Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

YouTube каналындагы иң популяр татар блогеры, журналист Фәгыйлә Шакирова уңыш серен ачты, ә ул гап-гади икән

Фәгыйлә Шакированың YouTube каналындагы “Тормыш мизгелләре” блогына язылучылар саны 18меңнән артып киткән.

Кайбер видеоларын (алар 40 саны белән исәпләнә) караучылар саны 200 меңнән дә күбрәк.  Бу – татар блогерлары арасында  иң югары күрсәткеч.

Фәгыйлә Шакирова дигән журналистны белмәүчеләр  сирәктер үзе. Ул университетта укыган еллардан ук “Татарстан хәбәрләре” газетасында,  ГТРК ның “Чулпан” программасында эшләде. Телевидениедә дә күренде. “Ак Барс” банкында   республикада “Алтын тәңкә” дип аталган беренче татар финанс программасын алып барды.   Үзе әйткәнчә, ул инде 3 нче сыйныфтан ук, мин журналист булам, дип  сөрән сала. Ул вакытта әле мондый һөнәрнең  барлыгын да белеп бетермиләр.  Әйтергә кирәк, урау юллар аша канәгатьләнү таба ул бу өлкәдә.  Кызы Мәдинәнең шөгыльләренә кызыгып йөри торгач, блогер булуын сизми дә кала. “Төймәле” телефонын да шулвакытта кына алыштыра әле.  Төркиягә барып, чит илләрдә яши торган гади кешеләр белән аралашу аның бу кызыксынуларына этәргеч бирә.  Без чынбарлыкны танып белмибез икән дигән фикергә килә ул.  

— Кыска гына вакыт эчендә мондый уңышларга  ничек ирештең? – дигән сорауны аңа еш бирәләр.  Без дә бирдек. Гап-гади аның җавабы.

— Беренче чиратта файда алуга, ягъни акча эшләүгә корылмаска тиеш, — ди ул. – Халыкның ихтыяҗын өйрәнергә һәм аларны тыңлый белергә  кирәк. Әгәр сюжетларыңа аңлатмалар яза башласалар, бу – караучылар  белән уртак тел табылды дигән сүз.  Төрле темалар эзлим,  чөнки  гел бертөрле әйбер кешене туйдыра.  Өстәвенә  популяр булмаган, дөньяга чыкмаган кешеләргә мөрәҗәгать итәргә тырышам. Таныш йөзләр турында әллә ни карамыйлар дип уйлыйм. Болай да билгеле бит. Көн саен чыгып, язылучыларымны туйдырмаска тырышам. Сагынып, көтеп алсыннар. Әлбәттә инде, иң мөһиме, эшеңне яратырга кирәк.

 

Фәния Әхмәтҗанова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев