Мәдәни җомга

ЯУДА СЫНАЛГАН КАЗАН САМОЛЕТЛАРЫ

Татарстан Милли музее фондларында чын очкыч саклана. Аның да ниндие бит әле! У-2 ("учебный-второй" сүзләреннән) По-2 дигәне! Советлар Союзы Каһарманнары Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаев Бөек Ватан сугышында нәкъ менә шундый данлыклы самолетларда очкан. Алар фашистлар өчен дәһшәтле һәм куркыныч көч булган. 46нчы хатын-кыз полкы составында сугышкан каһарман ханым шушы самолетта...

Татарстан Милли музее фондларында чын очкыч саклана. Аның да ниндие бит әле! У-2 ("учебный-второй" сүзләреннән) По-2 дигәне! Советлар Союзы Каһарманнары Мәгубә Сыртланова, Михаил Девятаев Бөек Ватан сугышында нәкъ менә шундый данлыклы самолетларда очкан. Алар фашистлар өчен дәһшәтле һәм куркыныч көч булган. 46нчы хатын-кыз полкы составында сугышкан каһарман ханым шушы самолетта барлыгы 782 очыш ясаган.
У-2 очкычы Казанда эшләнгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, Ленинградтагы бипланнар чыгаручы авиация заводы шул ук елның август аенда Казанга күчерелә. Әлбәттә, бу самолетлар башта сугыш өчен тәгаенләнмәгән, ул очучылар мәктәпләрендә, аэроклубларда өйрәнергә, күнекмәләр алырга гына яраклы, дип уйланылган була. Карап торышка кечкенә, тәбәнәк булган, халык телендә "этажерка", "кукурузник" дип исем алган бу самолетлар илнең авиациясе тарихында әһәмиятле роль уйный.
Тиздән, Төньяк башкаладан соңгы эшелон килеп, бер атна үтүгә, Н.Поликарповның бик гади конструкцияле У-2 се, бомбалар ташлаучы самолет итеп үзгәртелеп, һавага күтәрелә.
Әлбәттә, каркасы агач рейкалардан һәм фанерадан эшләнгән, киндер тукыма белән тарттырып тышланган самолет сугышта катнашыр дип беркем дә уйламый. Әмма фронтка техника җитешми. Самолет пулемет белән җиһазландырыла һәм 120 килограммлы бомбаларны йөртергә сәләтле була. Моннан тыш очкычның төтен чыгаргыч торбасына глушитель дә куела.
Сугыш өчен тиз арада җиһазландырылган самолетлар җиңел бомба ташлагыч сыйфатында файдалану өчен серияләп җитештерелә башлый һәм легендар 46 нчы хатын-кызлар полкына бирелә. Немецлар башта бу рус очкычын, юк-бар әйбер сыман, җирәнеп һәм көлеп кабул итә, аларны "кофе тегермәне", "рус-фанер", дип атый. Ләкин дошманның очкыч турындагы фикере бик тиз үзгәрә. Күбрәк тәүлекнең караңгы вакытында оча, кинәт һәм тавышсыз гына килеп чыга, урман аланына да утыра, корылмалар тирәсендә дә посып тора ала торган самолетлар куркыныч көчкә әверелә, штурвалында утыр­ган, хатын-кызлар исә "төнге җен" исемен ала. Гитлер очкычны юк иткән һәр солдатның батырлыгын махсус билгеләп үтүне - аңа дәүләт бүләге бирүне кертә.
Соңрак По-2 дип йөртелгән бу очкычлар исә, дөрестән дә, күп максатларга яраклы була. Ул разведкалар өчен дә, ягулык ташучы танкер буларак та файдаланыла. Самолетның штаб өчен, санитар техника итеп, элемтә максатларында кулланыла торган модификацияләре дә эшләнә. Казан авиация заводы хезмәтчәннәре - хатын-кызлар һәм үсмерләр кайвакыт тәүлеккә 10 самолет эшләп өлгертә торган була.
Казан авиация заводы Ватан сугышы елларында Бөек Җиңүгә гаять зур өлеш керткән 11 мең По-2 бомба ташлагычын чыгарып өлгерә. Предприятие сугыш самолетларын җитештерү буенча хөкүмәт куйган бурычны үрнәк рәвештә үтәгәне өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. 1945 елда чыгарылган По-2 не музейга, сугыш тәмамланганнан соң ук, Казан самолет җитештерүчеләр чыгарган продукция үрнәге буларак тапшыралар.
Самолет хәзер музей фондында саклана. Әмма гел алай булмаган. Ул 1951 елдан 1987 гә кадәр - 36 ел дәвамында залдагы экспозициядә торган һәм килүчеләрдә һәрвакыт зур кызыксыну уяткан, аны аеруча балалар бик яратып карый торган булган. Зур янгын исә ядкәргә әлләни зур зыян китермәсә дә, очкыч махсус шартлар тудырылмаган залда сакланганлыктан, аны яңартмыйча, экспозициягә кую мөмкин булмаган.
2000 еллар башында авиатор-реставраторлар А.Алендеев, Л.Тимушев җитәкчелегендәге төркем самолетны яңарту эшенә керешә: стабилизатор махсус тукыма белән тышлана, винт буяла һәм ялтыратыла, канатның кайбер өлешләре заводтан чыгарылгандагы рәвешкә китерелә. Әмма акча булмау сәбәпле эш тукталып кала.
Билгеле ки, очучы хатын-кызларыбызның батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге турында сөйләүче бу ядкәр яңартылыр һәм, Бөек Ватан сугышы экспозициясенә куелып, музейга килүчеләрнең кызыксынып карый торган ядкәренә әверелер әле.
.Мәгубә Сыртланова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: