Мәдәни җомга

ҺӘЙКӘЛ САЛГАН ӘДИП

Шәйхи МАННУРның тууына 110 ел Мамадыш янында бардыр бер авыл, Тулбай, диләр. Бөек Тукаебыз үскән Кырлай авылы белән аһәңдәш икән бит Шәйхи аганың туган авылы да. Берсен, менә, Тукай исеме бөтендөнья тарихына керткән һәм татар авылларының йөзек кашы иткән, Тулбайның да даны, беренче чиратта, Шәйхи Маннур исеме белән бәйледер ул....

Шәйхи МАННУРның тууына 110 ел


Мамадыш янында бардыр
бер авыл, Тулбай, диләр.

Бөек Тукаебыз үскән Кырлай авылы белән аһәңдәш икән бит Шәйхи аганың туган авылы да. Берсен, менә, Тукай исеме бөтендөнья тарихына керткән һәм татар авылларының йөзек кашы иткән, Тулбайның да даны, беренче чиратта, Шәйхи Маннур исеме белән бәйледер ул.

Хәер, шундук сорау туа: без киләчәк өметебез, дип мәйданнарда, мөнбәрләрдә көткән яшь буын, мәктәп балалары Шәйхи Маннур һәм аның китапларының исемен яттан белә микән? Ул без генә, 50-60-70 нче елларда туганнар, Шәйхи Маннур, Нәби Дәүли, Зәки Нури, Габдрахман Әпсәләмов, Нури Арслан кебек фронтовик әдипләрнең әсәрләрен кырып-урып укый-укый үстек. Һич арттыру түгел, Г.Әпсәләмовның "Алтын Йолдыз" романында суасты корабында фашистлардан диңгез төбенә ятып качкан Урманов һәм Верещагиннарның язмышы өчен "Исән чыгарлармы, исән калырлармы?" дип дер-дер килә-килә янган-көйгән һәрбер мизгел истә. Нәби Дәүлинең "Җимерелгән бастион"ында, коры сөяккә калсалар да, Бөек Җиңү хакына чәнечкеле тимерчыбык артында түнтәрелеш-фетнә әзерләүче әсирләр һәм Шәйхи аганың тоткынлыктагы Җәлиле өчен дә бик аз кайгырмадык. Чөнки ул әсәрләр безнең буын өчен өстәл китаплары иде. Шулар безнең буынны иманлы һәм "без бетмәбез, тегеләр егылса да, без калырбыз", дигән зур өметле итте. Ә 8 ел элек "милли компонентлар укытуны бетерергә, имтиханнарны урысча бирәсе булгач, балаларны Русия дәүләтенең бердәнбер телендә генә укытырга", дигән 309 нчы танк-закон кергәч, аның чылбырлары мәктәп программаларындагы фронтовик әдипләрнең дә әсәрләрен сөреп-изеп чыкты. Ә югыйсә, чип-чиста "советча" булса да, Шәйхи аганың "Гайҗан бабай" поэмасындагы өзекләрне бүгенге буынга да ятлатмаслыкмыни? Йә, карагыз:

Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли,
Чәе суына, аны сизми ул;
Куанычы эченә сыймаганга,
Һаман сөйли, һаман сөйли ул.

Менә шундый юллар укып үсә-үсә, авылларыбызны һәм аларның күрке-горурлыгы булган геройларын яратып үстек бит без. Кендегебез күптән аерылса да, җаныбыз һәм рухыбыз белән туган-үскән нигезне сагынабыз. Шәйхи ага исә Тулбаенда үсеп чыккан да, кабат кайтып, шунда инде мәңгелеккә калган. Читкә китеп югалган һәм фани дөньяга ясинсыз күченгән миллионлаган татар туганнарыбыз, татар кардәшләребезгә караганда, валлаһи, бәхетлерәк!..

Гәрчә, аның тормыш юлын һич кенә дә җиңел, чокыр-сикәлтәсез, дип әйтеп булмый. Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15 гыйнварында Мамадыш районының Тулбай авылында дөньяга килә. Туган авылында һәм күршедәге Шәмәк мәдрәсәсендә, Мамадыштагы педагогика курсларында белем ала. 1921 елда коточкыч ачлыктан һәм бер үк вакытта ЧОН отрядларының талавыннан качып, аның әтисе гаиләсе белән Кузбасска күчеп китә. Шәйхи Маннур да, әтисе белән иңгә-иң торып, Әнҗерә-Судженка шахталарында эшли башлый. Активлыгы белән танылгач, 1923 елда Свердловски каласындагы берьеллык партия-совет мәктәбендә чарлана. Шуннан соң өч ел буена Себернең төрле төбәкләрендә эшләп ала. 1927-1929 елларда армия сафларында хезмәт итә. Аннары Донбасска китеп, металлургия заводында - прокатчы, Днепрогэс төзелешендә - бетончы, хәтта "надан" (чөнки Мәскәүнең үзенә дә кирәкмәгән яңалифне белми) татар шахтерлары арасында мөгаллим булып та эшләп ала.

Әле Свердловски мәктәбендә укыган чагында ук Шәйхи Маннурның шигырьләре һәм әдәби язмалары әүвәл Уралда, аннары Казан белән Мәскәүдә яшәүче татарлар өчен чыгарыла торган гәзит-журнал битләрендә дөнья күрә башлый. "Тайга төбеннән" дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы 1928 елда Казанда басыла. "Чиккән сөлге" (1928), "Елмаюлы кояш турында" (1929), "Чуен ташкыннары" (1931) исемле җыентыкларын инде Мәскәүдәге СССР халыкларының үзәк нәшрияты дөньяга чыгара. Шәйхи аганың "Колчеданлы таулар өстендә" (1929), "Чуен ташкыннары" (1930), "Бетончылар җыры" (1932) дип исемләнгән беренче поэмалары ук бөтен Советлар иле буйлап сибелеп яшәүче татар укучыларының игътибарын җәлеп итә. Беркадәр вакыт Мәскәүдәге "Эшче" гәзитендә дә эшләп каләм чарлагач, Шәйхи ага инде Казанга әйләнеп кайта, 1933-1937 елларда педагогика институтында белем ала. Каләмен ташламый, яңа китаплары һаман чыга тора.

Шулай да, Шәйхи Маннурны 1934 елда язылган "Гайҗан бабай" һәм бер елдан соң туган "Меңнән бер кичә" поэмалары дөньяга таныткандыр. Бүгенге заман югарылыгыннан торып бизмәнгә салганда, әйтик, "Гайҗан бабай" поэмасының бик йомшак язылган шигъри мәкалә булып кына күренүе дә мөмкин. Ләкин онытмыйк: Такташ кебек кабатланмас даһины да "Такташ үлде" дигән шигырь язарга мәҗбүр иткән корыч кыршаулы, аждаһа заман бит бу. Ул еллар бөек Есенинны да совет Русен һәм аның Ленин-капитанын күкләргә чөеп мактарга мәҗбүр итә. Кара 30 нчы елларда түгел, хәтта 1957 елда да шул корыч кысалар Евтушенконы да Казан университеты белән бергә Ленинга һәм совет хакимиятенә мәдхия укырга мәҗбүр итте түгелме соң?

Ә Шәйхи аганың "хезмәт ударнигы" яки "труддень" дигән буш исемнәр өчен тир түккән Гайҗан бабае яки Такташның: "Элек чакта мин бер кеше идем, хәзер, малай, миндә ике "мин", берсе менә аның коммун яклы, икенчесе каршы, суккин сын!" - дип сыкраучы Мохтар карты турында бүгенге мәктәп балаларына да укытасы иде. "Колчедан чыгарыйк, чуен койыйк", - дия-дия җан атып һәм кара тиргә батып, бер тиен түләүсез килеш Магнитка заводларын, Днепрогэсларны, Донбассны төзеп куйган бабаларыбыз батырлыгы, туган илгә мәхәббәте, сабыйларча самимилеге турында да укытасы иде. Ә нигәме? Безнең әнә шул, кара тиргә батып бабаларыбыз бушка төзегән колхозларны, ГЭСларны, заводларны бүгенге казна караклары кесәләренә бөтереп салды бит. Шәйхи ага, Такташ шигырьләре тарихны искә төшерү, күзне ачып, җәмгыятькә аек карау, бүген кемнәр кесәсе хакына бил бөгүеңне, ахыр чиктә күрше дәүләттә нинди дәһшәтле янгын дөрләвен аңлау өчен һаман-һаман кирәк икән, димәк. Әдәбият берчакта да искерми, тик юллар арасыннан хакыйкатьне, ачы сабакларны эзләп табасы бар...

Шәйхи агага яки Шолоховка "колхоз сандугачы, совет колы" дигән мөһерләрне сугарга ашыкмыйк без. Авылдашларыңның, күршеләрнең соңгы сарыкларын-бәрәннәрен совет активистлары күмәк абзарга талап киткән чакта аларның үкереп-үкереп елап калуын карап тору өчен таш йөрәкле, йә бөтенләй бәгырьсез булу кирәк. Шәйхи ага - әтисенең атын җигеп, әнисе сауган җылы сөттән ләззәт алып үскән авыл малае ул. Аның да, Сталин комиссарларының вәхшилеген, җәлладлыгын күреп, йөрәгенә күпме кан саугандыр! Ә ул яшүсмер чакта төзелгән колхозларның соңыннан бер карак кесәсенә кереп утырачагын күрәзәлек итә алган булса, күпме елар-сыктар иде икән әле тагын?!

Шәйхи ага, совет төзелешләренә һәм колхоздагы самими хезмәт батырларына дан җырлаган өчен, 1939 елда Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Андый кавалерларны, хәтта түгелләрен дә, Бөек Ватан сугышы башлангач, эшелоннарга утыртып, Мәскәүдән безнең Чистайга ял һәм иҗат итәргә китереп тутырганнар. Нәкъ аларга каршы юнәлештә, бер-берсенә эчкерсез һәм беркатлы кул болгашып, безнең Абдулла Алиш, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй кебек әдипләребез, Фәрит Яруллин шикелле талантлы татар моңчылары зур Ватанны, өстәвенә әле Чистайдагы каләмдәшләренең иминлеген дә сакларга дип, дары-кан эченә, фронтка чыгып киткән. Бик теләгән, хәйлә корган булса, Шәйхи ага да, тегеләр шикелле, тылда, алар янәшәсендә кала алган булыр иде. Теләмәгән, башкалар җилкәсе артына качып калуны кешелеге, җаны күтәрмәгән. Ул иңенә Җәлилләр, Кутуйлар йөген салып киткән булган. Тәкъдир дус-каләмдәшләренә караганда миһербанлырак итеп елмайса да, канлы сугышның башыннан ахырынача фронт гәзитләрендә эшләгән, дистәләгән тапкыр үлем белән йөзгә-йөз очрашкан, урыс баһадирлары белән рәттән татар яугирләренең каһарманлыгын да тарихларга чиккән.

Онытмыйк: Шәйхи ага - Муса Җәлилне әле 30 нчы еллар уртасыннан, Мәскәүдә чагында ук күреп белгән кеше. Гәзитләрдә бергә эшләгәннәр, Казанда чагында, бергәләшеп, "Васильево" санаториенда ял иткәннәр, әдәби утырыш яки җыелышларда, бәхәсләшә-бәхәсләшә, уртак тел тапканнар. Шәйхи ага өчен Муса газиз булган, моңа шик юк. Бөек Ватан сугышыннан соң Җәлил өстенә түгелгән яманатларны да, аның гаиләсе кичкән михнәтләрне дә үз йөрәге аша үткәргәндер. Әнә шул яманатларны тизрәк кырып төшерү, газиз каләмдәшен һәм чордашын милләт тарихына алтын җепләр белән чигү өчен 1959 елда ук "Муса" дигән тарихи романын язуга алынган бит.

Шәйхи ага бу романны 1964 елда язып тәмамлаган. Тулбайдагы музей-китапханәсендә аның тәүге корректурасын, бик сак кына итеп, актарган, укыган бар. Хөкүмәтнең бәйдәге ялчылары булган цензорлар бу әсәрне бите-бите генә түгел, бүлеге-бүлеге белән кискәләп һәм турап талаган. Нәтиҗәдә "Муса" романы 1968 елда гына дөнья күрә алган, аны әле 7 елдан соң, кабат та бастырып чыгарганнар.

Бүгенге мәгълүмат арсеналы белән Шәйхи ага әсәренә "Муса алай түгел, болай һәлак булган; автор тарихи вакыйгаларны ачыклап бетермәгән көе шундый зур хезмәткә алынган", дип мөһер сугарга да буладыр. Ләкин хәтер казанын, иң элек, үзебез кырып карыйк. Каһарман Кормаш-Җәлилчеләрнең гильотинада җәзалап үтерелүе турындагы архив мәгълүматлары безнең илгә 60нчы еллар ахырында гына кайтып җитә. Хәтта Җәлилнең 50 еллык юбилеен да Казан университетының актлар залында, киң җәмәгатьчелек күзеннән качып үткәрәләр. 60 еллык юбилее гына Татар дәүләт опера һәм балет театрына һәм Мәскәү залларына үтеп керә ала. Ә Шәйхи ага, "Тулбай карты" җәлилчеләрне әле 1959 елда ук ил өстенә күтәреп чыгара башлады бит! Һәм, кабат-кабат, кем алдында бурычлы булуыбызны искә алыйк. Җәлилнең беренче "Моабит дәфтәре"н 1946 елда Нигъмәт Терегулов атлы әсир-каһарманыбыз Казанга кайтарып җиткергән, аның үзен өч тәүлек үтүгә кулга алып, Черек күл зинданында атып үтергәннәр. Әгәр икенче дәфтәр Бельгиядәге көрәштәше Андре Тиммерманс тырышлыгы белән кайтып ирешмәсә, безнең "җәлилчеләр" атлы милли горурлыгыбыз да булмас, аларның исеме хыянәтчеләр сафыннан чыга да алмас иде...

Шәйхи аганы әүлия дә, фәрештә дә, димим. Бер генә адәм баласы да ялгышу һәм абынулардан хали була алмый. Заманасы җиңел, күге азат түгел. Гел Мәскәү ягына карап атласаң, чокырга төшеп егылу да бик үк ерак йөрмәс. Ә гап-гади Тулбай егете булган Шәйхи ага, йә мәрхәбә, татар икенче сортлы халык хәлендә изелгән һәм хөкүмәт аның мәктәпләрен япкан, телен тартып алырга маташкан чираттагы погром заманында да газиз милләтенең кайнар каны һәм рупоры булып, шүрләмичә, күкрәп яши алган! Аның 1957 елда СССР җитәкчесе Никита Хрущевка язган хатын гына укып карагыз сез. Без хәтта 1991 елда да Татарстанга союздаш республика статусы бирүләрен даулап, даладагы чыра төсле яндык. Ә "Тулбай карты" бездән 35 елга алдарак уянган бит!

Шәйхи аганың тагын бер изгелеге алдында мәңге баш иярлек. Туган авылының йончуын һәм таралуын күреп, ул 1957 елда бер як читтә шыңгырдап торган шәп нараттан менә дигән бер йорт салып куйган. Аның кечкенә ике бүлмәсен үзе кайткан чакта ял һәм иҗат итәчәк оя сыман бүлеп калдырган да, олы залларын авыл китапханәсенә бүләк иткән. Бу гамәлем дә маясыз калмасын, дип, Казандагы фатирыннан байтак китапларын кайтарган. Әйе, асылда да, үзе исән чакта шушы йортына, Хәсән Туфан, Хәмит Ярми, Гомәр Бәширов, Фатыйх Хөсни, Әмирхан Еники кебек каләмдәш-дусларын ияртеп, кунакларга кайтып йөргән әле. Ә үзе 1980 елда мәңгелеккә күчеп беркадәр вакыт үткәч, аның йортына янкормалар төзеп, әлеге сарайны Шәйхи ага Маннур исемендәге музей-китапханә итеп үзгәрткәннәр. Шуннан соң Тулбай урамнарына асфальт юллар кергән, авыл күкрәгендә яңа мәчет, яңа мәктәп бинасы, яңартылган мәдәният йорты калкып чыккан. Ул гына түгел, Тулбай җирлегендә никахлашып гаилә коручы яшьләр яңа йортлар сала, авыл урамнарында бала-чага арта. Гаҗәп һәм сөенеч: Шәйхи ага рухы, ул төзеп калдырган китапханә Тулбай авылын саклый һәм яшәртә!

Яңа елга аяк басуга татарның әдәби һәм мәдәни дөньясын Шәйхи аганы искә алу бәйрәмнәре уятып җибәрә күк. Мамадыш районы җитәкчеләре, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, сәнгать әһелләре һәм балалар һәр ел саен район үзәгендәге Шәйхи Маннур һәйкәле янында шигъри митинг һәм Тулбай авылында тантаналы кичә үткәрә. 30 ел буена Шәйхи ага белән рәттән аның каләмдәшләре Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники, Фатыйх Хөсни, чордашына матур һәйкәл куйган Бакый Урманче, Мамадыш туфрагыннан чыккан Заһидулла, Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннар, үзе исән чакта Шәйхи Маннур мирасының комиссия рәисе булган Илдар Юзеев (хәзер Шаһинур Мостафин), Шәйхи ага исемендәге бүләккә лаек булган дистәләгән әдипләрнең исемнәре хәтерләрдә яңармыйча калмый. Шәйхи ага һәр ел саен арабызга кайта, аның туган авылындагы рух белән без дә яңарабыз.

Һәр ел саен әдипләрне һәм сәнгать әһелләрен Шәйхи Маннурның туган көнендә колач җәеп каршылаучы район җитәкчеләренә олы рәхмәт! Шул ук вакытта әдәбиятнең, димәк ки, Тукай теленең дә кадер-бәһасен оныткан районнар һәм калалар да булуы җанны тырный. Һәр җирлекнең йөзек кашы булган һәм шул туфракны тарихларга керткән язучылар да, композитор, артист, хезмәт батырлары да санап бетергесез. Үзенең туган җире хакына җан атучы яңа Гайҗан бабайлар, Әлмәндәрләр, Шәвәлиләр үсеп чыксын өчен аларны халыкка бүләк иткән Шәйхи Маннур, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Галиевләрен яратырга, онытмаска кирәк. Авылларыбыз коргаксый, эшче куллар калмый, дип зарланырга яратучы җитәкчеләр өчен Шәйхи аганы тудырган һәм аның рухи мирасы саклаган Тулбай авылы үрнәк була ала.

Вахит ИМАМОВ.

.Шәйхи Маннур.


Шәйхи Маннурның КПСС Үзәк Комитеты Беренче секретаре Никита Хрущевка хаты

18 мая 1957 г.

Дорогой Никита Сергеевич!

Знаю, что Вы чрезвычайно заняты, все же очень хотел бы, чтобы Вы уделили 10 минут этому письму. Давно собирался обратиться к Вам, но не решался, боялся, что ошибаюсь. Потом крайне помешали венгерские события. Теперь все это благополучно улеглось, и я имею возможность написать Вам о самом наболевшем для меня. Вопрос о положении дел в Татарской АССР.

Мы, рядовые коммунисты-«националы», считаем, что XX съезд нашей партии был поворотом лицом к народам Советского Союза по-ленински. Особо большая забота проявляется сейчас к союзным республикам, расширили их права в области политической, экономической и культурной жизни, передаются в их ведение многие предприятия и учреждения, выращиваются национальные кадры, поощряется их руководство делами своей республики. Одним словом, принимаются меры, чтобы со временем все 15 союзных республик были подлинно равноправными.

Еще обрадовала нас шестая сессия Верховного Совета СССР, с трибуны которой было объявлено о восстановлении прав тех малых народов, которые в недавнем прошлом совершенно незаконно были ликвидированы. Этот акт смоет то позорное пятно, которым когда-то было запачкано лицо социалистической страны перед историей. (Только непонятно, почему оставлены в изгнании одни крымские татары?).

Все эти мероприятия партии глубоко нас радуют и вдохновляют. Тем не менее, однако, на местах не все обстоит благополучно. В особенности, в некоторых автономных республиках и областях жизнь народа крайне трудная. Нам кажется, что права автономных республик за последние 25 лет все больше и больше свертываются. И вот в настоящее время в Татарской АССР создалось такое положение, которое вызывает тревогу у ряда коммунистов, у ряда честных людей.

Во-первых, колхозное крестьянство республики переживает глубокое экономическое затруднение. Подавляющее большинство из них не ест досыта хлеба, хотя сами производят его. Вот уже примерно 18-20 лет как это большинство получает на трудодень по 200-500 г зерна в среднем. Главная их опора - картофельный огород, а в годы войны и после (некоторое время) ели травы. Сейчас в народе выросло даже такое поколение молодежи - мелких недоростков, которых зовут «картофельным племенем». Есть, конечно, у нас до 50 колхозов-миллионеров и несколько десятков (даже до сотни) средних колхозов. Но не они решают дело. Абсолютное большинство, повторяю, отсталые колхозы. Они не имеют денежного дохода, животноводство в них находится в очень плохом состоянии, зимой из-за недостатка кормов терпит значительный процент потерь поголовье. Например, в одном из районов с октября по март этой зимы пало 1500 голов скота. Свиноводческие фермы в большинстве татарских колхозов не только не приносят дохода, но находятся прямо в плачевном состоянии.

Положение колхозов усугубляется еще и тем, что пахотные земли, в особенности в северо-восточных районах, довольно-таки истощены. Весь правый берег Камы состоит из гористых, с глубокими и частыми оврагами, полей, где красная глинистая почва очень бедна питательными для хлебов веществами и где эрозия почвы из года в год неудержимо увеличивается весенне-осенними водами и приводит в негодность все большую площадь полей. Южные и юго-восточные районы Татарстана в почвенном отношении хотя и лучшие, но там большую площадь занимает сейчас нефтяная промышленность. Однако и те районы, как и вся Татария, слишком зависимы от климатических условий. Если июнь мы сидим без дождей, то остаемся без хлеба.

Несмотря на все это, норма хлебопоставок для нашей республики довольно-таки высокая. Говорят, что мы имеем двойную норму поставок против наших соседей чуваш, где, между прочим, гораздо лучшие и плодородные земли, чем наши. Бывают годы, когда у колхозников не остается даже семенного фонда, самого необходимого фуража, забирается все, чтобы выполнить хлебозадание. Тут о выплате на трудодни и говорить нечего. Отставанию наших колхозов способствует и то обстоятельство, что до сих пор наши колхозы по-настоящему не укреплены способными, энергичными и умелыми кадрами. Да и руководители республики занимались колхозами поверхностно, на расстоянии. Я знаю, например, такой сельский район, где первый секретарь обкома не бывал в течение последних 6 лет.

Таким образом, наше колхозное крестьянство в экономическом отношении несравнимо далеко отстает от колхозников Украины, Азербайджана, Узбекистана, Казахстана, Киргизии, прибалтийских республик, да и многих областей РСФСР. У меня возникает вопрос: почему колхозный крестьянин Татарской республики так должен страдать экономически по сравнению с его братьями из других республик и областей? (По-моему, примерно такое же положение существует и в Удмуртской, Марийской, Башкирской АССР).

Во-вторых, положение всего трудового населения, живущего в таких городах, как Казань, Чистополь, Елабуга, Мамадыш, Бугульма, Тетюши и другие, тоже оставляет желать много лучшего. Город Казань - столица автономной республики - снабжается товарами и продуктами первой необходимости гораздо хуже, чем Киев, Харьков, Свердловск, Ташкент, не сравнивая уже с Москвой и Ленинградом. Подавляющая часть населения Казани питается с рынка по двойной-тройной цене за продукты. А сельские районы нормально не снабжаются даже чаем, сахаром. Это татарам особенно трудно. В Казани крайне плохо обстоит дело с жилищным вопросом. В городе очень много аварийных, полуаварийных домов, зданий, требующих капитального ремонта, где живут многочисленные семьи рабочих и служащих в весьма тяжелых условиях. Работники горисполкома мало беспокоятся об этом, жилищное строительство в самом городе мизерное. Лишь строятся окраины за счет номерных заводов. Город крайне запущен, улицы содержатся в безобразном состоянии, гниют и разваливаются даже великолепные здания только из-за отсутствия своевременного ремонта крыш, водосточных систем, подвалов и т. д.

В-третьих, национальные кадры в производстве и науке составляют ничтожный процент. Руководящие кадры и ведущие специалисты из татар в республиканском госаппарате, министерствах, учреждениях, предприятиях, [на] заводах, железнодорожном и водном транспорте, [в] нефтяной промышленности и номерных заводах, вузах Казани, которые должны бы были занять командные посты, почти не имеются и не подготавливаются. Не менее 90% (если не больше) инженерно-технического персонала нашей нефтяной промышленности завезено извне. Также рабочих-нефтяников, около 40 тысяч человек, завезено из других районов и областей, тогда как еще большее количество рабочей силы из Татарии отправляется в другие края и области. Характерный факт: Бавлы, Альметьевск и Азнакаево, где расположен центр нефтяной промышленности, являются исключительно татарскими районами. Но процент нефтяников из татар составляет только 40%. Выходит, что коренное население плохо привлекается в производство.

В промышленности самой Казани большинство рабочих-татар имеют низкую и среднюю квалификацию. Вопросом подготовки высококвалифицированных рабочих из татар, которые стали бы основными кадрами своего завода, никто не занимается. Я это говорю вот почему: при царизме татарский рабочий не имел доступа к машинам. Сейчас его нужно как можно больше и ближе приобщить к высокой технике.

Крайне мало у нас докторов и кандидатов наук, профессоров, преподавателей [из] татар в казанских вузах. Нет ни одного академика. Преподаватели средних школ тоже недостаточно подготовлены. Там надо обновить, по крайней мере, 50-60 % всего состава. А секретари наших райкомов КПСС и председателей райсоветов в большинстве своем просто изношены, без высшего образования. Многие из них умеют руководить народом и коммунистами только путем администрирования, проработок. К таким же, к сожалению, относится и некоторая часть работников Татарского обкома КПСС.

В-четвертых, у нас много запутанности, порой извращения, в области просвещения, языка и литературы, культуры и искусства. В Казани и многих районах все делопроизводство, даже судопроизводство, поставлено на русском языке. Наши руководители выступают только на русском языке. В программах для татарских средних школ все меньше и меньше отводится часов для преподавания татарского языка и литературы. За счет этих часов проводится местами политехнизация, местами сокращение предметов и усиление преподавания русского языка. Однако, несмотря на это, молодежь, окончившая татарские средние школы, из-за недостаточного знания русского языка в большинстве своем не попадает в казанские вузы. Теперь в части татарского народа создалось такое убеждение, что татарский язык потерял свою надобность, ни к чему он не нужен, все сейчас ведется по-русски, как и в старое время.

В результате такого положения в Казани имеется всего 4-5 татарских школ. Скоро и их не будет. Родители отказываются отдавать туда своих детей. А ведь вопросы образования на родном языке и развития культуры в национальной форме были одним из революционных завоеваний народа, благодаря великому Октябрю.

Из всего вышесказанного возникают некоторые вопросы:

1) Нуждается ли великий русский народ и требует ли от нас партия, чтобы мы все поставили только на русском языке и постепенно вытеснили из обихода родной язык?

2) Отомрут ли и должны ли обязательно отмереть языки народов Советского Союза еще до коммунизма и обязательно ли народы придут в коммунизм только через русский язык, т. е. потеряв главный свой национальный облик?

3) Имеют ли право народы Советского Союза учиться в вузах на своем родном языке и [не] явится ли это национализмом, разобщенностью, отставанием от развития общественной науки и культуры?

Если да, то как понять европейские народы, у которых образование целиком поставлено на своем языке, но [они] никак не отстают от общего развития и общения?

Далее, многие сельские школы, клубы и районные дома культуры находятся в плачевном состоянии. Большинству из них требуется капитальный ремонт или нужно построить заново. Никакая культпросветработа в этих клубах не ведется. Наше Министерство культуры ими не занимается. Главная беда в том, что нет для всех этих нужд денежных средств.

За послевоенное десятилетие татарская литература и искусство имеют очень незначительные сдвиги. Татарский драматический театр в особо трудном положении. Он из года в год расстается со своими лучшими старыми кадрами, а новых не выращивает. В это десятилетие секретари обкома руководили литературой и искусством только путем окрика, проработки, исключения и громовых постановлений. Поэтому развитие литературы и искусства не только не поощряется, а искусственно ограничивается. Несчастье в том, что эти товарищи не читают и не понимают своей литературы. Отсюда отсутствие всякого живого партийного руководства этой областью.

В-пятых, нас особо угнетает положение, что почему-то существует два права: право союзных республик, право автономных. Отсюда два отношения к ним. Союзные республики имеют больше преимуществ в любом вопросе, больше прав в политической, экономической и культурной жизни, получают больше бюджетных ассигнований и других средств и т. д. Приведу некоторые мелкие примеры:

1) При различных заграничных поездках всегда в надлежащем количестве участвуют деятели союзных республик, но почти всегда забывают автономные республики;

2) Даже на различных совещаниях и съездах в Москве делегатов размещают по признакам союзных и автономных. «Союзные республики» размещают в гостинице «Москва» и аналогичных, «автономщики» - в гостиницах «Урал» [и] т. п.;

3) Труд писателей, композиторов, художников, драматургов автономных республик оплачивают на 30% ниже, чем в союзных республиках;

4) Издательства Татарии отчисляют в счет Литфонда ежегодно 200 тыс. руб., однако Литфонд СССР забирал себе такую сумму, отпуская нам всего 40 тыс. руб. в год;

5) Во всех выступлениях руководителей нашей страны всегда звучит теплое заботливое отношение к союзным республикам, но в адрес автономной мы не всегда слышим это. А руководители РСФСР вообще забывают про нас.

И вот получается такое грустное впечатление, что мы, «автономщики», являемся как бы второсортными людьми. Правильно ли все это?

Дорогой Никита Сергеевич, есть еще один вопрос. Дело в том, что за пределами ТАССР находятся еще три с лишним миллиона татар. Они живут как коренное население Ульяновской, Куйбышевской, Рязанской, Пензенской, Горьковской, Саратовской, Московской, Астраханской, Сталинградской, Чкаловской, Молотовской, Тюменской, Омской, Томской, Кемеровской, Новосибирской и других областей, Башкирской АССР, Узбекской, Казахской, Киргизской и др[угих] ССР. Для них до 1935 г. издавались в различных городах свыше 10 газет и 3-4 журнала, были открыты национальные школы, культурные учреждения, работали театральные коллективы. Теперь все это ликвидировано. Местами ликвидируются даже сельские начальные школы и вместо них открываются смешанные или русские школы. Таким образом, огромная масса татар искусственно оторвана от своей культуры, от родного языка. Приведу только один факт. Недавно я узнал, что в одной только Москве постоянно проживает 515 тыс. татар. Никакая работа, никакое культурное обслуживание среди них не ведутся. Между тем духовенство работает, имея там мечети. Выходит, что они не забывают про свою паству, а мы, коммунисты, забыли! Не является ли это грубейшим извращением ленинской национальной политики?

Секретарь обкома партии Батыев недавно говорил нам, что кто-то по Казани пустил листовку от имени «Общества спасения татарской культуры». Но он не сказал, почему это стало возможным. Мне думается потому, что и работники нашего обкома, и мы, коммунисты-интеллигенты, перестали заботиться о судьбах народа, руководить его духовной жизнью, удовлетворять его культурно-политические запросы. И выходит, что враг начинает брать эти задачи на себя.

Наконец, последний вопрос. Татария дает стране миллионы тонн нефти, но благами этого богатства народ почти не пользуется. Неплохо было бы, если бы РСФСР или другие инстанции отпустили бы значительную сумму нефтяных денег для улучшения жизни и благосостояния татарского народа, для его культурного обслуживания.

Вот круг вопросов, дорогой Никита Сергеевич, который до сих пор не давал мне покоя. Весьма возможно, что я во многом ошибаюсь, но я крепко верю, что в таком случае вы меня отечески поправите.

Убедительно прошу только мое письмо не присылать в Татарский обком. Ибо люди там займутся не решением поднятых вопросов, а проработкой автора письма.

С глубоким уважением к Вам и горячим приветом,

Маннуров Ш. Ф., член партии с 1944 г. № 04269603.

(Российский Государственный архив социально-политической истории: фонд 556, опись 14, дело 55, листы 108-116.)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: