ЙӨРӘГЕ ХАЛЫК КҮКРӘГЕНДӘ
Гамил Афзалның тууына 95 ел Гамил Афзал кебек олы шәхес, олы шагыйрь хакында сүз әйтү гаять тә җаваплы. Аның Тукай рухы белән сугарылган үзенчәлекле иҗатына бәя бирергә алыну өчен минем теоретик әзерлегем дә, интеллектуаль дәрәҗәм дә, язу тәҗрибәм дә җитми. Шулай да, мин шагыйрьнең олы юбилее уңаеннан кайбер фикерләрем белән...

Гамил Афзал кебек олы шәхес, олы шагыйрь хакында сүз әйтү гаять тә җаваплы. Аның Тукай рухы белән сугарылган үзенчәлекле иҗатына бәя бирергә алыну өчен минем теоретик әзерлегем дә, интеллектуаль дәрәҗәм дә, язу тәҗрибәм дә җитми. Шулай да, мин шагыйрьнең олы юбилее уңаеннан кайбер фикерләрем белән уртаклашмыйча да кала алмыйм. Ни өчен кала алмавымның өч төп сәбәбе бар. Беренчедән, безнең буын Г.Афзал шигырьләрен укып тәрбияләнде. Авылда бер генә кичә дә, бер генә концерт та аның шигырьләреннән башка үтмәде. Телевизор юк иде, радионы ачсак та, безгә Г.Афзал дәште. Үз гомеренә шигырь китабы укымаган кешеләрнең дә телләрендә аның шигырьләре канатлы сүз булып йөри башлады. Шулай итеп, бик еракта яшәсә дә, ул авылның нәкъ халык уйлаганны өздереп әйтеп бирүче тапкыр телле кешесенә әверелде дә куйды. Олы шагыйрьләрнең йөрәге халык күңеленә әнә шулай күчә, күрәсең. Икенче сәбәп - бурыч. Язучылык эшен һөнәр итеп сайлауда, бер яклап, Г.Афзал шигырьләре миңа билгеле бер этәргеч бирсә, икенче яклап, Әлмәт язучыларына үземнең тәүге язмаларымны алып баргач, аның файдалы киңәшләрен, киләчәк иҗатка өмет уятырлык җылы сүзләрен мәңге онытасым юк. Өченчесе - ярату. Туры сүзле, үз принципларыннан мәңге чигенмәс, үтә дә тыйнак яшәүче, гаять тирән, төпле фикерләүче һәм балаларча беркатлы бу кешене инде егерме елга якын бергә иҗади аралашу чорында мин чын-чынлап яратып өлгердем. Мин аңа сокланам һәм аңа охшарга тырышам.

Г.Афзал иҗатының халыкчанлыгының тагын бер сере шунда: ул беркемне дә кабатламый, халык күңеленнән алган җылыны үз йөрәге аша үткәреп, аны тагын да кайнаррак, нурлырак итеп кешеләргә тәкъдим итә. Шагыйрь йөрәге әнә шулай гомер буе дөрли, үзенең дәрт-илһамлы ялкынын торган саен күбрәк кешеләргә өләшә...

Ниһаять, соңгысы. Безнең тормышта Г.Афзалның көлү утына эләкмәгән кимчелекләр аздыр. Бүгенге аяныч хәлләргә китерүче сәбәпләрне ул дистә еллар буе кисәтә-кисәтә килгән икән. Шулай булса да аның сатира-юморы яктылык белән сугарылган. Яхшы күңелле кешеләр генә шулай якты, кояшлы итеп көлә белә. Бәлкем, Г. Афзалның әле беренче адымнарын ясаганда ук язган шигырьләренең дә һаман заманча яңгыравы, бүген дә халык тарафыннан яратып укылуы шуңа бәйледер? 1964 елда ул болай дип язган иде:
Ничаклы даһилар дөньяга килде.
Ничаклы нәбиләр дөньядан китте, -
Мин һаман да эшлим, мин исән.
Көнгә карап көлеп йөргән өчен,
Кешеләргә шатлык биргән өчен,
Йөрәгем яшь, күңелем шук икән.
Әллә миңа үлем юк микән?
Алдан күргән шагыйрь. Дөресрәге, үзен иҗат тәмугында янарга дучар итү бәрабәренә ул халык күңелендә урын яулады. Ә халык - үлемсез.
1991.
.Гамил Афзал.
.Хәсән Туфан һәм Зәки Нури янәшәсендә.1958 ел.
.Халык шагыйре янында каләмдәшләре. 1 нче рәттә: Миргазиян Юныс, Фәүзия Бәйрәмова; 2 нче рәттә (сулдан уңга): Разим Вәлиуллин, Гамил Афзал, Айдар Хәлим. 1999 ел.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз