналар, бишәр миллион сумлык премияләр күреп бозылмаган. Бездә иң мәртәбәле дип саналган Тукай бүләге өчен дә биш йөз меңнән артык сәрмая таба алмыйлар, хәтта шул сәдака хакына да яз башы саен этеш-төртеш.
Камал театрындагы тантанасы өчен Разил абыйның үзенә дә, сценарийны төзүче Рәмис Аймәткә дә олы рәхмәт. Мең бәрәкәт - сәхнәдә текстны яртылаш ятлап килгән, йә кәгазьгә төбәлеп дежур сүзләрне татар телебезне вата-җимерә тезгән җитәкчеләр күреп гарьләнмәдек. Разил Вәлиевкә орден бирерләр микән, әллә медаль белән калырмы, дигән интрига көтеп вакланмадык. Разил абый - ачык күңелле, җаны татар моңыннан бәллүр савыт сыман зеңләп торган шагыйрь, кичәсе дә милли аһәң белән тулды, якты учак яны сыман гел җылытып торды.
Шагыйрь кичәсе К.Тинчурин исемендәге театрның яшь артистлар чыгышы белән башланып киткән иде. Моннан егерме ел элек Чаллы каласында Разил абыйның 50 яшьлек юбилей тантанасын үткәрү искә килеп төште. Ул чакта ук каләмдәшебезне, үтә белеп, "Яшьлек җырчысы" дип атадык бит. Инде менә Тинчурин артистлары Разил абыйның яшүсмер чакларын, Мәскәү һәм Казанда укып йөргән елларын ул үзе үк язган хатирәләр аша күз алдына бастырды. Җәмәгате Алиягә карата кузгалган тәүге мәхәббәт чагылышы, кызлары Сөембикәгә кушкан гүзәл исемне Мәскәү ЗАГСларында куйдырта алмыйча ай буена кичкән газаплар да - һәммәсе бар анда. Мәктәптәге сабакташы Алмаз Хәмзин белән икәүләп машина бәһасендәге баян күтәреп мунчага керүләре, кайнар ләүкәдә акырып җырлау хакына алман баянының башына җитүләре кебек ташбашлык, беркатлылык, самилелек - хәтта шунысы да һичбер яшерүсез, шомартусыз көе чагылыш тапкан. Разил абыйның янә бер ташбашлыгын - 1968 елда яшьләр өчен аерым журнал даулап, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры чормасыннан корылтайга җыелган язучылар өстенә листовка сибүләрен, шуның өчен теге оешмага йөреп газап чигүләрен генә әйтми калдырганнар. Шулай, яшь чак - җүләр чак шул, гел ал яисә ак чәчәкләрдән генә тора алмый әле...
Разил абый бик күпләргә якын. Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев аңа үзе ясаган портретны чыгарып бүләк итте. Узган ел гына Тукай бүләгенә лаек булган Нәҗип Нәккаш Коръән сүрәсе язылган картина тапшырды. Әдипнең туган Ташлык авылындагы 57 гармунчының вәкилләре булып килгән уннан артык баянчы, Түбән Кама исеменнән сәхнәгә менгән якташларының чыгышы да үз ватандашлары белән горурлык чагылышы иде. Сөекле артистларыбыз Илдус Әхмәтҗанов белән Алсу Гайнуллина башкаруында укылган Разил Вәлиев шигырьләре дә шигърияткә сусаган күңелләргә татлы бер май булды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев