Җырдай гүзәл образлар
(Театр яшьтәше Галия Булатованың тууына 110 ел) Искә алганыгыз бар микән? Татар драматургиясендә шактый гына пьесалар хатын-кыз исеме белән аталган. Башка халыкларда алай күп түгел кебек. Мирхәйдәр Фәйзинең мәхәббәт кыйссасыдай «Галиябану»ы, «Асылъяр»ы, Гаяз Исхакыйның фаҗигаи «Зөләйхасы», Ф.Сәйфи-Казанлының «Зөбәрҗәт»е, беренче булып «театр уйнарга» сәхнәгә чыккан талантлы татар кызы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлап...
(Театр яшьтәше Галия Булатованың тууына 110 ел)
Бу уйлар Татарстанның, Россиянең халык артисткасы, Г.Камал театры сәхнәсендә кырык ел иҗат иткән, татар тамашачысының иң яраткан артисткасына әйләнгән бик талантлы, бик чибәр Галия Булатованың фотоархивын караганда туды. Санап кителгән әсәрләрнең байтагында нәкъ менә ул баш рольләрдә балкыган, гәрчә 1938 елда, «Шәмсекамәр» (Мөхәммәт Әблиев әсәре) спектакле 50 тапкыр уйналу уңаеннан басылган мәкаләдә артистка үзе «драматургларыбыз хатын-кыз образларын чагылдыруга бик аз әһәмият бирәләр» дип язган булган. Бәлки шуннан соң язучылар артистканың «шелтәсе»нә колак салгандыр. Һәм аның патша чорындагы хокуксыз, бәхетсез Шәмсекамәрен елап, әрнеп караган тамашачы, сугыш елларында үз язмышын ил язмышы белән бәйләгән көчле рухлы колхоз рәисе Миңлекамалын, Рәйхан, Зифа кебек тирән хисле, зирәк акыллы турылыклы һәм дә бик сөйкемле замандашларын карарга дип тә театрга ашкынган. Бу күренеш хәзерге театр сөючеләр арасында онытылып бара: сәхнәдәге героиня- артисткага гашыйк булып, аңа баш иючегә әйләнү, ул уйнаган һәр спектакльне әллә ничә кат карау... Шул елларда рабфакта укып йөргән әти белән әни авызыннан да Булатова уйнаган Шәмсекамәрне кат-кат карарга барулары турында ишеткән бар иде. Әйе, Галиякәйнең гүзәллегенә, аның талантына сокланучылар күп булган: шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар һәм сәхнәдәшләрен дә гашыйк иткән ул. Заманында матбугатта артист иҗатына багышлап күренекле әдипләребез тарафыннан күп язмалар басылган - Фатыйх Хөсни, Нәкый Исәнбәт, Гази Кашшаф, Әхмәт Фәйзи, Гадел Кутуй, Һади Такташ, Риза Ишморат аның иҗатына баш игән. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ын «язучы» да юкка гына Галия исемле түгел...
...Тумышы белән Галия Булатова Әлки ягыннан. Югары Әлки авылында крестьян Фатыйх абзый белән Гайникамал апа гаиләсендә 1906 елның 24 июнендә дөньяга килә. Җиде кыз һәм бер малай үсәләр. Фәкыйрьлек белән көрәшеп, михнәт чигеп яши гаилә, чөнки кызларга җир бирелми. Шулай да, ачлы-туклы балачак сәхифәләреннән, әтисенең Тукай шигырьләрен сөйләве, озын-озын моңлы халык көйләрен җырлавы Галиянең хәтерендә тирән уелып, мәңгегә матур истәлек булып кала.
К.Тинчурин, С.Сәйдәшев, Ф.Әмирхан кебек бөекләрдән махсус театр белеме алган тәүге чыгарылыш, берсеннән-берсе талантлы өч Галиясе белән тарихка керә: Галия Кайбицкая (Галияләр инде Уральскидан ук танышкан булалар), Галия Нигъмәтуллина, Галия Булатова. Алар бөтен гомерләрен театрга багышлаган, сәхнә сәнгатебезнең үсешенә, югарылыгына, аның дәрәҗәсенә зур өлеш керткән шәхесләр. Тормыш юлдашлары да талант ияләре. Кайбицкая Галиябануны уйнап, Хәлилгә - Ситдыйк Айдаровка гашыйк була, аңа кияүгә чыга. Тик кыска гомерле була бу бәхет. Ире вафатыннан соң дирижер Ильяс Әүхәдиев белән озын гомер кичерә. Рәсем, архитектура сәнгатенә хезмәт итүче нәсел калдыра.
Театр белгече Дания Гыймранова мәкаләсеннән: «Аның Шәмсекамәре татар халкының иң моңлы, иң зарлы, иң сагышлы көйләренең берсе «Зиләйлүк»не хәтерләтә. Бу рольне уйнаганнан соң татар сәхнәсендә тагын бер йолдыз кабынганы бәхәссез иде. Шушы милли хисләр сафлыгын, халыкчанлык рухын Галия Булатова гомере буена энҗе бөртегедәй саклап килде һәм тамашачыга җырдай гүзәл образлар бүләк итте». Спектакльдән бик канәгать калган автор - сугышның беренче көннәрендә үк һәлак булган М.Әблиев - 1940 елда Г.Булатовага китабын бүләк итеп: «Якын дустым Галия - минем Шәмсекамәрем, сезгә истәлек итеп, иҗатымны - үзегезне тәкъдим итәм», - дип язган. Г.Булатованың җырдай образларының тагын берсе - Рәйхан. Чын дуслык, гаилә, мәхәббәт, тугрылык төшенчәләрен сурәтләгән психологик драмадагы Рәйхан кичерешләре халыкта киң таралган «Рәйхан» җырының рухына бик тәңгәл тоела дип бәяләнә бу эш.
Театрга килгәч, 4-5 сезон бергә спектакльләрдә уйнап өлгергән Наилә ханым (Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Н.Гәрәева) Г.Булатованы сагынып, бик җылы искә ала: «Галия апа гаҗәеп талантлы актриса иде. Сәхнәдә ул партнерны тыңлый һәм ишетә белә иде. Бу артистларда сирәк очрый торган бик кыйммәтле сыйфат. Мин Галия апаның матурлыгына, йомшаклыгына, татар хатын-кызларына гына хас булган мөлаемлыгына хәйран кала идем. Аның күкрәктән чыккан тирән, калын тавышында, төсмерләргә бай күз карашында ниндидер моңсулык бар иде. Галия апа белән Ширияздан абый мине якын иттеләр, үз балалары кебек күрделәр. Аларның өйләрендә еш була идем. Галия апа бик тәмле пәрәмәчләр пешерә, пөхтәлек, зәвык белән җиһазландырылган фатирларыннан җылылык, рәхәтлек бөркелеп тора, анда фәкать бәхетле кешеләр генә яшәгәне сизелә кебек иде». Атаклы артисткаларыбыз Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Рауза Хәйретдинова да яшьлекләрендә Галия апаның эчкерсез, төпле киңәшләре ничек ярдәм иткәнен язганнар. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев