Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Язмышлар да, сагышлар да уртак

Ирен ун ай буе төрмәдә интектереп, үлем хөкеме чыгаргач, бер көнне Зәйтүнә Бикбулатованы да кулга алалар һәм ике ел төрмәгә хөкем итәләр.

Башкортстанда бары өч кенә хатын-кыз  СССРның халык артисты исеменә ия. Шуларның берсе – беренче балерина Зәйтүнә Насретдинова турында язган идек. Бүген сүз драма артисты татар кызы Зәйтүнә Бикбулатова турында. Башкортстанда театр сәнгатенә нигез салган Вәлиулла Мортазин-Иманский хакында да бәян иттек, хәзер аның белән иңгә-иң театр оештырган татар егете Мәкәрим Мәһдиевне искә алабыз. Ирле-хатынлы бу артистларның язмышы татар театрында иҗат иткән Гөлсем Камская һәм режиссер Гали Ильясовныкын хәтерләтә. Аларны театр кавыштыра. Мәһдиев кебек үк, Ильясов та 1937 елда контрреволюцион эшчәнлек алып баруда гаепләнеп кулга алынгач, Бикбулатова кебек Камская да халык дошманы хатыны язмышының бөтен ачысын татый, төрмәдә утырып чыга, улларын үстерә. Әмма бер үк төрле язмышка дучар булса да, берсенең тормышы икенчесенекеннән аерыла.

Бикбулатова – Башкортстанның Чишмә районындагы Сәфәр атлы татар авылында дөньяга килә. Уфада эштән соң кичләрен үзешчәннәр театрында уйнаганын күреп, аны сәнгать техникумының театр бүлегенә, Вәлиулла Мортазин-Иманский һәм Мәкәрим Мәһдиев алып барган курска укырга чакыралар. Хәзерге Азнакай районына кергән Түбән Якый авылында туып- үскән Мәкәрим ул вакытта театр дөньясында танылып өлгергән була. Казанда укытучылар мәктәбен тәмамлап, гражданнар сугышы елларында Кызыл Армия солдатларына спектакльләр уйнаганнан соң, ул Мәскәүдә театр сәнгате үзәк техникумында белем ала, бер үк вакытта башкаланың татар эшче театрында эшли. Казанга кайтып, театр техникумын җитәкли. Шуннан соң Мортазин-Иманский Мәһдиевне Башкортстанга сәнгать техникумына эшкә чакыра да инде. Мәһдиев спектакльләр уйнап һәм яшьләрне сәнгать серләренә өйрәтеп кенә калмый, сәхнә сәнгатен өйрәтүнең методикасын булдыра. Нәкъ шул елларда бик талантлы артистлар сәхнәгә менә. 1930 елдан – Башкорт драма театрында артист, режиссер, ә 1933 елдан аның сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Мәһдиев театрга Станиславский, Мейерхольд системасын алып килә. Үзе үк театр турында хезмәтләр яза. Мәсәлән, аның 1931 елда Уфада басылган «Театр түгәрәкләренең эше һәм Дав пьесасы» исемле китабы бар. Хезмәтләреннән сәхнә уенына җитди карашы шәйләнә. Театр белгече Алсу Сәгыйтова, мәсәлән, Мәһдиевнең 1929 елда «Йәш коммуна» газетасында Шиллерның «Юлбасарлар» спектаклен куюы уңаеннан басылган мәкаләсен табып, «Театр» журналында шуннан өзекләр китергән. Зур булмаган газета мәкаләсендә ул еллардагы театр сәнгатенең кимчелекләре дә күренә. «Татар һәм башкорт спектакльләрендә сыйфат аксый, – дип башлаган сүзен Мәһдиев. – Үзәк рус театр­ларының танылган режиссерлары, зур иҗат мөмкинлекләренә ия булып, мәшһүр сәхнә осталары белән эшләсә дә, иҗат фасылы буена нибары ике-өч спектакль куя, безнең татар, башкорт режиссерлары исә кышкы сезонда гына да утыз-утыз биш тамаша сәхнәләштерәбез, дип мактана. Кызганыч ки, аннан-моннан әвәләнгән мондый тамашаларда актерларның уены аксый, сүзләрнең мәгънәсе ачылмый кала, сөйләмнең тәме булмый, сүзләр тупас, ямьсез яңгырый. Актер еш кына нәрсә сөйләгәнен үзе дә аңламыйча, суфлердан күзләрен алмый. Аның максаты суфлерны ишетеп, сүзләрне мөмкин кадәр кычкырыбрак әйтү һәм сәхнә буйлап ничек туры килде шулай бер әйләнеп алу. Шул рәвешле, осталык юкка чыга, штамплар барлыкка килә, актер һөнәрчегә әйләнеп, иҗатка җиңел карый башлый». 

Алсу Сәгыйтова «Театр» жур­налында басылган шул ук мәкаләсендә Мәкәрим Мәһдиевнең башкорт театрында реформалар үткәрүе, аерым алганда, премьераларның санын өч-дүрт тапкыр киметүе, суфлердан бөтенләй баш тартуы, репетиция эшен тәртипкә салуы, очраклы кешеләр сәхнәгә чыгып, тамашаның ямен җибәрмәсен өчен, күмәк сәхнәләрне җентекләп иҗат итүе, театрның этнографик музейга охшавына чик куюы турында язган. Мәһдиев башкорт театры тарихында беренче сәнгать белгече буларак калачак, дип нәтиҗә чыгарган Сәгыйтова. Язучы Сәгыйт Агишев үзенең истәлекләрендә Мәһдиевне сәнгать өчен йөрәген ярып бирергә әзер фидакяр шәхес буларак искә алган. Драматургларны язарга илһамландыруы, кулыннан килгәнчә ярдәм итүе, пьесаларын язып бетергәнче өсләрендә торуы, драматургиядән читләшүчеләр булса, аларны кабат сәхнә сәнгатенә кайтарырга тырышуы турында бик җылы итеп язган.

Менә шундый сәнгатькә бирелгән шәхесне нибары 37 яшендә харап итәләр. Яшәгән булса, тагын никадәр эшләр башкарыр иде! Аның белән бер көнне Вәлиулла Мортазин-Иманский да, җәмгысы кырык дүрт язучы, шагыйрь, артист, режиссер, җырчы, композитор һәлак була. Күмелгән урыннары да әлегә кадәр билгесез. Мәкәрим Мәһдиевнең әтисе Әдһәмне 1929 да кулак дип Магнитогорск каласына сөрүләрен һәм шунда меңләгән милләттәшебез белән бергә һәлак булуын да искә алсак, репрессияләрнең коточкыч колач җәюе күренә.

Ул вакытта Зәйтүнә Бикбулатова – танылган актриса. Берәүләр аның «Юлбасарлар» спектаклендә гүзәл Амалиясен оныта алмый. Кайбер тамашачылар Лопе де Вега буенча сәхнәләштерелгән «Сарык чишмәсе»ндә Лауренсиясен күңелендә йөртә. Тамашачы аның Дездемонасына, «Борис Годунов»тагы Марина Мнишекка, «Бирнәсез кыз»дагы Лариса Огудаловага, Толстой күңелендә туган Анна Каренинага, Эдуардо де Филиппе каләме белән барлыкка китерелгән Филумена Мартуранога һәм тагын дистәләп героинясына гашыйк. Әмма актрисаны тамашачы мәхәббәте дә коткарып калмый. «Халык дошманы» Мәкәрим Мәһдиевнең сигез ел гомер иткән хатыны, «буржуаз милләтче» Вәлиулла Мортазин-Иманскийның дусты бит ул. Ирен ун ай буе төрмәдә интектереп, үлем хөкеме чыгаргач, бер көнне Зәйтүнә Бикбулатованы да кулга алалар һәм ике ел төрмәгә хөкем итәләр. Ә иректә аның биш яшьлек улы Лир кала.

Бер караганда, төрмәдән чык­кач, Зәйтүнә Бикбулатованың НКВД хезмәткәре Бари Габитовка кияүгә чыгуы башка сыймый. Мәһдиевнең үлеменә бернинди катнашы булмаган очракта да, миллионлаган кешенең башына җиткән НКВД кешесе бит ул. Ире турында хәтер Зәйтүнәнең күңеленнән шулай бик тиз җуелды микәнни? Мәңге аерылмаска дип биргән антлары, иренең кайнар сулышы, назлы куллары нибары ике ел эчендә онытылдымы?

Ә икенче яктан караганда, Габитовның чибәр артисткага ихластан гашыйк булып, башын югалтуы да мөмкин ич. Зәйтүнәне яратып, аны ераграк һәм озаграк вакытка исәпләнгән сөргеннән, ә бәлки, үлемнән үк коткарып калуы ихтимал.

Җәлладка кияүгә чыгып, Зәйтүнә иренең рухын рәнҗетә, әлбәттә. Ә Магнитогорск кебек кала төзелешендә коточкыч шартларда үлеп калган булса, Мәкәримгә аннан ни файда булыр иде соң? Шуның өстенә, театр сәнгате талантлы артисткасын югалтыр иде. Сәнгать өчен янып яшәгән Мәкәрим Мәһдиевнең рухын саклау өчен җәллад Габитов белән кушылу бәрабәренә булса да, исән калып, иҗат итү кирәк булгандыр, бәлки.

Ахыр чиктә улы Лир турында уйларга кирәк. Иреннән калган бердәнбер ядкяр-әманәт ич ул. Лирны «халык дошманы улы» дип җәберләсәләр, Зәйтүнәнең йөрәге түзмәс. Мәһдиевнең дәвамы буларак яшәп калган бердәнбер улын ничек тә сакларга тиеш иде ул.

Актрисаны гаепләү дә, аклау да безнең вәкаләттә түгел. Лирның исә Габитовны өнәмәгәне мәгълүм. Габитов үзе дә Лирдан шүрләбрәк яшәгән, диләр. Лир Лениградта физика-химия фәннәреннән яхшы белем ала. Төрле химик элементлар, шул исәптән радиоактив матдәләр белән эш итә. Һәм авырып, 1977 елда, нибары 46 яшендә вафат була.

Радиоактив металлар куркыныч, әлбәттә. Әмма атаңның җанын кыйган җәллад белән еллар буе бер түбә астында яшәү аннан да куркынычрак. Елларга сузылган ризасызлык һәм нәфрәт хисе әнә шулай чиргә әйләнеп харап итмәдеме икән Лирны?

Ни аяныч, яшәтергә бик тырышса да, актриса Зәйтүнә Бикбулатова бердәнбер улын бик иртә югалта. Язмышның чираттагы сынавымы, әллә җәзасымы бу?

Бу вакытта Казанда исә шундый ук язмышка дучар булган Гөлсем Камская яши, төгәлрәк әйткәндә, җан асрый. Ире режиссер Гали Ильясовны кулга алгач, ике улы белән урамда кала ул. Ун ай төрмәдә утырганда, 38 яшьлек хатынның чәчләре ап-ак була. Аннан чыккач, бик авырлык белән ике баласын аякка бастыра. Олысын Дилүс Ильясовны Бөек Ватан сугышына озата. Бу вакытта актриса Зәйтүнә Бикбулатова да фронт бригадалары белән сугышчыларга концертлар куеп йөри. Гали Ильясов Казанга егерме елдан соң гына әйләнеп кайта. Әмма бу кайту Гөлсем Камскаяга хәсрәттән башка берни бирми, чөнки ире сөргендә бүтән хатынга өйләнгән була. Ерак Норильскида Ильясовның гомерен шул хатын гына саклап калгандыр, бәлки. Гөлсемнең исә ни гаебе бар? Егерме ел тугрылык саклап, ирен көтмәдемени ул? Аннан әманәт булып калган ике улын үстереп, кеше итмәдемени? Ильясовның Гөлсемне җәберләргә ни хакы бар иде? Ичмаса Казанга кайтмаган, бер төн кунып китмәгән булса. Эшләргә театр беткәнмени? Егерме ел татар сүзен ишетергә, сәхнәдәшләрен күрергә, күкрәге тулганчы сәхнә исен бер суларга зар-интизар булып яшәгән Ильясовның исә Казаныбызга кайтыр­га хакы бар иде ич...

Татарстан, Башкортстан, Норильск, Магнитогорск... Кайларга гына сибелмәгән татар. Камская­-Ильясов, Бикбулатова-Мәһдиев... Йомшак карда җәнлек эзләре сыман, буталган, нык буталган кеше язмышлары. Шул язмышлардан үрелеп, театр дигән галиҗәнап сәнгать барлыкка килгән. Бу артистларның язмышларын аерып булмаган кебек, татар һәм башкорт сәнгатьләре дә тыгыз бәйләнгән.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Зәйтүнә Бикбулатова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев