Мәдәни җомга

ҮЗ ТЕАТРЫН БУЛДЫРГАН ӘДИП

Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел Татар әдәбияты классигы Таҗи Гыйззәтнең иҗат мирасын барлау, аның әсәрләренә заманча бәя бирү - халкыбызның мәдәни югарылыгын раслаучы гамәл. Таҗи Гыйззәт - үз пьесаларында татар халкының 100 елга якын тарихын, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен, милли характерларны чагылдырган драматург. Әйтик, «Наемщик»та вакыйгалар 1861 елгы реформалар алдыннан барса,...

Таҗи Гыйззәтнең тууына 120 ел


Татар әдәбияты классигы Таҗи Гыйззәтнең иҗат мирасын барлау, аның әсәрләренә заманча бәя бирү - халкыбызның мәдәни югарылыгын раслаучы гамәл. Таҗи Гыйззәт - үз пьесаларында татар халкының 100 елга якын тарихын, гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешен, милли характерларны чагылдырган драматург. Әйтик, «Наемщик»та вакыйгалар 1861 елгы реформалар алдыннан барса, авторның соңгы әсәрләре ул үзе яшәгән илленче ел урталары турында сөйли. Шушы тулы бер гасырлык вакыт аралыгында Таҗи Гыйззәт халык тормышының ташкынлы елларын да, өмет чаткыларын, хезмәт кешесенең хыял-омтылышларын да табигый җирлектә сурәтли алган. Ул - милләтебезне рухи яктан тәрбияләрлек мәктәп булырдай театр тудырган шәхес. Таҗи Гыйззәт театры бу төр сәнгатьнең бөтен тармакларына - режиссура һәм актерлык осталыгына, хәтта сәхнә бизәү сәнгатенә - үсеш биргән мирас.

Таҗи Гыйззәт иҗаты һәм театр сәнгате арасындагы мөнәсәбәтләрне шартлыча өч чорга бүләргә мөмкин. Беренче чор: 1920-1934 еллар. Бу -Самара студиясендә укыганнан башлап, Академия театрында «Чаткылар» әсәрен куйдыруга кадәрге вакыт аралыгы. Ул Гыйззәт өчен иҗат юнәлешен, сәнгатьтәге урынын ачыклау еллары булып тора.

Икенче чор: 1934-1955 еллар. Гыйззәт инде - иҗатта зур биеклекләр яулаган, халык арасында танылган драматург. Бу аның иң актив эшләгән чоры да.

Өченче чор Гыйззәт вафатыннан алып бүгенге көнгә кадәр вакыт аралыгын үз эченә ала. Монда инде Т.Гыйззәт мирасы авторның үзеннән башка яши. Яңа заман таләп- ләренә җавап биргәндә генә классик пьеса яңадан сәхнәгә күтәрелә ала.

Яңадан Т.Гыйззәт иҗатының тәүге чорына әйләнеп кайтсак, аның профессиональ чишмә башы Самара студиясеннән, 1920 елның июнь аенда башлана. Бу чорда татар театры эзләнү, географик яктан киңәю чоры кичерә. Шәһәрләрдә профессиональ һәм ярым профессиональ театрлар төзелә. Авыл, кантоннарда бихисап драма түгәрәкләре эшләп килә. Аларга әзерлекле кадрлар җитешми. Самара студиясе әнә шул таләпне канәгатьләндерү өчен оештырыла.

Белгәнебезчә, 1920 елда «татар театрының атасы» Габдулла Кариев үзенең иҗат һәм тормыш юлын тәмамлый. Аның эш принципларын кабул итеп алган Кәрим Тинчурин бөтенләй яңа тип театр төзүне максат итеп куя. Аны шартлы рәвештә «тигезләр театры», «коллектив театр» яки «геройсыз, лидерсыз театр» дип атап булыр иде. Бу коллективта бөтен кеше дә бертигез хезмәт хакы ала. Актерлар, режиссерлар - барысы да бертигез. Рольнең кечкенәсе, зурысы юк. Берәү бүген төп рольдә уйнаса, иртәгә шул ук актер халык сәхнәләрендә катнаша. Театрның һәр иҗади, административ яки техник проблемасы күмәкләшеп хәл ителә...

Соңрак яңа театр принципларын К.Тинчурин Самара студиясен тәмамлаучылардан төзелгән 51 кешелек "Г. Кариевка хатирә" труппасында тормышка ашыра башлый. Тик 1921 елда илдә купкан коточкыч ачлык, ваба эпидемиясе труппаның эшен дәвам итәргә ирек бирми.

Таҗи Гыйззәт үзенең иҗатын әнә шул Самара студиясендә, актер сыйфатында башлап җибәрә. Аның формалашуында остазы К.Тинчуринның роле гаять зур. Ул булачак драматургны җитәкләп диярлек сәнгать дөньясына алып керә, тәүге адымнарны ясарга ярдәм итә, зәвык тәрбияли. «Тинчурин студиядә иң абруйлы, иң зур кеше санала иде», - дип яза Т. Гыйззәт 1936 елда К.Тинчуринга багышланган мәкаләсендә.

Нәкъ менә К.Тинчуринның иҗади йогынтысы Т. Гыйззәт 1922-1923 ел сезонында Кызыл Октябрь исемендәге театрда актер булып эшләгәндә дә, 1928 елдан Казанга кайтып, драматургия өлкәсендә таныла башлагач та, 1937 елга кадәр, ягъни К.Тинчурин репрессиягә эләккәнчегә кадәр дәвам итә.

Инде шунысын да әйтеп үтик: Таҗи Гыйззәт иҗатының беренче чорында зур йогынтыга ия булган икенче зур шәхес - актер һәм режиссер Зәйни Солтанов. Ул Самара студиясендә дикция, декламация, ягъни, сәхнә теле дәресләрен алып бара. «Бәхетсез гаилә» дип аталган иң беренче пьесасын да Т.Гыйззәт беренче булып аңа күрсәтә. Шәкерт белән остаз арасындагы мөнәсәбәтләр, киңәш-табыш итү ТДАТ сәхнәсендә озак еллар буе дәвам итә.

1928 елны яңадан Казанга кайткач, Т.Гыйззәт инде Ульян, Алабуга, Бондюг, Чаллы шәһәрләрендә уйналып, халыкта шактый кызыксыну уяткан «Наемщик» әсәрен Академия театрына тәкъдим итә. Аны куярга алынган режиссер С.Вәлиев-Сульва белән әсәрне тагын бер кат эшләп чыгарга туры килә. Куелган вариантта пьесаның социаль эчтәлеге тирәнәя, Шәрифәбикә, Әскәр, Бикчәнтәй, Гөлйөзем, Зөбәрҗәт образлары кертелә, музыкаль номерлар өстәлә һәм мулла белән наемщик мөнәсәбәтләренә корылган җиңел комедия акрынлап тулы канлы музыкаль драмага әверелә. С.Сәйдәшев аңа өр-яңа музыка яза, ә ул вакытта «сул» театр йогынтысында эшләгән режиссер-новатор С.Вәлиев-Сульва спектакль өчен кабатланмас сурәтләү чаралары эзли. Нәтиҗәдә, халык яратып карый торган, киң социаль яңгырашлы, тормышчан сәхнә әсәре туа. Т.Гыйззәт белән С.Вәлиев-Сульваның иҗат дуслыгы җимеше буларак, 30 нчы еллар ахырында Академия театры сәхнәсендә «Бишбүләк», «Кыю кызлар» кебек әсәрләр куела.

Таҗи Гыйззәт драматургиясен олы юлга чыгаручы тагын бер режиссер бар: ул - 1934 елны Мәскәүдән ГИТИС тәмамлап кайткан Гомәр Исмәгыйлов. Режиссурада МХАТ мәктәбен К.Станиславский шәкерте И.Судаковтан кабул иткән режиссер, Казанга кайту белән, Академия театрында Станиславский системасы буенча дәресләр алып бара. Т.Гыйззәт драматургиясе белән ул Мәскәүгә киткәнче үк таныш була. 1930 елны куелган «Ил үскәндә» спектакле Казан театр техникумын тәмамлап кына чыккан Г.Исмәгыйловның иң тәүге эшләреннән санала. Г.Кутуй аның яшь көчләр катнашында эшләнүе һәм режиссерның үзе генә куйган беренче эше булуы белән әһәмиятле икәнен язып чыга.

«Чаткылар» (1935) һәм «Ташкыннар» (1937) спектакльләре - Г.Исмәгыйловның татар театры сәхнәсендә куйган иң уңышлы эшләре. Революциягә кадәрге авыл крестьяннарының авыр тормышын режиссер хакыйкать кануннары буенча сәхнәләштерә. Автор һәм режиссер теләге белән спектакльләрдә ярлы, урта хәлле крестьян, бай сәүдәгәрләр яшәеше, тормыш фәлсәфәсе, фикерләү рәвеше көнкүреш детальләре аша төгәл күрсәтелә.

Беренче зур уңыш Т.Гыйззәткә Х. Уразиков куйган «Мактаулы заман» спектакленнән соң килә. Әсәр иң элек Язучылар берлегендә уңай бәя ала. Тик ТДАТның сәнгать советы аны икеләнеп кенә репертуарга кертә. Куяр вакыт җиткәч, штаттагы өч режиссер да (Г. Исмәгыйлов, Г.Ильясов, Г.Хавис), төрле сәбәп табып, пьесаны куюдан баш тарта. Профессиональ режиссурада үзен әлегә күрсәтмәгән Х.Уразиков әсәрне куярга алына. Ул күбрәк артистлар белән эш алып бара, сүзне тамашачыга җиткерүгә җитди игътибар бирә. Нәтиҗәдә тамаша пьесаны кабул итмәүчеләрне гаҗәпләндерерлек дәрәҗәдә югары була.

Татар режиссура сәнгатендә Ш.Сарымсаков - Т. Гыйззәт пьесаларын иң күп сәхнәләштергән осталарның берсе. 1937 елда Г.Исмәгыйлов «Ташкыннар»ның премьерасына кадәр үк Казаннан китәргә мәҗбүр була. Генераль репетициягә кадәр җиткерелгән эшне Ш.Сарымсаков, Х.Уразиков һәм Х.Сәлимҗанов сәхнәгә чыгара.

Ә 1941 елда Мәскәүдә булачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына әзерлек көннәрендә Ш.Сарымсаков «Ташкыннар» драмасын яңадан куя. Яңа куелышта спектакльгә шактый гына үзгәрешләр кертелә: беренче пәрдәнең вакыйгалар урыны күчерелә, артык озын тоелган күренешләр кыскартыла. «Иске» редакциядә спектакль йөздән артык уйналган иде, - ди Ш.Сарымсаков «Красная Татария» газеты хәбәрчесе белән сөйләшкәндә. - Шуңа карамастан, артистлар үзләренең уеннарына тәнкыйть белән карый алды һәм табышларның иң кыйммәтлесен генә декадада күрсәтү өчен сайлады».

Шулай ук 1957 елда Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында да Ш.Сарымсаков Т. Гыйззәтнең «Даулы көннәр»ен сәхнәләштерә. Ул - өч кисәккә бүленгән «Ташкыннар» драмасының беренче кисәге була. Ш.Сарымсаков үзенең теләкләрен авторга җиткерә һәм соңгысы, үз чиратында аларны тормышка ашыра килә. Мондый хезмәт- тәшлек Т.Гыйззәтнең «Таймасовлар» (1941), «Ялкын» (1943), «Изге әманәт» (1946) кебек әсәрләрен сәхнәгә чыгарганда да дәвам итә. «Чаткылар» драмасын исә Ш.Сарымсаков әдипнең вафатыннан соң, 1963 елны куя.

Т.Гыйззәт вафатыннан соң да «Ташкыннар», «Чаткылар» һәм «Бишбүләк» драмалары, «Кыю кызлар», «Наемщик», «Башмагым» кебек музыкаль әсәрләр сәхнәдән төшми, үзләренең кыйммәтен саклап кала. Соңгы чорда ТДАТта М.Сәлимҗанов, Әлмәт театрында Г. Юсупов кебек режиссура осталары куйган спектакльләр тамашачыларны тәрбияләүгә бик зур өлеш кертте.

Т.Гыйззәт драматургиясе - театр сәнгате алдына шактый авыр бурычлар куйган киң агышлы, иҗади мирас.

Гали АРСЛАНОВ,
сәнгать фәннәре докторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: